Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

138 ҖЫР Чал чәч — матурлык таҗы

Олы яшьтәге хезмәтчеләрнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салыгыз

Олы яшьтәге хезмәтчеләрнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салыгыз

«Әллә картларның — зирәклеге, олыларның аңлау сәләте юкмы?» (ӘЮП 12:12)

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвә Аллаһыга тыңлаучан булсак, без фатихалар урырбыз, ә киләчәктә мәңгелек тормыш алырбыз.

1. Ни өчен бездән өлкәнрәк булган кешеләр еш кына яхшы киңәшләр бирә?

 БАРЫБЫЗГА ДА тормышта мөһим карарлар кабул итәргә туры килә. Карарларыбызның акыллы булуын теләсәк, безгә башкаларның киңәшләре кирәк. Шундый киңәшләрне безгә җыелыш өлкәннәре һәм башка җитлеккән мәсихчеләр бирә ала. Бу кардәшләр сездән олырак булса, алар инде артта калган, шуңа күрә аларның киңәшләре гамәли түгел дип уйларга ашыкмагыз. Бездән озаграк яшәгәнгә, олы яшьтәгеләрнең тәҗрибә һәм зирәклек туплар өчен күбрәк вакытлары булган бит (Әюп 12:12). Йәһвә дә сезнең олы яшьтәгеләрдән өйрәнүегезне тели.

2. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

2 Борынгы вакытларда Йәһвә, үзенең халкын рухландырыр өчен һәм аңа җитәкчелек бирер өчен, еш кына өлкән яшьтәге тугры хезмәтчеләрен кулланган. Алар арасында, мәсәлән, Муса, Давыт һәм рәсүл Яхъя булган. Төрле гасырларда яшәгән, хәл-шартлары аерылып торган бу кешеләр гомерләре азагында киләсе буынга зирәк киңәшләр биргән һәм аларны Йәһвәгә тыңлаучан булырга өйрәткән. Йәһвә бу зирәк кешеләрнең сүзләрен безнең өчен саклап калдырган. Безгә ничә яшь кенә булмасын, без бу борынгы хезмәтчеләрнең үгет-нәсыйхәтләреннән файда ала алабыз (Рим. 15:4; 2 Тим. 3:16). Әйдәгез, бу мәкаләдә аларның нәрсә әйткәннәренә игътибар итик.

«ЙӘҺВӘ... БИРЕРГӘ АНТ ИТКӘН ҖИРДӘ ОЗАК ЯШӘРСЕҢ»

3. Муса үз тормышында нинди хөрмәтле йөкләмәләр үтәгән?

3 Муса Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт иткән. Ул пәйгамбәр, судья, халык җитәкчесе һәм тарихчы булган. Аның тормыш тәҗрибәсе чыннан да зур булган! Ул Исраил халкын Мисырдан алып чыккан һәм Йәһвәнең күп кенә гаҗәеп могҗизаларын күргән. Йәһвә Мусаны Тәүратны һәм 90 нчы мәдхияне язарга дәртләндергән. 91 нче мәдхия белән Әюп китабын да Муса язган, күрәсең.

4. Соңгы сүзләре белән Муса кемгә мөрәҗәгать иткән һәм ни өчен?

4 Үлеменә озак калмаганда, 120 яшендә Муса, бөтен Исраил халкын җыеп, аларга Йәһвәнең эшләрен исләренә төшергән. Аларның кайберләре яшь чакларында Мисырда могҗизалар һәм 10 җәзаны күргән, Кызыл диңгез аша үткән һәм фиргавен гаскәренең суга батуына шаһит булган (Чыг. 7:3, 4; 14:29—31). Ә чүлдә алар Йәһвәнең кайгыртуын һәм яклавын тойган (Кан. 8:3, 4). Хәзер исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирнең бусагасында тора, һәм Муса, аларны рухландырыр өчен, бу соңгы мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска була a.

5. Мусаның Канун 30:19, 20 дә язылган сүзләре исраиллеләрне нәрсәгә ышандырган?

