Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Хакыйкатьтә булуыгызга шикләнмәгез

Хакыйкатьтә булуыгызга шикләнмәгез

«Һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез, яхшылыкка ябышыгыз» (1 ТИС. 5:21).

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен кешеләр аптырашта кала?

БҮГЕН дистәләгән мең дин үзен христианнар дип атый һәм без Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылабыз дип әйтә. Күп кенә кешеләрне бу аптырашта калдыра. Алар болай дип уйлана: «Бер дин генә хакмы я Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?» Моны исәпкә алып, безгә шундый сорауларга җавап табарга кирәк: ни өчен без Йәһвә Шаһитләре хакыйкатькә өйрәтә дип саныйбыз? Аллаһы чыннан да Йәһвә Шаһитләрен хуплыймы? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

2. 1 Тисалуникәлеләргә 1:5 буенча, ни өчен рәсүл Паул хакыйкатьтә булуына нык инанган булган?

2 Рәсүл Паул үзенең хакыйкатьтә булуына нык инанган булган. (1 Тисалуникәлеләргә 1:5 укы.) Аның инанганлыгы хисләргә генә нигезләнмәгән. Ул Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнгән һәм бар Язмаларның «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» булганына нык ышанган (2 Тим. 3:16). Мәсәлән, ул Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булганына дәлилләр тапкан. Паул Изге Язмалардагы тәгълиматларның кайсысына ышанырга, ә кайсысына юк икәнен сайлап тормаган (Рәс. 20:27). Моның белән ул яһүди дин әһелләреннән бик нык аерылып торган. Бу икейөзле кешеләр үзләрен Аллаһы хезмәтчеләре дип санаса да, эшләреннән бу күренмәгән (Тит. 1:16). Алар Гайсәнең Мәсих булуын күрсәтүче дәлилләргә күз йомган.

3. Нык инанган булыр өчен, бөтен сорауларга да җавап алу кирәкме? ( «Йәһвәнең эшләре һәм уй-ниятләре „санап бетергесез күп“» дигән рамканы кара.)

3 Кайбер кешеләр хак дин бөтен сорауларга җавап бирергә тиеш дип саный. Алар хәтта Изге Язмаларда турыдан-туры каралмаган сорауларга да җавапны алырга тели. Андый караш дөресме? Тагын бер тапкыр рәсүл Паулның мисалына игътибар итик. Беренче гасырдагы мәсихчеләргә язганда, ул «һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез» дип әйткән (1 Тис. 5:21). Әмма Паул мин бар нәрсәне дә беләм дип санамаган. Паул безнең белемебез «өлешчә генә бит», «хәзер без калай көзгедән күргәндәй тонык күрәбез» дип язган (1 Көр. 13:9, 12). Әйе, Паул Аллаһы ниятен белгән, һәм бу белем, хакыйкатьтә нык торыр өчен, җитәрлек булган. Безнең турында да шуны ук әйтеп була.

4. Хакыйкатьтә булуыбызга инаныр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм без нәрсә карап чыгарбыз?

4 Хакыйкатьтә булуыбызга инаныр өчен, безгә Гайсәнең гыйбадәт кылу рәвешен Йәһвә Шаһитләренең гыйбадәт кылу рәвеше белән чагыштырырга кирәк. Йәһвә Шаһитләре 1) потларга табынуны кире кага; 2) Аллаһы исеменә хөрмәт белән карый; 3) хакыйкатьне ярата һәм 4) бер-берсен ярата. Бу нәрсәдән күренә? Шушы мәкаләдән без моның турында белербез.

ПОТКА ТАБЫНУНЫ КИРЕ КАГАБЫЗ

5. Гайсә гыйбадәт кылуда нинди үрнәк калдырган һәм мәсихчеләр потларга табынуга ничек карый?

