Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез Йәһвә ярдәмендә кем булырсыз?

Сез Йәһвә ярдәмендә кем булырсыз?

«Аллаһы... сез ул хуп күргәнчә эш итсен өчен, сездә теләк уята һәм көч бирә» (ФЛП. 2:13).

104 ҖЫР Изге рух — Аллаһы бүләге

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Үз ихтыярын үтәр өчен, Йәһвә нәрсә эшли?

ҮЗ ИХТЫЯРЫН үтәр өчен, Йәһвә кем булырга кирәк, шул була. Мәсәлән, ул Бөек Нәсыйхәтче, Юатучы һәм Яхшы Хәбәр Җиткерүче булган; әлбәттә, бу исемлек тулы түгел (Ишаг. 48:17; 2 Көр. 7:6; Гәл. 3:8). Әмма, үз ихтыярын чынга ашырыр өчен, Йәһвә кешеләрне дә куллана (Мат. 24:14; 28:19, 20; 2 Көр. 1:3, 4). Кирәк чакта кирәкле рольне башкарырга булышыр өчен, Йәһвә безгә зирәклек һәм көч бирә. Кайбер галимнәр санаганча, Йәһвә исеменең мәгънәсе шуннан гыйбарәт тә: ул үзе дә кем булырга кирәк, шул була, башкаларга да кем булырга кирәк, шул булырга булыша.

2. а) Ни өчен кайберәүләр, Йәһвә мине куллана аламы, дип шикләнә? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Без Йәһвәнең үзебезне куллануын телибез, әмма кайберәүләр, Йәһвә мине куллана ала микән, дип шикләнә. Ни өчен аларның андый шикләре туа? Чөнки алар инде олы яшьтә, аларның ниндидер шәхси авырлыклары бар я алар үзләрен сәләтсез дип саный. Ә кемдер мин болай да күп эшлим дип уйлый, шуңа күрә хезмәттә яңа максатлар куймый. Бу мәкаләдә без Йәһвә үз ихтыярын үтәүгә безне ничек әзерләгәнен күрербез. Без шулай ук, кайбер борынгы мисалларга игътибар итеп, Йәһвәнең төрле ир-атларны һәм хатын-кызларны эш итәргә дәртләндергәнен һәм моның өчен аларга ничек көч биргәнен белербез. Ахырда без Йәһвәнең үзебезне ничек куллана алуын карап чыгарбыз.

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ НИЧЕК ӘЗЕРЛИ?

3. Филипиялеләргә 2:13 тә әйтелгәнне исәпкә алып, Йәһвә бездә эш итү теләген ничек үстерә ала?

3 Филипиялеләргә 2:13 укы *. Йәһвә бездә эш итү теләген уята. Ул моны ничек эшли? Әйтик, без җыелыштагы берәр ихтыяҗ турында ишетәбез, ди. Я, әйтик, өлкәннәр җыелышта филиалдан килгән хат укый һәм шул хатта башка территориядә ярдәм кирәк дип әйтелә, ди. Бездә: «Мин ярдәм итә аламмы?» — дигән уй туадыр. Я, әйтик, безгә авыр йөкләмә тәкъдим итәләр, ди, һәм без аны үти алырбызмы дип шикләнәбездер. Яки, Изге Язмаларны укыганда, без: «Бу шигырьләрне, башкаларга булышыр өчен, ничек куллана алам?» — дип үз-үзебездән сорыйбыздыр. Асылда, без хезмәтебезне ничек киңәйтеп булганы турында уйланабыз. Йәһвә, безне нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итмәсә дә, андый уйларыбызны күреп, бездә теләк уята һәм эш итәргә дәртләндерә ала.

4. Йәһвә безгә эш итәр өчен ничек көч бирә ала?

4 Йәһвә безгә эш итәр өчен көч тә бирә (Ишаг. 40:29). Үзенең изге рухы белән Йәһвә табигый сәләтләребезне көчәйтергә мөмкин (Чыг. 35:30—35). Үз оешмасы аша Йәһвә безне билгеле бер йөкләмәләрне үтәргә өйрәтә ала. Теге я бу йөкләмәне ничек үтәргә дип шикләнәсез икән, ярдәм итә алган кешегә мөрәҗәгать итегез. Юмарт күктәге Атабыздан да «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» сорарга оялмагыз (2 Көр. 4:7; Лүк 11:13). Йәһвә күп кенә ир-атларны һәм хатын-кызларны ныгыткан һәм аларга эш итәр өчен теләк тә, көч тә биргән. Изге Язмаларда андый очраклар бик күп. Без хәзер аларның кайберләрен карап чыгарбыз. Өйрәнү вакытында Йәһвәнең сезне ничек куллана алганы турында уйланыгыз.

ЙӘҺВӘ ТУГРЫ ИР-АТЛАРГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТКӘН?

5. Йәһвәнең Мусаны ничек һәм кайчан кулланганыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Йәһвә Мусаны исраиллеләрнең азат итүчесе иткән. Аллаһы аны кайсы вакыттан алып куллана башлаган? «Мисырлыларның бар зирәклегенә өйрәтелгән» Муса үзен инде әзер дип санаган вакыттанмы? (Рәс. 7:22—25) Юк. Башта Йәһвә Мусаны юаш, басынкы кеше булырга өйрәткән, аннан соң гына ул аны куллана башлаган (Рәс. 7:30, 34—36). Йәһвә Мусага, Мисырның иң кодрәтле идарәчесенә сөйләр өчен, кыюлык биргән (Чыг. 9:13—19). Йәһвәнең Мусаны ничек һәм кайчан кулланганыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвәнең үзебезне куллануын теләсәк, безгә аның сыйфатларын чагылдырырга һәм аның көченә таянырга кирәк (Флп. 4:13).

6. Йәһвәнең Барзилайны ничек кулланганыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Гасырлар үткәч, Йәһвә, Давыт турында кайгыртыр өчен, Барзилайны кулланган. Әбессәламнән качып, Давыт һәм аның кешеләре «чүлдә ачыккан, арыган һәм сусаган» килеш йөргән. Олы яшьтәге Барзилай һәм башкалар, Давытны һәм аның кешеләрен кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәр өчен, үз тормышларын куркыныч астына куярга әзер булган. Барзилай, олы яшьтә булганым аркасында, Йәһвә мине куллана алмый, дип уйламаган. Ул юмартлык белән Аллаһының хезмәтчеләренә ярдәм итәргә ашыккан (2 Иш. 17:27—29). Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Безгә ничә яшь кенә булмасын, Йәһвә безне, мохтаҗ кардәшләргә ярдәм итәр өчен, куллана ала (Гыйб. сүз. 3:27, 28; 19:17). Үз җиребездә яшәгән я чит илләрдә яшәгән кардәшләргә турыдан-туры булыша алмасак, без бөтендөнья вәгазь эшенә иганәләр бирә алабыз. Бу акчалар мохтаҗ кардәшләргә булышыр өчен кулланылачак (2 Көр. 8:14, 15; 9:11).

7. Йәһвә Шимонны ничек кулланган һәм моны белү безне ничек ныгыта ала?

7 Йәһвә Шимон исемле кешегә, үлгәнче, Мәсихне күрерсең, дип вәгъдә иткән. Иерусалимда яшәгән бу олы яшьтәге кешене андый вәгъдә, һичшиксез, бик рухландырган. Ул бит Мәсихнең килүен еллар буе көткән булган. Шимонның иманы һәм чыдамлылыгы фатихаланган. Бер көнне «рух җитәкчелегендә» Шимон гыйбадәтханәгә килгән һәм анда сабый Гайсәне күргән. Шимонны кулланып, Йәһвә бу баланың Мәсих булып китәчәге турында пәйгамбәрлек әйткән (Лүк 2:25—35). Шимон Гайсәнең хезмәт итүен күрергә, мөгаен, өлгермәгән. Шулай да ул ия булган фатихасын югары бәяләгән. Киләчәктә дә аны зур фатихалар көтә! Яңа дөньяда бу тугры кеше Гайсәнең идарәсе бар кешеләргә фатиха китерәчәген үз күзләре белән күрәчәк (Ярат. 22:18). Без дә алган бар фатихаларыбыз өчен Йәһвәгә рәхмәтле булыйк.

