41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Чын бәхеткә ирешеп була
«Йәһвәне тирән хөрмәт иткән, аның юлларыннан йөргән һәркем бәхетле» (ЗӘБ. 128:1).
110 ҖЫР «Йәһвәнең шатлыгы»
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. «Рухи нәрсәләргә сусау» нәрсә ул һәм ул бәхет белән ничек бәйле?
ЧЫН бәхет кыска вакытлы рәхәтлек хисе түгел ул. Ул кешенең гомерлек юлдашы була ала. Таудагы вәгазендә Гайсә болай дип әйткән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Мат. 5:3). Бу сүзләрне ничек аңларга? Гайсә кешеләрнең Барлыкка Китерүчеләрен — Йәһвә Аллаһыны белергә һәм аңа гыйбадәт кылырга көчле теләк белән барлыкка китерелгәннәрен белгән. Йәһвә «бәхетле Аллаһы» булганга, аңа гыйбадәт кылучылар да бәхетле була ала (1 Тим. 1:11).
2, 3. a) Гайсәнең сүзләре буенча тагын кем бәхетле була ала? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак һәм ни өчен бу мөһим?
2 Бәхетле булыр өчен, камил шартлар кирәкме? Юк. Үзенең Таудагы вәгазендә Гайсә гаҗәеп нәрсә әйткән: «Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле». Әйе, кеше, гөнаһлары я зур проблемалары аркасында кайгы-хәсрәт кичерсә дә, бәхетле була ала. Гайсә шулай ук «тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр» һәм, Мәсих шәкерте булганга, «мәсхәрәләнгән» кешеләр дә бәхетле дип әйткән (Мат. 5:4, 10, 11). Андый хәл-шартларда бәхетле булу ничек мөмкин?
3 Гайсә кеше камил шартлары аркасында түгел, ә рухи нәрсәләргә сусавын басканга һәм Аллаһыга якынлашканга, бәхетле була ала дип өйрәткән (Ягък. 4:8). Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу мәкаләдә без чын мәгънәдә бәхетле булырга ярдәм итүче өч адымны карап чыгарбыз.
РУХИ РИЗЫК БЕЛӘН ТУКЛАНЫГЫЗ
4. Чын-чынлап бәхетле булыр өчен, беренче адым нинди? (Зәбур 1:1—3)
4 1 НЧЕ АДЫМ. Чын-чынлап бәхетле булыр өчен, без рухи ризык белән тукланырга тиеш. Кешеләргә дә, хайваннарга да яшәр өчен физик ризык кирәк. Әмма рухи ризык белән кешеләр генә туклана ала. Һәм без моңа бик мохтаҗ. Шуңа күрә Гайсә болай дип әйткән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Мат. 4:4). Менә ни өчен Аллаһының кыйммәтле Сүзендә булган рухи ризык белән көн саен туклану үтә мөһим. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Йәһвә кануныннан рәхәтлек табучы һәм көне-төне аның кануны турында уйланучы [кеше бәхетле]». (Зәбур 1:1—3 укы.)
5, 6. a) Изге Язмалардан нәрсә белеп була? ә) Изге Язмаларны уку безгә ничек ярдәм итә ала?
5 Изге Язмаларда Йәһвә безгә ничек бәхеткә ирешеп булганын аңлата. Аллаһы Сүзеннән без аның кешелеккә карата нияте турында белдек. Шулай ук ничек аңа якынлашырга һәм, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген аңладык. Өстәвенә, безгә аның кешеләргә биргән искиткеч вәгъдәләре билгеле булды (Ирм. 29:11). Изге Язмалардан бу хакыйкатьләрне белү йөрәгебезне шатлык белән тутырды.
6 Белгәнебезчә, Изге Язмаларда шулай ук көндәлек тормыш өчен гамәли киңәшләр бар. Аларны тотканда, без үзебезне бәхетле итеп хис итәбез. Тормыш авырлыклары аркасында боекканда, Аллаһы Сүзен укып уйланыр өчен, күбрәк вакыт бүлеп куегыз. Гайсә болай дигән: «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28)
7. Изге Язмаларны уку күбрәк файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?
