Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Тугрылыгыбыз сыналганда, аек фикерле булыйк

Тугрылыгыбыз сыналганда, аек фикерле булыйк

«Бар яктан да аек фикерле бул» (2 ТИМ. 4:5).

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Аек фикерле булу нәрсәне аңлата? (2 Тимутигә 4:5)

 СЫНАУЛАРГА очраганда, Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугрылыгыбыз сыналырга мөмкин. Андый авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга? Безгә аек фикерле булырга, уяу калырга һәм иманыбызны нык килеш сакларга кирәк. (2 Тимутигә 4:5 укы.) Аек фикерле булыр өчен, безгә күңелебездә тынычлык сакларга, аек карашлы булырга һәм туган хәлләргә Йәһвә күзлегеннән карарга тырышырга кирәк. Шулай эшләсәк, хисләребез безгә хуҗа булмас.

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Үткән мәкаләдә бу дөнья тудырган өч авырлык каралды. Бу мәкаләдә исә Йәһвәгә тугрылыгыбызны сыный алган җыелыштагы мондый өч авырлык турында сүз барачак: 1) безнең карашыбыздан имандашыбыз безгә начар мөгамәлә күрсәтә, 2) безне төзәтәләр һәм, 3) безгә оешмадагы үзгәрешләргә ияләшү авыр. Андый авырлыкларга очраганда, ничек аек фикерле булырга? Шулай ук Йәһвәгә һәм аның оешмасына ничек тугры булып калырга?

БЕЗНЕҢ КАРАШТАН ИМАНДАШЫБЫЗ БЕЗГӘ НАЧАР МӨГАМӘЛӘ КҮРСӘТКӘНДӘ

3. Кардәшебез безгә начар мөгамәлә күрсәтте дип уйласак, бу безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

3 Сезнең кайчан да булса имандашыгыз үзегезгә карата начар мөгамәлә күрсәтте дип уйлаганыгыз булдымы? Бәлки, бу җаваплы кардәш булгандыр. Күрәсең, аның сезне рәнҗетәсе килмәгән (Рим. 3:23; Ягък. 3:2). Шулай да аның мөгамәләсе сезне рәнҗетте. Сез моның турында төннәр буе уйлап чыккансыздыр. Бәлки, сезнең башыгызга хәтта мондый уй да килгәндер: «Әгәр дә абый-кардәш үзен шулай тота икән, бу чыннан да Аллаһы оешмасымы?» Шайтан нәкъ шулай уйлавыбызны тели дә (2 Көр. 2:11). Андый тискәре фикерләр безне Йәһвәдән һәм аның оешмасыннан читләштерергә мөмкин. Шуңа күрә кардәшебез безгә начар мөгамәлә күрсәтте дип уйласак, безгә ничек аек фикерле булып калырга һәм зыянлы фикерләргә бирелмәскә?

4. Йосыфка начар мөгамәлә күрсәтелгәч, ул ничек аек фикерле булып калган һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Яратылыш 50:19—21)

4 Ачу саклап йөрмәгез. Йосыфка яшүсмер чагында абыйлары начар мөгамәлә күрсәткән. Алар аны нәфрәт иткән, кайберләре хәтта аны үтерергә теләгән (Ярат. 37:4, 18—22). Ахыр чиктә, алар аны коллыкка сатып җибәргән. Нәтиҗәдә, Йосыф якынча 13 ел төрле сынауларга дучар булган. Аның мондый шикләре туа алган: «Йәһвә мине чыннан да яратамы? Ул мине шушы авыр чакларда калдырмадымы?» Әмма Йосыф ачулы булып китмәгән. Моның урынына ул аек фикерле булып калган һәм күңелендә тынычлык саклаган. Абыйларыннан үч алырга мөмкинлек тугач, ул моны эшләмәгән, ә аларга ярату күрсәткән һәм аларны кичергән (Ярат. 45:4, 5). Йосыф, аек фикер йөртә алганга, шулай эш иткән. Игътибарын үз авырлыкларына туплар урынына, ул Йәһвәнең нияте турында уйланган. (Яратылыш 50:19—21 укы.) Безнең өчен сабак нинди? Сезгә начар мөнәсәбәт күрсәтсәләр, Йәһвәгә ачу тотмагыз һәм ул үзегезне калдырган дип уйламагыз. Моның урынына аның үзегезгә бу сынауны кичереп чыгарга ничек ярдәм иткәне турында уйланыгыз. Өстәвенә, башкалар сезгә начар мөгамәлә күрсәткәндә, аларның камилсезлеген ярату белән капларга тырышыгыз (1 Пет. 4:8).