5 Гайсә үз Атасын бик яраткан. Ул күктә дә, җирдә дә аңа гына гыйбадәт кылган (Лүк 4:8). Ул үз шәкертләрен дә шулай эшләргә өйрәткән. Гайсә дә, аның тугры шәкертләре дә гыйбадәт кылуда бернинди сурәтләр кулланмаган. Аллаһы рухи шәхес булганга, кулдан ясалган бер нәрсә дә аның данын сурәтләп бирә алмый (Ишаг. 46:5). Ун әмернең икенчесендә болай диелгән: «Үзеңә күктә, җирдә я суда булган нәрсәләрнең потын яки сурәтен ясама. Аларга сәҗдә кылма һәм хезмәт итмә» (Чыг. 20:4, 5). Бу шигырьләрдә барысы да ап-ачык әйтелгән.

6. Йәһвә Шаһитләре, гыйбадәт кылуга килгәндә, кемнән үрнәк ала?

6 Тарихчылар әйткәнчә, беренче мәсихчеләр Аллаһыга гына табынган. Мәсәлән, «Христиан диненең тарихы» (History of the Christian Church) дигән китапта беренче мәсихчеләр өчен гыйбадәт кылу урыннарында ниндидер сурәтләр куллану акылга сыймаслык нәрсә булган дип әйтелә. Йәһвә Шаһитләре беренче мәсихчеләрнең үрнәгенә иярә. Без фәрештәләрнең я изгеләрнең сурәтләрен кулланып дога кылмыйбыз, Гайсәгә дә табынмыйбыз. Без шулай ук ил символларына баш имибез. Безгә нәрсә генә янамасын, без Гайсә өйрәткәнчә эш итәбез. Ә ул болай дигән: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Мат. 4:10).

7. Йәһвә Шаһитләре башка дин кешеләреннән нәрсә белән аерылып тора?

7 Бүген күп кенә кеше танылган дин әһелләрен потлар итеп күрә һәм шуларның чиркәүләренә күпләп килә, аларның китапларын сатып ала һәм алар хуплаган оешмаларга гаять күп акча җибәрә. Шулай ук кешеләр шул дин әһелләренең һәр сүзен авыз ачып тыңлый. Алар, хәтта Гайсә җиргә килсә дә, аны алай ук зурга куймас иде. Йәһвә Шаһитләре арасында исә дин җитәкчеләре юк. Билгеле, безнең арабызда үз өсләренә җитәкчелекне алган кешеләр бар һәм без аларга хөрмәт белән карыйбыз. Ләкин без Гайсәнең «Сез исә бөтенегез дә — кардәшләр» дигән әмере буенча эш итәбез (Мат. 23:8—10). Без шулай ук дин әһелләре белән хакимият кешеләрен пот итеп күрмибез һәм аларның эшләрен хупламыйбыз. Без сәяси нейтралитет саклыйбыз һәм моның белән бу дөнья чиркәүләреннән бик нык аерылып торабыз (Яхъя 18:36).

ЙӘҺВӘНЕҢ ИСЕМЕНӘ ХӨРМӘТ БЕЛӘН КАРЫЙБЫЗ

Чын мәсихчеләр Йәһвә турында сөйләргә шат (8—10 нчы абзацларны кара.) *

8. Без Йәһвәнең үз исемен данларга теләгәнен кайдан беләбез?

8 Бер очракта Гайсә Йәһвәдән: «Атам, исемеңне данла»,— дип үтенгән. Йәһвә күктән җавап итеп: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дигән (Яхъя 12:28). Гайсә бөтен тормышы дәвамында Йәһвәнең исемен данлаган (Яхъя 17:26). Шуңа күрә без Аллаһының исемен кулланабыз һәм башка кешеләргә дә аның турында сөйлибез.

9. Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең Аллаһы исемен хөрмәт иткәне нәрсәдән күренә?

9 Беренче гасырда Йәһвә, «үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга игътибар иткән» (Рәс. 15:14). Беренче гасырдагы мәсихчеләр Аллаһы исемен кулланырга һәм аны башкаларга җиткерергә шат булган. Алар шулай ук Йәһвәнең исемен вәгазьдә һәм җыелышларга хатлар язганда кулланган *. Әйе, алар чыннан да Аллаһы исемен йөртүче халык булган (Рәс. 2:14, 21).

