Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

33 ҖЫР Үз йөгеңне Йәһвәгә сал

Гаделсезлеккә очраганда, Йәһвәгә таяныгыз

Гаделсезлеккә очраганда, Йәһвәгә таяныгыз

«Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә» (РИМ. 12:21).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Гаделсезлеккә очраганда, үзебезне дөрес тотмау хәлне авырайтыр гына. Без бу хатаны ясамаска өйрәнербез.

1, 2. Без кайда гаделсезлеккә очрарга мөмкин?

 БЕР тапкыр Гайсә тол хатын һәм гаделсез хөкемче турында хикәя сөйләгән. Бу тол хатынга гадел хөкем турында кат-кат сорарга туры килгән, чөнки хөкемче аның үтенечләренә ваемсыз булып калган. Гайсәнең шәкертләренә бу хәл бик таныш булган, чөнки ул көннәрдә гади халык гаделсезлеккә еш очраган (Лүк 18:1—5). Безнең турында да шуны ук әйтеп була: без дә бүген вакыт-вакыт гаделсезлеккә дучар булабыз.

2 Тискәре караш, социаль тигезсезлек һәм җәберләү бу дөньяда гадәти хәл булганга, гаделсезлекне күргәндә, без инде гаҗәпләнмибез дә (Вәг. 5:8). Ә менә җыелышта андый мөнәсәбәтне күрү безне аптырашта калдырырга мөмкин. Әлбәттә, кардәшләребез явыз булганга түгел, ә камилсез булганга гына безне кайвакыт рәнҗетә. Гайсә каршы килүчеләр белән үзен сабыр тоткан. Без аңардан үрнәк алырга тырышабыз. Әгәр без дөнья кешеләренә карата сабыр икән, кардәшләребезгә карата бигрәк тә сабыр булырга тиеш түгелме? Без гаделсезлеккә дучар булганда, Йәһвә нәрсә хис итә?

3. Без гаделсезлек кичергәндә, Йәһвә моңа ничек карый һәм без моны кайдан беләбез?

3 Без гаделсезлеккә дучар булганда, «гаделлекне ярата» торган Йәһвә моңа ваемсыз гына карап тормый (Зәб. 37:28). Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы үз вакытында гаделлекне «урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак» (Лүк 18:7, 8). Тиздән ул гаделсезлекнең бар төрләрен һәм аның ачы нәтиҗәләрен юк итәчәк (Зәб. 72:1, 2).

4. Йәһвә бүген безгә ничек ярдәм итә?

4 Без «гаделлек хакимлек итә торган» дөньяны көтеп яшибез (2 Пет. 3:13). Ә әлегә Йәһвә безне башкаларның гаделсез мөнәсәбәтенә карамастан сынмаска һәм андый очракларда үзебезне акыллы тотарга өйрәтә. Ул моны үз Улының камил үрнәге ярдәмендә һәм Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр аша эшли.

ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ ОЧРАГАНДА, ҮЗЕГЕЗНЕ ДӨРЕС ТОТЫГЫЗ

5. Гаделсезлеккә очраганда, ни өчен сак булырга кирәк?

5 Гаделсезлек безне бик күңелсезләндерергә һәм бик рәнҗетергә мөмкин (Вәг. 7:7). Аллаһының тугры хезмәтчеләре, мәсәлән Әюп һәм Хабакук та, андый хисләр кичергән (Әюп 6:2, 3; Хаб. 1:1—3). Мондый хисләр табигый булса да, аларга бирелеп, берәр акылсызлык эшләп ташламас өчен, сак булырга кирәк.

