Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез

Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез

«Иман ул... күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына инандыра торган дәлил» (ЕВР. 11:1, иск.).

ҖЫРЛАР: 54, 43

1. Без иманга ничек карарга тиеш?

ИМАН — кыйммәтле сыйфат. Әмма һәммә кеше дә аңа ия түгел (2 Тис. 3:2). Ләкин Йәһвә үзенә гыйбадәт кылган һәр кешегә иман бирә (Рим. 12:3; Гәл. 5:22). Иманы булган һәркем моның өчен Аллаһыга чын күңелдән рәхмәтле булырга тиеш.

2, 3. а) Иманга ия булган кешеләрне нинди фатихалар көтә? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

2 Безнең күктәге Атабыз кешеләрне үзенә Улы аша җәлеп итә. Гайсәгә иман итү аркылы кешеләрнең гөнаһлары кичерелүе мөмкин. Бу исә, үз чиратында, кешегә Йәһвә белән мәңге якын мөнәсәбәтләргә ия булырга юл ача (Яхъя 6:44, 65; Рим. 6:23). Ни сәбәптән без мондый гаҗәеп фатихаларга лаек булдык? Гөнаһлы кешеләр буларак, без үлемгә генә лаек (Зәб. 103:10). Әмма Йәһвә яхшылык кылу хәлебездән килгәнен күргән. Юмарт игелегеннән чыгып, ул яхшы хәбәр өчен күңел ишекләребезне ачкан. Шулай итеп без Гайсәгә иман итә башладык һәм мәңге яшәү өметенә ия булдык. (1 Яхъя 4:9, 10 укы.)

3 Әмма нәрсә соң ул иман? Аллаһының безнең өчен нинди фатихалар әзерләп куйганына төшенү генәме? Һәм, иң мөһиме, без иманыбызны ничек итеп күрсәтергә тиеш?

«КҮҢЕЛЕҢНӘН ИМАН ИТҮ»

4. Ни өчен иман Аллаһының ниятләрен акыл белән аңлаудан күбрәкне үз эченә ала? Аңлатыгыз.

4 Иман ул Аллаһының ниятләрен аңлаудан тыш күбрәкне үз эченә ала. Иман — кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндерә торган куәтле көч. Аллаһының коткару чараларына иман итү Йәһвәгә гыйбадәт кылган кешене башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашырга дәртләндерә. Рәсүл Паул болай дигән: «„Телеңдәге шул сүзне“, ягъни Гайсә — ул Хуҗа дигән хәбәрне, бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың. Чөнки күңелеңнән иман итү тәкъвалыкка, ә бар кешеләргә телең белән игълан итү коткаруга илтә» (Рим. 10:9, 10; 2 Көр. 4:13).

5. Ни өчен иман шулкадәр мөһим, һәм аны нык килеш ничек сакларга? Мисал китер.

5 Әлбәттә, Аллаһының яңа дөньясында яшәү өметебез иманыбыздан тора. Алай гына да түгел, аны нык килеш сакларга да кирәк. Иманыбызны таза хәлдә саклау кирәклеген үсемлекнең суга булган ихтыяҗы белән чагыштырып була. Ясалма үсемлектән аермалы буларак, тере үсемлек төрле үзгәрешләр кичерә. Тере үсемлеккә су җитеп бетмәсә, ул корый, суы җитәрлек булганда исә ул гөрләп үсә. Сусыз хәтта таза үсемлек ахыр чиктә һәлак булачак. Иманыбыз белән дә шул ук хәл: аңа игътибарсыз булсак, ул зәгыйфьләнеп, юкка чыгачак (Лүк 22:32; Евр. 3:12). Әмма иманыбызга тиешле игътибар бирсәк, ул тере булыр, үсәр, һәм без «иманда нык» торырбыз (2 Тис. 1:3; Тит. 2:2).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ИМАН АҢЛАТМАСЫ

6. Еврейләргә 11:1 дән күренгәнчә, иманыбыз нинди ике нәрсәне үз эченә ала?

