Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Мардәкәй тарихи шәхес булганмы?

МАРДӘКӘЙ исемле яһүд Изге Язмаларның Әсфирә китабында тасвирланган вакыйгаларда күренекле роль уйный. Ул әсирлектә яшәүчеләрнең токымыннан булган һәм Фарсы империясенең патшасына хезмәт иткән. Бу вакыйгалар б. э. к. V гасыр башында «Ахашверош заманында» булган. (Бүген бу патша Ксеркс I буларак билгеле.) Мардәкәй Ахашверош патшаны үтерергә ниятләгән кешеләргә комачаулаган. Патша, рәхмәт йөзеннән, бар халык алдында аңа хөрмәт күрсәтелсен дип боерган. Соңрак, Мардәкәйнең һәм бар яһүдләрнең дошманы Һәмән үтерелгәннән соң, патша Мардәкәйне беренче министр итеп билгәләгән. Югары дәрәҗәсе Мардәкәйгә Фарсы империясендәге яһүдләрне коткарыр өчен, вәкаләт биргән (Әсф. 1:1; 2:5, 21—23; 8:1, 2; 9:16).

XX гасырның башында кайбер тарихчылар Әсфирә китабында бәян ителгән вакыйгалар — уйдырма, ә Мардәкәй беркайчан да булмаган дип санаган. Әмма 1941 елны археологлар Изге Язмаларда искә алынган Мардәкәйнең чыннан да яшәгәненә дәлилләр тапкан. Алар нәрсәгә тап булган соң?

Тикшерүчеләр Мардука исемле кеше искә алынган фарсы телендәге чөйязулы текст тапкан. Ул Шушанда түрә, бәлки, казначы булып хезмәт иткән. Көнчыгыш тарихы белгече Артур Унгнад язганча, ул вакытта Мардәкәй турында Изге Язмаларда һәм шул чөйязулы текстта гына искә алынган булган.

Унгнадның доклады чыкканнан бирле, галимнәр меңләгән башка фарсы чөйязуларын тәрҗемә итә алган. Алар арасында — Персепольда табылган балчык такталар булган. Алар шәһәр стенасы янындагы хәзинәләр сакланган урыннарның хәрабәләре астыннан табылган. Алар Ксеркс I идарә иткән вакытка туры килә. Бу чөйязулы документлар элам телендә язылган һәм анда Әсфирә китабыннан берничә исем китерелә a.

Мардәкәй (Мардука) исеме фарсы чөйязулы тактада

Берничә Персеполь тактасында Мардука исемле кеше искә алына. Ул Ксеркс I идарә иткән вакытта Шушанда патша сәркатибе булып хезмәт иткән. Башка бер текстта ул тәрҗемәче булган дип әйтелә. Болар Изге Язмаларда Мардәкәй турында әйтелгәннәргә туры килә. Ул Ахашверош (Ксеркс I) патшаның сараенда түрә булып хезмәт иткән һәм, ким дигәндә, ике телдә сөйләшкән. Мардәкәй Шушанда «патша капкасы янында утырган» (Әсф. 2:19, 21; 3:3). Бу капка гаять зур корылма булган һәм анда сарай түрәләре эшләгән.

Чөйязуларда искә алынган Мардука һәм Изге Язмалардагы Мардәкәй арасындагы охшашлык гаҗәеп. Алар икесе дә бер үк вакытта, бер үк урында яшәгән һәм икесе дә бертөрле дәрәҗәгә ия булган. Шулай итеп, археологик табылдыклар нигезендә Мардука белән Мардәкәй бер үк кеше булган дигән нәтиҗәгә килеп була.

a 1992 елда Эдвин Ямаучи исемле профессор Персеполь текстларыннан 10 исем китерелгән мәкалә бастырып чыгарган һәм бу исемнәр Әсфирә китабында да очрый.