5. Микеас авыр чакта ничек аек фикерле булып кала алган?

5 Көньяк Америкада яшәүче Микеас b исемле өлкәннең мисалына игътибар итик. Ул уйлаганча, кайбер өлкәннәр аңа начар мөгамәлә күрсәткән булган. Ул болай дип исенә төшерә: «Минем беркайчан да андый стресс кичергәнем булмады. Мин бик борчылдым. Өметсезлектән еладым һәм йокым качты». Шулай да Микеас аек фикерле булып калган һәм үз хисләрен тезгендә тотарга тырышкан. Ул күп дога кылган һәм, Йәһвәдән бу сынауны кичереп чыгар өчен, изге рух һәм көч сораган. Шулай ук ул басмаларыбызда үзенә ярдәм итә алган мәгълүмат эзләгән. Аңардан нәрсәгә өйрәнеп була? Сезнең карашыгыздан имандашыгыз сезгә начар мөнәсәбәт күрсәтсә, күңелегездә тыныч булып калыгыз һәм тискәре хисләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз. Сез рәнҗетүчегезнең нәрсә аркасында шулай әйткәнен я эшләгәнен белмәскә мөмкин. Шуңа күрә Йәһвәгә күңелегезне бушатыгыз һәм туган хәлгә шул кардәшнең күзлегеннән карарга булышсын дип сорагыз. Шулай эш итү сезгә имандашыгыз үзегезне рәнҗетергә теләмәгән дигән фикергә килергә һәм аны кичерергә булышыр (Гыйб. сүз. 19:11). Истә тотыгыз: Йәһвә бу хәлне күреп тора һәм, аны кичереп чыгар өчен, кирәкле көч бирәчәк (2 Елъ. 16:9; Вәг. 5:8).

БЕЗНЕ ТӨЗӘТКӘНДӘ

6. Ни өчен Йәһвәнең безне яратудан чыгып төзәткәнен аңлау мөһим? (Еврейләргә 12:5, 6, 11)

6 Төзәтү еш кына авырту китерә. Әмма без, игътибарыбызны үз хисләребезгә тупласак, төзәтү гаделсез һәм безгә кулланырлык түгел дип уйлый башларга мөмкин. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең үзебезне яратудан чыгып төзәткәнен аңламаска мөмкин. (Еврейләргә 12:5, 6, 11 укы.) Хисләребез безне кол итсә, Шайтанга безгә һөҗүм итү җиңелрәк булыр. Ул безнең төзәтүне кире кагуыбызны һәм тагы да начаррагы — Йәһвәдән һәм җыелыштан читләшүебезне тели. Безне төзәтсәләр, ничек аек карашлы булып калырга?

Петер басынкылык белән төзәтүне кабул иткәнгә, Йәһвә аны күбрәк куллана алган (7 нче абзацны кара.)

7. a) Иллюстрациядә күрсәтелгәнчә, Петер төзәтүне кабул иткәч, Йәһвә аны ничек кулланган? ә) Петердән нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Төзәтүне кабул итегез һәм тиешле үзгәрешләр ясагыз. Гайсә Петерне башкалар алдында, ким дигәндә, ике тапкыр төзәткән (Марк 8:33; Лүк 22:31—34). Мөгаен, Петергә оят булгандыр, ләкин ул Гайсәгә тугры булып калган. Ул төзәтүне кабул иткән һәм үзенә сабаклар алган. Нәтиҗәдә, Йәһвә, Петернең тугрылыгын бүләкләп, аңа мәсихче җыелышта мөһим вазифалар биргән (Яхъя 21:15—17; Рәс. 10:24—33; 1 Пет. 1:1). Петердән нәрсәгә өйрәнеп була? Игътибарыбызны ачы хисләребезгә тупламасак, төзәтүне кабул итсәк һәм тиешле үзгәрешләр ясасак, бу безгә файдага гына барыр. Шул чакта Йәһвә һәм башкалар безне күп эшләрдә куллана алыр.