6 Иманның аңлатмасын Еврейләргә 11:1 дә (укы) табып була. Иман күзгә күренмәгән ике нәрсәне үз эченә ала: 1) «өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» — моңа киләчәктә үтәләчәк, әмма әлегә үтәлмәгән вакыйгалар керә, мәсәлән, бар явызлыкның юкка чыгуы һәм яңа дөньяның урнаштырылуы; 2) «күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил»; бу шигырьдә грек теленнән «ачык дәлил» дип тәрҗемә ителгән сүзләр күзгә күренмәгәннәрнең, мәсәлән, Йәһвә Аллаһының, Гайсә Мәсихнең, фәрештәләрнең һәм күктәге Патшалыкның барлыгына «инандыра торган дәлил[енә]» карый (Евр. 11:3). Өметебезнең тере булуын һәм Аллаһы Сүзендә әйтелгән күзгә күренмәгән нәрсәләргә ышанганыбызны ничек күрсәтергә? Сүзләребез һәм эшләребез белән, югыйсә иманыбыз чын булмаячак.

7. Нухның мисалы иманлы булу нәрсәне аңлатканына төшенергә ничек ярдәм итә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Еврейләргә 11:7 дә Нухның иманы турында сүз бара. Ул «әле күзгә күренми торган нәрсәләр турында кисәтү алгач, Аллаһыдан куркуын күрсәтеп, гаиләсен коткарыр өчен көймә төзегән». Нух гаять зур көймә төзеп иманын күрсәткән. Һичшиксез, күршеләре аңардан: «Ни өчен син шундый зур корылма төзисең?» — дип сорамый калмагандыр. Шунда ул аларга бер ни дә эндәшмәгәнме яки аларга: «Сезнең ни эшегез бар» — дип җавап биргәнме? Һич тә юк! Иманы Нухны кыюлык белән шаһитлек бирергә һәм замандашларын Аллаһының киләчәк хөкемнәре турында кисәтергә дәртләндергән. Мөгаен, Нух кешеләргә Йәһвәнең аңа үзенә әйткән мондый сүзләрен җиткергәндер: «Мин бөтен кешеләрне юк итәргә булдым, чөнки җир алар аркасында җәбер-золым белән тулды. [...] Мин исә җиргә туфан сулары китереп, күк астындагы яшәү сулышы булган барлык тереклекне юк итәчәкмен. Җир йөзендә яшәүчеләрнең һәммәсе дә һәлак булачак». Шулай ук Нух, һичшиксез, кешеләргә котылыр өчен бердәнбер чара — көймәгә керү икәнен аңлаткан. Шулай итеп, Нух «тәкъвалыкны вәгазьләүче» булып та үз иманын күрсәткән (Ярат. 6:13, 17, 18; 2 Пет. 2:5).

8. Шәкерт Ягъкуб чын иман турында нинди фикер белдергән?

8 Рәсүл Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, иманның аңлатмасы турында язганнан соң күп тә үтмәстән, Ягъкуб үзенең хатын язган, күрәсең. Рәсүл Паул кебек, Ягъкуб та чын иман ышануны гына түгел, ә эшләрне дә үз эченә алганын аңлаткан. Ул болай дип язган: «Әгәр син игелекле эшләр кылмыйсың икән, ничек син миңа үз иманыңны күрсәтә алырсың? Ә мин сиңа үз иманымны игелекле эшләр кылып күрсәтермен» (Ягък. 2:18). Шуннан соң Ягъкуб ышану белән чын иман арасындагы зур аермага игътибар иткән. Мәсәлән, җеннәр Аллаһының барлыгына ышана, ләкин аларның чын иманнары юк. Алар хәтта Аллаһы ниятләренең үтәлүенә каршы килә (Ягък. 2:19, 20). Борынгыда яшәгән бер нык иманлы кеше мисалын моңа кара-каршы куеп, Ягъкуб болай дигән: «Әллә атабыз Ибраһим, улын Исхакны корбан китерү урынына салгач, эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән түгелме? Күрәсең ки, аның иманы эшләре белән күрсәтелгән, һәм шул эшләре аша иманы камилләшкән». Аннары иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш дигән фикерне ассызыклап, Ягъкуб болай дигән: «Тән рухсыз үле, ә иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле» (Ягък. 2:21—23, 26).