10. Ни өчен Йәһвә Шаһитләрен Аллаһы исемен йөртүче халык дип әйтеп була?

10 Йәһвә Шаһитләре чыннан да Аллаһы исемен йөртүче халыкмы? Әйдәгез, кайбер якларга игътибар итик. Бүген күп кенә дин әһелләре кешеләрдән Аллаһы исемен яшерә. Мәсәлән, алар Изге Язмаларның тәрҗемәләреннән аны алып куя я үз чиркәүләрендә үткән хезмәтләрендә кулланмый *. Йәһвә Шаһитләре исә Аллаһы исеменә тиешле хөрмәт күрсәтә. Без, Йәһвә Шаһитләре буларак, бу исемгә лаек булып яшәргә тырышабыз (Ишаг. 43:10—12). Без «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н 240 миллионнан артык данәдә бастырдык. Анда Аллаһы исеме төп нөсхәдә очраган бар урыннарда торгызылган. Без шулай ук меңнән артык телдә Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар чыгарабыз. Бу да кешеләргә Аллаһы исеме белән танышырга мөмкинлек бирә.

БЕЗ ХАКЫЙКАТЬНЕ ЯРАТАБЫЗ

11. Беренче мәсихчеләр хакыйкатьне яратканнарын ничек күрсәткән?

11 Гайсә хакыйкатьне, ягъни Аллаһы турында һәм аның ниятләре турындагы хакыйкатьне, яраткан. Ул хакыйкать буенча яшәгән һәм башкаларны да хакыйкатькә өйрәткән (Яхъя 18:37). Аның шәкертләре дә хакыйкатьне кадерләгән (Яхъя 4:23, 24). Рәсүл Петер мәсихче динне «хакыйкать юлы» дип атаган (2 Пет. 2:2). Беренче мәсихчеләр, хакыйкатьне яратканга, ялган дин белән бәйле йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм шәхси карашларны кире каккан (Көл. 2:8). Без дә Аллаһы Сүзе буенча яшибез һәм «хакыйкатьтә йөрергә» тырышабыз (3 Яхъя 3, 4).

12. Тәгълиматларыбызга үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлагач, җаваплы абый-кардәшләр нәрсә эшли һәм ни өчен?

12 Бүген Аллаһы халкы хакыйкатьне тулысынча белә дип санамый. Кайвакыт хакыйкатьне аңлавыбыз һәм оешмабыздагы тәртип үзгәрә. Йәһвә, безгә карата сабыр булганга, хакыйкатьне әкренләп ача (Көл. 1:9, 10). Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки Изге Язмаларда да хакыйкать яктысы яктырганнан-яктыра барыр дип әйтелә (Гыйб. сүз. 4:18). Шуңа күрә безгә дә сабыр булырга кирәк. Җаваплы абый-кардәшләр, ниндидер тәгълиматны үзгәртергә кирәк икәнен аңлагач, тиешле үзгәрешләр кертә һәм моны һәрвакыт Изге Язмаларга һәм Гайсәнең өйрәтүенә нигезләнеп эшли (Ягък. 4:4). Ялган дин әһелләре, киресенчә, күбрәк үз мәхәлләсен тыңлый һәм аларга ярарга тырышып үзгәрешләр ясый. Без дөнья тенденцияләренә иярмибез. Хакыйкать безгә күпкә кадерлерәк (1 Тис. 2:3, 4).

БАШКАЛАРНЫ ЭЧКЕРСЕЗ ЯРАТАБЫЗ

13. Чын мәсихчеләр нинди мөһим сыйфат күрсәтә һәм моны Йәһвә Шаһитләре турында әйтеп буламы?

13 Беренче мәсихчеләр күрсәткән сыйфатларның иң күркәме — мәхәббәт. Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:34, 35). Бүген Йәһвә Шаһитләрен андый мәхәббәт берләштерә. Бу мәхәббәт расага, милләткә һәм социаль дәрәҗәгә карамый. Андый яратуны җыелышларда һәм конгрессларда тоеп була. Бу Йәһвәнең безне фатихалаганын ап-ачык күрсәтә.

