Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (I өлеш)

Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (I өлеш)

«Мәсих хаты булуыгызны сез үзегез күрсәтәсез. Бу хатны без, хезмәтчеләр буларак... яздык» (2 КӨР. 3:3).

78 ҖЫР Кешеләрне Аллаһы сүзенә өйрәтәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Бөтен җыелыш өйрәнүченең рухи яктан үсүенә өлеш кертә. Аның суга чумдырылуын күрүдән зуррак шатлык бармы соң?! (1 нче абзацны кара.)

1. 2 Көринтлеләргә 3:1—3 буенча, өйрәнүче суга чумдырылганда, бу бездә нинди хисләр уята? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

СЕЗНЕҢ җыелыштан берәр өйрәнүче суга чумдырылганда, сез нәрсә хис итәсез? Һичшиксез, сез бик сөенәсез (Мат. 28:19). Ә әгәр сез үзегез бу кеше белән өйрәнү үткәргән булсагыз, шатлыгыгызның иге-чиге юктыр! (1 Тис. 2:19, 20) Яңа шәкертләр «үзебезне хуплаучы хатлар» булып тора. Моннан тыш, алар җыелышыбызның тырыш хезмәт иткәнен раслый. (2 Көринтлеләргә 3:1—3 укы.)

2. а) Без нинди мөһим сорауны карап чыгарбыз һәм ни өчен? ә) Изге Язмалар өйрәнүе нәрсә ул? (Аңлатманы кара.)

2 Отчетлардан күренгәнчә, соңгы дүрт ел дәвамында без ай саен уртача 10 000 000 Изге Язмалар өйрәнүе * үткәрдек. Шул вакыт дәвамында һәр ел, уртача алганда, 280 000 нән артык кеше суга чумдырылды. Тагы да күбрәк өйрәнүче суга чумдырылсын өчен, нәрсә эшләп була? Йәһвә әле дә кешеләргә Мәсих шәкертләре булып китәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без, аларга бу мөһим адымны мөмкин кадәр тизрәк ясарга булышыр өчен, кулыбыздан килгәннең барысын эшләргә тиеш. Вакыт бит кимегәннән-кими бара! (1 Көр. 7:29а; 1 Пет. 4:7)

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Шәкертләр булдыру эше ашыгыч булганга, Җитәкче совет филиаллар аша сораштыру үткәргән һәм, күбрәк өйрәнүчеләргә суга чумдырылырга булышыр өчен, нәрсәне яхшыртып булганы турында белешкән. Бу һәм киләсе мәкалә тәҗрибәле пионерлар, миссионерлар һәм район күзәтчеләренең киңәшләренә нигезләнгән * (Гыйб. сүз. 11:14; 15:22). Өйрәнүче рухи яктан үссен өчен, ул үзе һәм өйрәнү үткәрүче кардәш, нәрсә эшләргә тиеш? Бу мәкаләдә без өйрәнүчегә, суга чумдырылуга ирешер өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген карап чыгарбыз.

ҺӘР АТНА ӨЙРӘНЕГЕЗ

Өйрәнүчедән, берәр кайда утырып өйрәнеп булмасмы, дип сорагыз (4—6 нчы абзацларны кара.)

4. Ишек төбендә үтә торган өйрәнү турында без нәрсә аңларга тиеш?

4 Күп кенә кардәшләребез кешеләр белән өйрәнүне ишек төбендә үткәрә. Кешенең кызыксынуын үстерер өчен бу яхшы ысул булса да, гадәттә, бу өйрәнүләр кыска була һәм еш кына атна саен үткәрелми. Кешенең кызыксынуы сүрелмәсен өчен, кайбер кардәшләр аның телефон номерын я электрон почтасын сорый һәм, килеп китүләр арасында аңа язып я шалтыратып, Изге Язмалардагы фикерләр белән бүлешә. Әмма кайбер очракларда андый сөйләшүләр айлар буе үтә, әмма эффектив өйрәнү булып китми. Кеше Изге Язмаларны вакыт-вакыт кыскача өйрәнсә, суга чумдырылырга әзер булырмы? Юктыр.

5. Гайсәнең Лүк 14:27—33 тә язылган сүзләре безгә шәкертләр булдырырга ничек булыша?

5 Бер очракта Гайсә, аның шәкерте булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. Ул манара төзергә җыенган кеше турында һәм сугышка керешергә уйлаган патша турында мисал китергән. Гайсә әйткәнчә, кеше, манарасын төзеп бетерә алырмы, юкмы икәнлеген билгеләр өчен, «башта, утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыгарга» тиеш, ә патша, гаскәре җиңә алырмы икәнлеген белер өчен, «иң башта утырып, башкалар белән киңәшләшеп алыр». (Лүк 14:27—33 укы.) Нәкъ шулай ук Гайсәнең шәкерте булырга теләгән кеше дә үзеннән нәрсә таләп ителгәнен яхшы аңларга тиеш. Менә ни өчен без кешене атна саен өйрәнергә дәртләндерергә тиеш. Без моны ничек эшли алабыз?

6. Өйрәнү нәтиҗәле булсын өчен, нәрсә эшләп була?

6 Ишек төбендә үткәрелгән өйрәнүне озаграк вакыт үткәреп карагыз. Мәсәлән, һәрбер килеп китүдә бер генә шигырь түгел, ә ике шигырь карап чыгарга тырышыгыз. Кеше озаграк өйрәнергә ияләшкәч, аңардан, берәр кайда утырып өйрәнеп булмасмы, дип сорап була. Кешенең җавабыннан ул өйрәнүне кадерлиме, юкмы икәнлеге күренер. Соңрак, аның үсешен тизләтер өчен, ул атнага ике тапкыр өйрәнергә теләмиме дип сорый аласыз. Әмма, кешене суга чумдырылуга әзерләр өчен, аның белән атнага бер-ике тапкыр өйрәнү генә җитми.

ҺӘРБЕР ӨЙРӘНҮГӘ ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

Өйрәнүгә әзерләнегез һәм өйрәнүчегезне дә моңа өйрәтегез (7—9 нчы абзацларны кара.)

7. Без өйрәнүләргә ничек әзерләнергә тиеш?

7 Өйрәтүче буларак, һәр өйрәнүгә яхшылап әзерләнергә кирәк. Материал белән танышыгыз һәм китерелгән шигырьләрне карап чыгыгыз. Төп фикерләрне аңларга тырышыгыз. Дәреснең исеме, өстәмә исемнәр, сораулар, «укы» дип билгеләнгән шигырьләр, иллюстрацияләр һәм теманы ачыклаучы видеороликларны да карап чыгыгыз. Аннары өйрәнүчегә бу теманы ничек гади генә аңлатып булганы турында уйланыгыз. Шулай эшләп, сез өйрәнүчегезгә материалны яхшы аңларга һәм кулланырга булышырсыз (Ник. 8:8; Гыйб. сүз. 15:28а).

8. Рәсүл Паулның Көләсәйлеләргә 1:9, 10 да язылган сүзләре безне өйрәнүчеләр турында дога кылырга ничек дәртләндерә?

8 Өйрәнүгә әзерләнгәндә, өйрәнүчегез һәм аның ихтыяҗлары турында уйланып дога кылыгыз. Йәһвәдән өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтергә булышсын дип сорагыз. (Көләсәйлеләргә 1:9, 10 укы.) Өйрәнүчегә нәрсәне аңлау я кабул итү авыр була ала? Моның турында уйланыгыз һәм максатыгыз — өйрәнүчегә суга чумдырылырга булышу икәнлеген онытмагыз.

9. Өйрәнүчегә өйрәнүгә әзерләнергә ничек булышып була? Аңлатыгыз.

9 Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү кешегә Йәһвә белән Гайсәгә карата рәхмәт хисен үстерергә булышыр дип өметләнәбез һәм ул алга таба да белем алырга теләр дип ышанабыз (Мат. 5:3, 6). Өйрәнүдән күбрәк файда алсын өчен, өйрәнүче дикъкать белән өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә өйрәнүчегә һәр өйрәнүгә әзерләнү никадәр мөһим икәнлеген аңлатыгыз. Өйрәнүчене материалны алдан укырга һәм материалның шәхсән аңа ничек кагылганы турында уйланырга дәртләндерегез. Аңа бу яктан ничек ярдәм итеп була? Бергәләп әзерләнеп карагыз *. Сорауларга туры җавапларны ничек табып булганын күрсәтегез һәм төп сүзләрне сызу җавапны искә төшерергә ярдәм итәчәген аңлатыгыз. Өйрәнүчене җавапны үз сүзләре белән бирергә дәртләндерегез. Бу сезгә өйрәнүчегезнең материалны никадәр яхшы аңлаганын күрергә булышыр. Өйрәнүчене тагын нәрсәгә дәртләндереп була?

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ҺӘР КӨН АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТЕГЕЗ

Өйрәнүчегезне Йәһвә белән аралашырга өйрәтегез (10, 11 нче абзацларны кара.)

10. Ни өчен Изге Язмаларны һәр көн уку мөһим һәм, уку күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

10 Өйрәнүчегә, безнең белән һәр атна өйрәнүдән тыш, Йәһвә белән дә аралашырга кирәк. Ничек итеп? Һәр көн Йәһвә әйткәнне тыңлап һәм аңа дога кылып. Йәһвәне тыңлар өчен, өйрәнүче Изге Язмаларны һәр көн укырга тиеш (Йош. 1:8; Зәб. 1:1—3). Өйрәнүчегезгә jw.org * сайтындагы «Изге Язмаларны уку графигы»н күрсәтегез. Әлбәттә, Изге Язмаларны уку күбрәк файда китерсен өчен, уйланып укырга кирәк. Өйрәнүчегезне мондый сораулар турында уйланырга дәртләндерегез: «Мин Йәһвә турында нәрсә белдем? Мин моны тормышымда ничек куллана алам?» (Рәс. 17:11; Ягък. 1:25)

11. Кешене дөрес дога кылырга ничек өйрәтеп була һәм ни өчен еш дога кылу мөһим?

11 Өйрәнүчегезне Йәһвәгә һәр көн дога кылырга дәртләндерегез. Өйрәнү алдыннан һәм өйрәнүдән соң өйрәнүче белән бергәләп дога кылыгыз һәм догаларыгызда аны телгә алыгыз. Догаларыгызны тыңлап, ул Йәһвә Аллаһыга Гайсә Мәсих аша эчкерсез дога кылырга өйрәнер (Мат. 6:9; Яхъя 15:16). Изге Язмаларны һәр көн уку (Йәһвәне тыңлау) һәм дога кылу (Йәһвә белән сөйләшү) өйрәнүчегә Йәһвәгә якынлашырга бик булышыр (Ягък. 4:8). Бу гадәтләр ярдәмендә өйрәнүче рухи яктан үсәр һәм ахыр чиктә, багышланып, суга чумдырылырга әзер булыр. Моннан ары өйрәнүчегә нәрсә эшләү мөһим?

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ШӘХСИ МӨНӘСӘБӘТЛӘР ҮСТЕРЕРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ

12. Өйрәнүчегә Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә ничек булышып була?

12 Алган белемнәр өйрәнүченең акылына гына түгел, ә йөрәгенә дә үтеп керергә тиеш. Ни өчен бу мөһим? Чөнки шул чакта гына аның белгәннәре буенча эш итәргә теләге туар. Әйе, Гайсә, кешеләргә көчле дәлилләр китереп, аларның акылларына ирешкән. Ләкин ул аларның йөрәкләренә дә үтеп керерлек итеп өйрәткән, менә ни өчен алар аңа ияргән (Лүк 24:15, 27, 32). Өйрәнүчегез Йәһвәне реаль шәхес итеп күрергә тиеш. Йәһвә аның өчен Ата, Яклаучы һәм Дус була ала (Зәб. 25:4, 5). Өйрәнү үткәргәндә, кешенең игътибарын Аллаһының сыйфатларына юнәлтергә тырышыгыз (Чыг. 34:5, 6; 1 Пет. 5:6, 7). Һәрбер теманы өйрәнгәндә, Йәһвәнең нинди шәхес булуына игътибар итегез. Өйрәнүчегезгә Йәһвәнең матур сыйфатларын — мәхәббәтен, игелеген һәм шәфкатьле булуын кадерләргә булышыгыз. Гайсә дә: «Аллаһың Йәһвәне... ярат»,— дип өйрәткән, моны ул «иң мөһим һәм беренче әмер» дип атаган (Мат. 22:37, 38). Шуңа күрә без өйрәнүчеләребезне Йәһвәне яратырга өйрәтергә тиеш.

13. Өйрәнүчене Йәһвәнең сыйфатларын кадерләргә ничек өйрәтеп була?

13 Өйрәнүчегезгә үзегезнең Йәһвәгә карата булган хисләрегез турында сөйләгез. Бу өйрәнүчегезгә дә Йәһвә белән җылы, якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәр (Зәб. 73:28). Мәсәлән, өйрәнү басмасында Йәһвәнең мәхәббәтен, зирәклеген, гаделлеген яки көчен ачыклаучы берәр фикер я шигырь очраса һәм бу сезнең күңелегезне тибрәтсә, өйрәнүчегезгә моның турында әйтми калмагыз. Күктәге Атагызны яратуыгыз аңа ап-ачык күренсен. Әмма, суга чумдырылуга әзер булыр өчен, өйрәнүчегә тагын бер нәрсә эшләргә кирәк.

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫНА ЙӨРЕРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРЕГЕЗ

Өйрәнүчегезне җыелышка мөмкин кадәр тизрәк чакырыгыз (14, 15 нче абзацларны кара.)

14. Еврейләргә 10:24, 25 тә җыелыш очрашулары турында нәрсә әйтелә?