6. Әбессәлам белән булган очрактан нинди сабак алып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Гаделсезлеккә очраганда, барысын үз кулыбызга алып, хәлне төзәтергә тырышу хата булыр иде. Моның аркасында хәл тагы да начарланырга мөмкин. Давыт патшаның улы Әбессәлам очрагы моны яхшы күрсәтә. Абыйсы Әмнунның сеңелесе Тамарны көчләгәнен белгәч, Әбессәламнең нык ачуы чыккан. Бу аңлашыла да. Муса кануны буенча Әмнун үлемгә лаеклы булган (Лев. 20:17). Шулай да Әбессәламнең үз абыйсын үтерергә хокукы булмаган, моны Исраил өлкәннәре хәл итәргә тиеш булган. Ачуына бирелеп һәм абыйсын үтереп, ул гөнаһ кылган (2 Иш. 13:20—23, 28, 29).

Әмнун Тамарны көчләгәч, Әбессәлам, ачуын тыя алмыйча, үч алырга ниятләгән (6 нчы абзацны кара.)


7. Гаделсезлекне күрү бер мәдхия җырлаучыда нинди хисләр уяткан?

7 Гаделсез эш иткән кешеләрнең җәзасыз калуларын күреп, бездә «Тәкъва тормыш алып барырга кирәкме?» дигән уйлар туарга мөмкин. Бер мәдхия җырлаучының очрагын исебезгә төшерик. Ул явыз кешеләрнең, тәкъваларны җәберләп, рәхәт яшәүләрен күргән. «Әйе, явызлар шундый, тормышлары һәрвакыт җиңел»,— дип әйткән ул (Зәб. 73:12). Мондый гаделсезлекне күреп, ул шундый боеккан ки, хәтта Йәһвәгә хезмәт итүнең мәгънәсе юк дип уйлый башлаган. «Моңа төшенергә тырышу мине йончыта иде»,— дигән ул (Зәб. 73:14, 16). «Мин чак кына читкә тайпылмый калдым, аякларым чак кына таймады»,— дип таныган мәдхия җырлаучы (Зәб. 73:2). Бер абый-кардәш тә шуңа охшаш хисләр кичергән.

8. Бер абый-кардәш нинди гаделсезлеккә очраган һәм бу аңа ничек тәэсир иткән?

8 Бер абый-кардәшне — аны Альбе́рто дип атыйк — җыелыш акчаларын урлауда нахакка гаепләгәннәр. Нәтиҗәдә, ул җыелыштагы вазифаларын һәм бу хәл турында белгән кардәшләрнең хөрмәтен югалткан. «Мин бик рәнҗедем, бу гаделсезлек аркасында ачуым кайнады»,— дип исенә төшерә ул. Бу хисләр аның рухилыгын какшаткан, һәм ул 5 ел актив булмаган. Әйе, күргәнебезчә, гаделсезлеккә дөрес караш сакламасак, моның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.

ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ ОЧРАГАНДА, ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

9. Гайсә нинди мөгамәләгә дучар булган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Гаделсезлекне кичереп чыгу турында әйткәндә, Гайсә безгә камил үрнәк калдырган. Өйдәгеләре дә, башкалар да аңа гаделсез мөнәсәбәт күрсәткән. Мәсәлән, аның Мәсих булуына ышанмаган туганнары аны акылдан язган кеше дип санаган. Дини җитәкчеләр ул могҗизаларны җеннәр ярдәмендә кыла дип әйткән, ә Рим гаскәриләре аны мыскыллаган, җәзалаган һәм хәтта үтергән (Марк 3:21, 22; 14:55; 15:16—20, 35—37). Гайсә моның барысына түзгән һәм үч алмаган. Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Гайсә гаделсезлеккә очраганда да үзен үрнәк алырлык итеп тоткан (9, 10 нчы абзацны кара.)


10. Гайсә, гаделсезлеккә очраганда, үзен ничек тоткан? (1 Петер 2:21—23)

10 1 Петер 2:21—23 укы a. Гайсә кайчан дәшмәскә, ә кайчан җавап кайтарырга икәнен яхшы белгән (Мат. 26:62—64). Ул һәр гаепләүгә җавап бирмәгән (Мат. 11:19). Ә инде җавап бирергә булса, ул каршы килүчеләрне кимсетмәгән һәм аларга янамаган. Гайсә «үзен гадел хөкем итүчегә тапшырган», менә ни өчен ул һәрвакыт үзен кулда тоткан. Гайсә Йәһвәнең барысын күреп торганын һәм үз вакытында гаделлек урнаштырачагын белгән. Нинди яхшы үрнәк!