8. Йәһвә безне, Барнабны кебек, ничек куллана ала?

8 Б. э. беренче гасырында яшәгән Йосыф исемле юмарт кеше Йәһвә коралы булырга шат булган (Рәс. 4:36, 37). Күрәсең, Йосыф, башкалар белән чагыштырганда, күбрәк дәрҗәдә кардәшләрне юаткан, шуңа күрә рәсүлләр аны Барнаб дип атаган; бу исем «юаныч улы» дигәнне аңлата. Мәсәлән, Шаул эзәрлекләүче буларак билгеле булганга, ул мәсихче булып киткәч тә, күп кенә кардәшләр аңардан курыккан. Әмма киң күңелле Барнаб Шаулга ярдәмгә килгән. Шаул Барнабның игелеген бик кадерләгән булса кирәк (Рәс. 9:21, 26—28). Соңрак Иерусалимдагы өлкәннәр Антиохтагы кардәшләрне рухландырырга кирәклеген күргән. Алар Антиохка кемне җибәргән? Барнабны! Бу яхшы сайлау булган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Барнаб Антиохтагы шәкертләрнең «барысын Хуҗабыз алдында какшамас йөрәкле булып калырга өндәгән» (Рәс. 11:22—24). Йәһвә безгә дә «юаныч уллары» булырга булыша ала. Мәсәлән, ул безне якынын югалткан кешене юатырга дәртләндерә ала. Яисә ул безне, авырган я депрессиягә бирелгән кешегә килеп китеп я шалтыратып, җылы сүзләр әйтергә дәртләндерә ала. Сез, Барнаб кебек, Йәһвәгә үзегезне кулланырга рөхсәт итәрсезме? (1 Тис. 5:14)

9. Йәһвәнең Василий исемле кардәшкә ничек булышканыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

9 Йәһвә Василий исемле бер абый-кардәшкә сәләтле рухи көтүче булып китәргә булышкан. Василийны 26 яшендә өлкән итеп билгеләгәннәр, әмма ул җыелышка рухи яктан булыша алырмынмы, дип шикләнгән. Аеруча авырлыклар кичергән кардәшләрне ныгыту кулыннан килмәс дип борчылган ул. Әмма башка тәҗрибәле өлкәннәр Василийны яхшы көтүче булырга өйрәткән; моннан тыш, ул Изге хезмәт мәктәбендә укып чыккан. Василий өлкән буларак яхшырырга тырышкан. Мәсәлән, ул кечкенә максатлар исемлеген төзегән. Максатларның һәрберсенә бер-бер артлы ирешеп, ул акрын-акрын үз куркуларын җиңгән. Ул болай ди: «Элек мине куркыткан нәрсәләр хәзер миңа шатлык китерә. Кардәшне юатыр өчен, Йәһвә миңа кирәкле шигырьне табарга булышканда, мин тирән канәгатьлек сизәм». Кардәшләр, әгәр сез дә, Василий кебек, Йәһвәгә үзегезне кулланырга рөхсәт итсәгез, ул сезгә җыелыштагы йөкләмәләрегезне күтәреп йөртергә ярдәм итәчәк һәм кирәкле сәләтләр бирәчәк.

ЙӘҺВӘ ТУГРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТКӘН?