9, 10. Рәсүл Яхъяның сүзләре иманны гамәлдә күрсәтергә мөһим икәнен аңларга ничек ярдәм итә?

9 Утыз елдан артык вакыт үткәннән соң рәсүл Яхъя үзенең бәян иткән Яхшы хәбәрен һәм өч хатын язган. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, чын иман турында язган бүтән кешеләр кебек, Яхъя да иманның нинди тирән мәгънәгә ия булганын аңлаганмы? Әйе, аңлаган, чөнки кайчак «иман итү» дип тәрҗемә ителгән грек фигылен Яхъя Изге Язмаларның башка язучыларына караганда ешрак кулланган.

10 Мәсәлән, Яхъя болай дип язган: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак, ул Аллаһының ярсуын татыячак» (Яхъя 3:36). Чын иман Гайсәнең әмерләренә тыңлаучан булуны үз эченә ала. Яхъя еш кына Гайсәнең сүзләрен китереп, иманны белдерү бу бертуктаусыз процесс икәнлеген күрсәткән (Яхъя 3:16; 6:29, 40; 11:25, 26; 14:1, 12).

11. Хакыйкатьне белгәнебез өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була?

11 Үзенең изге рухы аркылы Йәһвә безгә хакыйкатьне ачкан һәм яхшы хәбәргә ышанычыбызны белдерергә мөмкинлек биргән; без аңа моның өчен бик рәхмәтле! (Лүк 10:21 укы.) Йәһвә «Баш Җитәкчебез — иманыбызны Камилләштерүче Гайсә» аша безне Үзенә җәлеп иткәне өчен Аңа рәхмәт белдереп торудан беркайчан да туктамыйк (Евр. 12:2). Йәһвәнең юмарт игелеге өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә теләсәк, без Аңа һәрвакыт дога кылып һәм Аның Сүзен тырышып өйрәнеп, иманыбызны ныгытырбыз (Эфес. 6:18; 1 Пет. 2:2).

Яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәр мөмкинлектән файдаланып, иманыгызны күрсәтегез (12 нче абзацны кара.)

12. Иманыбызны ничек гамәлдә күрсәтеп була?

12 Без Йәһвәнең вәгъдәләренә булган иманыбызны гамәлдә күрсәтүдән беркайчан да туктарга тиеш түгел. Бу башкаларга ачыктан-ачык күренеп торырга тиеш. Мәсәлән, без Аллаһы Патшалыгы хакында даими вәгазьлибез һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз. Шулай ук без «бар кешегә, бигрәк тә имандашларыбызга, игелек» эшлибез (Гәл. 6:10). Моннан тыш, без үзебезне рухи яктан хәлсезләндерә алган һәрнәрсәдән сакланып, «элекке шәхесе[безне] үз эшләре белән бергә салып ташлар» өчен бар тырышлыкларыбызны куябыз (Көл. 3:5, 8—10).

АЛЛАҺЫГА ИМАН ИТҮ — НИГЕЗЕБЕЗНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ

13. Аллаһыга иман итү никадәр мөһим? Аны нәрсә белән чагыштырып була һәм ни өчен?

13 «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— чөнки аңа якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш» (Евр. 11:6). Изге Язмалар буенча, «Аллаһыга иман итү» — чын мәсихче булып китәргә һәм чын мәсихче булып калырга теләгән кеше өчен зарур булган «нигез[нең]» бер өлеше (Евр. 6:1, 2). Әмма «Аллаһы мәхәббәтендә» калыр өчен, мәсихчеләр үз иманнарына башка мөһим сыйфатларны да өстәргә тиеш (2 Петер 1:5—7 укы; Яһүд 20, 21).

14, 15. Ни өчен мәхәббәт иманнан күпкә мөһимрәк?

14 Инҗил язучылары иман төшенчәсен йөзләгән тапкыр искә алып, аның мөһимлеген күрсәткән. Мәсихче Грек Язмаларында башка һичнинди мәсихче сыйфат та шулкадәр күп тапкыр телгә алынмый. Бу, иман иң мөһим сыйфат икәнен аңлатамы?

