Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өметләнеп көткән нәрсәләргә иманыгыз нык булсын

Өметләнеп көткән нәрсәләргә иманыгыз нык булсын

«Иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» (ЕВР. 11:1).

ҖЫРЛАР: 54, 55

1, 2. а) Безнең өметебез шушы дөньядагы кешеләрнең өметеннән ничек аерылып тора? ә) Бу мәкаләдә нинди мөһим сораулар каралачак?

МӘСИХЧЕЛӘР искиткеч өметкә ия! Безнең барыбыз да, майланган мәсихчеләрме без я башка сарыклармы, Йәһвә Аллаһының иң баштагы ниятенең үтәлешен һәм исеменең изге ителүен күрергә өметләнәбез (Яхъя 10:16; Мат. 6:9, 10). Дөньяда адәм баласы өчен моннан да гаҗәебрәк өмет юк! Без шулай ук күктә я җирдә мәңге яшәячәк вакытны зур түземсезлек белән көтәбез (2 Пет. 3:13). Шул вакыт килгәнче, безнең Аллаһы халкының рухи яктан гөрләп чәчәк атып, алга таба да ничек үсәчәген күрәсебез килә.

2 Шушы дөньядагы кешеләр дә нәрсәгә дә булса өмет баглый, әмма өметләренең акланмавы бар. Мәсәлән, миллионлаган кеше лотереядә отарга хыяллана, ләкин аларның моңа ирешүе икеле-микеле. Чын иман ул — өметләребезнең «тормышка ашачагына төпле ышаныч» (Евр. 11:1). Әмма мондый сораулар турында уйланып була: «Аллаһының вәгъдәләренә булган ышанычымны ничек ныгытырга? Һәм өметләнеп көткән нәрсәләргә булган төпле ышанычым миңа ничек ярдәм итә ала?»

3. Иманыбызның нигезендә нәрсә ята?

3 Иман — гөнаһлы кешегә тумыштан бирелгән сыйфат түгел, һәм ул үзеннән-үзе дә барлыкка килеп үсми. Аңа ия булыр өчен, Аллаһы рухының йөрәгебезгә тәэсир итүенә юл бирергә кирәк (Гәл. 5:22). Изге Язмаларда Йәһвәнең иманга ия булганы я ул аңа мохтаҗ икәнлеге турында әйтелми. Һәм бу аңлашыла да. Ул бит Чиксез Кодрәт Иясе һәм беркем дә, бернәрсә дә аңа үз ниятен үтәргә комачаулый алмый. Күктәге Атабыз үз вәгъдәләренең тормышка ашачагына тамчы да шикләнми; әйтерсең лә, алар аның өчен инде үтәлгән. Шуңа күрә ул үзенең Сүзендә: «Алар тормышка ашты!» — дип әйткән. (Ачылыш 21:3—6 укы.) Безнең иманыбыз Йәһвә — «тугры Аллаһы», ул үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти дигән белемгә нигезләнә (Кан. 7:9).

БОРЫНГЫДА ЯШӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ ИМАН ҮРНӘКЛӘРЕ

4. Аллаһының үткәндәге тугры хезмәтчеләре нәрсәгә өметләнгән?

4 Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә көчле иманга ия булган 16 ир-ат белән хатын-кызның исемнәре китерелә. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, бу хатның язучысы «иманнары аркасында Аллаһы хуплавына ирешкән» шул һәм күп кенә башка кешеләр турында язган (Евр. 11:39). Аларның барысы да Аллаһының вәгъдә ителгән «токымын» көткән. Алар бу «токымның» Йәһвәнең бар дошманнарын юк итеп, Аның башлангыч ниятен тормышка ашырачагына һич тә шикләнмәгән (Ярат. 3:15). Аллаһының шул тугры хезмәтчеләре вәгъдә ителгән «токым», ягъни күктәге тормышка юл ачкан Гайсә Мәсих килгәнчегә кадәр үлгән булган (Гәл. 3:16). Әмма, Йәһвәнең үзгәрмәс вәгъдәсе буенча, алар терелтелеп, ахыр чиктә җирдәге оҗмахта камил кешеләр булып яшәячәк (Зәб. 37:11; Ишаг. 26:19; Һош. 13:14).

