Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Сугыш вакытында да, тыныч чакта да Йәһвә безне көчле итте

Сугыш вакытында да, тыныч чакта да Йәһвә безне көчле итте

Пол: 1985 елның ноябрендә без, беренче миссионер билгеләнүебезне алып, Көнбатыш Африкада урнашкан Либе́риягә оча идек. Бәхетебезнең иге-чиге юк иде! Самолетыбыз башта Сенегалда тукталыш ясады. Хәтеремдә, Энн: «Нибары бер сәгатьтән без Либериядә булачакбыз!» — дип әйтеп куйды. Аннары мондый белдерү яңгырады: «Либериягә очучы пассажирлар, самолеттан чыгыгыз. Бу илдә фетнә купкан, шул сәбәпле без анда оча алмыйбыз». Шуңа күрә без 10 көнгә Сенегалдагы миссионерларда тукталдык. Яңалыклардан без Либериядә булган котычкыч хәлләр турында ишеттек: анда бик күп кеше һәлак булган, комендант сәгате кертелгән һәм аны бозган һәркем атып үтерелгән.

Энн: Без маҗаралар яратучылардан түгел. Мине бала чактан ук «куркак Энн» дип атыйлар. Мин бит хәтта юлны чыкканда да борчылам. Әмма, шуңа да карамастан, Либериягә бару теләгебез сүрелмәде.

Пол: Без Энн белән Көнбатыш Англиядә туып үстек. Бер-беребездән без нибары сигез километр ераклыкта яшәдек. Минем мәсихче әти-әнием һәм аның әнисе безне пионер хезмәтенә һәрчак дәртләндереп торды. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, икебез дә пионер хезмәтен башладык. Без бөтен тормышыбызны тулы вакытлы хезмәткә багышларга теләгәнгә, алар бик шат иде. 19 яшемдә мине Бәйтелгә чакырдылар. Без Энн белән өйләнешкәч, 1982 елда ул да Бәйтелдә хезмәт итә башлады.

Гилад мәктәбенең чыгарылышы (1985 ел, 8 сентябрь)

Энн: Бәйтел хезмәтен яратсак та, без һәрчак ихтыяҗ күбрәк булган җирдә хезмәт итәргә теләдек. Элек миссионерлар булып хезмәт иткән бәйтелчеләр белән аралашу бу теләкне тагын да ныгытты. Өч ел дәвамында без һәр кич моның турында дога кылдык. 1985 елны Гилад мәктәбенә чакырылгач, безнең никадәр шатланганыбызны күз алдына гына китерегез. 79 нчы класста укып, без Либериягә билгеләнү алдык.

КАРДӘШЛӘРНЕҢ ЯРАТУЫ БЕЗНЕ НЫГЫТЫП ТОРДЫ

Пол: Без Либериягә очучы беренче самолетка утырып очтык. Анда әле дә комендант сәгате дәвам итә иде. Җәмгыятьтә курку хөкем сөрде. Хәтта базар мәйданында машина шарт иткән берәр тавыш чыгарса, алар паникага бирелеп кача иде. Үзебезне тынычландырыр өчен, без һәр кич мәдхияләр укыдык. Моның барысына карамастан, билгеләнүебезне без бик яраттык. Энн вәгазьләп йөрде, ә мин Бәйтелдә хезмәт иттем. Анда без Джон Чару́к исемле кардәш белән эшләдек. Тәҗрибәле булганга һәм җирле кардәшләрнең шартларын белгәнгә, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте.

Энн: Либериядәге кардәшләр ачык йөзле, аралашучан һәм тугры. Без аларны шунда ук яраттык. Алар дусларыбыз булып китте, безгә яхшы киңәшләр бирә иде һәм безне дәртләндереп торды. Ә хезмәт искитмәле иде! Кешеләр хакыйкать белән шулкадәр кызыксына иде ки, хәтта без киткәндә, ни өчен шулкадәр тиз китәсез, дип сорый иде. Кешеләр еш кына урам чатларында рухи темага сөйләште. Безгә аларга кушылырга гына кала иде. Безнең бик күп Изге Язмалар өйрәнүләре булды. Хәтта аларны үткәрергә дә өлгерми идек. Бу гаҗәеп вакыт иде!

КУРКЫНЫЧ ШАРТЛАРДА ЙӘҺВӘНЕҢ КУЛЫН СИЗДЕК

Либерия Бәйтеле качакларны кабул итә (1990 ел)

Пол: Дүрт ел дәвамында чагыштырмача тынычлык булганнан соң, 1989 елда илдә гражданнар сугышы башланды. 1990 елның 2 июлендә фетнәчеләр Бәйтел урнашкан районны яулап алды. Өч ай дәвамында безнең туганнар һәм төп идарә белән элемтә булмады. Илдә тәртипсезлек, ачлык һәм көч куллану хөкем сөрде. Күп кенә хатын-кызларны көчләделәр. Андый аяныч хәл бөтен ил буйлап 14 ел дәвам итте.

