Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1921. Йөз ел элек

1921. Йөз ел элек

«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» 1921 ел, 1 гыйнвар чыгарылышында Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә мондый сорау бирелгән: «Бу елда безне нәрсә көтә?» Җавап итеп Ишагыя 61:1, 2 китерелгән: «Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады... Ул мине Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы хакында... игълан итәргә [билгеләде]».

КЫЮ ВӘГАЗЬЧЕЛӘР

Үзләренә бирелгән йөкләмәне үтәр өчен, Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә кыю булырга кирәк булган. Аларга бит юаш кешеләргә «яхшы хәбәрне» вәгазьләргә, ә явыз кешеләргә «үч алу көне турында» игълан итәргә кирәк булган.

Күп кенә кардәшләр кыюлык күрсәткән. Мәсәлән, Канадада хезмәт иткән Джон Хоскин исемле абый-кардәш. 1921 елның язында ул бер методист чиркәвенең руханиена вәгазьләгән. Кардәш руханига мондый тәкъдим ясаган: «Әйдәгез, Изге Язмалар турында сөйләшеп алыйк. Уртак фикергә килә алмасак, сөйләшүне бәхәсләшмичә туктатырбыз». — «Берничә минут та үтмәде, рухани ачуыннан ишекне шап итеп ябып куйды. Мин ишектәге пыяла коелып төшәр дип уйлап куйдым»,— дип сөйләгән Хоскин кардәш.

Ул болай дип дәвам итә: «„Моны мәҗүсиләргә барып сөйлә“,— дип кычкырып җибәрде теге рухани. „Мин аларның берсенә сөйләдем түгелме соң?“ — дип уйлап куйдым мин».

Киләсе көнне ул үз мәхәллә кешеләренә Хоскин кардәш турында: «Шәһәрдә аңа хәтле андый алдакчының булганы юк иде әле, аны атып үтерергә кирәк»,— дип әйткән. Әмма моңа карамастан, Хоскин кардәш курыкмаган һәм вәгазен дәвам иткән. Кешеләр аны яхшы тыңлаган, ә кайберәүләр хәтта: «Сезне Аллаһы җибәрде»,— дип әйткән һәм аның турында кайгырткан.

ШӘХСИ ҺӘМ ГАИЛӘ ӨЙРӘНҮЕ

Хакыйкать белән кызыксынучы кешеләргә булышыр өчен, «Алтын гасыр» * журналында кызыклы рубрикалар бастырылган. Аларның кайберләре ата-аналарга үз балаларын рухи яктан тәрбияләргә булышкан. Андый рубрикаларның берсе «Изге Язмаларны яшь тикшерүчеләр» дип аталган. Ата-аналар, шул рубрикадагы сорауларны биреп, балалары белән бергәләп Изге Язмалардан җавап таба алган. Ул сорауларның кайберләре, мәсәлән: «Изге Язмаларда ничә китап бар?» — балаларга гомуми белем биргән. Башка сораулар, мәсәлән: «Ни өчен бар мәсихчеләр эзәрлекләүләргә әзер булырга тиеш?» — балаларны булачак эзәрлекләүләргә әзерләгән һәм курыкмыйча вәгазьләргә өйрәткән.

«Алтын гасыр» журналында шулай ук башка бер рубрика бастырылган. Аның исеме — «„Гасырлар өчен Аллаһы планы“ дигән китапны өйрәнү». Бу рубрикадагы сорауларга җавапны «Изге Язмаларны тикшерүләр» дигән басмада табып булган. Меңләгән укучыларга бу рубрикалар күп файда китергән, ләкин «Алтын гасыр» журналының 1921 ел, 21 декабрь чыгарылышында бу ике рубрика бүтән бастырылмаячак дигән белдерү ясалган. Ни өчен?

ЯҢА КИТАП

«Аллаһы арфасы» дигән китап

Укыйсы материал язылган карточка

Шәхси өйрәнү өчен сораулар

Оешмабыздагы җаваплы кардәшләр өйрәнүчеләргә, төп тәгълиматларны аңлар өчен, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә кирәклеген аңлаган. Шуңа күрә алар 1921 елның ноябрендә «Аллаһы арфасы» дигән китапны чыгарган. Бу китапны алган кеше «Аллаһы арфасы» китабын өйрәнү курсына да язылган. Бу курс дәвамында кеше Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнгән. Бу аңа Аллаһының кешелекне мәңгелек тормыш белән фатихалаячагын аңларга булыша алган. Бу курс нәрсәдән гыйбарәт булган соң?

Хакыйкать белән кызыксынучы кешегә китап белән бергә карточка бирелгән. Шул карточкада нинди битләрне укып чыгарга кирәклеге язылган. Киләсе атнада кеше яңа карточка алган. Шул карточкада укылган битләргә сораулар китерелгән. Анда шулай ук киләсе атнада нәрсә укырга кирәклеге әйтелгән.

Бу курс 12 атна дәвам ителгән. Өйрәнүчегә карточкаларны җирле класс, ягъни җыелыш, җибәргән. Еш кына бу эшне олы яшьтәге я физик чикләре булган кардәшләр башкарган. Мәсәлән, Милвейл шәһәреннән булган Анна Гарднер исемле апа-кардәш болай дип сөйләгән: «„Аллаһы арфасы“ китабы чыккач, минем апам Тейл, инвалид булса да, хезмәттә күбрәк катнаша башлады. Ул өйрәнүчеләргә сораулар белән карточкалар җибәреп торды». Кеше карточкалар буенча өйрәнгәннән соң, аның янына җирле җыелыштан берәр Изге Язмаларны Тикшерүче килгән һәм аңа Изге Язмалар турында күбрәк сөйләгән.

Тейл Гарднер инвалид коляскада утыра

КИЛӘЧӘКТӘ ТАГЫ ДА КҮБРӘК ЭШ КӨТӘ

1921 елның ахырында Джозеф Рутерфорд кардәш Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең классларына хат юллаган. Ул болай дип язган: «Моңа хәтле яхшы хәбәрнең шулхәтле нык яңгыраганы булмаган иде әле». Рутерфорд кардәш, Изге Язмаларны Тикшерүчеләрне бу эштә туктамаска өндәп, болай дигән: «Безне әле күп эш көтә һәм күп кешеләр әле безгә кушылачак». Тарихтан күренгәнчә, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Рутерфорд кардәшнең сүзләренә колак салган һәм 1922 елда тагы да ашкыныбрак хезмәт иткән.

^ 9 абз. 1937 елда «Алтын гасыр» «Юаныч» дип атала башлаган, ә 1946 елдан алып бу журнал «Уяныгыз!» дигән исем йөртә.