5 Муса нәрсә әйткән? (Канун 30:19, 20 укы.) Мусаның сүзләре буенча, Йәһвәнең фатихасы белән исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирдә озак яши алган. Аларны искиткеч киләчәк көткән. Бу гаҗәеп, уңдырышлы җирне Муса болай дип сурәтләгән: «Аллаһың Йәһвә... сиңа үзең төземәгән бөек һәм матур шәһәрләр, үзең эшләп тапмаган төрле яхшы нәрсәләр белән тулы йортлар, үзең уеп ясамаган су чокырлары, үзең утыртмаган йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары булган җир бирер» (Кан. 6:10, 11).

6. Ни өчен Йәһвә башка халыкларга Исраилне буйсындырырга рөхсәт иткән?

6 Өстәвенә, Муса исраиллеләргә, бал белән сөт аккан җирдә алга таба да яшәр өчен, Йәһвәгә тыңлаучан булырга кирәк дип әйткән. Муса исраиллеләрне «тормышны сайларга», ягъни Йәһвәне яратырга һәм аңа тугры булырга дәртләндергән. Кызганычка каршы, исраиллеләр Йәһвәгә тыңлаучан булмаган. Шуңа күрә Йәһвә — ассириялеләргә, ә соңрак бабыллыларга аларны буйсындырырга һәм әсирлеккә алып китәргә рөхсәт иткән (2 Пат. 17:6—8, 13, 14; 2 Елъ. 36:15—17, 20).

7. Мусаның сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Тыңлаучанлык тормышка илтә. Вәгъдә ителгән җирнең бусагасында торган исраиллеләр кебек, без дә яңа дөнья бусагасында торабыз. Тиздән яшәгән җиребез оҗмахка әвереләчәк (Ишаг. 35:1; Лүк 23:43). Анда Шайтан да, аның җеннәре дә, ялган дин дә булмаячак (Ачыл. 17:16; 20:2, 3). Гади халык хөкүмәтләрнең җәберләвеннән азат булачак (Ачыл. 19:19, 20). Яңа дөньяда бер явыз кешегә дә урын булмаячак (Зәб. 37:10, 11). Һәрбер кеше Йәһвәнең гадел законнары буенча яшәр, бер-берсен яратыр һәм бер-берсенә ышаныр. Җирдә бердәмлек һәм тынычлык хөкем сөрер (Ишаг. 11:9). Йәһвәгә тыңлаучан булсак, тормышыбыз мәңге дәвам итәчәк (Зәб. 37:29; Яхъя 3:16). Чыннан да, безне бик бәхетле тормыш көтә!

Йәһвәгә тыңлаучан булсак, тормышыбыз берничә дистә ел гына түгел, ә мәңге булачак (7 нче абзацны кара.)


8. Миссионер булып хезмәт иткән бер абый-кардәшкә мәңгелек тормышка өмет ничек булышкан? (Яһүд 20, 21)

8 Мәңгелек тормышка өмет турында уйлану безгә, бернәрсәгә карамастан, Йәһвәгә тыңлаучан булып калырга булыша. (Яһүд 20, 21 укы.) Бу өмет шулай ук шәхси кимчелекләребез белән көрәшергә көч бирә. Африкада күп еллар миссионер булып хезмәт иткән бер абый-кардәшнең мисалы моны яхшы күрсәтә. Аңа тән теләкләре белән көрәшергә туры килгән, бу көрәш җиңел булмаган. Ул болай ди: «Бу проблема аркасында мәңгелек тормышны алмавым бар иде. Моны аңлау миңа кимчелегем белән алга таба да көрәшергә тәвәккәллек өстәде һәм Йәһвәдән кайнар догаларда көч сорарга дәртләндерде. Аллаһы ярдәмендә мин бу вәсвәсәгә каршы тора алдым».

«НИ ГЕНӘ ЭШЛӘСӘҢ ДӘ, УҢЫШЛЫ БУЛЫРСЫҢ»

9. Давыт үз тормышында нәрсәләр кичергән?

