Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Бөек афәт» вакытында тугры булып калыгыз

«Бөек афәт» вакытында тугры булып калыгыз

«Йәһвәгә тугры булганнарның барысы, аны яратыгыз! Йәһвә тугрыларны яклый» (ЗӘБ. 31:23).

129 ҖЫР Без нык булып торырбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Дөнья лидерлары озакламый нәрсә игълан итәчәк? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

КҮЗ алдына китерегез: дөнья лидерлары без озак көткән «Тынычлык һәм иминлек!» дигән белдерү ясый. Алар чагыштырмаслык тынычлык урнаштырдык дип мактана һәм кешеләрне дөнья проблемаларын хәл итә алабыз дип ышандырырга тырыша. Әмма киләчәктәге вакыйгаларга алар тәэсир итә алмый. Изге Язмаларда болай дип пәйгамбәрлек ителә: «Һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр... Алар берничек тә котылып кала алмаячак» (1 Тис. 5:3).

2 Әйдәгез, бу мәкалә ярдәмендә мондый сорауларга җавап табыйк: «бөек афәт» вакытында нинди вакыйгалар булачак? Йәһвә ул вакытта нәрсә эшләвебезне көтәчәк? Бөек афәттә тугры булып калыр өчен, без бүген ничек әзерләнә алабыз? (Мат. 24:21)

«БӨЕК АФӘТ» ВАКЫТЫНДА НИНДИ ВАКЫЙГАЛАР БУЛАЧАК?

3. Ачылыш 17:5, 15—18 буенча, Аллаһы «Бөек Бабылны» ничек юк итәчәк?

3 Ачылыш 17:5, 15—18 укы. «Бөек Бабыл» юк ителәчәк! Инде әйтелгәнчә, халыклар бу вакыйгага берничек тә тәэсир итә алмас. Ни өчен? Чөнки «Аллаһы аларның йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны» салачак. Ә аның нияте нинди соң? Аллаһы ялган дин империясен, шул исәптән христиан дөньясын, юк итәргә җыена *. Ул үз фикерен «җете кызыл төстәге ерткычның» «ун мөгезенә» салачак. «Ерткыч» — Берләшкән Милләтләр Оешмасын, ә «ун мөгез» шул оешмага булышлык күрсәткән хөкүмәтләрне символлаштыра (Ачыл. 17:3, 11—13; 18:8). Хөкүмәтләрнең ялган дингә һөҗүм итүе белән бөек афәт башланачак. Бу вакыйгалар дөнья өчен чыннан да коточкыч булачак.

4. а) Халыклар, диннәргә һөҗүм иткәндә, бәлки, нәрсәгә нигезләнеп эш итәр? ә) Төрле дин әгъзалары, күрәсең, нәрсә эшләр?

4 Халыклар, Бөек Бабылга һөҗүм иткәндә, нәрсәгә нигезләнеп эш итәр? Без моны төгәл белмибез. Бәлки, хөкүмәтләр диннәрне дөньядагы тынычлык өчен киртә дип игълан итәр. Ә бәлки, алар диннәрнең сәясәттә катнашуларына һәм бик күп байлык җыйганына игътибар итәр (Ачыл. 18:3, 7). Күрәсең, бу һөҗүм вакытында дин әгъзалары түгел, ә дини оешмалар юк ителгән булыр. Ул вакытта кешеләр дин җитәкчеләренең үз вәгъдәләрен үти алмаячакларына төшенер һәм, мөгаен, шул диннәрдән читләшер.

5. Йәһвә нәрсә вәгъдә иткән һәм ни өчен?

5 Изге Язмаларда Бөек Бабылның юк ителүе күпме вакытка сузылачагы турында әйтелми, әмма бу вакыйга чагыштырмача кыска булачак (Ачыл. 18:10, 21). «Сайланганнар» һәм хак дин юк ителмәсен өчен, Йәһвә бөек афәтнең көннәрен «кыскартырга» вәгъдә иткән (Марк 13:19, 20). Бөек афәт башланган вакыт белән Армагеддон сугышы арасында бездән нәрсә таләп ителәчәк? Йәһвә бездән нәрсә көтәчәк?