Энн: Кабиләләр үзара сугышты. Сәер киемнәр кигән, баштан-аяк коралланган хәрбиләр урам буйлап һәр йортны талап йөрде. Аларның кайберләре өчен кешенең җанын алу тавыкны суйгандай җиңел иде. Блокпостлар янында мәетләр өелеп ятты. Блокпостларның кайберләре исә Бәйтел янында урнашкан иде. Кызганычка каршы, кайбер Йәһвә Шаһитләре, шул исәптән ике миссионерыбыз да үтерелде.

Тормышларын куркыныч астына куеп, кардәшләр геноцид кичергән кабиләдән булган имандашларын яшерде. Миссионерлар белән бәйтелчеләр дә шулай эшләде. Кайбер качак кардәшләр Бәйтелнең беренче катында йоклады, ә башкалар бәйтелчеләр белән бергә бүлмәләрендә яшәде. Мәсәлән, бездә җиде кешедән торган гаилә урнашып яшәде.

Пол: Хәрбиләр көн саен, без берәрсен яшермибезме дип тикшерер өчен, Бәйтел янына килә иде. Берәрсе капка янына килгәндә, ике кардәш алар янына чыкты, ә башка икесе моңа тәрәзәдән карап торды. Тыштагы кардәшләр кулларын алларында тотканда, бу барысы да әйбәт булганын аңлатты. Ә кулларын артларында тотканда, хәрбиләр керергә җыенганын күрсәтә иде һәм эчтәге кардәшләр имандашларын тиз генә яшерә башлый иде.

Энн: Күп атналар үткәч, хәрбиләрнең ярсулы бер төркеме Бәйтелгә бәреп керде. Без бер апа-кардәш белән юыну бүлмәсендә бикләндек. Мин аны шкафның кечкенә яшерен төбенә утырттым. Аның анда утыруы булды — бүлмәбезнең ишеген шакый башладылар. Хәрбиләр, мине күреп, артымнан ияреп килгән икән. Вакытны сузар өчен, Пол аларга: «Хатыным юыну бүлмәсендә әле»,— дип әйтте. Шкаф төбен тавыш чыгармыйча гына ябып булмый иде, һәм әйберләрне дә кире урнаштырыр өчен вакыт кирәк иде. Бу хәрбиләрнең игътибарын җәлеп итә алганга, мин усак яфрагыдай калтырый башладым. Тынычланыр өчен, мин эчемнән генә Йәһвәгә ялварып дога кылдым. Аннары, ишекне ачып, сер бирмичә алар белән исәнләштем. Аларның берсе, мине читкә этеп, туп-туры шкаф янына атлады һәм аны актарып чыкты, әмма беркемне дә таба алмады. Ул башка хәрбиләр белән калган бүлмәләрне һәм чардакны тентеп чыкты, әмма анда да беркемне дә тапмады.

ХАКЫЙКАТЬ ЯЛКЫНЫ БАЛКЫП ТОРДЫ

Пол: Еш кына безнең иртән ашарлык бернәрсәбез дә булмады. Иртәнге гыйбадәт кылу безнең өчен иртәнге аш урынына иде. Без нәкъ шушы ризык безгә һәр көн нык калырга булышканын аңлый идек.

Без шуны белә идек: филиалны калдырып, ризык я су эзләргә китсәк, Бәйтелдә яшеренгән кардәшләрне табып үтерерләр иде. Әмма Йәһвә, ризыгыбыз булсын өчен, безнең турында һәрвакыт кайгыртып торды. Аның ярдәме кайчак чын могҗиза иде. Йәһвә шулай ук безгә куркуыбызны җиңәргә булышты.

Илдә хәл начарланганнан-начарлана барды. Әмма хакыйкать безнең барыбызга да көч биреп торды. Тормышларын саклап калыр өчен, кардәшләргә әледән-әле качарга туры килде. Әмма аларның иманнары какшамады. Кайберәүләр әйткәнчә, сугыш алар өчен бөек афәткә әзерләнү булды. Кыю өлкәннәр һәм яшь абый-кардәшләр имандашларын кайгыртыр өчен кулларыннан килгәннең барысын эшләде. Качак кардәшләр бер-берсе турында кайгыртты, шул җирдә вәгазьләде, урманда тапкан нәрсәләрдән Патшалык Залларын төзеде һәм шунда очрашулар үткәрде. Шул караңгы чорда очрашулар һәм вәгазьдә катнашу кардәшләребезгә өмет бирде һәм аларны рухландырып торды. Без ризык, кием-салым һәм башка кирәк яраклар таратканда, кардәшләр кием урынына вәгазьләр өчен сумка сорый иделәр. Мондый караш бездә нык тәэсир калдырды. Сугыш аркасында йөрәкләре яраланган кешеләр яхшы хәбәргә сусаган иде. Кардәшләрнең бәхетле һәм уңай карашлы булып калулары аларны бик гаҗәпләндерә иде. Кардәшләр бу дөньяның караңгы күген өмет яктысы белән бизәделәр (Мат. 5:14—16). Аларның ашкынулары аркасында хәтта кайбер кансыз хәрбиләр дә Йәһвә Шаһитләре булып китте.

