Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

47 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

Абый-кардәшләр, сез өлкән булырга омтыласызмы?

Абый-кардәшләр, сез өлкән булырга омтыласызмы?

«Күзәтче вазифасына омтылучы кеше игелекле эшкә омтыла» (1 ТИМ. 3:1).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Өлкән булыр өчен, абый-кардәш нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

1, 2. Өлкәннәр нинди «игелекле эш» башкара?

 ӘГӘР ДӘ син берникадәр вакыт хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәсең икән, син өлкән булыр өчен инде ярты юлда дип әйтеп була. Син бу «игелекле эшкә» омтыласыңмы? (1 Тим. 3:1)

2 Өлкәннәрнең эше нәрсәдән гыйбарәт? Өлкәннәр ашкынып вәгазьли һәм башкаларны да моңа дәртләндерә, көтүчеләр буларак кардәшләрне рухландыра һәм өйрәтә. Алар шулай ук үз сүзләре һәм эшләре белән башкаларны ныгыта. «Бүләк итеп» бирелгән бу кешеләр чыннан да күп эш башкара (Эфес. 4:8).

3. Абый-кардәш өлкән була алсын өчен, аңардан нәрсә таләп ителә? (1 Тимутигә 3:1—7; Титуска 1:5—9)

3 Кеше берәр эшкә урнашырга теләсә, аңардан нәрсә таләп ителә? Билгеле бер күнекмәләргә ия булу. Өлкән булыр өчен исә, «күнекмәләр» генә, ягъни өйрәтә һәм вәгазьли белү генә, җитәрлек түгел. Өлкән булырга теләгән мәсихчегә 1 Тимутигә 3:1—7 дә һәм Титуска 1:5—9 да китерелгән таләпләргә туры килергә һәм Аллаһы хуплаган сыйфатлар күрсәтергә дә кирәк. (Укы.) Бу мәкаләдә без кайбер таләпләрне карап чыгарбыз һәм мондый өч өлкәгә игътибар итәрбез: җыелыштагылар һәм дөньяви кешеләр арасында яхшы исемгә ия булу, гаилә башы буларак үрнәк күрсәтү һәм җыелышка хезмәт итәргә әзер булу.

ЯХШЫ ИСЕМГӘ ИЯ БУЛУ

4. «Тел тидермәслек» булу нәрсәне аңлата?

4 Өлкән булып билгеләнер өчен, син «тел тидермәслек» булырга тиеш, ягъни синең җыелышта яхшы исемең булырга һәм тәртибең гаепләрлек булмаска тиеш. Өстәвенә, рәсүл Паул өлкәнне җыелыштан булмаган кешеләр дә яхшы яктан белергә тиеш дип язган. Әлбәттә, иман итмәгән кешеләр сине ышануларың аркасында тәнкыйтьләргә мөмкин, ләкин син аларга намуслы, ышанычлы кеше булуыңа шикләнергә сәбәп бирмәскә тиеш (Дан. 6:4, 5). Шуңа күрә мондый сорау турында уйлан: «Ә мин җыелыштагылар арасында да, дөнья кешеләре арасында да яхшы исемгә ияме?»

5. Абый-кардәшнең «яхшылык сөючән» булуы нәрсәдән күренер?

5 «Яхшылык сөючән» кеше башкаларда яхшыны күрә һәм аларны яхшы сыйфатлары өчен мактый. Ул башкаларга игелек эшләргә ярата һәм хәтта көтелгәннән дә күбрәкне эшләргә әзер (1 Тис. 2:8). Ни өчен бу сыйфат бик мөһим? Чөнки шул сыйфатка ия булса гына, өлкән кардәшләр турында шатланып кайгыртыр һәм үз вазифаларын үтәр (1 Пет. 5:1—3). Өлкән булсаң, синең эшләрең күбәер, ләкин моннан курыкма, чөнки шатлыгың да күбрәк булыр (Рәс. 20:35).