7 Аллаһы Сүзенең тәмен тоеп укыр өчен, вакыт бүлеп куегыз. Күз алдына китерегез: берәрсе сез яраткан ризык әзерләде. Әмма бик ашыкканга я уйга чумганга, сез тиз генә ашыйсыз да ризыкның тәмен сизми дә каласыз. Аннары артык тиз ашаганыгызны абайлап алгач, әкренрәк, тәмләп ашарга кирәк булган дигән нәтиҗәгә киләсез. Ә Изге Язмаларны сезнең тиз генә, андагы хәбәрнең тәмен сизмичә, укыганыгыз бар идеме? Булса, Аллаһы Сүзен рәхәтлек табып укыр өчен вакыт бүлеп куегыз. Укыганнарыгызны күз алдына китерегез, тавышларны ишетергә тырышыгыз һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Шулай эшләсәгез, бу сезгә күбрәк шатлык китерер.
8. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» үз йөкләмәсен ничек итеп үти? (Искәрмәне дә кара.)
8 Үз вакытында рухи ризыкны бирсен өчен, Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән һәм ул безне рухи яктан бик яхшы тукландырып тора (Мат. 24:45) b. Ышанычлы хезмәтче әзерләгән һәр ризыкның төп ингредиенты — Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмалар (1 Тис. 2:13). Шуңа күрә бу рухи ризык безгә Изге Язмаларда чагылган Йәһвәнең фикер йөртүен аңларга булыша. Менә ни өчен без «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын һәм jw.org сайтындагы мәкаләләрне укып барабыз. Шулай ук без атна уртасындагы һәм ял көннәрендәге очрашуларга әзерләнәбез. Без телевидениебездәге айлык программаларны карыйбыз. Рухи ризык белән туклану безгә бәхеткә илтүче икенче адымны ясарга булышыр.
ЙӘҺВӘНЕҢ НОРМАЛАРЫ БУЕНЧА ЯШӘГЕЗ
9. Бәхеткә илтүче икенче адым нинди?
9 2 НЧЕ АДЫМ. Чын мәгънәдә бәхетле булыр өчен, Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә кирәк. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Йәһвәне тирән хөрмәт иткән, аның юлларыннан йөргән һәркем бәхетле» (Зәб. 128:1). Йәһвәне тирән хөрмәт иткәнгә, без аны күңелсезләндерә алган һәрнәрсәдән читтә торабыз (Гыйб. сүз. 16:6). Шуңа күрә без, Аллаһының Изге Язмаларда язылган яхшылык һәм яманлык нормалары буенча яшәр өчен, бар тырышлыкларны куябыз (2 Көр. 7:1). Йәһвә яраткан нәрсәләрне эшләсәк һәм ул нәфрәт иткән нәрсәләрдән ерак торсак, без бәхетле булырбыз (Зәб. 37:27; 97:10; Рим. 12:9).
10. Римлыларга 12:2 буенча, безнең өстебездә нинди җаваплылык ята?
10 Римлыларга 12:2 укы. Әйтик, кеше Йәһвәнең нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләргә хокукы барлыгын белә, ди. Әмма бу гына җитәрлекме? Юк, аңа бу нормалар буенча яшәргә дә кирәк. Бер мисал карап чыгыйк. Берәр кеше хөкүмәтнең юлда хәрәкәт тизлеген чикләргә хокукы барлыгын белергә мөмкин. Әмма ул бу юл кагыйдәләренә буйсынырга теләми. Нәтиҗәдә, ул тизлеген арттырып йөри. Димәк, Йәһвәнең нормалары буенча яшәү иң яхшы тормыш юлы икәненә ышанганыбызны без тәртибебез белән күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 12:28). Давыт та шундый карашта булган. Ул Йәһвәгә болай дигән: «Син миңа тормыш сукмагын белдерәсең. Син барында — шатлыкка күмеләм, синең уң ягыңда булу — һич бетмәс бәхет ул» (Зәб. 16:11).
11, 12. a) Боекканда я борчылганда, безгә кайсы яктан сак булырга кирәк? ә) Филипиялеләргә 4:8 дә язылган сүзләр безгә күңел ачуларны сайларга ничек ярдәм итә ала?
11 Боекканда я борчылганда, без хәлебезне җиңеләйтер өчен, игътибарыбызны проблемалардан башка нәрсәгә юнәлтергә кирәк дип уйларга мөмкин. Һәм бу аңлашыла да. Әмма безгә Йәһвә нәфрәт иткән берәр нәрсә эшләмәс өчен сак булырга кирәк (Эфес. 5:10—12, 15—17).
12 Филипиялеләргә язган хатында рәсүл Паул мәсихчеләрне алга таба да «тәкъва... саф... яратуга лаеклы... [һәм] яхшы нәрсәләр» турында уйланырга дәртләндергән. (Филипиялеләргә 4:8 укы.) Монда күңел ачулар турында әйтелмәсә дә, Паулның сүзләре безнең күңел ачулар сайлавыбызга тәэсир итәргә тиеш. Болай эшләп карагыз: бу шигырьдә «нәрсәләр» дигән гомуми сүз очраганда, аны «җырлар», «фильмнар», «китаплар» я «видеоуеннар» дигән сүзләр белән алыштырып карагыз. Шулай эшләү сезгә берәр күңел ачуның Аллаһы өчен яраклымы, юкмы икәнен билгеләргә булышыр. Без Йәһвәнең югары нормалары буенча яшәргә телибез (Зәб. 119:1—3). Шулай эшләсәк, вөҗданыбыз саф булыр һәм без бәхеткә илтүче киләсе адымны ясый алырбыз (Рәс. 23:1).
ЙӘҺВӘГӘ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУНЫ БЕРЕНЧЕ УРЫНГА КУЕГЫЗ
13. Бәхеткә илтүче өченче адым нинди? (Яхъя 4:23, 24)
13 3 НЧЕ АДЫМ. Йәһвәгә гыйбадәт кылу тормышыгызда беренче урында торсын өчен, барысын да эшләгез. Йәһвә безне барлыкка китергәнгә, без аңа гыйбадәт кылырга тиеш (Ачыл. 4:11; 14:6, 7). Шуңа күрә Аллаһы хуплаганча, «рух һәм хакыйкать буенча табыну» безнең өчен бик мөһим. (Яхъя 4:23, 24 укы.) Гыйбадәтебез Изге Язмалардагы хакыйкатьләр буенча булсын өчен, безнең белән изге рух җитәкчелек итәргә тиеш. Эшчәнлегебез чикләнгән я тыелган илдә яшәсәк тә, гыйбадәт кылуны тормышыбызда беренче урынга кую үтә мөһим. Бүгенге көнгә йөздән артык абый һәм апа-кардәшебез, Йәһвә Шаһитләре булганга гына, төрмәләрдә утыра c. Шулай да алар дога кылыр өчен, Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм, башкаларга Аллаһы һәм аның Патшалыгы турында сөйләр өчен, бар тырышлыкларын куя. Һәм бу аларны бәхетле итә. Безне хурласалар да, эзәрлекләсәләр дә, без Йәһвәнең үзебез белән булганын һәм безне бүләкләячәген беләбез. Бу безгә бәхет китерә (Ягък. 1:12; 1 Пет. 4:14).
ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН ОЧРАК
14. Таҗикстаннан булган бер яшь абый-кардәш белән нәрсә булган һәм ни өчен?
14 Тормыштан алынган очраклар, шартларыбыз нинди генә булмасын, әле генә карап чыккан адымнарның безне бәхетле итә алганын раслый. Таҗикстаннан булган 19 яшьлек Джовидон Бободжонов белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Ул хәрби хезмәттән баш тарткан булган. 2019 елның 4 октябрендә аны көчләп өйдән алып чыгып киткәннәр. Аны берничә ай сак астында тотканнар һәм начар мөгамәлә күрсәткәннәр. Бу гаделсезлек башка илләргә дә билгеле булып киткән. Массакүләм мәгълүмат чараларында, ул присяга әйтмәгәнгә һәм форма кимәгәнгә, аны кыйнаганнар дип язылган булган. Шуннан соң аны хөкем иткәннәр һәм колониягә җибәргәннәр. Ахыр чиктә, ил президентының боерыгы буенча, аны азат иткәннәр. Бөтен бу вакыт дәвамында Джовидон тугрылыгын саклаган һәм шатлыгын югалтмаган. Ни өчен? Чөнки ул һәрчак рухи яктан яхшы тукланган.