ДУСЛАРЫБЫЗДАН АЕРЫЛГАНДА ДА, ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ НЫГЫТЫП ТОРДЫ

Пол: Кайвакыт безгә илдән китеп торырга туры килде. Өч тапкыр — кыска вакытка, ә ике тапкыр берәр елга киткән идек. Бер миссионер апа-кардәш болай дип әйткән иде: «Гиладта безне билгеләнүебезне чын күңелдән яратырга өйрәттеләр, һәм барыбыз да шулай эшли дә. Шуңа күрә кардәшләребезне шундый авыр чакта калдырып китү бик авыр». Аның сүзләре хисләребезне бик төгәл чагылдырды. Бәхеткә каршы, без аларга күрше илләрдән ярдәм итә алдык.

Либериягә кайтабыз (1997 ел)

Энн: 1996 елның маенда без тагын ике кардәш белән филиал машинасына Бәйтелнең иң мөһим документларын төядек тә шәһәрнең куркынычсызрак районына юл тоттык. Безгә 16 километр ара үтәргә кирәк иде. Нәкъ шул вакытта фетнәчеләр шул районга һөҗүм итте. Ярсулы, хәрбиләр күккә атып, машинабызны туктатты. Алар өчебезне машинадан өстерәп чыгарды һәм Пол белән китеп барды. Без нәрсә эшләргә дә белмичә торып калдык. Кинәт без үзебезгә якынлашкан Полны күрдек. Аның башы канлы иде. Беренче уебыз «аңа атканнар» булды. Ләкин аннан соң: «Алай булса, ул йөри алмас иде бит»,— дип уйлап куйдык без. Бер хәрби, аны машинадан этеп чыгарганда, аңа суккан булган икән. Бәхеткә каршы, ярасы җитди булмады.

Якында без бер хәрби машина күреп алдык. Ул куркуга калган кешеләр белән шыгрым тулы иде. Эчтә урын булмаганга, без аңа тышкы яктан ябыштык, әмма юньләп тотынырлык урын булмады. Шуңа күрә, машина кинәт кузгалгач, без төшеп кала яздык. Шоферга тукталсын дип ялварсак та, ул да курыкканга, сүзләребезгә колак салмады. Ниһаять, машина тукталгач, без тәмам хәлдән тайган идек һәм куркудан тәнебез калтырый иде.

Пол: Киемнәребез пычранган, ертылып беткән иде. Без, ничек исән калганбыз икән дип, бер-беребезгә аптырап карап тордык. Шул төнне без ачык кырда бер вертолёт янында кундык. Икенче көнне пулялар белән тишкәләнеп беткән шул вертолётта без Сьерра-Лео́нега очтык. Исән калуыбызга без бик шат идек, әмма калган кардәшләребез турында бик борчылдык.

ЙӘҺВӘ ЯРДӘМЕНДӘ ЯҢА АВЫРЛЫКЛАР БЕЛӘН КӨРӘШТЕК

Энн: Без исән-имин генә Сьерра-Леонега, Фрита́ун шәһәрендә урнашкан Бәйтелгә килеп җиттек. Анда безгә инде бернәрсә дә янамады, һәм кардәшләр безнең турында яхшы кайгыртты. Әмма мине авыр истәлекләр борчый башлады. Көн дәвамында мин борчу хисеннән интегә идем. Барысы да төштә сыман, реаль түгел кебек тоела иде. Төнлә мин салкын тиргә батып, калтыранып һәм пошаманга төшеп уяна идем. Җитмәсә, тыным кысыла иде. Пол, кулымнан алып, минем белән дога кылды, һәм, мин тынычланганчы, без бергә Патшалык җырларын җырладык. Мин акылдан язам һәм бүтән миссионер булып хезмәт итә алмам дип уйладым.