9 Давыт Исраилнең патшасы булган. Ул шулай ук музыкант, шагыйрь, сугышчы һәм пәйгамбәр дә булган. Тормышында ул нәрсәләр генә кичермәгән! Берничә ел аңа, көнчел Шаул патшадан качып, килмешәк булып чит илдә яшәргә туры килгән. Ә Давыт патша булып идарә иткәндә, аңа каршы улы Әбессәлам фетнә күтәргән, шуңа күрә Давытка тагын качарга туры килгән. Авырлыкларына һәм хаталарына карамастан, ул картлык көннәренә кадәр Йәһвәгә тугры булып калган. Йәһвә аны хәтта «күңелемә хуш килгән кеше» дип атаган. Әйе, бу абруйлы кешенең сүзләре игътибарга лаек! (Рәс. 13:22; 1 Пат. 15:5)

10. Ни өчен Давыт Сөләйманга үгет-нәсыйхәт биргән?

10 Давыт үз улы Сөләйманга үгет-нәсыйхәтләр биргән. Сөләйман аңа алмашка килергә тиеш булган. Моннан тыш, Йәһвә Сөләйманны гыйбадәтханә төзер өчен сайлаган (1 Елъ. 22:5). Әлбәттә, бу җаваплы вазифаларны үтәгәндә, Сөләйманның авырлыклары туа алган. Шуңа күрә Давыт аңа киңәшләр биргән дә. Ул нәрсә әйткән?

11. 1 Патшалар 2:2, 3 буенча, Давыт Сөләйманны нәрсәгә ышандырган һәм аның сүзләре ничек чынга ашкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Давыт нәрсә әйткән? (1 Патшалар 2:2, 3 укы.) Давыт Сөләйманга, Йәһвәгә тыңлаучан булса гына, уңышлы булачак, дип әйткән. Һәм чыннан да, күп еллар дәвамында Сөләйман уңышлы булган (1 Елъ. 29:23—25). Ул мәһабәт гыйбадәтханә төзегән, тулысынча я өлешчә Изге Язмаларның берничә китабын язган. Шулай ук ул зирәклеге һәм байлыгы белән билгеле булган (1 Пат. 4:34). Ләкин кызганычка каршы, Сөләйман Йәһвәгә тыңлаучан булып калмаган һәм картлык көннәрендә ялган илаһларга табына башлаган. Моның аркасында ул Йәһвәнең хуплавын югалткан. Аңарда Йәһвәнең зирәклеге инде булмаганга, ул халык белән гадел идарә итә алмаган (1 Пат. 11:9, 10; 12:4).

Давытның Сөләйманга әйткән сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвәгә тыңлаучан булсак, ул безгә, акыллы карарлар кабул итәр өчен, зирәклек бирер (11, 12 нче абзацны кара b.)


12. Давытның сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12 Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Тыңлаучанлык уңышка илтә (Зәб. 1:1—3). Әлбәттә, Йәһвә безгә, Сөләйманга биргән кебек, байлык һәм дан-шөһрәт бирмәстер дә, ләкин, тыңлаучан булсак, ул безгә зирәклек бирер. Ә бу, үз чиратында, безгә акыллы карарлар кабул итәргә булышыр (Гыйб. сүз. 2:6, 7; Ягък. 1:5). Без, мәсәлән, эш, белем алу, күңел ачу, акча тоту кебек өлкәләрдә дөрес эш итәрбез. Аллаһының киңәшләрен тотсак, бу аның белән мөнәсәбәтләребезне яклап торыр һәм без мәңге яши алырбыз (Гыйб. сүз. 2:10, 11). Гаиләдәгеләребез һәм башкалар белән мөнәсәбәтләребез дә яхшы булыр.

13. Кармен апа-кардәшкә чын мәгънәдә уңышлы булырга нәрсә булышкан?