ХАК ГЫЙБАДӘТ КЫЛУНЫ ЯКЛАГЫЗ

6. Ни өчен ялган дин белән мөнәсәбәтләрне өзү генә җитми?

6 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Йәһвә безнең Бөек Бабылдан читтә торуыбызны таләп итә. Без ялган дин белән бар мөнәсәбәтләрне өздек. Әмма без шулай ук хак гыйбадәт кылуны якларга тәвәккәл булырга тиеш. Без моны ничек эшли алабыз? Әйдәгез, ике фикергә игътибар итик.

Хәтта авыр вакытларда да очрашуларыбызны калдырмыйк (7 нче абзацны кара.) *

7. a) Без Йәһвәнең тәкъва нормаларына буйсынганыбызны ничек күрсәтә алабыз? ә) Еврейләргә 10:24, 25 тән күренгәнчә, ни өчен очрашуларыбызны калдырмау аеруча хәзер мөһим?

7 Беренчедән, без Йәһвә урнаштырган әхлакый нормаларны якларга тиеш. Без дөнья кешеләренең әхлаксыз тәртибен үзләштерергә һич теләмибез. Мәсәлән, без җенси бозыклыкны, шул исәптән гомосексуализмны һәм бер җенестәге кешеләрнең никахларын, хупламыйбыз (Мат. 19:4, 5; Рим. 1:26, 27). Икенчедән, без алга таба да кардәшләребез белән бергә җыелырга тиеш. Патшалык Залында булсынмы бу, я кемнеңдер өендәме, я башка берәр яшерен урындамы — ничек кенә булмасын, җыелыш очрашуларын беркайчан да калдырмыйк һәм моны, «шул көн якынлашкан саен, тагы да тырышыбрак башкарыйк». (Еврейләргә 10:24, 25 укы.)

8. Безнең хәбәребез киләчәктә, күрәсең, ничек үзгәрәчәк?

8 Бөек афәт вакытында вәгазьләгән хәбәребез, мөгаен, үзгәрәчәк. Бүген без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратабыз һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз. Әмма ул вакытта безнең хәбәребез боз кисәкләредәй булачак (Ачыл. 16:21). Без, мөгаен, Шайтан дөньясының тиздән юк ителәчәге турында хәбәр җиткерәчәкбез. Ул вакытларда без бу хәбәрне ничек итеп вәгазьләячәгебезне һәм нәрсә әйтәчәгебезне төгәлрәк белербез. Без инде бер гасыр кулланган вәгазьләү ысулларыбызны әле дә кулланырбызмы? Яисә нәрсәдер үзгәрерме? Күз күрер. Һәрхәлдә, хөрмәтле эшебезне башкарыр өчен, ягъни Йәһвәнең хөкем хәбәрен җиткерер өчен, безгә зур кыюлык кирәк булачак! (Йәз. 2:3—5)

9. Безнең хәбәребез халыкларны нәрсәгә этәрәчәк һәм нәрсәдә шикләнмәскә була?

9 Безнең хәбәребез аркасында, мөгаен, халыкларның ачулары чыгачак һәм алар безне туктатырга тырышыр. Бүген Йәһвәгә таянырга кирәк булган кебек, ул вакытта да без Аллаһының ярдәменә мохтаҗ булырбыз. Шуңа шикләнмәскә була: безгә үз ихтыярын үтәргә ярдәм итәр өчен, Йәһвә безгә кирәкле көч бирәчәк (Мик. 3:8).

ГОГНЫҢ ҺӨҖҮМЕНӘ ӘЗЕР ТОРЫГЫЗ

10. Лүк 21:25—28 дән күренгәнчә, бөек афәт кешеләргә ничек тәэсир итәчәк?