11. Телебезне контрольдә тотуыбыз нәрсәдән күренер? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Гайсә кебек, без дә, гаделсезлеккә очраганда, телебезне контрольдә тота алабыз. Кайвакыт ситуация әллә ни җитди булмый, шуңа күрә бернәрсә сөйлисе дә юк. Ә кайвакыт, сөйли башласаң, хәл катлауланыр гына. Шуңа күрә андый очракларда без, бәлки, бернәрсә дә әйтмәскә булырбыз (Вәг. 3:7; Ягък. 1:19, 20). Әмма кайвакыт сөйләргә кирәк, мәсәлән, гаделсез мөгамәләне туктатыр өчен я ышануларыбызны яклар өчен (Рәс. 6:1, 2). Проблема турында сөйләшергә булсак, без үзебезне тыныч һәм ихтирамлы тотарга тырышырбыз (1 Пет. 3:15) b.

Гайсә кебек, без дә, гаделсезлеккә очраганда, телебезне контрольдә тотыйк (11, 12 нче абзацны кара.)


12. Без үзебезне «гадел хөкем итүчегә» ничек тапшыра алабыз?

12 Без Гайсәдән тагын ничек үрнәк ала алабыз? Үзебезне «гадел хөкем итүчегә» тапшырып. Башкалар безне хөкем иткәндә я безгә начар мөнәсәбәт күрсәткәндә, Йәһвәнең барысын күргәнен истә тотыйк. Йәһвәнең гаделлекне урнаштырачагын белү безгә гаделсезлеккә түзәргә ярдәм итәр. Ачу һәм нәфрәт хисе үзебезне дөрес тотмавыбызга китерә, шатлыгыбызны урлый һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне боза. Барысын Йәһвә кулына тапшырсак, бу тискәре хисләр күңелебездә тамыр җәймәс (Зәб. 37:8).

13. Йәһвә безгә гаделсезлекне чыдамлык белән кичереп чыгарга ничек булыша?

13 Әлбәттә, без Гайсәнең үрнәгенә камил рәвештә иярә алмыйбыз. Кайвакыт без ялгыш нәрсәдер әйтәбез я эшләп куябыз, ә аннары үкенәбез (Ягък. 3:2). Әмма Аллаһы безне өметсез дип санамый. Ул безне кызгана, чөнки шуны аңлый: элек күргән гаделсезлек аркасында без һаман да интегергә, һаман да физик һәм эмоциональ авырту кичерергә мөмкин. Гаделсез мөгамәләгә дучар булган Гайсә дә хисләребезне яхшы аңлый (Евр. 4:15, 16). Безгә гаделсезлекне кичереп чыгарга булышыр өчен, Йәһвә, Гайсәнең үрнәгеннән тыш, гамәли киңәшләр дә биргән. Әйдәгез, Римлыларга хаттан ике шигырьгә игътибар итик.

«АЛЛАҺЫ ЯРСУЫНА УРЫН БИРЕГЕЗ»

14. Без ничек «Аллаһы ярсуына урын бирә» алабыз? (Римлыларга 12:19)

14 Римлыларга 12:19 укы. Рәсүл Паул: «Аллаһы ярсуына урын бирегез»,— дип язган. Йәһвә гаделлекне кайчан һәм ничек урнаштырырга икәнен яхшырак белә. Бу эшне аңа калдырсак, без «Аллаһы ярсуына урын биргән» булырбыз. Джон исемле кардәшнең сүзләренә игътибар итик. Ул гаделсез мөгамәләгә очраган булган һәм болай ди: «Мин хәлне үзем җайга салырга теләгән идем. Ачуымны тезгендә тоту бик авыр иде. Әмма Римлыларга 12:19 миңа сабыр булырга һәм Йәһвәне көтәргә булышты».