13 Мозамбикта яшәүче Ка́рмен, тормышта уңышлы булыр өчен, югары белем алырга кирәк дип санаган. Шуңа күрә ул университетка укырга кергән һәм архитекторлыкка укый башлаган. Ул болай дип сөйли: «Уку миңа ошады, әмма күп вакыт һәм көч ала иде. Мин иртәнге 7:30 дан алып 6 ларга кадәр укый идем. Җыелышларга өлгерү авыр иде. Нәтиҗәдә, рухилыгым аксый башлады. Дөресен генә әйткәндә, мин ике хуҗага хезмәт итәргә маташканмын» (Мат. 6:24). Кармен дога кылган һәм басмаларыбыз буенча тикшерү үткәргән. Ул болай ди: «Өлкәннәр һәм әнием белән киңәшләшкәч, мин, университетны калдырып, тулы вакытлы хезмәтне башларга булдым. Бу тормышымдагы иң акыллы карарларымның берсе булды. Мин бернәрсәгә дә үкенмим».

14. Кыскача әйткәндә, Муса белән Давыт нәрсә әйткән?

14 Муса белән Давыт Йәһвәне яраткан һәм аңа тыңлаучан булган. Алар башкаларны да шулай эш итәргә һәм Йәһвәгә тугры булырга дәртләндергән. Аларның икесе дә, Йәһвәне калдырган кеше аның хуплавын һәм фатихаларын югалтыр, дип кисәткән. Муса белән Давытның әйткәннәре безнең өчен дә зур әһәмияткә ия. Ә хәзер, әйдәгез, рәсүл Яхъяның сүзләренә игътибар итик. Ул да имандашларын Аллаһыга тугры булырга дәртләндергән.

«ЗУРРАК БӘХЕТ ЮК»

15. Рәсүл Яхъя нинди вакыйгаларга шаһит булган?

15 Яхъя Гайсәнең яраткан рәсүле булган (Мат. 10:2; Яхъя 19:26). Ул Гайсә белән күп вәгазьләгән, аның могҗизаларын күргән һәм авыр вакытларда да аны ташламаган. Ул Гайсәнең җәфалану баганасында үтерелгәненә шаһит булган һәм соңрак терелтелгән Гайсә белән очрашкан. Яхъя шулай ук мәсихче җыелышның шактый үсеп киткәнен күргән. Ул вакытта бит яхшы хәбәр «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» булган һәм төрле урыннарда җыелышлар барлыкка килгән (Көл. 1:23).

16. Яхъяның хатлары кемгә файда китергән?

16 Озын гомеренең ахырында рәсүл Яхъя Изге Язмаларның берничә китабын язган. Мәсәлән, ул «Гайсә Мәсихнең ачылышын» һәм үз исемен йөрткән Инҗил китабын язган (Ачыл. 1:1). Моннан тыш, Яхъя имандашларына өч хат юллаган. Шул хатларның өченчесе Гайга юнәлтелгән булган. Яхъя аны үзенең яраткан рухи улы итеп күргән (3 Яхъя 1). Яхъяның рухи балалары күп булган. Аның хатлары аларга да файда китергән һәм бүгенге көнгә кадәр дә мәсихчеләрне ныгытып тора.

17. 3 Яхъя 4 буенча, Яхъяга нәрсә бәхет китергән?

17 Яхъя нәрсә әйткән? (3 Яхъя 4 укы.) Яхъя башкаларның Аллаһыга тыңлаучан булуларын күрү зур бәхет китерә дип язган. Ул вакытта кайбер кардәшләр ялган тәгълиматлар тараткан һәм бүленешләр китереп чыгарган. Ләкин башкалар «хакыйкатьтә йөрүләрен» дәвам иткән. Алар Йәһвәгә тыңлаучан булып калган һәм «Аллаһы әмерләрен үтәп яшәгән» (2 Яхъя 4, 6). Бу тугры кардәшләр Яхъяны гына түгел, ә Йәһвәне дә бик сөендергән (Гыйб. сүз. 27:11).

