Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (II өлеш)

Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (II өлеш)

«Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул» (1 ТИМ. 4:16).

77 ҖЫР Караңгы дөньяда яктылык

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Шәкертләр булдыру эше кеше тормышын ничек коткара?

ШӘКЕРТЛӘР булдыру эше — тормыш коткаручы эш ул. Ни өчен алай дип әйтеп була? Маттай 28:19, 20 дә язылган әмерне биргәндә, Гайсә болай дигән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләп... суга чумдырыгыз». Ә суга чумдырылу никадәр мөһим соң? Кеше коткарылырга теләсә, суга чумдырылырга тиеш. Андый кеше Гайсәнең безнең өчен үлгәненә һәм терелгәненә иман итәргә кирәклеген таный. Менә ни өчен рәсүл Петер имандашларына: «Суга чумдырылу Гайсә Мәсихнең үледән терелүе аша коткара»,— дип язган да (1 Пет. 3:21). Шулай итеп, суга чумдырылган кеше мәңгелек тормышка өметләнә ала.

2. 2 Тимутигә 4:1, 2 буенча, өйрәтү турында әйткәндә, без нәрсәгә омтылырга тиеш?

2 Без «өйрәтүгә оста булырга» тиеш. (2 Тимутигә 4:1, 2 укы.) Ни өчен? Чөнки Гайсә, шәкертләр булдырыр өчен, кешеләрне «өйрәтергә» кирәк булачак дигән. Рәсүл Паул да Тимутигә: «Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул»,— дигән. Ул Тимутигә хезмәтне «бирешмичә дәвам итәргә» киңәш иткән һәм болай дип өстәгән: «Шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тим. 4:16). Әйе, кешеләрне өйрәтү шәкертләр булдыру эшенең мөһим өлеше булганга, без оста өйрәтүчеләр булырга тиеш.

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Бөтен дөнья буенча без миллионлаган кеше белән Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрәбез. Әмма, үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, без тагы да күбрәк өйрәнүчеләрнең суга чумдырылуын телибез. Бу мәкаләдә без өйрәтүченең, үз өйрәнүчесенә суга чумдырылырга булышыр өчен, нәрсә эшләргә тиешлеген күрербез. Без биш якка игътибар итәрбез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР СӨЙЛӘСЕН

Тәҗрибәле кардәштән Изге Язмаларны эффектив кулланаммы дип сорагыз (4—6 нчы абзацларны кара.) *

4. Ни өчен өйрәнү үткәрүче кардәшкә үзен тыя белергә кирәк? (Искәрмәне дә кара.)

4 Без Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрне яратабыз. Шуңа күрә безнең яраткан темаларыбыз турында чиктән тыш күп сөйли башлавыбыз бар. Нинди генә өйрәнү үткәрсәк тә — «Күзәтү манарасы» өйрәнүеме бу, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүме я кеше белән өйрәнүме,— артык күп сөйләмик. Берәр теманы я шигырьне карап чыкканда, үзегезне тыя белегез: белгән бар нәрсәгезне сөйләмәгез — Изге Язмалар сөйләсен * (Яхъя 16:12). Сез суга чумдырылганда күп белә идегезме? Мөгаен, ул вакытларда сезгә төп тәгълиматлар гына мәгълүм булгандыр (Евр. 6:1). Ә хәзер белемнәрегез никадәр күп? Еллар дәвамында җыйган белемнәрегезне өйрәнүчегә яудырмагыз.

5. а) 1 Тисалуникәлеләргә 2:13 тән күренгәнчә, өйрәнүче нәрсәне аңларга тиеш? ә) Өйрәнүчене өйрәнү вакытында үз хисләрен белдерергә ничек дәртләндереп була?

5 Өйрәнүчегезгә ул белемнәрне сездән түгел, ә Изге Язмалардан алганын аңларга булышыгыз. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13 укы.) Ничек итеп? Шигырьләрне һәрвакыт үзегез аңлатып тормагыз, кайбер шигырьләрне өйрәнүчегез аңлатып карасын. Өйрәнүчегезне өйрәнү вакытында үз хисләрен белдерергә дәртләндерегез. Аңа Аллаһы Сүзен үз тормышында ничек куллана алганын күрергә булышыгыз. Моның өчен дөрес нәтиҗәгә килергә булышучы сораулар һәм үз фикере белән уртаклашырга дәртләндерүче сораулар бирегез. Бу сезгә өйрәнүчегезнең чынлыкта нәрсә уйлаганын күрергә булышыр (Лүк 10:25—28). Мәсәлән, мондый сораулар биреп була: «Бу шигырь сиңа Йәһвәнең сыйфатларын күрергә ничек булыша? Бу белемнәр сиңа нинди файда китерә? Без карап чыккан материал турында син нәрсә уйлыйсың?» (Гыйб. сүз. 20:5) Кешенең күпме белгәне түгел, ә бу белемнәрне никадәр кадерләве һәм куллануы — менә нәрсә мөһим.

6. Ни өчен өйрәнүгә тәҗрибәле кардәшләрне чакыру файдалы?

6 Сез өйрәнүгә тәҗрибәле кардәшләрне чакырасызмы? Ул чакта өйрәнүдән соң аның фикерен белегез: өйрәнүне ничегрәк үткәрәм һәм Изге Язмаларны эффектив кулланаммы дип сорагыз. Укытучы буларак остарырга телисез икән, сезгә басынкы булырга кирәк. (Рәсүлләр 18:24—26 белән чагыштыр.) Тәҗрибәле кардәштән: «Синеңчә, өйрәнүчем материалны яхшы үзләштерәме?» — дип сорагыз. Моннан тыш, бер я берничә атнага берәр кая китсәгез, үзегез урынына бу тәҗрибәле кардәшне өйрәнүне үткәрергә сорап була. Шулай эшләсәгез, өйрәнү өзелмәс һәм өйрәнүче Изге Язмаларны өйрәнүгә җитди карарга өйрәнер. Бу өйрәнү «сезнеке» дип һәм аны, сездән башка, берәү дә үткәрә алмас дип уйламагыз. Сез бит өйрәнүчегез өчен иң яхшысын телисез.

ИЛҺАМЛАНЫП ҺӘМ ИНАНДЫРЫРЛЫК ИТЕП ӨЙРӘТЕГЕЗ

Өйрәнүчене Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәтер өчен, аңа хакыйкать кардәшләрнең тормышларын ничек үзгәрткәнен сөйләгез (7—9 нчы абзацларны кара.) *

7. Өйрәнүчегә алган белемнәрен кадерләргә нәрсә булышыр?

7 Өйрәнүчегез сезнең хакыйкатькә карата мәхәббәтегезне һәм нык иманыгызны күрсен (1 Тис. 1:5). Мөгаен, бу аңа хакыйкатьне кадерләргә булышыр. Урынлы булса, Изге Язмалардагы принципларның шәхсән сезгә ничек ярдәм иткәне турында сөйләгез. Моның ярдәмендә өйрәнүчегез Аллаһы Сүзендәге киңәшләрнең үзенә дә ярдәм итә алганын күрер.

8. Өйрәнүчегә тагын ничек ярдәм итеп була һәм ни өчен бу мөһим?

8 Өйрәнү үткәргәндә, өйрәнүченең авырлыкларына охшаш авырлыклар кичергән кардәшләр турында сөйләгез. Өйрәнүгә андый кардәшләрне чакырып та була. Яисә jw.org сайтында «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» * дигән рубрикада туры килгән мәкаләләрне табып була. Шул рубрикадагы мәкаләләр һәм видеороликлар өйрәнүчегә Изге Язмалардагы принципларны куллану никадәр акыллы икәнлеген күрергә булышыр.

9. Өйрәнүчене туганнарына һәм дусларына вәгазьләргә ничек дәртләндереп була?

9 Өйрәнүчегез гаиләле булса, аның тормыш иптәше өйрәнәме? Юк икән, ник аны өйрәнүгә чакырып карамаска? Өйрәнүчегезне белгәннәрен гаиләдәгеләре һәм дуслары белән уртаклашырга дәртләндерегез (Яхъя 1:40—45). Ничек итеп? Мәсәлән, болай дип сорагыз: «Син бу тәгълиматны гаиләңә ничек аңлатыр идең?» яисә «Дустыңа моны нинди шигырьне кулланып дәлилләр идең?» Шулай эш итеп, сез өйрәнүчегезне вәгазьләргә өйрәтерсез. Таләпләргә туры килә башлагач, ул суга чумдырылмаган вәгазьче булып китә алыр. Аңардан берәр танышы өйрәнергә теләмиме дип кызыксыныгыз. Андый танышы булса, аның белән шунда ук элемтәгә керегез һәм өйрәнү тәкъдим итегез. Аңа «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеоролик күрсәтеп була *.

ҖЫЕЛЫШТА ДУСЛАР ТАБАРГА БУЛЫШЫГЫЗ

Өйрәнүчене җыелышта дуслар табарга дәртләндерегез (10, 11 нче абзацларны кара.) *

10. 1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 8 не исәпкә алып, без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз?

10 Без үз өйрәнүчебез белән эчкерсез кызыксынырга тиеш. Аны булачак кардәшебез итеп күрик. (1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 8 укы.) Өйрәнүчегә элеккеге дусларын калдыру һәм, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, тормышында кирәкле үзгәрешләр ясау авыр булырга мөмкин. Аңа җыелышта дуслар табарга ярдәм итегез. Үзегез дә өйрәнүчегә дус булыгыз, аның белән вакыт үткәрегез — өйрәнү вакытында гына түгел, ә башка вакытта да. Өйрәнүләр арасында шалтыратышсагыз, язышсагыз яки аңа кереп чыксагыз, ул кайгыртуыгызны сизеп торачак.

11. Без өйрәнүчеләребезнең җыелышта үзләрен ничек хис итүләрен телибез?

11 «Баланы бөтен авыл тәрбияли»,— дип әйтелә бер африкан әйтемендә. Без исә: «Өйрәнүчене бөтен җыелыш тәрбияли»,— дип әйтә алабыз. Менә ни өчен уңышлы өйрәтүчеләр үз өйрәнүчеләрен җыелыш белән таныштыра. Җыелыштагылар да өйрәнүчеләрне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Шулай итеп, өйрәнүче Аллаһы халкының өлеше булып китә ала. Җыелышта үзен гаиләдә кебек хис итсә, бу өйрәнүчене рухи һәм эмоциональ яктан ныгытыр. Без өйрәнүченең җыелышта ярату һәм наз сизүләрен телибез. Нәтиҗәдә, аңа Йәһвә белән дуслык үстерергә комачаулаган кешеләр белән аралашмаска җиңелрәк булыр (Гыйб. сүз. 13:20). Элеккеге дуслары аны ташласа, ул Йәһвә оешмасында чын дуслар табып булганын белер (Марк 10:29, 30; 1 Пет. 4:4).

БАГЫШЛАНУ ҺӘМ СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ТУРЫНДА ЕШРАК СӨЙЛӘГЕЗ

Акрын-акрын өйрәнүче суга чумдырылу максатына ирешә алыр (12, 13 нче абзацларны кара.)

12. Ни өчен өйрәнүчегә багышлану һәм суга чумдырылу турында сөйләргә кирәк?

12 Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылуның мөһимлеге турында сөйләргә ояласы юк. Изге Язмалар өйрәнүенең максаты бит — кешегә суга чумдырылган Йәһвә Шаһите булып китәргә булышу. Берничә ай өйрәнгәннән соң һәм аеруча җыелыш очрашуларына йөри башлаганнан соң, өйрәнүче моны аңларга тиеш.

13. Нинди адымнар суга чумдырылуга китерә?

13 Акрын-акрын өйрәнүчебез суга чумдырылу максатына ирешә ала. Башта кеше Йәһвә белән таныша, аңа карата ярату һәм иман үстерә (Яхъя 3:16; 17:3). Ул шулай ук, Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләр үстереп, җыелышның өлеше булып китә (Евр. 10:24, 25; Ягък. 4:8). Ул, начар эшләрен калдырып, гөнаһларында тәүбә итә (Рәс. 3:19). Иман кешене белгәннәре турында башкаларга сөйләргә этәрә (2 Көр. 4:13). Ахыр чиктә өйрәнүче Йәһвәгә багышлана һәм суга чумдырыла (1 Пет. 3:21; 4:2). Нинди шатлыклы бу көн! Өйрәнүче бу адымнарны ясаганда, аны мактагыз һәм алга таба да рухи яктан үсәргә дәртләндерегез.

ӨЙРӘНҮЧЕНЕҢ НӘРСӘГӘ ИРЕШКӘНЕН КАРАП ЧЫГЫГЫЗ

14. Өйрәнүченең үсеше нәрсәдән күренер?

14 Билгеле, сабыр булмыйча, кешегә багышланырга һәм суга чумдырылырга ярдәм итеп булмый. Ләкин иртәме-соңмы безгә өйрәнүче Йәһвәгә хезмәт итәргә телиме, юкмы икәнлеген билгеләргә кирәк булыр. Өйрәнүченең эш-гамәлләре буенча аның Гайсә кушканнарын үтәргә теләгәне күренәме? Яисә аңа белемнәр алу гына ошыймы?

15. Нинди сораулар өйрәнүченең рухи үсешен билгеләргә булыша?

15 Регуляр рәвештә өйрәнүчегезнең рухи үсешен бәяләгез. Мәсәлән, ул Йәһвә турында илһамланып сөйлиме? Ул Йәһвәгә дога кыламы? (Зәб. 116:1, 2) Ул Изге Язмаларны укыймы? (Зәб. 119:97) Ул җыелышларга даими йөриме? (Зәб. 22:22) Тормыш рәвешендә үзгәрешләре бармы? (Зәб. 119:112) Ул гаиләдәгеләренә һәм дусларына белгәннәрен сөйли башлаганмы? (Зәб. 9:1) Һәм иң мөһиме, ул Йәһвә Шаһите булырга телиме? (Зәб. 40:8) Өйрәнүчегез бер өлкәдә дә уңышлар ясамаса, моның сәбәбен аңларга тырышыгыз һәм аннан соң ипләп кенә, әмма ачык итеп сөйләшеп алыгыз *.

16. Нинди билгеләр өйрәнүне туктатырга кирәклеген күрсәтә?

16 Вакыт-вакыт өйрәнүче белән өйрәнүне дәвам итәргә кирәкме икәнлеге турында уйланыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: өйрәнүче өйрәнүгә әзерләнеп киләме? Ул җыелыш очрашуларына йөрергә телиме? Ул начар гадәтләреннән арынганмы? Ә ялган дин белән ул бар араларын өзгәнме? Бар бу сорауларга җавап «юк» булса, андый өйрәнүдән мәгънә бармы соң? Андый кешене өйрәтү бит юешләнергә курыккан кешене йөзәргә өйрәтүгә тиң! Кеше хакыйкатьне кадерләмәсә һәм тормышында үзгәрешләр ясарга теләмәсә, аның белән өйрәнмәү хәерлерәк булыр.

17. 1 Тимутигә 4:16 буенча, барыбызга нәрсә эшләргә кирәк?

17 Без шәкертләр булдыру эшенә җитди карыйбыз һәм өйрәнүчеләребезгә суга чумдырылырга булышырга телибез. Шуңа күрә без мөмкин кадәр ешрак Аллаһы Сүзен кулланырга тырышабыз, шулай ук илһамланып һәм инандырырлык итеп өйрәтергә омтылабыз. Моннан тыш, өйрәнүчебезне җыелышта дуслар табарга дәртләндерәбез, багышлану белән суга чумдырылуның мөһимлеген ассызыклыйбыз һәм вакыт-вакыт өйрәнүчебезнең рухи үсешен карап чыгабыз. (13 нче биттәге « Өйрәнүче рухи яктан үссен өчен, өйрәтүче нәрсә эшләргә тиеш?» дигән рамканы кара.) Тормыш коткаручы бу эштә катнашырга без шундый шат! Әйдәгез, уңышлы өйрәнүләр үткәреп, күбрәк кешегә суга чумдырылырга булышыйк.

79 ҖЫР Шәкертләрнең иманнарын ныгыт

^ 5 абз. Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү мөмкинлеге — Йәһвәдән килгән зур бүләк дип әйтеп була. Без бит кешеләрне Йәһвә кебек фикер йөртергә һәм эш итәргә өйрәтәбез! Бу мәкалә, үткән мәкалә кебек, безгә өйрәтү сәләтләребезне яхшыртырга булышыр.

^ 4 абз. 2016 ел, сентябрь аеның «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә «Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә шушы хаталарны эшләмәгез» дигән мәкаләне кара.

^ 8 абз. БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЛӘР дигән сылтама буенча үтегез.

^ 9 абз. JW Library® кушымтасында МУЛЬТИМЕДИА > НАШИ ВСТРЕЧИ И СЛУЖЕНИЕ > ПОСОБИЯ ДЛЯ СЛУЖЕНИЯ дигән юл буенча үтегез.

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы»ның 2020 ел, март чыгарылышында «Йәһвәне ярату суга чумдырылырга дәртләндерә» һәм «Сез суга чумдырылуга әзерме?» дигән мәкаләләрне карагыз.

^ 77 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өйрәнүдән соң тәҗрибәле апа-кардәш өйрәнү үткәргән апа-кардәшкә өйрәнү вакытында артык күп сөйләмәү мөһим икәнлеген аңлата.

^ 79 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өйрәнүче Изге Язмаларда яхшы хатын булу турында нәрсә әйтелгәнен өйрәнә. Соңрак ул Изге Язмалардан белгәннәре турында иренә сөйли.

^ 81 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: өйрәнүче үз ире белән бер мәсихче гаиләгә кунакка килгән. Ул шул гаилә белән Патшалык Залында танышкан булган.