Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булыгыз

Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булыгыз

«Йәһвә — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче... Аллаһы» (НАҺУМ 1:2).

51 ҖЫР Без сиңа багышландык!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен Йәһвә җан-тән белән бирелгәнлегебезгә лаек?

ЙӘҺВӘ җан-тән белән бирелгән булуыбызга лаек, чөнки ул Барлыкка Китерүче, Тормыш Бирүче (Ачыл. 4:11). Без Йәһвәне яратабыз һәм аны хөрмәт итәбез. Шулай да башка нәрсәләр йөрәгебезне бүләргә һәм гыйбадәт кылуыбызны кысрыклап чыгарырга мөмкин. Бу ничек килеп чыга ала соң? Без моны бу мәкаләдән белербез. Әмма башта, әйдәгез, җан-тән белән бирелгәнлек үз эченә нәрсә алганын исебезгә төшерик.

2. Чыгыш 34:14 буенча, Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлегебез нәрсәдән күренер?

2 Изге Язмалар буенча, Аллаһыга бирелгән булу аңа карата тирән мәхәббәт белән бәйле. Йәһвәгә генә җан-тән белән бирелгән булсак, без аңа гына хезмәт итәчәкбез. Беркем һәм бернәрсә дә безнең өчен Йәһвәдән мөһимрәк булып китмәячәк. (Чыгыш 34:14 укы.)

3. Йәһвәгә карата тугрылыгыбыз нәрсәгә нигезләнә?

3 Йәһвәгә карата тугрылыгыбыз нәрсәгә нигезләнә? Безнең аның турында төгәл белемебез бар, һәм бу безне аңа бирелгән булырга дәртләндерә. Аллаһының күркәм сыйфатлары безне сокландыра. Без Аллаһының нәрсәне яратканын, ә нәрсәне нәфрәт иткәнен беләбез һәм аның карашын үзләштерәбез. Без Йәһвәнең ихтыяры буенча яшәргә тырышабыз. Аллаһының дусты булу мөмкинлеге — безнең өчен зур хөрмәт (Зәб. 25:14). Йәһвә турында күбрәк белгән саен, бу безне аңа тагы да җәлеп итә (Ягък. 4:8).

4. а) Шайтан Йәһвәгә бирелгәнлегебезне ничек җимерергә тырыша? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

4 Шайтан безгә басым ясарга тырыша. Моның өчен ул үз идарәсендә булган дөньяны куллана. Шайтан табигый теләкләребезне иң беренче урынга куярга этәрә. Моннан тыш, ул безне гөнаһлы тән теләкләре буенча яшәргә дәртләндерә (Эфес. 2:1—3; 1 Яхъя 5:19). Шайтан Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне һәм, нәтиҗәдә, җан-тән белән бирелгәнлегебезне җимерергә тели. Моның өчен ул безне 1) байлык яратырга һәм 2) зыянлы күңел ачулар сайларга этәрә. Әйдәгез, аның бу ике алымын карап чыгыйк.

АКЧА ЯРАТУДАН САКЛАНЫГЫЗ

5. Ни өчен без акча яратудан сакланырга тиеш?

5 Файдалы ризык ашау, сыйфатлы кием кию һәм уңайлы йортта яшәү теләге — бу табигый нәрсә. Әмма безгә акча яратудан сакланырга кирәк. Бүген күп кенә кеше «акча яратучан» һәм төрле әйберләргә ия булырга тели (2 Тим. 3:2). Гайсә Мәсих үз шәкертләренә байлык яратуга каршы торырга кирәк булачагын белгән. Ул болай дигән: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз» (Мат. 6:24). Йәһвәгә хезмәт иткән кеше байлык җыюга чиктән тыш күп вакытын һәм көчен багышласа, асылда, ул ике хуҗага хезмәт итәчәк. Ул Йәһвәгә җан-тән белән бирелмәгән булачак.

Лаудикиялеләр үз-үзләренә ничек караган? Йәһвә һәм Гайсә лаудикиялеләргә ничек караган? (6 нчы абзацны кара.)

