Сез беләсезме?
Борынгы вакытларда берәрсе башка кешенең басуына чүп үләне чыннан да чәчә алганмы?
МАТТАЙ 13:24—26 да Гайсәнең мондый сүзләре язылган: «Күкләр Патшалыгы үз басуына яхшы орлык чәчкән кешегә охшаш. Төнлә, кешеләр йоклаганда, аның дошманы килеп, чәчелгән бодай арасына чүп үләне чәчеп киткән. Үсентеләр күтәрелеп, уңыш китергәч, чүп үләне дә үсеп чыккан». Төрле язучылар бу мисалның дөреслеген шик астына ала, әмма борынгы Рим юридик чыганаклары буенча, андый хәл чыннан да була алган.
Бер Изге Язмалар сүзлегендә болай дип язылган: «Үч алу нияте белән кеше басуына чүп үләне чәчү... Рим законы буенча җинаять дип саналган. Мондый законга ихтыяҗның булуы моның сирәк булмаган күренеш икәнлеген күрсәтә». Хокук белгече Аластэр Керр аңлатканча, б. э. 533 елында Рим императоры Юстиниан «Дигестлар» дип аталган җыентыгын чыгарган. Бу җыентыкка Рим законнары һәм хокукый классик дәвердәге юристларның әсәрләреннән (якынча б. э. 100—250) өземтәләр кертелгән. Шул чыганакта («Дигестлар», 9.2.27.14) юрист Ульпиан искә алган II гасырдагы Рим дәүләт эшлеклесе Цельс тарафыннан каралган эш хакында әйтелгән. Чит кеше башка берәүнең басуына чүп үләне чәчкән һәм нәтиҗәдә уңыш һәлак булган. «Дигестларда» әйтелгәнчә, хуҗа я фермер законлы рәвештә җинаятьчедән китергән зыяны өчен компенсация түләүне таләп итәргә хокуклы булган.
Явыз ният белән кылынган мондый эшләрнең Рим империясендә булуы Гайсә тасвирлаган хәлнең чынбарлыкка туры килгәнен күрсәтә.
Беренче гасырда Рим Яһүд хөкүмәтенә күпме дәрәҗәдә ирек биргән?
БЕРЕНЧЕ гасырда Яһүдия Рим хөкүмәтенең идарәсе астында булган. Бу хөкүмәт Яһүдиядә үз идарәчесен билгеләгән һәм аның кул астында гаскәриләр булган. Аның төп максаты Рим дәүләте өчен салым җыю, тәртип һәм тынычлык саклау булган. Римлылар фетнә күтәрелмәсен өчен чаралар күрергә һәм тәртип бозучыларны судка тапшырырга тырышкан. Шул ук вакытта римлылар җирле хөкүмәткә Яһүдия белән идарә итәргә рөхсәт иткән.
Югары киңәшмә яһүдләрнең Югары судыннан һәм яһүдләр кануны буенча эш итүче киңәшмәдән торган. Шулай ук бөтен Яһүдия буенча түбән баскычтагы судлар эш иткән. Бу судлар, күрәсең, Рим хөкүмәтенең катнашуыннан тыш гражданлык һәм җинаять эшләрен хәл иткән. Әмма яһүдләрнең судлары җинаятьчеләрне үлемгә хөкем итә алмаган; моны римлылар гына эшли алган. Шулай да безгә бер чыгарма булган очрак билгеле: Югары киңәшмә чыгарган хөкем карары буенча Стифәнне ташлар белән атып үтергәннәр (Рәс. 6:8—15; 7:54—60).
Югары киңәшмәнең вәкаләте бик зур булган. Әмма шулай да тарихчы Эмиль Шюрер сүзләре буенча, «аларга куелган чикләрнең иң зурысы: Рим хөкүмәте берәр суд барышында сәяси җинаять бар дип шикләнгән булса, теләсә кайсы вакытта бу эшкә катнашып, аны үзләре карый алган һәм еш кына шулай эшләгән дә». Андый очракларның берсендә гаскәр башлыгы Клавдий Лисий Рим гражданы рәсүл Паулны сак астына алган булган (Рәс. 23:26—30).