Шул ук атнаны без ике журнал алдык. Аларның берсе — 1996 елгы 8 июнь санындагы «Уяныгыз» журналы. Анда «Как справиться с приступами панического страха» дигән мәкалә бар иде. Аны укыгач, мин үзем белән нәрсә булганын аңладым. Икенчесе «Күзәтү манарасы»ның 1996 ел, 15 май саны булды. Анда «Откуда у них берутся силы?» дигән мәкалә бастырылган иде. Шул журналда җәрәхәтләнгән күбәләк сүрәтләнгән иде. Ә мәкаләдә, күбәләкнең канатлары шактый җәрәхәтләнсә дә, ул барыбер туклана һәм очып йөри ала дип әйтелгән иде. Анда язылганча, үзебезнең эмоциональ яраларыбыз булса да, без Йәһвәнең рухы ярдәмендә башкаларга булыша алабыз. Бу мәкаләләр нәкъ кирәкле вакытта килде (Мат. 24:45). Мин моны беркайчан да онытмам. Бу теманы өйрәнү һәм охшаш мәкаләләрне җыеп тикшерү миңа бик булышты. Вакыт узу белән хәлем яхшырды.

ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ҮЗГӘРЕШЛӘРГӘ ЯРАКЛАШЫРГА БУЛЫШТЫ

Пол: Либериягә кайткан саен, без бик шатлана идек. 2004 елның азагына без бу билгеләнүдә инде 20 ел хезмәт итә идек. Сугыш инде тәмамланды, һәм кардәшләр филиал төзүне планлаштыра иде. Әмма көтмәгәндә, безне Гана иленә билгеләделәр.

Бу безнең өчен чын сынау булды, чөнки без рухи гаиләбез белән бик дуслашкан идек. «Ничек инде алардан аерылып китәрбез?» — дип уйлап куйдык. Ләкин без элеккеге тәҗрибәбез турында уйландык. Гиладка барганда да, без кадерле гаиләләребезне калдырып киткән идек. Әмма үзебезне Йәһвәнең кулына тапшыру мул фатихалар китерде. Шуңа күрә бу юлы да, Йәһвәгә таянып, яңа билгеләнүне кабул иттек һәм Ганага киттек.

Энн: Либериядән киткәндә, без күп яшьләр түктек. Фрэнк исемле олы яшьтәге кардәш: «Безне онытыгыз»,— дип әйткәч, без гаҗәпләнеп куйдык. Аннары бу зирәк кардәш үз сүзләрен болай дип аңлатты: «Әлбәттә, сез безне беркайчан да онытмаячаксыз. Әмма хәзер күңелегезне яңа билгеләнүегезгә беркетегез. Аны сезгә Йәһвә бирде бит. Шуңа күрә андагы кардәшләр турында кайгыртыгыз». Аның сүзләре безне бик ныгытты: без яңа илдә хезмәт итәргә һәм яңа кардәшләр белән танышырга әзер идек.

Пол: Тиздән без Ганада яңа дуслар таптык. Анда Йәһвә Шаһитләре бик күп иде. Шул тугры, нык иманлы кардәшләрдән без күп нәрсәгә өйрәндек. Ганада 13 ел хезмәт иткәннән соң, тормышыбызда яңа үзгәреш булды: безне Көнчыгыш Африкадагы Кения филиалына билгеләделәр. Калдырган дусларыбызны юксынсак та, Кениядә без яңа дуслар таптык һәм әле дә ихтыяҗ зур булган бу илдә хезмәт итәбез.

Яңа дусларыбыз белән (Көнчыгыш Африка, 2023 ел)

АРТКА БОРЫЛЫП КАРАГАНДА

Энн: Еллар дәвамында миңа күп кенә авыр һәм куркыныч хәлләр кичерергә туры килде. Моның барысы безгә физик һәм эмоциональ яктан тәэсир итми калмады. Әле дә, ату-шартлау тавышлары ишеткәндә, күңелем болгана һәм кулларым оеша башлый. Әмма мин Йәһвәнең ярдәмен кабул итәргә өйрәндем. Мәсәлән, ул кардәшләр аша булыша. Шулай ук, рухи эшләр белән мәшгуль булсак, Йәһвәнең безгә билгеләнүебездә ярдәм иткәненә мин күп тапкырлар инандым.

Пол: Кайчак бездән: «Сезгә билгеләнүегез ошыймы?» — дип сорыйлар. Әйе, ил үзе бик матур булырга мөмкин. Әмма, хәл бер мизгелдә үзгәреп, анда яшәү куркыныч булып китә ала. Шуңа күрә, илгә караганда, без кадерле кардәшләребезне күбрәк яратабыз. Чыгышларыбыз төрле булса да, карашларыбыз бер. Миссионерлар буларак, безне кардәшләрне дәртләндерергә җибәрәләр. Әмма чынлыкта алар безне ныгыткан була.

Бөтендөнья кардәшлегебез — чын могҗиза ул. Җыелышта булсак, безнең рухи гаиләбез дә булачак, үзебезне дә имин хис итәчәкбез. Без шуңа инанган: Йәһвәгә таянсак, ни генә булмасын, ул безгә көч биреп торачак (Флп. 4:13).