6. Кунакчыллык ничек күрсәтеп була? (Еврейләргә 13:2, 16) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Башкаларга, хәтта якын дусларың булмаган кешеләргә игелек күрсәткәндә, син «кунакчыл» һәм ачык йөзле булуыңны күрсәтәсең (1 Пет. 4:9). Бер белешмәлек буенча, кунакчыл кеше «үз йортының һәм үз йөрәгенең ишеген таныш булмаган кешеләргә ачарга шат». Әйе, кунакчыл кеше ярлы кешеләргә дә, фидакарь хезмәтчеләргә дә, мәсәлән район күзәтчесенә һәм чакырылган докладчыларга да, игелек күрсәтә (Ярат. 18:2—8; Гыйб. сүз. 3:27; Лүк 14:13, 14; Рәс. 16:15; Рим. 12:13). Үзеңә мондый сорау бир: «Ә мин җыелышка килгәннәрне якты йөз белән каршы аламмы?» (Еврейләргә 13:2, 16 укы.)

Кунакчыл мәсихче ирле-хатынлы район күзәтчесе белән аның хатынын үзләрендә кабул итә (6 нчы абзацны кара.)


7. Өлкән «байлык яратмаучан» булуын ничек күрсәтә ала?

7 Рәсүл Паул язганча, өлкән «байлык яратмаучан» булырга тиеш. Димәк, акча һәм мал-мөлкәт аның тормышында иң мөһиме түгел. Өлкән баймы, юкмы, ул Патшалык эшләрен иң беренче урынга куя (Мат. 6:33). Ул жәлләмичә үз вакытын, көчен һәм материаль нәрсәләрен Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, гаиләсе турында кайгыртыр өчен һәм кардәшләренә хезмәт итәр өчен куллана (Мат. 6:24; 1 Яхъя 2:15—17). Мондый сораулар турында уйлан: «Минем акчага карашым нинди? Мин булганына канәгатьме? Яисә мин акча һәм мал-мөлкәт туплау турында гына уйлап йөримме?» (1 Тим. 6:6, 17—19)

8. «Гадәтләреңдә тыйнак» һәм «тотнаклы» булуыңны син ничек күрсәтә аласың?

8 «Гадәтләрендә тыйнак» һәм «тотнаклы» абый-кардәш тормышның бар өлкәләрендә акыллы эш итә. Ул бирән һәм эчкече түгел. Аның киеме, прическасы тыйнак, һәм ул күңел ачуларны акыллы сайлый. Ул мода артыннан кумый (Лүк 21:34; Ягък. 4:4). Аның ачуын чыгарырга тырышсалар да, ул тыныч булып кала. Өлкән шулай ук «эчкече булмаска тиеш». Ул салырга яратучы кеше репутациясенә ия булмаска тиеш. Үзеңнән болай дип сора: «Минем тормыш рәвешем гадәтләремдә тыйнак һәм тотнаклы булуымны күрсәтәме?»

9. «Төпле» һәм «җыйнак» булу нәрсәне аңлата?

9 «Төпле» булу карарларны Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп кабул итүне аңлата. Төпле кеше ашык-пошык эш итми. Ул Аллаһы Сүзендәге принциплар турында тирәнтен уйлана, бар фактларны җыя һәм, нәтиҗәдә, Йәһвәнең фикер йөртүен чагылдырган зирәк карарлар кабул итә (Гыйб. сүз. 18:13). «Җыйнак» кеше тәртип ярата һәм бар эшләрен кирәкле вакытта башкара. Аңа таянып була, һәм ул җитәкчелек буенча эш итә. Әле генә карап чыккан таләпләрне үтәсәң, син яхшы исем казанырсың. Ә хәзер, әйдә, өлкәннәргә гаилә башы буларак нинди таләпләр куелганын белик.

ЯХШЫ ГАИЛӘ БАШЫ БУЛУ

10. «Гаиләң белән яхшы җитәкчелек итү» үз эченә нәрсәне ала?

10 Синең гаилә булса һәм син өлкән булырга теләсәң, гаиләң дә үрнәкле булырга тиеш. Шуңа күрә сиңа «гаиләң белән яхшы җитәкчелек итәргә» кирәк. Башкалар сине кайгыртучы һәм җаваплы гаилә башы буларак белсен. Сиңа атна саен гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрергә, өйдәгеләрең белән җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә йөрергә кирәк. Ни өчен бу шулкадәр мөһим? Рәсүл Паул: «Кеше үз гаиләсе белән җитәкчелек итә белмәсә, Аллаһы җыелышы турында ничек кайгырта алыр?» — дип әйткән (1 Тим. 3:5).