8, 9. Бернарду өлкән вазифасын югалткач, башта үзен ничек хис иткән? Әмма аңа үз фикер йөртүен үзгәртергә нәрсә булышкан?

8 Мозамбикта яшәүче Бернарду исемле абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Аны өлкән вазифасыннан мәхрүм иткәннәр. Бернарду башта үзен ничек хис иткән? Ул болай ди: «Бу карар белән риза булмаганга мин үпкәләдем». Ул җыелыштагы кардәшләрнең үзе турында нәрсә уйлаячак дип борчылган. Ул болай дип әйтә: «Туган хәлгә дөрес карар өчен һәм шулай ук Йәһвәгә һәм аның оешмасына кабат таяна башлар өчен, миңа берничә ай кирәк булды». Бернардуга нәрсә булышкан соң?

9 Бернарду үз фикер йөртүен үзгәрткән. Ул болай дип сөйли: «Элек, өлкән булып хезмәт иткәндә, мин, башкаларга Йәһвәнең төзәтүенә дөрес карашка ия булырга булышыр өчен, Еврейләргә 12:7 не китерә идем. Ә хәзер мин үз-үземә мондый сорау бирдем: „Бу киңәшне кем кулланырга тиеш?“ Йәһвәнең бар хезмәтчеләре, шул исәптән, мин дә». Бернарду, Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычын яңадан үстерер өчен, өстәмә адымнар күргән. Ул Изге Язмаларны күбрәк укый һәм укыганнары турында төптән уйлана башлаган. Кардәшләр үзе турында нәрсә уйлый дип борчылса да, ул алар белән вәгазьләгән һәм җыелыш очрашуларында катнашкан. Вакыт узу белән Бернардуны кабат өлкән итеп билгеләгәннәр. Сезне дә төзәтсәләр, үз хисләрегезгә чуммагыз, киңәшне кабул итегез һәм кирәкле үзгәрешләр ясагыз c (Гыйб. сүз. 8:33; 22:4). Шулай эшләсәгез, Йәһвә сезне үзенә һәм оешмасына тугры булып калганыгыз өчен, һичшиксез, бүләкләячәк.

ОЕШМАДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ ИЯЛӘШҮ АВЫР БУЛГАНДА

10. Кайбер исраилле ир-атларның тугрылыгы оешмадагы нинди үзгәреш аркасында сынала алган?

10 Оешмадагы үзгәрешләр безнең Йәһвәгә тугрылыгыбызны сынарга мөмкин. Сак булмасак, бу безне хәтта Йәһвәдән читләштерә ала. Мәсәлән, Муса кануны белән бәйле үзгәрешләр кайбер исраиллеләргә ничек тәэсир итә алганын карап чыгыйк. Канун гамәлгә кертелгәнче, гаилә башлары рухани вазифасын үтәгән. Алар мәзбәхләр корган һәм үз гаиләләренең гөнаһлары өчен Йәһвәгә корбаннар китергән (Ярат. 8:20, 21; 12:7; 26:25; 35:1, 6, 7; Әюп 1:5). Әмма Канун гамәлгә кертелгәч, гаилә башларына моны эшләү инде рөхсәт ителмәгән. Йәһвә, корбаннар китерер өчен, Һарун гаиләсеннән булган руханиларны билгеләгән. Шуннан бирле Һарун токымыннан булмаган берәр гаилә башы руханига гына эшләргә рөхсәт ителгәнне башкарса, аны үтерергә кирәк булган d (Лев. 17:3—6, 8, 9). Бәлки, бу үзгәреш аркасында да Корах, Датан, Абирам һәм 250 башлык Муса белән Һарунга каршы баш күтәргәндер (Сан. 16:1—3). Моны төгәл әйтеп булмый. Ничек кенә булмасын, Корах һәм аның кешеләре Йәһвәгә тугры булып калмаган. Оешмадагы үзгәрешләр сезнең Йәһвәгә тугрылыгыгызны сынаса, нәрсә эшләргә?