18. Яхъяның сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

18 Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Тугрылык бәхетле итә (1 Яхъя 5:3). Мәсәлән, Йәһвә, вәсвәсәләрне кире какканыбызны һәм үзенең әмерләрен тотканыбызны күргәндә, бик шатлана (Гыйб. сүз. 23:15). Башка рухи затлар да, моны күреп, зур шатлык кичерә (Лүк 15:10). Йәһвәне сөендергәнебезне белү үзебезгә дә зур шатлык китерә. Моннан тыш, башкаларның сынауларга һәм вәсвәсәләргә карамастан тугры булып калулары да безне бик сөендерә (2 Тис. 1:4). Оҗмахта без Шайтан дөньясында тугры булып кала алганыбызга бик куанырбыз.

19. Башкаларны хакыйкатькә өйрәтү Рэйчел кардәшкә никадәр зур шатлык китерә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

19 Башкаларны хакыйкатькә өйрәтү чагыштыргысыз шатлык китерә. Мәсәлән, Доминикан Республикасында яшәүче Рэ́йчел апа-кардәш башкаларны гаҗәеп Аллаһыбыз турында өйрәтү мөмкинлеген зур хөрмәт дип саный. Рухи балалары турында ул болай дип әйтә: «Өйрәнүчеләрем Йәһвәне ярата һәм аңа таяна башлаганда һәм үз тормышларын үзгәрткәндә, мин әйтеп бетергесез шатлык кичерәм. Андый чакларда мин куйган тырышлыкларым заяга булмаганын аңлыйм».

Башкаларны Йәһвә турында өйрәтү чагыштыргысыз шатлык китерә (19 нчы абзацны кара.)


ТӘҖРИБӘЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРНЕҢ ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТЛӘРЕННӘН ФАЙДА АЛЫГЫЗ

20. Безнең Муса, Давыт һәм Яхъя белән нинди уртак якларыбыз бар?

20 Муса, Давыт һәм Яхъя бик күптән яшәгән, һәм аларның тормышлары безнекеннән нык аерылып торган. Ләкин уртак якларыбыз да бар. Алар кебек, без дә Йәһвә Аллаһыга хезмәт итәбез, Йәһвәгә дога кылабыз, аңа таянабыз һәм аңардан җитәкчелек эзлибез. Бу борынгы хезмәтчеләр кебек, без дә Йәһвәнең тыңлаучан кешеләрне фатихалаячагына бер дә шикләнмибез.

21. Муса, Давыт һәм Яхъя кебек зирәк кешеләрнең киңәшләренә колак салганнарны нинди фатихалар көтә?

21 Әйдәгез, бу борынгы олы яшьтәге хезмәтчеләр киңәш иткәнчә, Йәһвәнең әмерләренә буйсынып яшик. Шулчак без бар эшләребездә уңышлы булырбыз, озак яшәрбез, ягъни тормышыбыз мәңге булыр, һәм күктәге Атабызны сөендерүдән зур шатлык кичерербез (Кан. 30:20). Һичшиксез, күктәге Атабыз үз вәгъдәләрен үтәячәк һәм безне мул итеп фатихалаячак! (Эфес. 3:20)

129 ҖЫР Без нык булып торырбыз

a Кызыл диңгезне кичкән исраиллеләрнең күпчелеге Вәгъдә ителгән җиргә кермәгән, чөнки Йәһвә 20 яшьлек һәм олырак яшьтәге кешеләр тыңламаучанлыклары аркасында чүлдә үләчәк дип әйткән (Сан. 14:22, 23, 29). Йошуа, Калеб, яшь исраиллеләр һәм Леви кабиләсеннән булган исраиллеләр генә исән калган, Үрдүн елгасын кичкән һәм Кәнган җиренә кергән (Кан. 1:24—40). Бу кешеләр Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен күргән.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Сулда: Гомере азагында Давыт Сөләйманга үгет-нәсыйхәтләр бирә. Уңда: Кардәшләр шатлык белән Пионерлар мәктәбендә укый.