11, 12. Ни өчен балаларның тәртибе абый-кардәшнең өлкән булырга яраклымы, юкмы икәненә тәэсир итә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Син әти кеше булсаң, балигъ булмаган «балаларың буйсынучан, яхшы тәрбияләнгән» булырга тиеш. Сиңа аларны ярату белән өйрәтергә һәм тәрбияләргә кирәк. Әлбәттә, башка балалар кебек, алар да көләргә һәм уйнарга ярата. Әмма яхшы тәрбияләсәң, балаларың тыңлаучан, тәртипле булыр һәм башкаларны хөрмәт итәр. Шулай ук сиңа аларга Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә һәм суга чумдырылыр өчен адымнар ясарга булышырга кирәк.

12 «Балалары узынуда һәм тыңламаучанлыкта гаепләнмәгән иман итүчеләр булсыннар». Билгеләнгән абый-кардәшнең суга чумдырылган я суга чумдырылырга җыенган баласы җитди гөнаһ кылса, бу абый-кардәшнең вазифаларына ничек тәэсир итәчәк? Абый-кардәш баласын үгетләмәгән һәм тәрбияләмәгән булса, ул, күрәсең, әлегә өлкән булып хезмәт итә алмаячак. («Күзәтү манарасы» [рус] 1996 ел, 15 октябрь санының 21 битендәге 6, 7 нче абзацны кара.)

Әтиләр үз балаларын Йәһвәгә һәм кардәшләргә хезмәт итәргә өйрәтә (11 нче абзацны кара.)


КАРДӘШЛӘРГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ

13. Син үзеңнең «акыллы» булуыңны һәм «үҗәт булмавыңны» ничек күрсәтә аласың?

13 Мәсихче сыйфатлар күрсәткән абый-кардәшләр җыелыш өчен чын фатиха. «Акыллы» кардәш җыелыштагы тынычлыкка үз өлешен кертә. Ул башкаларны игътибар белән тыңлый һәм аларның карашларын аңларга тырыша. «Үҗәт» булмаган кеше башкалар ул гына теләгәнчә эш итәргә тиеш дип, үз дигәнендә нык тормый. Ул киңәшләшүнең мөһимлеген аңлый (Ярат. 13:8, 9; Гыйб. сүз. 15:22). Өлкән «талашмаучан» булырга һәм «тиз кызып китүчән» булмаска тиеш. Бу каты сүзле булмавын һәм башкалар белән бәхәсләшмәвен, ә игелекле һәм әдәпле булуын аңлата. Тыныч кеше, хәтта киеренке чакларда да тынычлык урнаштыра (Ягък. 3:17, 18). Аның игелекле, йомшак сүзләре башкаларны, шул исәптән каршы килүчеләрне, тынычландыра ала (Хак. 8:1—3; Гыйб. сүз. 20:3; 25:15; Мат. 5:23, 24).

14. «Әле генә мәсихче булып киткән кеше булмау» һәм «тугры булу» нәрсәне аңлата?

14 Өлкән «әле генә мәсихче булып киткән кеше булмаска» тиеш. Ул суга чумдырылганнан соң күп еллар үтмәсә дә, җитлеккән мәсихче булып китәр өчен җитәрлек вакыт үтәргә тиеш. Өлкән булып билгеләнгәнче, абый-кардәш, Гайсә кебек, басынкы булырга һәм Йәһвә өчен төрле эшләр башкарырга әзер булырга тиеш. Ул Йәһвәнең үзенә җыелышта күбрәк вазифалар бирүен түземлелек белән көтәр (Мат. 20:23; Флп. 2:5—8). «Тугры» абый-кардәш Йәһвәнең нормалары буенча яши һәм аның оешмасы биргән җитәкчелек буенча эш итә (1 Тим. 4:15).

15. Өлкән яхшы докладчы булырга тиешме? Аңлатыгыз.