Коһатлыларның билгеләнүләре үзгәргәч, алар шатлык белән җырчылар, капка сакчылары һәм амбарлар өчен җаваплы кешеләр булып киткән (11 нче абзацны кара.)

11. Кайбер левиле коһатлылардан нәрсәгә өйрәнеп була?

11 Оешмадагы үзгәрешләрне карышмыйча кабул итегез. Исраиллеләр чүл буйлап йөргәндә, коһатлылар хөрмәтле вазифа үтәгән. Исраиллеләр кузгалып киткәндә, кайбер коһатлылар халык алдында килешү сандыгын күтәреп барган (Сан. 3:29, 31; 10:33; Йош. 3:2—4). Нинди хөрмәт! Ләкин исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә килеп урнашкач, хәл үзгәргән. Килешү сандыгын инде күтәреп йөрергә кирәк булмаган. Сөләйманның идарә итү вакытына кайбер коһатлылар җырчылар, капка сакчылары булып хезмәт иткән һәм амбарлар өчен җаваплы булган (1 Елъ. 6:31—33; 26:1, 24). Коһатлыларның зарланганы я хөрмәтлерәк вазифа сораганнары турында беркая да язылмаган. Безнең өчен сабак нинди? Йәһвә оешмасындагы үзгәрешләрне, алар сезнең билгеләнүләрегезгә тәэсир итсә дә, чын күңелдән кабул итегез. Сезгә нинди генә билгеләнү бирелмәсен, аны шатланып үтәгез. Истә тотыгыз: Йәһвә күзендә сезне билгеләнүегез түгел, ә тыңлаучанлыгыгыз бизи (1 Иш. 15:22).

12. Яңа билгеләнү алгач, Рахима нәрсә хис иткән?

12 Якын Көнчыгышта яшәүче Рахима исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул Бәйтел хезмәтен бик яраткан, әмма 23 ел хезмәт иткәннән соң аны махсус пионер итеп билгеләгәннәр. Ул болай дип сөйли: «Бу минем өчен һич көтелмәгән хәл булды. Мин үземне кирәксез итеп хис иттем. „Мин нәрсәне дөрес эшләмәдем?“ дигән уй миңа тынгы бирми иде». Кызганычка каршы, җыелыштагы кайбер кардәшләр: «Сине Бәйтелдән юкка гына җибәрмәгәннәр, күрәсең, син начар хезмәт иткәнсең»,— дигән сүзләре белән аның ярасына тоз салган. Күпмедер вакыт дәвамында Рахима үзен изелгән итеп хис иткән. Ул хәтта һәр төн елаган. Әмма ул болай ди: «Мин беркайчан да Йәһвәнең яратуына һәм аның оешмасыннан шикләнмәдем». Рахимага аек караш сакларга нәрсә ярдәм иткән?

13. Рахима тискәре хисләрен җиңәргә нәрсә ярдәм иткән?

13 Рахима тискәре хисләрен җиңә алган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул үз очрагына кагылышлы мәкаләләрне укыган. Аңа аеруча «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 февраль санындагы «Побеждай уныние!» дигән мәкалә ярдәм иткән. Анда Изге Язмаларны язган Маркның билгеләнүе үзгәргәч, аның нинди хисләр кичерә алганы әйтелгән булган. Рахима болай ди: «Маркның мисалы минем ярама май сыман булды». Өстәвенә, Рахима дусларыннан читләшмәгән, үз-үзенә йомылмаган һәм үзен жәлләп утырмаган. Ул оешманы Йәһвә рухы җитәкләгәненә һәм кардәшләр аны кайгыртканына төшенгән. Әмма Рахима шулай ук Йәһвәнең оешмасы, Йәһвә ихтыярын үтәр өчен, кулыннан килгәннең барысын эшләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килгән.