10 Лүк 21:25—28 укы. Бөек афәт вакытында какшамас кебек күренгән нәрсәләрнең җимерелә башлаганын күреп, кешеләр шаккатыр. Алар «кайгы-хәсрәт» кичерер һәм үз тормышлары өчен куркыр. Әйе, бу чор кешелек тарихында иң караңгы чор булыр (Саф. 1:14, 15). Ул вакытта тормыш, күрәсең, күпкә авыррак булыр — хәтта Йәһвәнең хезмәтчеләре өчен дә. Бу дөньяның өлеше булмавыбыз безгә өстәмә авырлыклар китерердер. Мөгаен, тугры булып калыр өчен, безгә күп нәрсәне югалтырга һәм күп нәрсәдән баш тартырга туры килер.

11. а) Ни өчен Йәһвә Шаһитләре игътибар үзәгендә булыр? ә) Ни өчен безгә бөек афәттән куркасы юк?

11 Хөкүмәтләр җир йөзеннән бар диннәрне юк итү максатына ирешә алмас — җирдә Аллаһы халкы калыр. Диннәре юк ителгән кешеләр, Йәһвә Шаһитләренең һаман да хезмәт итүләрен күреп, мөгаен, ярсый башлар. Күрәсең, алар үз канәгатьсезлекләрен ачык итеп белдерер, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә. Халыклар һәм аларның идарәчесе Шайтан безне, бердәнбер калган динне, нәфрәт итәчәк. Шуңа күрә алар бөтен игътибарларын безгә туплаячак. Ул вакытта халыклар Магог җиреннән Гог * буларак эш итә башлаячак. Алар, берләшеп, Йәһвә халкын тулысынча юк итәргә дип, безгә һөҗүм итәчәк (Йәз. 38:2, 14—16). Бу вакыйгаларның бар нечкәлекләрен әле белмәгәнгә, безне вакыт-вакыт борчу хисе биләп алырга мөмкин. Әмма безгә бөек афәттән куркасы юк. Йәһвә безгә күрсәтмәләр бирәчәк; алар буенча эш итү тормышыбызны коткарачак (Зәб. 34:19). Без, котылуыбызның якынлашып килүен белгәнгә, «тураеп басарбыз» да, башларыбызны күтәреп, Йәһвәнең коткаруын күрербез *.

12. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безне киләчәктәге вакыйгаларга ничек әзерли?

12 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безне бөек афәткә әзерли (Мат. 24:45). Моны ул күптөрле юллар белән эшли. Мәсәлән, 2016—2018 елларда үткән конгресслар турында уйланыйк. Бу конгресслардагы программа нәкъ кирәкле вакытта бирелгән рухи ризык булды. Бу конгрессларда без бөек афәт вакытында кирәк булачак сыйфатлар үстерергә булышучы киңәшләр ишеттек. Әйдәгез, бу сыйфатларны исебезгә төшерик.

ТУГРЫЛЫК, ЧЫДАМЛЫЛЫК ҺӘМ КЫЮЛЫК СЫЙФАТЛАРЫН ҮСТЕРЕГЕЗ

«Бөек афәткә» бүгеннән үк әзерләнегез (13—16 нчы абзацларны кара.) *

13. Йәһвәгә тугрылыгыбызны без ничек ныгыта алабыз һәм ни өчен без моны бүген эшләргә тиеш?

13 Тугрылык. 2016 елның конгресс программасы «Йәһвәгә тугры булып калыгыз!» дип аталган иде. Программа шуңа басым ясады: безнең Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләребез булса гына, без аңа тугры булып кала алырбыз. Бу конгресста аңлатылганча, эчкерсез дога кылу һәм тырышып Изге Язмаларны өйрәнү безгә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә ала. Бу рухи эшләр безгә хәтта иң авыр сынауларда да тугрылык сакларга булышыр. Шайтан дөньясының ахыры якынлашкан саен, Аллаһыга һәм Патшалыкка тугрылыгыбыз тагы да ныграк сыналачак. Бәлки, кешеләр бездән мыскыллап көләр (2 Пет. 3:3, 4). Моның сәбәбе дөнья эшләрендә нейтралитет саклавыбыз булырга мөмкин. Бөек афәт вакытында тугры булып калыр өчен, без тугрылыгыбызны инде бүген ныгытырга тиеш.