15 Изге Язмаларда анык итеп өлкән «өйрәтергә сәләтле булсын» дип әйтелә. Бу яхшы докладчы булуны аңлатамы? Юк. Күп тәҗрибәле өлкәннәр иң яхшы докладчылар булмаса да, хезмәттә яхшы өйрәтә һәм, көтүчеләр буларак килеп киткәндә, Изге Язмаларны оста куллана. (1 Көринтлеләргә 12:28, 29 һәм Эфеслеләргә 4:11 белән чагыштыр.) Шулай да сиңа өйрәтүче буларак даими остарырга кирәк. Ә моны ничек эшләргә?

16. Өйрәтүче буларак ничек остарырга? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Өлкән, «өйрәткәндә, хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш». Оста өйрәтер өчен, халык алдында чыгыш ясаганда һәм шәхси киңәшләр биргәндә, сүзләреңне Изге Язмаларга нигезлә. Моның өчен Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны җентекләп тикшер (Гыйб. сүз. 15:28; 16:23). Басмаларыбызда шигырьләрнең ничек аңлатылганына игътибар ит. Шулчак син аларны ничек кулланырга икәнен белерсең. Өйрәткәндә, кешеләрнең күңелләренә ирешергә тырыш. Җитлеккән өлкәннәрдән киңәшләр сорасаң һәм аларны кулланырга тырышсаң, өйрәтүче буларак остарырсың (1 Тим. 5:17). Өлкән кардәшләрне «дәртләндерә» белергә тиеш. Әмма кайчак аңа имандашларына киңәшләр бирергә һәм «төзәтергә» туры килер. Андый чакларда да ул үзен игелекле тотар. Бөек Остаз Гайсәдән үрнәк алып, йомшак күңелле, яратучан булсаң һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтсәң, оста өйрәтүче булырсың (Мат. 11:28—30; 2 Тим. 2:24).

Хезмәттәш ярдәмче тәҗрибәле өлкән белән хезмәттәшлек иткәндә, Изге Язмалар нигезендә өйрәтергә өйрәнә. Шул ук хезмәттәш ярдәмче көзге алдында җыелышта сөйләячәк нотыгына репетиция ясый (16 нчы абзацны кара.)


ӨЛКӘН БУЛУ ТЕЛӘГЕҢ СҮРЕЛМӘСЕН

17. а) Өлкән булырга теләгән хезмәттәш ярдәмче нәрсә эшли ала? ә) Кардәш өлкән хезмәтенә яраклымы, юкмы икәнен хәл иткәндә, өлкәннәргә нәрсәне исәпкә алырга кирәк? ( «Өлкәннәр, акыл белән эш итегез» дигән рамканы кара.)

17 Кайбер хезмәттәш ярдәмчеләр: «Өлкән булыр өчен, минем күп кенә сыйфатларым юк, шуңа күрә бу максатыма беркайчан да ирешмәм»,— дип боегырга мөмкин. Әмма Йәһвә дә, аның оешмасы да бу таләпләргә камил рәвештә туры киләчәгеңне көтми (1 Пет. 2:21). Онытма: шул таләпләргә ирешергә сиңа Йәһвәнең кодрәтле изге рухы булыша (Флп. 2:13). Берәр сыйфат үстерергә кирәк булса, моның турында Йәһвәгә дога кыл, тикшерү үткәр, өлкәннәрдән киңәшләр сора һәм яхшырырга тырыш.

18. Бар хезмәттәш ярдәмчеләргә нинди максатка ирешергә кирәк?

18 Безнең барыбызга да, шул исәптән өлкәннәргә дә, бу мәкаләдә каралган сыйфатларны алга таба да үстерергә кирәк (Флп. 3:16). Син әлегә хезмәттәш ярдәмче булсаң, өлкән булырга омтыл. Йәһвәдән үзеңне өйрәтсен һәм формалаштырсын дип сора. Шулай итеп син аның өчен дә, кардәшләрең өчен дә файдалырак булырсың (Ишаг. 64:8). Йәһвә синең өлкән булыр өчен тырышлыкларыңны мул итеп фатихаласын!

101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез