Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Балаларыгыз Аллаһы хезмәтчеләре булып үсәрме?

Балаларыгыз Аллаһы хезмәтчеләре булып үсәрме?

«Гайсә үсә барды, зирәклек җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды» (ЛҮК 2:52).

134 ҖЫР Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Кеше кабул итә алган иң акыллы карар нинди?

ЕШ КЫНА ата-аналарның карарлары балаларның тормышларында тирән эз калдыра. Ата-аналар акылсыз карар кабул итсә, бу балаларына зыян китерми калмас. Ә акыллы карарлар кабул итеп, алар балаларына бәхетле булырга булыша. Әлбәттә, балалар да зирәк эш итәргә тиеш. Күктәге Атабыз Йәһвәгә хезмәт итү карары — кеше кабул итә алган иң акыллы карар (Зәб. 73:28).

2. Гайсә һәм аның ата-анасы нинди акыллы карарлар кабул иткән?

2 Гайсәнең ата-анасы, Йосыф белән Мәрьям, үзләренең бар балаларын Йәһвә юлына бастырырга теләгән. Аларның тормышларыннан Йәһвәгә хезмәт итү алар өчен иң мөһиме булганы күренгән (Лүк 2:40, 41, 52). Ә Гайсә турында нәрсә әйтеп була? Ул игелекле, тугры һәм кыю кеше булып үскән. Акыллы карарлар кабул итеп, Гайсә Йәһвә күзендә дөрес булганны эшләгән (Мат. 4:1—10). Йәһвәне яраткан бар ата-аналар да андый акыллы угыл белән горурланыр иде.

3. Без бу мәкаләдә нинди сорауларга җавап алырбыз?

3 Бу мәкаләдә без мондый сораулар карап чыгарбыз: Йәһвә Гайсәнең тормышына кагылышлы нинди акыллы карарлар кабул иткән? Мәсихче ата-аналар Мәрьям белән Йосыфтан нәрсәгә өйрәнә ала? Яшьләр Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала? Әйдәгез, белик.

ЙӘҺВӘДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

4. Йәһвә нинди сайлау ясаган?

4 Йәһвә Гайсәгә яхшы ата-ана сайлаган (Мат. 1:18—23; Лүк 1:26—38). Мәрьямнең эчкерсез сүзләрендә аның Йәһвәгә һәм аның Сүзенә карата тирән мәхәббәте чагылган (Лүк 1:46—55). Йосыф та бик рухи кеше булган. Бу аның Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынуыннан күренә (Мат. 1:24).

5, 6. Йәһвә Гайсәне нинди авырлыклардан якламаган?

5 Йәһвә Гайсәнең ата-анасы итеп бай булмаган кешеләрне сайлаган. Йосыф белән Мәрьямнең, Гайсә тугач, китергән корбаннарыннан алар ярлы булган дигән нәтиҗәгә килеп була (Лүк 2:24). Мөгаен, Йосыфның йорты янында һөнәрханәсе булган, һәм ул анда балта эшләрен башкаргандыр. Бу гаилә бик гади тормыш алып барган, аларның бит ким дигәндә җиде баласы булган (Мат. 13:55, 56).

6 Йәһвә Гайсәне куркынычлардан якласа да, кайбер авырлыкларга ул юл куйган (Мат. 2:13—15). Мәсәлән, аның иман итмәгән туганнары булган. Өйдәгеләре аның Мәсих булуына башта ышанмагач, Гайсә моңа бик күңелсезләнгәндер (Марк 3:21; Яхъя 7:5). Гайсәнең үги атасы Йосыф, күрәсең, үлеп киткән. Димәк, Гайсә якын кешесен югалтуның да нәрсә икәнен белгән. Гаилә башы үлгәч, Гайсә, күрәсең, олы угыл буларак, әтисе башкарган балта эшләрен дәвам иткән (Марк 6:3). Гаилә турында кайгырту Гайсә җилкәсенә төшкән. Моның өчен аңа, күрәсең, күп эшләргә туры килгән. Шуңа күрә Гайсә тир түгеп эшләүнең нәрсә икәнлеген ишетеп кенә белмәгән.

Балаларыгызны Аллаһы Сүзеннән киңәшләр эзләргә өйрәтегез. Бу аларны киләчәктәге авырлыкларга әзерләр (7 нче абзацны кара.) *

7. а) Нәрсә турында уйлану ирле-хатынлы парларга балаларын дөрес тәрбияләргә булышыр? ә) Гыйбрәтле сүзләр 2:1—6 буенча, ата-аналар балаларын нәрсәгә өйрәтергә тиеш?

7 Бала табу турында уйлаган ирле-хатынлы парлар үзләренә мондый сораулар бирсә, дөрес булыр иде: «Без басынкы кешеләрме һәм Йәһвәне һәм аның Сүзен яратабызмы? Йәһвә безгә бала кайгыртуны ышанып тапшырыр идеме?» (Зәб. 127:3, 4) Ә балалы парларга шуның турында уйланырга кирәк: «Мин балаларымны эш яратырга өйрәтәмме? Мин балаларымны Шайтан дөньясында очрый алган физик һәм әхлакый зыяннан якларга тырышаммы?» (Вәг. 3:12, 13; Гыйб. сүз. 22:3) Әлбәттә, сез балаларыгызны бар куркынычлардан яклый алмассыз. Бу мөмкин түгел. Ләкин сез аларны ярату белән Аллаһы Сүзеннән киңәшләр эзләргә өйрәтә аласыз. Бу аларны олы тормышларында булачак авырлыкларга әзерләр. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—6 укы.) Мәсәлән, берәр туганыгыз хакыйкатьтән китсә, Изге Язмалар нигезендә ни өчен Аллаһыга тугры булып калу мөһим икәнлеген аңлатыгыз (Зәб. 31:23). Үлем якын кешегезне алып китсә, балагызга кайгыны кичереп чыгарга һәм җан тынычлыгын табарга булышучы шигырьләр күрсәтегез (2 Көр. 1:3, 4; 2 Тим. 3:16).

ЙОСЫФ БЕЛӘН МӘРЬЯМНӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

8. Йосыф белән Мәрьям Канун 6:6, 7 дә язылганны ничек кулланган?

8 Гайсә Аллаһы күзендә лаеклы кеше булып үскән, чөнки аның ата-анасы аны Йәһвә җитәкчелеге буенча тәрбияләгән. (Канун 6:6, 7 укы.) Йосыф белән Мәрьям Йәһвәне бик нык яраткан һәм шундый яратуны балаларының йөрәкләренә дә салган.

9. Йосыф белән Мәрьямнең рухи кешеләр булганы нәрсәдән күренә?

9 Йосыф белән Мәрьямнең гаиләсендә яхшы рухи гадәтләр булган. Һичшиксез, алар атна саен Насарадагы синагогага йөргән һәм ел саен Иерусалимга Пасах бәйрәменә сәяхәт иткән (Лүк 2:41; 4:16). Мөгаен, юлда барганда, алар Гайсәне һәм аның энекәш-сеңелләрен Йәһвә халкының тарихына өйрәткәндер. Бәлки, алар, барышлый, Изге Язмаларда искә алынган урыннарны күргәндер. Гаиләләре ишәйгәнгә, андый рухи эшләр белән шөгыльләнү җиңел булмагандыр. Әмма бу аларга нинди зур файда китергән! Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куйганга, алар рухи яктан нык булган.

10. Мәсихче ата-аналар Йосыф белән Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә ала?

10 Йосыф белән Мәрьям мәсихче ата-аналарга нинди яктан үрнәк булып тора? Балагыз Йәһвәне яратуыгызны сүзләрегездән һәм эшләрегездән күрсен. Аның йөрәгенә Йәһвәгә карата яратуны сеңдерсәгез, иң зур бүләк биргән булырсыз. Балагызга Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнү, дога кылу, очрашуларга йөрү һәм хезмәттә катнашу никадәр мөһим икәнлеген аңларга булышыгыз (1 Тим. 6:6). Билгеле, сез балагыз турында матди яктан да кайгыртырга тиеш (1 Тим. 5:8). Ләкин бөек афәтне кичереп чыгарга аңа акча белән милек түгел, ә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булышыр * (Йәз. 7:19; 1 Тим. 4:8).

Бүген күп кенә ата-аналар, балаларына рухи яктан үсәргә булышыр өчен, күп тырышлыклар куя. Моны күрү сөендерә! (11 нче абзацны кара.) *

11. а) 1 Тимутигә 6:17—19 дагы киңәш ата-аналарга зирәк эш итәргә ничек булыша ала? ә) Гаиләгез нинди рухи максатлар куя ала һәм бу нинди фатихалар китерер? (« Гаиләгез нинди максатлар куяр?» дигән рамканы да кара.)

11 Бүген күп кенә ата-аналар, балаларына рухи яктан үсәргә булышыр өчен, күп тырышлыклар куя. Моны күрү безне чыннан да сөендерә! Алар Йәһвәгә бергә гыйбадәт кыла: җыелыш очрашулары белән конгрессларны калдырмый һәм вәгазь эшендә катнаша. Кайбер гаиләләр хәтта сирәк вәгазьләнә торган территориядә хезмәт итә. Ә башкалары Бәйтел экскурсиясендә булып кайта я теократик биналарны төзүдә булыша. Әлбәттә, бу билгеле бер чыгымнар һәм көч белән вакыт таләп итә. Әмма андый корбаннар бу гаиләләрне рухи яктан баета гына. (1 Тимутигә 6:17—19 укы.) Андый рухи гаиләдә үскән балалар еш кына, олыгайгач та, рухи гадәтләрен калдырмый һәм ата-аналарына шундый тәрбия биргәннәренә бик тә рәхмәтле булып кала * (Гыйб. сүз. 10:22).

ГАЙСӘДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

12. Үсеп җиткәч, Гайсә нәрсә эшли алган?

12 Гайсәнең күктәге Атасы һәрвакыт дөрес карарлар кабул итә. Аның җирдәге ата-анасы да акыллы эш иткән. Ләкин, буйга җиткәч, Гайсә үзе карарлар кабул итәргә тиеш булган (Гәл. 6:5). Бар кешеләр кебек, ул да ихтыяр ирегенә ия булган бит. Гайсә үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куя алган, ләкин ул Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен иң кадерле нәрсә дип санаган (Яхъя 8:29). Аның мисалы бүгенге яшьләргә ничек булыша ала?

Яшьләр, әти-әниләрегезнең җитәкчелеген кире какмагыз (13 нче абзацны кара.) *

13. Гайсә нинди бала булган?

13 Гайсә тыңлаучан бала булган. Ул ата-анасының җитәкчелеген кире какмаган һәм үзен алардан акыллырак дип санамаган. Киресенчә, ул әти-әнисенә «буйсынып яшәгән» (Лүк 2:51). Гайсә олы угыл вазифасына җитди караган. Ул, үги атасының һөнәренә тырышып өйрәнгәнгә, соңрак үз гаиләсе турында кайгырта алган.

14. Гайсәнең Изге Язмаларны тирәнтен тикшергәне безгә кайдан билгеле?

14 Мөгаен, Йосыф белән Мәрьям үз улына аның дөньяга могҗизалы рәвештә килгәне турында һәм Аллаһы хәбәрчеләренең нинди сүзләр әйткәне турында сөйләгәндер (Лүк 2:8—19, 25—38). Гайсә әти-әнисенең сөйләгәннәре белән генә чикләнмәгән, ул үзе дә Изге Язмаларны тикшергән. Без Гайсәнең Изге Язмаларны тирәнтен тикшергәнен кайдан беләбез? Малай чагында Иерусалимдагы укытучылар «аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына гаҗәпләнгән» булган (Лүк 2:46, 47). Инде 12 яшендә Гайсә Йәһвәнең үз Атасы булуына төшенгән (Лүк 2:42, 43, 49).

15. Гайсә Йәһвәнең ихтыярын үтәргә карар иткәнен ничек күрсәткән?

15 Аллаһының ниятендә үз ролен аңлагач, Гайсә бу йөкләмәне кабул итәргә булган (Яхъя 6:38). Ул кешеләрнең үзен нәфрәт итәчәкләрен белгән, һәм моны аңлау аны һич шатландырмаган. Шулай да ул Йәһвәгә буйсынырга карар иткән. Б. э. 29 елында суга чумдырылганнан соң, ул тормышын Йәһвәнең ихтыярын үтәүгә туплаган (Евр. 10:5—7). Хәтта җәфалану баганасында үлем хәлендә булганда да, Гайсә үз Атасының ихтыярын үтәргә тәвәккәл булган (Яхъя 19:30).

16. Балалар Гайсәдән ничек үрнәк ала ала?

16 Әти-әниеңә тыңлаучан бул. Йосыф белән Мәрьям кебек, синең әти-әниең дә камилсез. Ләкин Йәһвә аларны сине яклау һәм өйрәтү өчен җаваплы итеп куйган. Киңәшләренә колак салсаң һәм аларның хакимлегенә хөрмәт белән карасаң, синең «тормышың яхшы булыр» (Эфес. 6:1—4).

17. Йошуа 24:15 буенча, яшьләр нинди карар кабул итәргә тиеш?

17 Кемгә хезмәт итәчәгеңне сайла. Сиңа Йәһвәнең сыйфатларын яхшы белергә, аның ниятенә төшенергә һәм аның ихтыярын ничек үти алганыңны аңларга кирәк (Рим. 12:2). Бу сиңа тормышыңдагы иң мөһим карарны — Йәһвәгә хезмәт итү карарын кабул итәргә булышыр. (Йошуа 24:15 укы; Вәг. 12:1.) Изге Язмаларны регуляр рәвештә укысаң һәм тикшерсәң, Йәһвәгә карата яратуың үсәр, ә иманың ныгыр.

18. Яшьләргә нинди сайлау ясарга кирәк һәм теге я бу карарның нәтиҗәсе нинди булыр?

18 Йәһвәнең ихтыярын тормышыңда беренче урынга куй. Шайтан дөньясы сәләтләреңне байлык җыяр өчен куллансаң, бәхетле булырсың дигән карашны тага. Чынлыкта исә байлык артыннан куып яшәгән кешеләр үзләрен «күп газаплар белән яралый» (1 Тим. 6:9, 10). Ә Йәһвәне тыңласаң һәм аның ихтыярын тормышыңда беренче урынга куйсаң, уңышлы булырсың һәм «зирәклек белән эш итәрсең» (Йош. 1:8).

СЕЗ НӘРСӘ САЙЛАРСЫЗ?

19. Ата-аналар нәрсәне истә тотарга тиеш?

19 Ата-аналар, гаиләгезгә Йәһвәгә хезмәт итәргә булышыр өчен, кулыгыздан килгәннең барысын эшләгез. Аллаһыга таяныгыз, һәм ул сезгә акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Истә тотыгыз: сүзләрегезгә караганда, эшләрегез балаларыгызга күбрәк тәэсир итә. Шуңа күрә, акыллы карарлар кабул итеп, балаларыгызга Йәһвәнең хуплавын алырга булышыгыз.

20. Яшьләр Йәһвәгә хезмәт итүне сайласа, бу аларга нинди фатихалар китерәчәк?

20 Яшьләр, әти-әниләрегез сезгә акыллы карарлар кабул итәргә булыша ала. Әмма, Аллаһыны шатландырыр өчен, сез үзегез дә дөрес сайлау ясарга тиеш. Шуңа күрә Гайсәдән үрнәк алыгыз һәм күктәге Атагызга хезмәт итегез. Шулай эшләсәгез, сез инде бүген шатлыклы, мәгънәле тормыш алып барырсыз (1 Тим. 4:16). Киләчәк тә сезгә иң зур сөенеч китерәчәк!

133 ҖЫР Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит

^ 5 абз. Мәсихче ата-аналар үз балаларын Йәһвәнең бәхетле хезмәтчеләре итеп тәрбияләргә тели. Балаларын Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерер өчен, ата-аналар нинди карарлар кабул итәргә тиеш? Ә яшьләрдән нәрсә көтелә? Бу мәкаләдә шушы сораулар карала.

^ 10 абз. «Саф гыйбадәт торгызылган!» дигән китапта 6 бүлекнең 17, 18 абзацларын карагыз.

^ 11 абз. «Уяныгыз!» 2011 ел, октябрь чыгарылышында 20 биттәге «Лучших родителей представить невозможно» дигән рамканы һәм «Уяныгыз!» 1999 ел, 8 март чыгарылышында 25 биттәге «Особенное письмо родителям» дигән мәкаләне карагыз.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Мәрьям үз улына Йәһвәгә карата ярату үстерергә булышкан. Бүген күп кенә аналар шулай ук эш итә.

^ 68 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йосыф үз гаиләсе белән синагогага йөргән. Бүген күп кенә аталар үз гаиләләре белән очрашуларга йөри.

^ 70 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә үги атасыннан балтачы һөнәренә өйрәнгән. Бүген яшьләр үз аталарыннан күп нәрсәләргә өйрәнә ала.