Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Чын зирәклекнең авазы яңгырый

Чын зирәклекнең авазы яңгырый

«Чын зирәклекнең авазы урамда яңгырый, тавышы мәйданнарда ишетелә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 1:20).

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Күп кенә кешеләр Изге Язмалардагы зирәклеккә ничек карый? (Гыйбрәтле сүзләр 1:20, 21)

 КҮП кенә илләрдә шатлыклы вәгазьчеләрнең кеше күп йөри торган урамнарда стендлар белән басып торганнарын күреп була. Хезмәтнең андый төрендә сезнең катнашканыгыз булдымы? Булса, бәлки, Изге Язмалардагы мондый образ исегезгә төшкәндер: зирәклек аваз салып, башкаларны үз зирәклегенә колак салырга чакыра. (Гыйбрәтле сүзләр 1:20, 21 укы.) Изге Язмалар һәм басмаларыбыз «чын зирәклеккә», ягъни Йәһвәнең зирәклегенә бай. Кешеләргә тормыш юлыннан атлый башлар өчен нәкъ ул кирәк. Берәрсе безнең басмабызны алса, без бик шатланабыз, әмма кире кагучылар да бар. Кемдер Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белергә теләми. Башкалары бездән мыскыллап көлә. Алар Изге Язмалар искергән дип саный. Кайберәүләр Изге Язмалардагы әхлакый нормаларны кире кага һәм алар буенча яшәүчеләр тәнкыйтьчел һәм таләпчән дип әйтә. Шулай да Йәһвә бар кешеләргә чын зирәклекне алырга мөмкинлек бирә. Ничек итеп?

2. Чын зирәклекне кайдан табарга? Шулай да күпчелек кеше нинди сайлау ясый?

2 Мәсәлән, Йәһвә чын зирәклекне үз Сүзе, Изге Язмалар, аша бирә. Бу китапны укырга һәркемнең диярлек мөмкинлеге бар. Ә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә ярдәме белән алар бер меңнән артык телгә тәрҗемә ителә. Кеше укып белгәннәрен кулланса, һичшиксез, моның файдасын күрер. Әмма күпчелек кеше чын зирәклеккә колак салмый. Карарлар кабул иткәндә, алар үз-үзләренә таяна я кешеләрне тыңлый. Алар хәтта Изге Язмалар буенча яшәгән кешеләргә өстән карыйлар. Бу мәкаләдә без кешеләрнең ни өчен үзләрен шулай тотканнарын белербез. Әмма башта, әйдәгез, Йәһвәдән килүче зирәклеккә ничек ия булырга икәнен карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМ ЗИРӘКЛЕК БИРӘ

3. Чын зирәклек үз эченә нәрсәне ала?

3 Зирәклек — яхшы карарлар кабул итәр өчен, белемнәрне куллана белү сәләте ул. Әмма чын зирәклек үз эченә күбрәкне ала. Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы, Изге Аллаһы турындагы белем аңлау сәләтен үстерә» (Гыйб. сүз. 9:10). Шуңа күрә мөһим карарлар кабул иткәндә, Йәһвәнең моның турында нәрсә уйлаганын — «Изге Аллаһы турындагы белемнәрне» исәпкә алырга кирәк. Моны без Изге Язмаларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны укып эшли алабыз. Шулай эшләсәк, без чын зирәклеккә ия булганыбызны күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 2:5—7).

4. Ни өчен Йәһвә генә безгә чын зирәклек бирә ала?

4 Йәһвә генә чын зирәклекне бирә ала (Рим. 16:27). Ни өчен аны зирәклек чыганагы дип атап була? Беренчедән, Барлыкка Китерүче буларак, ул барлыкка китергән нәрсәләрен бик яхшы белә (Зәб. 104:24). Икенчедән, Йәһвәнең бар эшләрендә зирәклек чагыла (Рим. 11:33). Өченчедән, кеше Йәһвәнең зирәк киңәшләрен кулланса, бу аңа һәрчак файда гына китерә (Гыйб. сүз. 2:10—12). Чын зирәклеккә ия булырга теләсәк, без бу төп хакыйкатьләргә ышанырга тиеш. Шулай ук безгә аларны карарларны кабул иткәндә истә тоту мөһим.