5, 6. Ибраһим һәм аның туганнары нәрсәгә өмет баглаган, һәм аларга үз иманнарын нык килеш сакларга нәрсә ярдәм иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Еврейләргә 11:13 тә Мәсихкә хәтле яшәгән Аллаһының кайбер хезмәтчеләре турында болай диелгән: «Барлык бу кешеләр, алар исән чакта вәгъдәләр үтәлмәсә дә, иманнарын саклап үлгәннәр, ләкин шул вәгъдәләрне ерактан гына күреп шатлык кичергәннәр». Шуларның берсе Ибраһим булган. Ул вәгъдә ителгән «токымның» идарәсе астында яшәргә якты өметен күңелендә саклаганмы? Дошманнары белән сөйләшкәндә Гайсә бу сорауга ачык итеп җавап биргән: «Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде. Ул аны күрде һәм куанды» (Яхъя 8:56). «Төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган» Патшалыкка өмет баглаган Сара, Исхак, Ягъкуб һәм күп кенә башка кешеләр турында да шуны ук әйтеп була (Евр. 11:8—11).

6 Ибраһимга һәм аның туганнарына иманнарын нык килеш сакларга нәрсә ярдәм иткән? Күрәсең, алар Аллаһы турында аның олы яшьтәге тугры хезмәтчеләреннән, төрле илаһи күренешләрдән я борынгы язма документлардан белгән. Әмма иң мөһиме, алар белгәннәрен күңелләрендә саклаган, Аллаһының вәгъдәләрен, таләпләрен истә тоткан һәм шулар турында уйланган. Бу ир-атлар белән хатын-кызларның өметләре шулкадәр ныклы булган ки, алар хәтта Аллаһыга тугры булып калыр өчен һәртөрле авырлыкларга түзәргә әзер булган.

7. Иманыбызны ныгытыр өчен Йәһвә безгә нәрсә биргән, һәм без үз ягыбыздан нәрсә эшләргә тиеш?

7 Иманыбызны нык килеш саклар өчен Йәһвә безгә, кайгыртудан чыгып, үзенең тулы Сүзен — Изге Язмаларны биргән. Бәхеткә һәм уңышка ирешер өчен, без Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә, мөмкин булса, һәр көн укырга тиеш (Зәб. 1:1—3; Рәсүлләр 17:11 укы). Өстәвенә, безгә, Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре кебек, Аллаһының вәгъдәләре турында уйланырга һәм аның таләпләрен үтәргә кирәк. Йәһвә шулай ук безне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша мул итеп рухи ризык белән тәэмин итә (Мат. 24:45). Шулай итеп, шушы чаралар аша белгәннәребезне күңелебездә сакласак, без Аллаһының Патшалыгына төпле ышанычлары һәм нык иманнары булган борынгы хезмәтчеләренә охшарбыз.

8. Дога иманыбызны ничек ныгыта ала?

8 Мәсихнең килүенә кадәр яшәгән Аллаһы хезмәтчеләренә үз иманнарын нык килеш сакларга тагын нәрсә ярдәм иткән? Алар Йәһвәгә дога кылган һәм догаларына җавап алганда, аларның иманнары ныгыган (Ник. 1:4, 11; Зәб. 34:4, 15, 17; Дан. 9:19—21). Йәһвәнең безне ишетәчәген һәм, шатлыкны югалтмыйча, авырлыкларны кичереп чыгарга көч бирәчәген белгәнгә, без аңа үз күңелебезне бушата алабыз. Ә догаларыбызга җавап алганда, иманыбыз ныгый. (1 Яхъя 5:14, 15 укы.) Иман изге рух җимеше булганлыктан, безгә, Гайсә өндәгәнчә, бертуктаусыз Аллаһының рухын сорарга кирәк (Лүк 11:9, 13).

9. Үзебез өчен дога кылудан тыш, догаларыбыз үз эченә тагын нәрсәне алырга тиеш?

9 Әмма догаларыбызда без үзебез өчен ярдәм сорау белән генә чикләнергә тиеш түгел. Без шулай ук һәр көн Йәһвәгә үз рәхмәтләребезне һәм мактауларыбызны белдерергә тиеш. Ул бит «санап бетергесез күп» «гаҗәеп эшләр» башкарган! (Зәб. 40:5) Догаларыбызда без шулай ук «төрмәдә утыручыларны... [үзебез дә] алар белән бергә тоткынлыкта булгандай» исебездә тотарга тиеш. Без бөтендөнья кардәшлегебез, аеруча арабызда «җитәкчелекне үз өсләренә» алган кардәшләребез өчен дә дога кылырга тиеш. Йәһвәнең бердәм әйткән догаларыбызга җавап биргәнен күргәндә йөрәкләребез дулкынланып китә (Евр. 13:3, 7).

АЛАР ТУГРЫ БУЛЫП КАЛГАН

10. Аллаһының кайсы хезмәтчеләре аңа тугрылыкларын саклаган һәм моның өчен алар көчне кайдан алган?