14. Көләсәйлеләргә 3:12—14 тән күренгәнчә, ничек мәхәббәтне күрсәтеп була?

14 Изге Язмалар безне: «Бер-берегезне нык яратыгыз»,— дип дәртләндерә (1 Пет. 4:8). Бер-беребезне кичереп һәм башкаларның кимчелекләренә игътибар бирмичә, без андый мәхәббәтне күрсәтә алабыз. Шулай ук мәхәббәт безне бар кардәшләргә, шул исәптән, безне рәнҗеткән кардәшләргә дә юмартлык һәм кунакчыллык күрсәтергә дәртләндерә. (Көләсәйлеләргә 3:12—14 укы.) Әйе, мәхәббәт безнең чын мәсихчеләр булуыбызны раслый.

«БЕР ИМАН»

15. Йәһвә Шаһитләре беренче мәсихчеләрдән ничек үрнәк ала?

15 Без беренче гасырдагы мәсихчеләрдән үрнәк алабыз. Мәсәлән, беренче гасырдагы мәсихчеләрнең район күзәтчеләре, өлкәннәре һәм хезмәттәш ярдәмчеләре булган. Йәһвә Шаһитләрендә дә шундый ук тәртип бар (Флп. 1:1; Тит. 1:5). Безнең җенси мөнәсәбәтләргә, никахка, канга һәм гөнаһ кылучыларны җыелыштан чыгаруга карашыбыз нәкъ беренче мәсихчеләрнеке кебек (Рәс. 15:28, 29; 1 Көр. 5:11—13; 6:9, 10; Евр. 13:4).

16. Эфеслеләргә 4:4—6 дан без нәрсә беләбез?

16 Гайсәнең сүзләре буенча, күп кенә кеше үзләрен аның шәкертләре дип атар, әмма чынлыкта алай булмас (Мат. 7:21—23). Бүген бик күп кеше тышкы яктан гына «диндар булып күренә» (2 Тим. 3:1, 5). Аллаһы Сүзендә турыдан-туры әйтелгәнчә, Аллаһы хуплаган бер генә иман бар. (Эфеслеләргә 4:4—6 укы.)

17. Кем бүген чын иманга ия һәм Гайсәгә иярә?

17 Кем бүген чын иманга ия? Без бу мәкаләдә кайбер фактларны карап киттек. Без Гайсәнең нәрсәгә өйрәткәнен һәм беренче мәсихчеләрнең ничек гыйбадәт кылганнарын карап чыктык. Шунысы ап-ачык: Йәһвә Шаһитләре генә шул рәвешчә гыйбадәт кыла. Безнең өчен Йәһвә халкы арасында булу, Йәһвә һәм аның ниятләре турындагы хакыйкатьне белү зур хөрмәт. Әйдәгез, алга таба да хакыйкатькә нык тотынып торыйк.

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

^ 5 абз. Гайсә Мәсих гыйбадәт кылуга кагылышлы нинди үрнәк калдырган? Беренче гасырдагы мәсихчеләр аңардан ничек үрнәк алган? Ни өчен бүген нәкъ Йәһвә Шаһитләре бу үрнәккә иярә дип әйтеп була? Шушы сорауларга җавап бу мәкаләдә биреләчәк.

^ 9 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2010 ел, 1 июль чыгарылышында, 6 нчы биттә, «Употребляли ли первые христиане имя Бога?» дигән рамканы кара.

^ 10 абз. Мәсәлән 2008 елда Рим Папасы Бенедикт XVI католик диненең җырларында, гыйбадәт кылуында һәм догаларында Аллаһы исемен куллануны тыйган.

^ 63 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йәһвә оешмасы «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н 200 дән артык телдә бастырган. Күп кешеләр аны үз туган телләрендә укый ала һәм Аллаһы исеме белән таныша ала.