14. а) Киләчәктә җитәкчелекне үз өсләренә кем алачак? ә) Ни өчен ул вакытта бездән тугрылык таләп ителәчәк?

14 Җитәкчелекне үз өсләренә алган майланган кардәшләр турында әйткәндә, бөек афәт вакытында бер үзгәреш булачак. Бервакыт җирдә яшәүче бар майланган мәсихчеләр күккә күтәреләчәк һәм Армагеддон сугышында катнашачак (Мат. 24:31; Ачыл. 2:26, 27). Димәк, бөек афәт вакытында Җитәкче совет безнең белән бергә җирдә инде булмаячак. Шулай да бихисап күп кеше яхшы оештырылган булачак. Башка сарыклар саныннан булган яраклы абый-кардәшләр җитәкчелекне үз өсләренә алачак. Бу абый-кардәшләргә булышлык күрсәтеп һәм Аллаһының алар аша биргән җитәкчелегенә буйсынып, без аларга тугрылыгыбызны күрсәтербез. Моңа котылуыбыз бәйле булачак!

15. Без чыдамлыгыбызны ничек ныгыта алабыз һәм ни өчен моны бүген эшләү мөһим?

15 Чыдамлылык. 2017 елгы региональ конгресс «Бирешмәгез!» дип аталган иде. Бу конгрессның программасы безгә сынауларда алга таба да нык булып калырга булышты. Конгресста без чыдамлылыкның уңай хәл-шартларга бәйле булмаганын ишеттек. Чыдамлыгыбызны ныгытыр өчен, без Йәһвәгә таянырга тиеш (Рим. 12:12). Гайсәнең вәгъдәсен беркайчан да онытмыйк, ә ул болай дигән: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр» (Мат. 24:13). Гайсәнең сүзләре бар авырлыкларда да тугры булып калырга дәртләндерә. Бүген сынауларда тугрылык сакласак, иманыбыз ныгыр һәм без бөек афәткә әзер булырбыз.

16. Кыюлыгыбыз нәрсәгә бәйле һәм без аны бүген ничек ныгыта алабыз?

16 Кыюлык. 2018 елгы региональ конгрессның программасы «Кыю булыгыз!» дип аталган иде. Бу программа безгә шуны аңларга булышты: кыю булуыбыз сәләтләребезгә бәйле түгел. Чыдамлылык сыйфаты кебек, кыюлык сыйфаты да Йәһвәгә таянуга бәйле. Йәһвәгә ныграк таянырга безгә нәрсә булышыр? Аллаһы Сүзен һәр көн уку һәм Йәһвәнең үз халкын ничек итеп коткарганы турында уйлану (Зәб. 68:20; 2 Пет. 2:9). Халыклар бөек афәт вакытында һөҗүм иткәндә, безгә кыю булырга һәм Йәһвәгә аеруча нык таянырга кирәк булачак (Зәб. 112:7, 8; Евр. 13:6). Бүген Йәһвәгә таянсак, без Гогның һөҗүме вакытында да кыю булып кала алырбыз *.

КОТЫЛУЫГЫЗНЫ КӨТЕГЕЗ

Тиздән Гайсә һәм аның күктәге гаскәре Армагеддон сугышында Аллаһының дошманнарын юк итәчәк! (17 нче абзацны кара.)

17. Ни өчен безгә Армагеддоннан куркасы юк? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

17 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, күбебез «соңгы көннәр» чорында туып үскән. Тиздән Армагеддон сугышында бу дөнья төзелешененең ахыры килер. Безгә бу вакыйгадан куркасы юк, чөнки бу сугыш безнеке түгел, ә Аллаһыныкы. Безнең бөек афәтне кичереп чыгарга мөмкинлегебез бар (Гыйб. сүз. 1:33; Йәз. 38:18—20; Зәк. 14:3). Йәһвә боерык биргәч, Гайсә Мәсих терелтелгән майланган мәсихчеләрдән һәм миллионлаган фәрештәдән торган күктәге гаскәрен сугышка алып чыгачак. Алар бергә Шайтанга, аның җеннәренә һәм җирдәге гаскәрләргә каршы сугышачак (Дан. 12:1; Ачыл. 6:2; 17:14).

