Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Джозеф Рутерфорд һәм башка кардәшләр Европада

1920. Йөз ел элек

1920. Йөз ел элек

1920 елларның башында Йәһвә халкын бик зур эш көткән. Алар бу эшкә җиң сызганып керешергә тәвәккәл булган. 1920 елның еллык шигыре итеп Зәбур 118:14 сайланган булган: «РАББЫМ — минем көчем һәм җырым» (Яков патша тәрҗемәсе, ингл.).

Йәһвә янып торган үз хезмәтчеләренә көч биргән. Шул елда китап таратучылар, ягъни пионерлар, саны 225 тән 350 гә кадәр үскән. Моннан тыш, төп идарәгә үз отчетларын җибәргән түгәрәктәге хезмәтчеләрнең, ягъни вәгазьчеләрнең, саны беренче тапкыр 8 000 нән арткан. Йәһвә аларның тырышлыкларын зур уңыш белән фатихалаган.

ГАҖӘЕП АШКЫНУ

1920 елның 21 мартында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр арасында үз өстенә җитәкчелек алган Джозеф Рутерфорд Нью-Йоркта «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк!» дигән нотык сөйләгән. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр көчләрен аямыйча кешеләрне шул нотыкка чакырган булган. Кардәшләр хәтта Нью-Йорктагы иң зур театрларның берсен арендага алган һәм якынча 320 000 чакыру тараткан.

Газетадагы «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк!» дигән нотыкка белдерү

Зал шыгрым тулы булган. Ул көнне нотыкны якынча 5 000 кеше генә тыңлый алган, ә 7 000 кешене борып кайтарырга туры килгән. Кардәшләр шулкадәр күп кеше килер дип көтмәгән. «Күзәтү манарасы»нда бу очрашу «Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үткәргән иң уңышлы очрашу» дип искә алынган.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк» дип вәгазьләгән. Ул вакытта алар Патшалык хәбәрен киңрәк масштабта вәгазьләргә кирәк булачагын әле аңлап бетермәгән. Шулай да алар бик ашкынучан булган. 1902 елдан бирле җыелышларга йөргән Айда Олмстед исемле апа-кардәш болай дигән: «Без кешелекне зур фатихалар көткәнен белә идек һәм бу яхшы хәбәрне һәр кешегә сөйләргә әзер идек».

ӘДӘБИЯТ БАСТЫРУ ЭШЕ

Кардәшләрне рухи ризык белән тәэмин итәр өчен, Бәйтелдәге җаваплы кардәшләр басмаларны үзләре бастырырга карар иткән. Алар Бруклиндагы Бәйтелдән берничә квартал ераклыкта урнашкан Миртл-авеню, 35, адресындагы бинаны арендага алган һәм анда бастыру җиһазларын урнаштырган.

1920 елның гыйнварында Лио Пелл белән Уолтер Кесслер Бәйтелдә хезмәт итә башлаган. Уолтер болай дип исенә төшергән: «Без килгәч, типография күзәтчесе безгә карады да төшке ашка хәтле сәгать ярым бар әле диде. Аннан соң ул безне китаплар белән тулган коробкалар ташырга җибәрде».

Киләсе көнне исенә төшереп, Лио болай дигән: «Безгә беренче каттагы стеналарны юарга куштылар. Бу эш тормышымда күргән иң пычрак эш булды. Әмма без бу эшне Хуҗабыз хакына башкардык. Хезмәтебез заяга булмады».

«Күзәтү манарасы»н бастырган бастыру машинасы

Нибары берничә атнадан соң ашкынучан ирекле хезмәтчеләр «Күзәтү манарасы»н бастыра башлаган. Типографиянең икенче катында «Күзәтү манарасы» 1920 ел, 1 февраль чыгарылышының 60 000 данәсе бастырылган булган. Ә подвалда кардәшләр ротацион бастыру машинасын урнаштырган. Ул бик зур булганга, кардәшләр аны «Линкор» дип атаган. Шул вакыттан «Алтын гасыр» журналы «Линкорда» бастырыла башлаган. Беренче чыгарылыш 1920 ел, 14 апрель булган. Һичшиксез, Йәһвә бу тырыш хезмәтчеләрнең эшен фатихалаган.

«Без бу эшне Хуҗабыз хакына башкардык. Хезмәтебез заяга булмады»

«ТЫНЫЧЛЫКТА ЯШИК»

Аллаһының тугры хезмәтчеләре бердәмлектә хезмәт итәргә шат булган. Ләкин 1917—1919 еллар тыныч булмаган, шул сәбәпле кайбер кардәшләр оешмадан читләшкән. Аларга ничек ярдәм итеп булган?

«Күзәтү манарасы» журналының 1920 ел, 1 апрель чыгарылышында «Тынычлыкта яшик» дигән мәкалә чыккан булган. Анда мондый җылы сүзләр язылган булган: «Беләбез ки, Хуҗабыз рухына ия булган һәркем, элеккегеләрне онытып, бердәмлектә яшәр һәм җыелышның бер тән булып калуына өлешен кертергә тырышыр».

Күпләр бу сүзләргә битараф калмаган. Бер ирле-хатынлы пар болай дип язган: «Башкалар вәгазьләгәндә, без бер елдан артык вакыт кул кушырып утырдык. Нинди зур хата булды бу! Без дөрес юлдан бүтән тайпылмаска тәвәккәл». Яңадан хезмәт итә башлаган кардәшләрне зур эш көткән.

«ZG» ТАРАТАБЫЗ

1920 елның 21 июнендә Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Тәмамланган сер» дигән китапны тарату буенча кампания оештырган. Бу йомшак тышлы китап «ZG» буларак билгеле булган *. Складта бу китап бик күп калган, чөнки 1918 елда ул тыелган булган.

Китап таратучылар гына түгел, ә бар кардәшләр дә бу китапны таратырга чакырылган. «Бюллетень»нең * 1920 ел, июнь чыгарылышында болай диелгән булган: «Һәрбер түгәрәктә багышланган [суга чумдырылган] һәр кеше, бу эштә катнаша алса, моны ашкынып эшләсен. Мондый сүзләр буенча эш итик: „Минем максатым — ‚ZG‘ тарату“». Эдмунд Хупер исенә төшергәнчә, бу кампаниядә күп кенә кардәшләр беренче тапкыр өйдән өйгә йөреп вәгазьли башлаган. Ул болай дип сөйләгән: «Без хезмәтнең нәрсә икәнен аңладык. Соңрак бу эш киң колач җәйде, без болай булыр дип күз алдына да китерә алмаган идек».

ЕВРОПАДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕБЕЗНЕ ҖАЙГА САЛУ

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында башка илләрдәге Изге Язмаларны Тикшерүчеләр белән элемтәдә тору авыр булганга, Рутерфорд кардәш бу илләрдәге имандашларын дәртләндерергә һәм вәгазь эшен оештырырга теләгән. Шул максат белән ул һәм башка дүрт абый-кардәш 1920 елның 12 августында Британиягә, континенталь Европага һәм Якын Көнчыгышка барган.

Рутерфорд кардәш Мисырда

Рутерфорд кардәш Британиягә килгәч, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 3 конгресс һәм 12 ачык очрашу үткәргән. Бу очрашуларга якынча 50 000 кеше килгән. Бу килеп китү турында «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «Кардәшләр бик рухланып китте. Мәхәббәт һәм хезмәт аларны берләштерде. Һәм кайгылы йөрәкләр шатлык белән тулды». Парижда да Рутерфорд кардәш «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк!» дигән нотыгын сөйләгән. Зал шыгрым тулы булган, һәм 300 кеше күбрәк мәгълүмат алырга теләгән.

Лондондагы Ройял-Алберт-Холлда яңгыраячак нотык турындагы реклама плакаты

Киләсе атналарда Рутерфорд һәм башка кардәшләр Афина, Каир һәм Иерусалимга барган. Бу шәһәрләрдә яшәүче кызыксынучылар турында кайгыртыр өчен, Рутерфорд кардәш Иерусалим янында урнашкан Рамаллах шәһәрендә әдәбият склады оештырган. Аннары ул, Европага кайтып, Швейцариядә Үзәк Европа филиалын ачкан һәм анда әдәбият бастыру эшен оештырган.

ГАДЕЛСЕЗЛЕКНЕ ФАШ ИТҮ

1920 елның сентябрь аенда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр «Алтын гасыр»ның 27 нче чыгарылышын бастырып чыгарган. Бу махсус чыгарылышта Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 1918 елда очраган эзәрлекләүләр турында язылган. «Линкор» көне-төне эшләп, шул чыгарылышның дүрт миллионнан артык данәсен бастырып чыгарган.

Полициядә төшерелгән Эмма Мартинның фотографиясе

Шул чыгарылышта Эмма Мартин апа-кардәшнең очрагы китерелгән булган. Мартин апа-кардәш Кушма Штатларның Сан-Бернардино шәһәрендә (Калифорния штаты) китап таратучы булып хезмәт иткән. 1918 елның 17 мартында Мартин апа-кардәш белән өч абый-кардәш, Эдуард Хамм, Эдуард Сонненбург һәм Эрнест Стивенс, Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең очрашуына килгән булган.

Әмма бер кеше бу очрашуга Изге Язмаларны яхшырак белү максаты белән түгел, ә башка максат белән килгән булган икән. Шул кеше соңрак судта болай дигән: «Мин бу очрашуга прокурор кушуы буенча гаепле булуларына дәлилләр табарга дип килдем». Һәм ул эзләгәнен — «Тәмамланган сер» китабын тапкан. Берничә көннән соң Мартин апа-кардәш һәм өч абый-кардәш кулга алынган булган. Аларны, тыелган китапны таратып, шпионажда катнашуда гаепләгәннәр.

Эмманы һәм өч абый-кардәшне гаепле дип тапканнар. Аларга өч ел биргәннәр. Алар берничә тапкыр шикаять биргән, ләкин уңышлы булмаган. 1920 елның 17 маенда аларны төрмәгә утыртканнар. Әмма тиздән барысы яхшы якка үзгәргән.

1920 елның 20 июнендә Рутерфорд кардәш бу очрак турында Сан-Францискода үткән конгресста сөйләгән. Конгресс делегатлары, моны ишетеп, шаккаткан һәм Кушма Штатларның президентына телеграмма җибәргән. Алар болай дип язган: «Миссис Мартинны шпионажда гаепләү гаделсез дип саныйбыз. Хакимият кешеләренең, үз хакимлеген дөрес кулланмыйча, миссис Мартинга каршы эш кузгатып, аны төрмәгә ябулары белән берничек тә ризалаша алмыйбыз».

Киләсе көнне үк президент Вудро Вильсон Мартин апа-кардәшне, Хамм, Сонненбург һәм Стивенс абый-кардәшләрне төрмәдән азат итәргә боерган, һәм безнең кардәшләребез иреккә чыккан.

1920 ел тәмамлана барган, һәм Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең шатланыр өчен күп сәбәпләре булган. Төп идарәдә эш киңәя барган. Кардәшләребез Аллаһы Патшалыгы — кешелекнең бердәнбер өмете турында ашкынып вәгазьләгән (Мат. 24:14). Киләсе, 1921 ел Патшалык хәбәрен тарату өчен тагы да күбрәк мөмкинлекләр ачарга тиеш булган.

^ 18 абз. «Тәмамланган сер» «Изге Язмаларны тикшерүләр»нең җиденче томы булган. Бу китапның йомшак тышлы чыгарылышы 1918 ел, 1 март санындагы «Күзәтү манарасы» буларак чыккан һәм «ZG» дип аталган. «Z» хәрефе «Сион күзәтү манарасы»н аңлаткан (инглизчә Zion’s Watch Tower), ә «G» хәрефе, инглиз алфавитының җиденче хәрефе, җиденче томны аңлаткан.

^ 19 абз. Хәзер «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дип атала.