15 Иманны мәхәббәт белән чагыштырып, Паул: «Көчле иман булып та, мәхәббәт юк икән, минем кылганнарым — буш нәрсә»,— дип язган (1 Көр. 13:2). «Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» дигән сорауга җавап биргәндә, Гайсә Аллаһыны ярату үтә мөһим сыйфат икәнлеген ассызыклаган (Мат. 22:35—40). Ярату, ягъни мәхәббәт күп кенә мәсихче сыйфатларны, шул исәптән иманны да үз эченә ала. Инҗилдә: «Мәхәббәт... барысына ышана»,— дип әйтелә. Ул Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәрнең барысына да ышана (1 Көр. 13:4, 7).

16, 17. Иман белән мәхәббәт Изге Язмаларда бергә ничек итеп кулланыла, ләкин аларның кайсысы мөһимрәк һәм ни өчен?

16 Иман белән мәхәббәт мөһим сыйфатлар булганлыктан, Инҗил язучылары аларны күп тапкырлар бергә, ә еш кына хәтта бер җөмләдә кулланган. Мәсәлән, Паул үз имандашларын «иман белән мәхәббәт күкрәкчәсен» кияргә өндәгән (1 Тис. 5:8). Петер болай дип язган: «Мәсихне беркайчан да күргәнегез булмаса да, сез аны яратасыз. Аны хәзер дә күрмисез, әмма аңа иман итәсез» (1 Пет. 1:8). Ягъкуб майланган кардәшләреннән болай дип сораган: «Аллаһы бу дөнья өчен ярлы булганнарны иманда бай булсыннар өчен һәм үзен яратучыларга вәгъдә иткән Патшалыкның мирасчылары булсыннар өчен сайлаган түгелме?» (Ягък. 2:5) Яхъя исә: «[Аллаһының] әмере шул: без аның Улы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә һәм... бер-беребезне яратырга тиеш»,— дип язган (1 Яхъя 3:23).

17 Иман бик мөһим булса да, киләчәктә Аллаһының яңа дөньясы турындагы вәгъдәләренә иман итәргә бүтән инде кирәк булмаячак, чөнки алар гамәлгә ашкан булачак. Әмма Аллаһыга һәм якыннарыбызга карата яратуда безгә һәрвакыт үсәргә кирәк булачак. Шуның өчен рәсүл Паул болай дип язган: «Ә хәзер иман, өмет һәм мәхәббәт — шушы өчәү кала бирә. Әмма аларның иң бөеге — мәхәббәт» (1 Көр. 13:13).

ИМАННЫҢ ЯКТЫ ЧАГЫЛЫШЫ

18, 19. Аллаһы халкының иманга ия булганының нәтиҗәсе нинди, һәм моның өчен кем мактауга лаек?

18 Бүгенге көннәрдә Йәһвәнең халкы Аллаһы тарафыннан урнаштырылган Патшалыкка иман итә. Моның нәтиҗәсендә 8 миллионнан артык кеше бөтен дөньяга җәелгән рухи оҗмахта яши. Шушы гаҗәеп оҗмах Аллаһының изге рухы җимешенә бай (Гәл. 5:22, 23). Чыннан да, бу чын мәсихчеләргә хас булган иман белән яратуның якты чагылышы!

19 Һичбер кеше дә андый рухи оҗмахны булдыра алмый. Моны Йәһвә Аллаһыбыз кылган. Бу гаҗәеп эш «Йәһвәгә дан китерер һәм беркайчан юкка чыкмас мәңгелек билге булыр» (Ишаг. 55:13). Әйе, иманыбыз аша коткарылуыбыз — «Аллаһы бүләге» (Эфес. 2:8). Җир йөзе Йәһвәнең исемен мәңге мактаячак камил, тәкъва һәм бәхетле кешеләр белән тулганчы, рухи оҗмахыбыз үсеп, гөрләп чәчәк атуын дәвам итәчәк. Әйдәгез, Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнебезне күрсәтеп яшик!