18. а) Йәһвә безне нәрсәдә ышандыра? ә) Ачылыш 7:9, 13—17 сезгә киләчәккә ышаныч белән карарга ничек булыша?

18 Йәһвә безне болай дип ышандыра: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» (Ишаг. 54:17). «Бихисап күп» Йәһвәнең хезмәтчесе «бөек афәтне кичереп» чыгачак! Алар алга таба да Йәһвәгә изге хезмәтләрен башкарачак. (Ачылыш 7:9, 13—17 укы.) Әйе, Изге Язмалар безгә киләчәккә ышаныч белән карарга булыша! Без «Йәһвә тугрыларны яклый» икәненә бер дә шикләнмибез (Зәб. 31:23). Йәһвәне яраткан һәм данлаган кешеләр, аның үз исемен аклаячагын күреп, бик сөенәчәк (Йәз. 38:23).

19. Дөнья озакламый нинди булачак?

19 2 Тимутигә 3:2—5 тә Шайтан тәэсире астында яшәүче кешеләр турында түгел, ә яңа дөньяда яшәячәк кешеләр турында язылган булса, бу шигырьләр ничек яңгырар иде икән? (« Яңа дөньяда яшәячәк кешеләр нинди булачак?» дигән рамканы кара.) Җитәкче советның әгъзасы булып хезмәт иткән Джордж Гангас * кардәш болай дигән: «Җирдә кардәшләребез генә яшәгәндә, тормыш гаҗәеп булачак! Тиздән сез яңа дөньяда яшәү хөрмәтенә ия булырсыз. Сез, Йәһвә кебек, мәңге яшәрсез. Бар кешеләр мәңгелек тормышка ия булыр». Нинди искиткеч киләчәк көтә безне!

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

^ 5 абз. Тиздән «бөек афәт» башланачак. Бу афәт Аллаһы хезмәтчеләренә нәрсә китерәчәк? Йәһвә ул вакытта нәрсә эшләвебезне көтәчәк? Ул вакытта тугры булып калыр өчен, безгә бүген нинди сыйфатлар үстерергә кирәк? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк.

^ 3 абз. АҢЛАТМА: христиан дөньясын үзләрен мәсихчеләр дип атаган, әмма халыкны Йәһвә нормаларына өйрәтмәгән диннәр тәшкил итә.

^ 11 абз. АҢЛАТМА: «Магог җиреннән Гог» дигән төшенчә (һәм аның кыскартылган формасы «Гог») халыклар берләшмәсен аңлата. Бу халыклар бөек афәт вакытында хак гыйбадәт кылуга каршы чыгар.

^ 11 абз. Армагеддон сугышына алып барачак вакыйгалар турында күбрәк мәгълүматны «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапның 21 нче бүлегендә табып була. Магог җиреннән Гогның һөҗүме турында һәм Йәһвәнең үз халкын Армагеддонда ничек яклавы турында «Саф гыйбадәт торгызылган» дигән китапның 17 нче һәм 18 нче бүлекләрендә әйтелә.

^ 16 абз. 2019 елгы региональ конгресс «Мәхәббәт мәңгелек!» дип атала. Бу конгресс шуны ассызыклый: без Йәһвәнең назлы яклавы астында үзебезне имин хис итә алабыз (1 Көр. 13:8).

^ 19 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) журналының 1994 ел, 1 декабрь чыгарылышында «Дела его идут вслед за ним» дигән мәкаләне карагыз.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бөек афәт вакытында Йәһвә Шаһитләренең кечкенә төркеме, кыюлык күрсәтеп, урманда җыелыш очрашуын үткәрә.

^ 67 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвәнең бихисап күп хезмәтчесе бөек афәтне исән килеш кичереп чыгар!