6. Гайсәнең лаудикиялеләргә әйткән сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Беренче гасырның ахырында Лаудикия шәһәрендәге җыелыш әгъзалары болай дип мактанган: «Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗ түгел». Әмма Йәһвә белән Гайсә күзендә алар «бәхетсез, мескен, ярлы, сукыр һәм ялангач» булган. Гайсә лаудикиялеләргә бай булулары аркасында түгел, ә байлык ярата башлаганнары аркасында киңәш бирергә булган. Бу яратулары аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозган (Ачыл. 3:14—17). Мәсихченең йөрәгендә баю теләге үсә башласа, аңа тоткарланмыйча фикер йөртүен төзәтергә кирәк (1 Тим. 6:7, 8). Моны эшләмәсә, йөрәге бүленгән булыр һәм Йәһвә аның гыйбадәт кылуын кабул итмәс. Ул бит «җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы» (Кан. 4:24). Ә нәрсә аркасында без акча колы булып китә алабыз соң?

7—9. Дейвид исемле өлкән мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Кушма Штатларда яшәүче Дэйвид исемле өлкәннең мисалын карап чыгыйк. Ул, тырыш эшче булганга, карьера баскычы буенча күтәрелгән һәм үз профессиясендә зур абруйга ия булган. «Ул вакытта мин эштәге уңышларым — Йәһвәнең фатихасы дип уйлый идем»,— дип әйтә Дэйвид. Бу чыннан да Йәһвәнең фатихасы булганмы соң?

8 Дэйвид үз эшенең Йәһвә белән дуслыгына тискәре йогынты ясаганын сизә башлаган. «Җыелыш очрашуларында һәм хәтта хезмәттә мин эшем турында уйлый идем,— дип әйтә ул.— Кулга акча күп төшә иде, әмма стресс күбәйгәннән-күбәя барды, никахыбыз да зыян күрә башлады».

9 Дэйвид приоритетларын яңадан карап чыгарга булган. «Мин үзгәрешләр күрергә карар иттем»,— дип сөйли ул. Дэйвид эш графигында үзгәрешләр ясарга теләгән һәм моның турында начальнигына әйткән. Нәтиҗәдә, Дэйвидны эшеннән чыгарганнар! Ул моңа ничек караган? «Киләсе көнне үк мин ярдәмче пионер хезмәтенә гариза тутырдым»,— дип әйтә ул. Үзен тәэмин итәр өчен, Дэйвид хатыны белән төрле урыннарда җыештыру эшләрен башкарган. Вакыт узу белән Дэйвид пионер булып киткән. Соңрак хатыны да пионер хезмәтенә керешкән. Бу ирле-хатынлы пар, башкалар күзендә әллә ни престижлы булмаган эшкә ризалашып, эш үзләре өчен иң мөһиме булмаганын күрсәткән. Аларның кереме, элеккесе белән чагыштырганда, ун тапкырга кимегән, моңа карамастан һәр ай аларның үз чыгымнарын капларлык акчалары бар. Алар Аллаһыны һәм Патшалык эшен беренче урынга куйган кешеләрне Йәһвә кайгырта икәненә үз тәҗрибәләрендә инанган (Мат. 6:31—33).

10. Йөрәгебезне ничек якларга?

10 Безнең акчабыз күпме, азмы — безгә һәрхәлдә йөрәгебезне сакларга кирәк. Ничек итеп? Байлык яратуга йөрәгебездә тамырлар җәяргә юл куймыйк һәм эшебез, Йәһвәгә хезмәт итүгә караганда, мөһимрәк булып китмәсен өчен кулыбыздан килгәнне эшлик. Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин җыелыш вакытында я хезмәттә эшем турында уйларга бирелмиме? Мин киләчәктә материаль хәлем ничегрәк булыр дип чиктән тыш борчылмыйммы? Материаль нәрсәләр аркасында, никахымда проблемалар туа башламадымы? Әллә ни престижлы булмаган эш миңа Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә мөмкинлек бирсә, мин андый эшкә ризалашырмынмы?» (1 Тим. 6:9—12) Бу сорауларны карап чыкканда, Йәһвәнең үзебезне яратканын истә тотыйк. Шулай ук Йәһвәнең мондый вәгъдәсен онытмыйк: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам». Менә ни өчен рәсүл Паул: «Байлык яратмыйча тормыш итегез»,— дигән киңәш биргән (Евр. 13:5, 6).