10. Абигыя нәрсә эшләгән һәм без аның мисалыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

10 Давыт үз кешеләре белән бергә Шаул патшадан качарга мәҗбүр булган. Ярдәмгә мохтаҗ булганлыктан, Давыт Набал исемле бай кешедән ризык сораган. Ул моның турында сорарга оялмаган, чөнки моңа кадәр чүлдә Набал көтүләрен яклаган булган. Әмма башкаларны бернигә куймаган Набал Давытка ярдәм итәргә теләмәгән. Моның аркасында Давыт ярсып киткән һәм Набал белән аның өендәге бар ир-атларны кырып бетерәсе булган (1 Иш. 25:3—13, 22). Ләкин Набалның хатыны Абигыя үтә күрүчән булган. Бу чибәр хатын-кыз, зур кыюлык күрсәтеп, Давыт янына барган һәм, аякларына егылып, үч алмаска ялвара башлаган. Ул Давытка, кан коюда гаепле булмас өчен, бар нәрсәне Йәһвә кулына тапшырырга киңәш иткән. Абигыянең ихтирамлы, басынкы булуы һәм зирәклеге Давытны битараф калдырмаган. Ул дөрес нәтиҗәгә килгән: Абигыяне Йәһвә җибәргән булган (1 Иш. 25:23—28, 32—34). Бу хатын-кыз күркәм сыйфатлар үстергән, шул сәбәпле Йәһвә аны куллана алган. Бүген ихтирам белән зирәклеккә ия булган апа-кардәшләр Йәһвә коралы булырга шат: алар үз гаиләләрен һәм җыелыштагыларны ныгытырга тырыша (Гыйб. сүз. 24:3; Тит. 2:3—5).

11. Шалум кызлары нәрсә эшләгән һәм бүген кем алар кебек эш итә?

11 Күп гасырлар үткәч, Шалум кызлары Йәһвәнең үзләрен куллануын теләгән. Алар Иерусалим стеналарын торгызуда катнашкан (Ник. 2:20; 3:12). Аларның әтисе мирза булса да, Шалум кызлары бу авыр һәм куркыныч эштә катнашырга әзер булган (Ник. 4:15—18). Тикуалыларның абруйлы кешеләре исә «хезмәттә катнашыр өчен үзләрен басынкыландырмаган» (Ник. 3:5). Шалум кызларының карашы аларныкыннан бик аерылып торган! Стеналар нибары 52 көн эчендә торгызылгач, Шалум кызларының никадәр шатланганнарын күз алдыгызга гына китерегез! (Ник. 6:15) Бүген дә апа-кардәшләр изге хезмәтнең махсус төрләрендә катнаша. Мәсәлән, алар Йәһвәгә багышланган биналарны төзүдә я ремонтлауда катнаша. Аларның осталыклары, ашкынулары һәм тугрылыклары эшнең уңышлы булуына китерә.

12. Йәһвә безне, Тәбифәне кебек, ничек куллана ала?

12 Йәһвә Тәбифәне, «күп кенә яхшы эшләр кылып, ярлыларга юмарт ярдәм күрсәтергә» дәртләндергән; аеруча ул тол хатыннарга ярдәм иткән (Рәс. 9:36). Тәбифә гаҗәеп юмартлык һәм игелеклелек белән билгеле булганга, аның үлеме кардәшләргә аеруча зур кайгы китергән. Шуңа күрә, рәсүл Петер бу апа-кардәшне терелткәч, бар кардәшләрнең шатлыклары чиксез булган (Рәс. 9:39—41). Без Тәбифәдән нәрсәгә өйрәнәбез? Яшьме без, олы яшьтәме, ир-атмы без я хатын-кызмы, кардәшләргә гамәли яктан булышу кулыбыздан килә (Евр. 13:16).

13. Йәһвә Рут исемле оялчан апа-кардәшне ничек кулланган һәм бу апа-кардәш нинди нәтиҗәгә килгән?

13 Рут исемле оялчан бер апа-кардәш миссионер булырга теләгән. Балачагында ул, өйдән өйгә йөгерә-йөгерә, трактатлар таратуда катнашкан. «Миңа бу эш чыннан да ошый иде»,— дип әйткән ул. Ләкин вәгазьдә очраган кешеләр белән сөйләшү һәм Аллаһы Патшалыгы турында шәхси рәвештә сөйләү аңа авыр бирелгән. Оялчан булса да, Рут 18 яшендә пионер булып киткән. 1946 елда ул Гилад мәктәбендә укыган. Аннан соң ул Гавай утрауларында һәм Япониядә хезмәт иткән. Күргәнебезчә, Йәһвә бу апа-кардәшне кулланган. Якынча 80 ел хезмәттә катнашканнан соң, Рут болай дигән: «Йәһвә минем Ярдәмчем булды. Ул миңа оялчан булуымны җиңәргә булышты. Һичшиксез, Йәһвә үзенә таянган теләсә кайсы кешене куллана ала».

ЙӘҺВӘ СЕЗНЕ КУЛЛАНСЫН

14. Көләсәйлеләргә 1:29 буенча, Йәһвәнең үзебезне куллануын теләсәк, бездән нәрсә таләп ителә?

14 Тарих дәвамында Йәһвә үз хезмәтчеләренә төрле рольләр башкарырга ярдәм иткән. Ә сез Йәһвә ярдәмендә кем булырсыз? Күп кенә нәрсә тырыш булуыгыздан тора. (Көләсәйлеләргә 1:29 укы.) Йәһвәгә үзегезне кулланырга рөхсәт итсәгез, ул сезгә ашкынучан вәгазьче, оста укытучы, назлы юатучы, яхшы эшче, ышанычлы дус булырга ярдәм итәчәк һәм күп-күп башка роль башкарырга өйрәтәчәк.

15. 1 Тимутигә 4:12, 15 тә киңәш ителгәнчә, яшь абый-кардәшләр Йәһвәдән нәрсә сорарга тиеш?

15 Балигъ яшькә җитеп килгән абый-кардәшләр, сезнең турында нәрсә әйтеп була? Хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә алган, көч ташып торган яшь абый-кардәшләргә ихтыяҗ бик зур. Күп кенә җыелышларда, хезмәттәш ярдәмчеләргә караганда, өлкәннәр күбрәк. Яшь абый-кардәшләр, сез җыелыштагы вазифаларны үз өстегезгә алырга телисезме? Ни өчен андый теләк үстермәскә? Кайвакыт абый-кардәшләр болай дип әйтәләр: «Мин вәгазьче булуыма канәгать, шул җиткән». Әгәр дә сез охшаш хисләр кичерәсез икән, Йәһвә сездә хезмәттәш ярдәмче булу теләген үстерсен дип сорагыз һәм ул сезгә кирәкле көч һәм сәләтләр бирсен дип үтенегез (Вәг. 12:1). Җыелышка сезнең ярдәмегез бик кирәк! (1 Тимутигә 4:12, 15 укы.)

16. Без Йәһвәдән нәрсә турында сорарга тиеш һәм ни өчен?

16 Үз ихтыярын үтәр өчен, Йәһвә сезгә кем булырга кирәк, шул булырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Аллаһыдан эш итү теләген һәм кирәкле көч сорагыз. Яшьме сез, олы яшьтәме, вакытыгызны, көчегезне һәм сәләтләрегезне Йәһвәне данлар өчен кулланыгыз (Вәг. 9:10). Курку хисе һәм үз сәләтләрегездә шикләнү сезгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауламасын! Без назлы Атабызны данлый алабыз. Һәрберебез бу эшкә үз өлешен кертә ала. Бу чыннан да бик зур хөрмәт!

127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү

^ 5 абз. Сез Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләр идегезме? Сезнеңчә, Аллаһы сезне куллана аламы? Ә бәлки, сез хезмәттә күбрәкне эшли алмыйм дип уйлыйсыздыр? Бу мәкаләдә без Йәһвәнең, үз ихтыярын үтәр өчен, безне ничек куллана алуын карап чыгарбыз. Без шулай ук Аллаһының безгә ничек көч биргәнен һәм безнең ашкынуыбызны ничек арттырганын белербез.

^ 3 абз. Паул үз хатын беренче гасырдагы мәсихчеләргә язса да, аның сүзләре Йәһвәнең бар хезмәтчеләре өчен файдалы.