10 Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә рәсүл Паул исемнәре китерелмәгән Аллаһының күп кенә хезмәтчеләренең кичереп чыккан сынаулары турында әйтеп үткән. Мәсәлән, бу бүлектә гомерләре өзелгән һәм аннары үледән терелтелгән улларының иманлы аналары телгә алына. Шуннан соң Паул «яхшырак терелтү алыр өчен, азат булу хакына иманнарыннан ваз кичмәгән» башка кешеләр турында язган (Евр. 11:35). Кемнәр турында сүз барганын төгәл белмәсәк тә, Паул монда, күрәсең, Набутәйне һәм Зәкәрияне күздә тоткан. Алар, Аллаһыга тыңлаучан булып, аның ихтыярын үтәгәннәре өчен ташлар белән атып үтерелгән (1 Пат. 21:3, 15; 2 Елъ. 24:20, 21). Даниял һәм аның иптәшләре, Аллаһыга тугрылыкларын бозса, «азат бул[а]» алыр иде. Әмма шулай эшләр урынына, алар Аллаһының көч-кодрәтенә таянып, «арысланнарның авызын томалаган» һәм «ялкын көче аларга бернинди дә зыян китермәгән» (Евр. 11:33, 34; Дан. 3:16—18, 20, 28; 6:13, 16, 21—23).

11. Үз иманнары өчен кайбер пәйгамбәрләр нинди кыенлыклар кичергән?

11 Үз иманнары өчен Микай һәм Ирмия кебек пәйгамбәрләр «сынаулар аша үткән, аларны... төрмәгә утыртканнар». Башкалары исә, мәсәлән, Ильяс пәйгамбәр «чүл-тауларны гизеп, мәгарә-өннәрдә сыену урыны эзләп йөргән». Һәммәсенең дә «өметләрнең тормышка ашачагына» төпле ышанычлары булганга, алар сынауларда нык булып калган (Евр. 11:1, 36—38; 1 Пат. 18:13; 22:24—27; Ирм. 20:1, 2; 28:10, 11; 32:2).

12. Сынауларны кичереп чыгуда кем камил үрнәк калдырган, һәм аңа бу яктан нәрсә ярдәм иткән?

12 Нык иманга ия булган төрле ир-атларны һәм хатын-кызларны тасвирлаганнан соң, Паул иң бөек үрнәккә — Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә игътибар иткән. Еврейләргә 12:2 дә болай диелгән: «Ул үзен киләчәктә көткән шатлык хакына, хурлыкка игътибар итмичә, җәфалану баганасында үлем кичереп, Аллаһы тәхетенең уң ягына утырган». Әйе, без Гайсәнең иң авыр сынаулар кичергәндә күрсәткән иман үрнәге турында төптән уйланырга тиеш. (Еврейләргә 12:3 укы.) Гайсә кебек үз иманнары өчен җәфа чиккән беренче мәсихчеләр үз тугрылыкларын ахырга тикле саклаган. Шуларның берсе — шәкерт Антипа булган (Ачыл. 2:13). Алар күктә яшәү өчен терелтелү бүләген — борынгыда яшәгән нык иманлы кешеләр зарыгып көткән терелтүдән дә «яхшырак терелтү» алырга өметләнгән (Евр. 11:35). 1914 елда Патшалык урнаштырылганнан соң күп тә үтмәгән, үлем йокысы белән йоклаган бөтен шушы тугры майланган мәсихчеләр Гайсә белән кешелек өстеннән идарә итәр өчен, күктәге рухи тормышка терелтелгән булган (Ачыл. 20:4).

БЕЗНЕҢ КӨННӘРДӘ ЯШӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ ИМАН ҮРНӘКЛӘРЕ

13, 14. Рудольф нинди сынаулар кичергән, һәм аңа чыдам булып калырга нәрсә ярдәм иткән?

13 Безнең көннәрдәге Аллаһының миллионлаган хезмәтчеләре, Гайсәдән үрнәк алып, бөтен игътибарын өметләренә туплый һәм сынауларга иманнарын какшатырга юл куймый. Рудольф Грайхен мисалын карап чыгыйк. Ул 1925 елда Германиядә туган. Бала чагында аның ата-анасы өй стенасына Изге Язмалардагы сюжетлар сурәтләнгән рәсемнәр элеп куйган. Моны исенә төшереп, Рудольф болай ди: «Рәсемнәрнең берсендә бүренең сарык бәрәне янында булганы, капланның — яшь кәҗә, бозауның арыслан янында ятканы һәм кечкенә малайның аларны ияртеп йөрткәне сурәтләнгән иде... Мондый сурәтләр минем күңелемдә озакка уелып калды» (Ишаг. 11:6—9). Күп еллар дәвамында Рудольф башта гестапо (фашистлар Германиясендә яшерен дәүләт полициясе), ә аннары Штази (Көнчыгыш Германиянең иминлек хезмәте) тарафыннан каты эзәрлекләүләр кичерүенә карамастан, җирдәге оҗмахка ышанычын югалтмаган.