14. Владо исемле кардәшкә нинди үзгәрешләрне кабул итү авыр булган һәм аңа нәрсә булышкан?

14 Словениядә яшәүче 73 яшьлек Владо исемле өлкәнгә кайбер үзгәрешләрне кабул итү авыр булган. Аларның җыелышларын башка җыелыш белән берләштергәннәр һәм аларны бүтән Патшалык Залына күчергәннәр, ә аларның залларын япканнар. Владо абый-кардәш болай дип сөйли: «Мин ни өчен безнең матур Патшалык Залыбызны япканнарын аңламый идем. Патшалык Залыбызны күптән түгел генә ремонтлаганга, миңа бу үзгәрешне кабул итү авыр булды. Мин балта остасы һәм залыбыздагы кайбер җиһазларны үз кулларым белән ясадым. Шулай ук безгә, олы яшьтәгеләргә, бар бу үзгәрешләргә җайлашу җиңел бирелмәде». Владо кардәшкә бу үзгәрешләрне кабул итәргә нәрсә ярдәм иткән? Ул болай дип сөйли: «Оешманың үзгәрешләренә ияләшү һәрвакыт фатихалана. Шулай ук бу безне киләчәктә булачак зуррак үзгәрешләргә әзерли». Әгәр сезгә җыелышыгызның башка җыелыш белән берләшүен я билгеләнү белән бәйле үзгәрешләрне кабул итү авыр булса, сезгә нәрсә булышыр? Йәһвәнең хисләрегезне аңлаганына шикләнмәгез. Сез үзгәрешләрне кабул итсәгез, Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры булсагыз, фатихаларыгыз мул булыр (Зәб. 18:25).

БАР ЯКТАН ДА АЕК ФИКЕРЛЕ БУЛЫГЫЗ

15. Җыелышта авырлыкларга очрасак, без ничек аек фикерле булып кала алабыз?

15 Бу дөнья төзелеше үз ахырына якынлаша барганда, җыелышыбызда авырлыклар туып торырга мөмкин. Бу безнең Йәһвәгә тугрылыгыбызны сыный ала. Шуңа күрә без аек фикерле булырга тиеш. Берәр кардәш безгә начар мөгамәлә күрсәтсә, ачу хисен үстермик. Безне төзәтсәләр, үз хисләребезгә чумар урынына, киңәшне кабул итик һәм тиешле үзгәрешләр ясыйк. Ә Йәһвә оешмасында үзгәрешләр булса һәм алар шәхсән безгә кагылса, чын күңелдән аларны кабул итик һәм җитәкчелеккә буйсыныйк.

16. Без Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыбызны ничек саклый алабыз?

16 Тугрылыгыгыз сыналганда, Йәһвәгә һәм аның оешмасына ышанычыгыз нык булып кала ала. Моның өчен аек фикерле булыгыз, ягъни күңелегездә тынычлык саклагыз, аек карашлы булыгыз һәм ситуациягә Йәһвә күзлегеннән карарга тырышыгыз. Шулай ук үзегезнекенә охшаш авырлыкларны кичереп чыккан Изге Язмалардагы персонажлар турында укыгыз һәм алар турында уйланыгыз. Йәһвәдән догада ярдәм сорагыз. Берүк җыелыштан читләшмәгез. Шулай эшләсәгез, ни генә булмасын, Шайтан сезне Йәһвәдән һәм аның оешмасыннан аера алмас (Ягък. 4:7).

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул

a Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугрылыгыбыз төрлечә сыналырга мөмкин. Әмма тугрылыгыбыз җыелышта сыналса, бу аеруча авыр була. Бу мәкаләдә җыелышта була алган өч авырлык, шулай ук Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры булып калыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге каралачак.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Күбрәк киңәшләрне табар өчен, «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 август санында «Син башта җаваплы вазифа үтәгән идеңме? Яңадан хезмәт итәргә омтыл» дигән мәкаләне карагыз.

d Канун буенча, гаилә башлары, малларын суяр өчен, изге чатырга барырга тиеш булган. Гаилә изге чатырдан ерак яшәсә, гаилә башына анда барырга кирәк булмаган (Кан. 12:21).