Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яхшы шартлар булдырыгыз

Яхшы шартлар булдырыгыз

Сез шәхси өйрәнүнең үзегезгә күбрәк файда китерүен телисезме? Моның өчен яхшы шартлар булдырыгыз. Кайбер киңәшләргә игътибар итик.

  • Уңайлы урын сайлагыз. Мөмкин булса, пөхтә һәм якты урын табыгыз. Сез өстәл артына утыра аласыз, я урамда берәр уңайлы урын табып була.

  • Аулак урын табыгыз. Гайсә, дога кылыр өчен, «иртән иртүк» «аулак урынга» барган (Марк 1:35). Ялгызы гына кала алмасагыз, өйдәгеләрегезгә кайчан өйрәнергә җыенганыгызны әйтегез һәм үзегезне борчымаска сорагыз.

  • Игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. Өйрәнер өчен телефоныгызны я планшетыгызны куллансагыз, аны тавышсыз режимга я хәтта «самолет» режимына күчерегез. Берәр нәрсә эшләргә кирәклеге искә төшсә, моны соңрак эшләгез. Онытмас өчен, моның турында язып куегыз. Игътибарыгыз читкә китә башласа, бераз йөреп я күнегүләр ясап алыгыз.