КҮҢЕЛ АЧУЛАРНЫ АКЫЛЛЫЛЫК БЕЛӘН САЙЛАГЫЗ

11. Күңел ачу кешегә ничек тәэсир итә ала?

11 Йәһвә тормышның безгә шатлык китерүен тели. Бәхәссез, күңел ачу шатлыгыбызга үз өлешен кертә. Аллаһы Сүзендә хәтта болай диелә: «Кеше өчен ашап-эчүдән һәм тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк» (Вәг. 2:24). Әмма дөньядагы күңел ачуның күпчелеге безгә начар яктан тәэсир итә. Начар күңел ачу аркасында, кешеләрнең әхлакый нормалары төшә. Нәтиҗәдә, кешеләр Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән эшләргә түзем я аларны хәтта ярата.

Күңел ачуларыгызны кем әзерли? (11—14 нче абзацларны кара.) *

12. 1 Көринтлеләргә 10:21, 22 дә әйтелгәнне исәпкә алып, ни өчен без күңел ачуларны акыллы сайларга тиеш?

12 Без Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга телибез, шуңа күрә бер юлы «Йәһвә табыныннан» да, «җеннәр табыныннан» да тукланмыйбыз. (1 Көринтлеләргә 10:21, 22 укы.) Гадәттә, берәрсе белән бергә ашау дуслык билгесе булып тора. Җәбер-золымга, сихерчелеккә, әхлаксызлыкка я башка начар теләкләр белән уйларга этәргән күңел ачуларны сайлыйбыз икән, без, асылда, Аллаһы дошманнары әзерләгән ризыкны кабул итәбез. Бу, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимереп, үзебезгә зур зыян китерә.

13, 14. Ягъкуб 1:14, 15 тән күренгәнчә, ни өчен без начар күңел ачуларны кире кагарга тиеш? Мисал китерегез.

13 Күңел ачу кайсы яктан ризыкка охшаш? Табын артында утырганда, без нәрсә кабарга икәнлеген үзебез сайлыйбыз. Әмма, ризыкны инде йоткач, аның безгә ничек тәэсир итүе бездән тормый. Яхшы ризык сәламәт булырга булыша. Начар ризык исә сәламәтлегебезгә зыян китерә. Нәтиҗәсе шунда ук күренмәсә дә, вакыт узгач, без аны сизәрбез.

14 Күңел ачу белән дә хәл шул ук. Без нинди күңел ачу сайлавыбызны үзебез хәл итәбез. Әмма, сайлау ясагач, бу күңел ачулар акылыбызга һәм йөрәгебезгә тәэсир итә, һәм без моны инде контрольдә тота алмыйбыз. Яхшы күңел ачу рухыбызны күтәрә һәм көч өсти; начар күңел ачу исә зарарлы. (Ягъкуб 1:14, 15 укы.) Начар күңел ачудан килгән нәтиҗәләрне без шунда ук сизмәскә дә мөмкин, әмма алар барыбер булачак. Изге Язмалар безне болай дип кисәтә: «Алданмагыз: Аллаһыдан көлеп булмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. Чөнки үзенең гөнаһлы тәне хакына чәчүче черү урыр» (Гәл. 6:7, 8). Шуңа күрә Йәһвә хупламаган бар күңел ачуларны без кире кагарга тиеш! (Зәб. 97:10)

15. Йәһвә безгә нинди бүләк биргән?

15 Күп кенә Йәһвә Шаһитләре интернет-телевидениебезне карарга ярата. Андагы тапшырулар һәм видеолар чыннан да файдалы. Мэрилин исемле апа-кардәш болай дигән: «Интернет-телевидениебез миңа уңай караш сакларга булыша. Аны караганда, миңа нинди тапшыру яхшы, ә ниндие начар икәнен тикшереп торасы юк. Үземне ялгыз итеп хис иткәндә я күңелем кырылганда, мин берәр нотык яки иртәнге гыйбадәт кылу карыйм. Телевидениебез ярдәмендә мин үземне Йәһвәгә һәм аның оешмасына тагы да якынрак итеп хис итәм. Интернет-телевидениебез тормышымны тулысынча үзгәртте». Ә сез Йәһвәнең бу бүләгеннән файдаланасызмы? Ай саен чыга торган тапшырудан тыш, интернет-телевидениебездәге видеоархивта һәм аудиоархивта күп башка роликлар, шул исәптән дәртләндергеч җырлар, бар.