15. Ни өчен Йәһвәнең хәлне җайга салуын көтү иң яхшысы?

15 Йәһвәнең хәлне җайга салуын көтсәк, бу үзебезгә файда гына китерәчәк. Ә инде гаделсезлек белән үзебез көрәшсәк, кирәкмәгән стресс кичерербез. Йәһвәгә таяну исә безне бу стресстан яклый. Асылда, Йәһвә безгә болай ди: «Гаделсезлекне миңа калдыр, мин хәл итәрмен». Йәһвәнең «үзем кайтарачакмын» дигән вәгъдәсенә ышансак, без җан тынычлыгы сизәрбез. Ул бит бу мәсьәләне иң яхшы юл белән хәл итә ала. Джон моңа үзе инанган. Ул болай дип әйтә: «Проблеманы Йәһвәгә тапшырганда, ул аны күпкә яхшырак хәл итә».

«ЯВЫЗЛЫКНЫ ЯХШЫЛЫК БЕЛӘН ҖИҢЕП ЯШӘ»

16, 17. Дога кылу «явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшәргә» ничек булыша? (Римлыларга 12:21)

16 Римлыларга 12:21 укы. Паул шулай ук: «Явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә»,— дип әйткән. Ә Гайсә Таудагы вәгазендә болай дигән: «Дошманнарыгызны яратып һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез» (Мат. 5:44). Гайсә Рим гаскәриләре кулыннан газап чиккән. Алар аны баганага кадаклаганда, аның никадәр зур авырту кичергәнен күз алдына гына китерегез. Бар бу гаделсезлек аркасында ул каты бәгырьле булып киткәнме? Һич тә юк!

17 Гайсә гаделсезлеккә үзен җиңәргә юл куймаган. Рим гаскәриләрен каһәрләр урынына ул алар турында болай дип дога кылган: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лүк 23:34). Без дә начар мөгамәлә күрсәткән кешеләр өчен дога кылсак, безнең аларга карата үпкә һәм ачу хисе кимер һәм, бәлки, аларга карата карашыбыз да үзгәрер.

18. Дога Альберто һәм Джонга тискәре хисләреннән арынырга ничек булышкан?

18 Дога Альберто һәм Джонга тискәре хисләреннән арынырга булышкан. Альберто болай ди: «Мин үзем белән гаделсез эш иткән абый-кардәшләр турында дога кылдым, Йәһвәдән бу хәл турында онытырга булышсын дип үтендем». Бәхеткә каршы, Альберто кабат Йәһвәгә тугры хезмәт итә. Ә Джон болай ди: «Мин үземне рәнҗеткән абый-кардәш турында күп тапкырлар дога кылдым. Моның ярдәмендә мин ачуымнан тулысынча арына алдым һәм күңел тынычлыгы сизәм».

19. Бу дөньяның ахырына кадәр без нәрсә эшләргә тиеш? (1 Петер 3:8, 9)

19 Бу дөнья үз ахырына килгәнче, без гаделсезлеккә дучар булырга мөмкин. Ни генә булмасын, әйдәгез, һәрдаим Йәһвәдән ярдәм сорыйк, Гайсәдән үрнәк алыйк һәм Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тырышыйк. Шулай эшләсәк, без Йәһвәдән «мирас итеп фатиха алырбыз». (1 Петер 3:8, 9 укы.)

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

a Рәсүл Петер үзенең беренче хатының икенче һәм өченче бүлекләрендә язганча, беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр — кырыс хуҗалары ягыннан һәм кайбер апа-кардәшләр иман итмәгән ирләре ягыннан начар мөгамәлә күргән (1 Пет. 2:18—20; 3:1—6, 8, 9).

b jw.org сайтында «Ни өчен мәхәббәт чын тынычлыкка китерә?» дигән видеороликны карагыз.