14 Өйрәнүчесенең суга чумдырылуын теләмәгән өйрәтүче юктыр. Шуңа күрә без өйрәнүчеләребезне җыелыш очрашуларына чакырырга тиеш. Тәҗрибәле кардәшләр әйткәнчә, тиз арада очрашуларга йөри башлаган өйрәнүчеләр рухи яктан бик тиз үсә (Зәб. 111:1). Кайбер кардәшләр үз өйрәнүчеләренә шуны аңлата: күп кенә мәгълүматны алар җыелышта гына ишетә ала. Өйрәнүчегез белән Еврейләргә 10:24, 25 не укып китегез һәм җыелышларга йөрүнең файдасын аңлатыгыз. Аңа «Патшалык Залына рәхим итегез!» * дигән видеороликны күрсәтегез. Өйрәнүчегезгә җыелыш очрашуларын тормышның мөһим өлеше итеп күрергә ярдәм итегез.

15. Өйрәнүчебезне очрашуларга йөрергә дәртләндерер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

15 Өйрәнүчегезнең очрашуларга әле килгәне булмаса яисә ул регуляр рәвештә йөрмәсә, нәрсә эшләп була? Соңгы очрашуда үзегезгә нинди фикер ошаганы турында аңа илһамланып сөйләгез. Алай эш итү, гади чакыруга караганда, мөгаен, күбрәк тәэсир итәр. Өйрәнүчегезгә эш дәфтәрен я «Күзәтү манарасы»н бирегез. Киләсе очрашуда нәрсә каралачагын күрсәтегез һәм аңа нинди тема аеруча кызык дип сорагыз. Бәлки, өйрәнүчегез элек башка дини очрашуларга йөргәндер, ләкин безнең очрашуларыбыз бик аерылып тора (1 Көр. 14:24, 25). Ул анда үрнәк алырлык кардәшләрне күрер, һәм алар аңа суга чумдырылуга әзерләнергә булышыр.

16. Уңышлы өйрәнүләр үткәрер өчен, нәрсә эшләргә кирәк һәм киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барачак?

16 Уңышлы өйрәнү үткәреп, кешегә суга чумдырылырга булышыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Өйрәнүчебезне һәр атна өйрәнергә һәм өйрәнүгә әзерләнергә дәртләндереп, без аңа өйрәнүгә җитди карарга булышабыз. Без шулай ук өйрәнүчебезне Йәһвә белән һәр көн аралашырга һәм аның белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә дәртләндерергә тиеш. Моннан тыш, өйрәнүчеләрне очрашуларга чакыру мөһим. (12 нче биттәге « Рухи яктан үсәр өчен, өйрәнүче нәрсә эшләргә тиеш?» дигән рамканы кара.) Шулай да вәгазьче, үз өйрәнүчесенә суга чумдырылырга булышыр өчен, башка биш якка игътибар итәргә тиеш. Моның турында киләсе мәкаләдән белербез.

76 ҖЫР Чагыштыргысыз шатлык

^ 5 абз. Кешене өйрәтү аңа «берәр нәрсәне аңларга, төшенергә ярдәм итү» дигән сүз. 2020 елның еллык шигыре, Маттай 28:19, безгә кешеләр белән өйрәнү үткәрүнең мөһимлеген һәм аларга Мәсихнең шәкерте булып китәргә булышырга кирәклеген исебезгә төшереп торды. Бу һәм киләсе мәкалә безгә бу үтә мөһим эштә яхшырырга булышыр.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: кеше белән регуляр рәвештә темалар буенча Изге Язмалар нигезендә фикер алышсак, моны Изге Язмалар өйрәнүе дип атап була. Кешегә өйрәнүнең ничек үткәрелгәнен күрсәткәннән соң, тагын ике тапкыр өйрәнсәгез һәм кеше алга таба да өйрәнер дип уйлар өчен нигез булса, бу өйрәнүне отчетка кертеп була.

^ 3 абз. Бу мәкаләдә «Безнең изге хезмәтебез» 2004 ел, июль — 2005 ел, май чыгарылышларында бастырылган «Помогаем изучающим Библию расти духовно» дигән мәкаләләрдән фикерләр карала.

^ 9 абз. «Өйрәнүчегә әзерләнергә ярдәм ит» дигән дүрт минутлык видеороликны карагыз. Аны JW Library® кушымтасында табып була. МУЛЬТИМЕДИА > НАШИ ВСТРЕЧИ И СЛУЖЕНИЕ > СОВЕРШЕНСТВУЕМ НАВЫКИ дигән юл буенча үтегез.

^ 10 абз. ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ КОРАЛЛАРЫ дигән сылтама буенча үтегез.

^ 14 абз. JW Library® кушымтасында МУЛЬТИМЕДИА > НАШИ ВСТРЕЧИ И СЛУЖЕНИЕ > ПОСОБИЯ ДЛЯ СЛУЖЕНИЯ дигән юл буенча үтегез.