16, 17. Ни өчен безгә күңел ачуга киткән вакытны контрольдә тотарга кирәк һәм безгә бу яктан нәрсә булышыр?

16 Безгә нинди күңел ачулар сайлаганыбызны гына түгел, ә аларга күпме вакыт багышлаганыбызны да контрольдә тотарга кирәк. Югыйсә, хезмәткә караганда, күңел ачуга күбрәк вакыт багышлавыбыз бар. Күпләргә, күңел ачканда, вакытны контрольдә тоту авыр. 18 яшьлек Абигейл исемле апа-кардәш болай ди: «Телевизор карау миңа авыр көннән соң бераз ял итеп алырга ярдәм итә. Әмма, сак булмасам, мин телевизор алдында сәгатьләр буе утыра алам». Сэмюэл исемле яшь абый-кардәш болай ди: «Мин интернетта күп роликлар карый идем. Берсен генә карый башлыйсың, һәм сизми дә каласың — өч-дүрт сәгать үтеп китә».

17 Күңел ачуга чиктән тыш күп вакыт китмәсен өчен, нәрсә эшләргә? Беренчедән, күңел ачуга күпме вакыт киткәненә игътибар итегез. Атна дәвамында язулар алып барып була. Мәсәлән, календарьда телевизор карауга, интернетта утыруга һәм телефон я планшетта уеннар уйнауга күпме сәгать сарыф иткәнегезне язып барыгыз. Моңа чиктән тыш күп вакыт киткәнен күрсәгез, график төзегез. Башта мөһимрәк нәрсәләргә вакыт бүлеп куегыз, ә аннан соң гына — күңел ачуга. Икенчедән, Йәһвәдән ул сезгә графигыгыз буенча эш итәргә булышсын дип сорагыз. Ул чакта сезнең шәхси өйрәнү, гаилә өйрәнүе, җыелыш очрашулары һәм вәгазь өчен күбрәк вакыт һәм көч калыр. Моннан тыш, сезне чиктән тыш күп вакыт күңел ачканга үкенү хисе борчымас.

АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘГӘ ҖАН-ТӘН БЕЛӘН БИРЕЛГӘН БУЛЫГЫЗ

18, 19. Йәһвәгә генә тугры булуыбызны без ничек раслый алабыз?

18 Шайтан дөньясына алмашка яңа дөньяның килүе турында язып, рәсүл Петер болай дигән: «Кадерле кардәшләр, моның барысын көтеп яшәгәндә, сез, Аллаһы сезнең тапсыз, кимчелексез һәм тыныч-тату яшәвегезне күрсен өчен, көчегездән килгәнне эшләгез» (2 Пет. 3:14). Бу киңәшкә колак салып, әхлакый һәм рухи яктан саф булып калырга тырышканда, без Йәһвәгә генә җан-тән белән бирелгән булуыбызны күрсәтәбез.

19 Шайтан һәм аның дөньясы приоритетларыбызны бозарга тырышудан туктамас (Лүк 4:13). Ләкин, бернигә карамастан, беркем һәм бернәрсә дә безнең өчен Йәһвәдән мөһимрәк булып китмәс. Әйе, Йәһвә генә җан-тән белән бирелгәнлегебезгә лаек!

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

^ 5 абз. Йәһвәгә хезмәт итү безгә зур шатлык китерә. Әмма без Йәһвәгә тулысынча бирелгәнме? Бу кабул иткән карарларыбыздан күренер. Әйдәгез, байлыкка һәм күңел ачуга карашыбызны тикшерик. Бу безгә Йәһвәгә карата яратуыбыз никадәр нык икәнен күрергә булышыр.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: без пычрак шартларда әзерләнгән ризыкны ашарга теләмәс идек. Ни өчен без җәбер-золым, сихерчелек һәм әхлаксызлык белән бозылган күңел ачуны кабул итәргә тиеш соң?