Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Регуляр рәвештә өйрәнегез

Регуляр рәвештә өйрәнегез

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ өйрәнү сезгә ошыймы? Регуляр рәвештә өйрәнеп буламы? Барыбызның да вакыт-вакыт бу яктан авырлыклары туа. Регуляр рәвештә башкарылган башка эшләр турында уйланыйк, мәсәлән юыну турында. Юыну вакыт һәм көч таләп итсә дә, юынгач, без үзебезне рәхәт һәм чиста итеп хис итәбез. Нәкъ шулай ук, без Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнгәндә, «Аллаһы сүзенең суы» безне саф итә (Эфес. 5:26). Әйдәгез, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә булышкан дүрт киңәшкә игътибар итик.

  • Планлаштырыгыз. Рәсүл Паул: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип киңәш иткән. Һичшиксез, шәхси өйрәнү — шул мөһим эшләрнең берсе (Флп. 1:10). Шәхси өйрәнү турында онытмас өчен, аны календарьга кертегез я, кәгазьгә язып, аны берәр күренерлек урынга ябыштырып куегыз, мәсәлән суыткыч ишегенә. Электрон җайланмагыз да сезгә моның турында искә төшерергә булыша ала.

  • Үз җаегыз белән өйрәнегез. Кайберәүләр — озак өйрәнергә, ә башкалар аз-азлап, әмма ешрак өйрәнергә ярата. Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез үзегезне яхшырак беләсез, шуңа күрә никадәр озак өйрәнергә икәнен үзегез хәл итегез. Өйрәнү вакыты килгәч, ялкаулык баса башласа, нәрсә эшләргә? Нибары 10 минут өйрәнеп карагыз. Гел өйрәнмәүгә караганда, бу барыбер яхшырак. Өйрәнә башлагач исә, бәлки, сез өйрәнү белән мавыгып та китәрсез (Флп. 2:13).

  • Теманы алдан сайлагыз. Изге Язмаларда «вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга» кирәк дип әйтелә (Эфес. 5:16). Әгәр дә без, өйрәнергә дип инде утыргач, нәрсә өйрәним әле дип озак уйланып утырсак, бу киңәш буенча эш итмәгән булырбыз. Алай булмасын өчен, өйрәнергә теләгән темалар һәм мәкаләләр исемлеген алдан төзегез. Берәр соравыгыз туса, аны шул исемлеккә кертегез. Өйрәнү азагында башка берәр теманы өйрәнергә теләгегез туса, аны да язып куегыз.

  • Кирәк булса, үзгәрешләр кертегез. Кирәк булганда, өйрәнүнең дәвамлылыгын һәм темасын үзгәртергә әзер булыгыз. Иң мөһиме бит — кайчан, никадәр озак я нәрсә өйрәнүегез түгел, ә регуляр булуыгыз.

Регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрү безне Йәһвәгә якынлаштыра, акыллы эш итәргә булыша һәм көч өсти (Йош. 1:8).