14 Рудольф башка каты сынауларны да баштан кичергән. Аның газиз анасы Равенсбрюк концлагерендә тиф авыруыннан үлгән. Атасы исә шулкадәр рухи яктан хәлсезләнгән ки, хәтта Йәһвә Шаһите булудан ваз кичү турындагы документка кул куйган. Төрмәдән иреккә чыгарылгач, Рудольф район күзәтчесе булып хезмәт иткән, ә аннары Гилад мәктәбенә укырга чакырылган булган. Шуннан соң аны Чилига билгеләгәннәр. Анда ул район күзәтчесе булып хезмәт итүен дәвам иткән. Әмма Рудольфның сынаулары моның белән генә чикләнмәгән. Ул миссионер булып хезмәт иткән Пэ́тси исемле кызга өйләнгәннән соң бер ел үткәч, аларның бәләкәй кызлары үлеп киткән. Соңрак сөекле хатыны нибары 43 яшендә вафат булган. Рудольф шушы сынауларның барысын да кичереп чыккан һәм «Күзәтү манарасы» (рус) журналының 1997 нче елның 1 август санының 20—25 нче битләрендә тәрҗемәи хәле бастырылган вакытта, олы яшенә һәм начар сәламәтлегенә карамастан, пионер һәм өлкән булып хезмәт итүен дәвам иткән [1].

15. Бүгенге Йәһвә Шаһитләренең шатлыкны югалтмыйча эзәрлекләүләрне кичерүенә нинди мисаллар бар?

15 Каты һәм дәвамлы эзәрлекләүләргә карамастан, Йәһвә Шаһитләре шатлык белән хезмәт итүләрен дәвам итә. Мәсәлән, Эритрея, Сингапур һәм Көньяк Кореядагы күп кенә кардәшләребез күбесенчә кулларына кылыч алудан баш тартканнары өчен төрмәдә утыра (Мат. 26:52). Алар арасында Эритреядәге төрмәдә 20 елдан артык вакыт утырган Исаак, Негеде һәм Паулос исемле кардәшләребез бар. Картайган ата-аналарына булышлык күрсәтүдән һәм өйләнү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән бу кардәшләр мәрхәмәтсез мөгамәләгә карамастан, Аллаһыга тугрылыкларын саклый. Сайтыбызда табып булган шушы абый-кардәшләрнең фоторәсеменә карасак, аларның йөзләрендә шатлык чагылганын һәм нык иманлы булганнарын күрәбез. Хәтта төрмә сакчылары да аларны хөрмәт итә башлаган.

Сез җыелышыгыздагы кардәшләрнең иман үрнәгенә иярергә тырышасызмы? (15, 16 нчы абзацларны кара.)

16. Көчле иман безне ничек якларга мөмкин?

16 Йәһвә Шаһитләренең күбесе каты эзәрлекләүләргә дучар булмаса да, алар башка төрле иман сынаулары белән көрәшергә мәҗбүр. Күпләргә фәкыйрьлектән интегергә, гражданнар сугышлары я табигать афәтләре аркасында газап чигәргә туры килә. Башкалары исә, Муса һәм башка ыруг башлыклары кебек, бай, рәхәт тормышларын калдырган һәм дан-шөһрәттән баш тарткан. Алар үз рәхәтенә яшәү вәсвәсәсенә бирелмәс өчен бар көчләрен куярга тырыша. Барысына да Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүләрен дәвам итәргә нәрсә ярдәм итә? Йәһвәгә карата ярату һәм вәгъдәләренә булган ныклы ышаныч. Алар гаделлек хөкем сөрәчәк яңа дөньяда Аллаһының үзенә тугры булган хезмәтчеләренә мәңгелек яшәү бүләге бирәчәгенә ышана. (Зәбур 37:5, 7, 9, 29 укы.)

17. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл, һәм киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Бу мәкаләдә без Аллаһы вәгъдәләре турында уйлану һәм регуляр рәвештә дога кылу ничек итеп иманыбызны нык килеш сакларга ярдәм иткәнен карап чыктык. Бу исә безгә өметебезне күздән ычкындырмыйча иман сынауларын чыдамлылык белән кичереп чыгарга булышачак. Әмма, Изге Язмалардан күренгәнчә, иман төшенчәсе күбрәкне үз эченә ала. Бу хакта сүз киләсе мәкаләдә барачак.

^ [1] (14 нче абзац) Шулай ук Словакиядән булган Андрей Ханакның тәрҗемәи хәле бастырылган «Уяныгыз!» (рус) журналының 2002 нче елның 22 апрель санында чыккан «Сынаулар өметемне сүндермәде» дигән мәкаләне кара.