15. Джовидонга рухи ризык ничек җиткерелгән?
15 Төрмәдә Джовидон, хәтта Изге Язмалары һәм басмаларыбыз булмаганда да, рухи ризык белән тукланган. Бу ничек мөмкин булган соң? Җирле кардәшләр ризык салынган пакетларга көндәлек шигырьне яза торган булган. Шулай итеп, ул һәр көн Изге Язмаларны укый һәм укыганнары турында уйлана алган. Азат ителгәннән соң, ул әле каты сынауларга очрамаган кардәшләргә мондый киңәш биргән: «Иректә булганда, Йәһвәнең Сүзен һәм басмаларыбызны укып, аның турында белемнәрегезне тирәнәйтегез».
16. Джовидон игътибарын нәрсәгә туплаган?
16 Кардәшебез Йәһвәнең нормалары буенча яшәгән. Начар теләкләргә һәм бозык тәртипкә бирелер урынына, ул игътибарын Йәһвәгә һәм аны сөендергән нәрсәләргә туплаган. Джовидон Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләргә сокланган. Һәр иртә ул кошлар сайравына уянган, ә төнлә ул ай белән йолдызларны күзәткән. Ул болай дип исенә төшерә: «Йәһвәнең бу бүләкләре миңа шатлык китерде һәм дәртләндереп торды». Без Йәһвәгә аның рухи һәм физик бүләкләре өчен рәхмәтле булсак, йөрәгебез шатлык белән тулыр һәм шул шатлык безгә сынауларны кичереп чыгарга булышыр.
17. Без Джовидон кичергән сынауларга охшаш сынауларда тугры калсак, нәтиҗәсе нинди булыр? (1 Петер 1:6, 7)
17 Джовидон шулай ук Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куйган. Ул Аллаһыга тугры калу никадәр мөһим икәнен белгән. Гайсә әйткән булган: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Лүк 4:8). Командирлар һәм солдатлар, Джовидон үз диненнән баш тартсын өчен, аңа басым ясаган. Әмма ул көне-төне дога кылган һәм, Йәһвәдән үзенә бирешмәскә һәм тугры калырга булышсын дип сораган. Гаделсез мөгамәлә кичерсә дә, Джовидон Йәһвәгә тугры булып калган. Нәтиҗәдә, ул кулга алынуга, кыйналуга һәм төрмәгә утыртылуга хәтле булмаган нәрсәгә — сыналган иманга ия булган һәм бу аны бик куандыра. (1 Петер 1:6, 7 укы.)
18. Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
18 Йәһвә, без бәхетле булсын өчен, безгә нәрсә кирәк икәнен белә. Бәхеткә илтүче шушы өч адымны ясасагыз, сез авыр шартларга карамастан бәхетле булып кала алырсыз. Һәм болай дип әйтә алырсыз: «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!» (Зәб. 144:15)
89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан
a Күпләргә чын бәхет ирешә алмаслык нәрсә булып тоела, чөнки алар күңел ачу, байлык, дан я хакимлек кешене бәхетле итә дип уйлый. Әмма боларның берсе дә чын мәгънәдә бәхетле итә алмый. Гайсә, җирдә яшәгәндә, кешене нәрсә бәхетле итә алганын аңлаткан. Бу мәкаләдә без чын бәхет табарга ярдәм итә алган өч адымны карап чыгачакбыз.
b «Күзәтү манарасы» 2014 ел, 15 август чыгарылышында «Сез „ризыкны үз вакытында“ алып тукланасызмы?» дигән мәкаләне карагыз.
c Күбрәк белер өчен, рус телендәге jw.org сайтында, эзләү функциясен кулланып, «в тюрьме за веру» дип җыегыз.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Кулга алынган кардәшебезне судка алып барганда, имандашлары аны дәртләндереп тора. (Сәхнәләштерелгән.)