5. Кешеләрнең Йәһвәне чын зирәклекнең чыганагы буларак кабул итмәүләре нәрсәгә китерә?

5 Без хезмәттә очраткан күп кенә кешеләр табигать белән соклана. Шулай да алар Барлыкка Китерүчегә түгел, ә эволюциягә ышана. Башкалар Аллаһыга ышанса да, Изге Язмалардагы нормалар искергән дип әйтә һәм үзләре теләгәнчә яши. Моның нәтиҗәсе нинди? Кешеләр Аллаһы зирәклегенә түгел, ә үз белдегенә таянганга, дөнья яхшырак булып киттеме? Алар чын бәхеткә ияме? Һәм киләчәккә өмет белән карыймы? Дөнья хәле мондый хакыйкатьнең дөреслеген раслый: «Йәһвәгә каршы куярлык зирәклек тә, үткен акыл да, киңәш тә юк» (Гыйб. сүз. 21:30). Бу безне чын зирәклекне Йәһвәдән эзләргә дәртләндерә. Кызганычка каршы, күпчелек кеше моны эшләми. Сәбәбе нәрсәдә?

НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР ЧЫН ЗИРӘКЛЕКНЕ КИРЕ КАГА?

6. Гыйбрәтле сүзләр 1:22—25 буенча, чын зирәклекне кемнәр кире кага?

6 «Чын зирәклекнең авазы урамда яңгыраганда», күпләр үз колакларын томалый. Изге Язмаларда андый кешеләрнең өч төркеме искә алына: «тәҗрибәсезләр», «мыскыллап көлүчеләр» һәм «акылсызлар». (Гыйбрәтле сүзләр 1:22—25 укы.) Әйдәгез, ни өчен андый кешеләрнең Аллаһыдан килгән зирәклекне кире какканнарын белик. Һәм безгә, алар кебек булып китмәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген карап чыгыйк.

7. Ни өчен кайберәүләр белә торып «тәҗрибәсезләр» булып кала?

7 «Тәҗрибәсезләр» беркатлы һәм аларны җиңел генә берәр якка авыштырып я алдап була (Гыйб. сүз. 14:15, иск.). Без еш кына андый кешеләрне хезмәттә очратабыз. Мәсәлән, миллионлаган кеше дини һәм сәяси җитәкчеләрнең ялганына ышанып яши. Кайберәүләр андый җитәкчеләрнең үзләрен алдаганнарын абайлагач, аптырашта кала. Ләкин Гыйбрәтле сүзләр 1:22 дә искә алынган кешеләр белә торып тәҗрибәсез булып кала, чөнки бу аларга ошый (Ирм. 5:31). Алар үз көенә яшәргә ярата һәм Изге Язмаларда язылганнарны белергә һәм андагы кануннарга буйсынырга теләми. Квебекта (Канада) яшәүче бер диндар хатын кардәшебезгә болай дип әйткән: «Руханиебыз безне алдаса, бу — аның эше, бездә гаеп юк». Һәм күпләр бу хатын-кыз кебек фикер йөртә. Без исә андый кешеләрдән үрнәк алырга бер дә теләмәс идек (Гыйб. сүз. 1:32; 27:12).

8. Безгә җитлеккән булырга нәрсә ярдәм итәр?

8 Изге Язмалар безне тәҗрибәсезләр булып калмаска, ә «фикер йөртүебез җитлеккән кешенекедәй булсын» дип өнди (1 Көр. 14:20). Изге Язмалардагы принципларны тормышыбызда кулланганда, без җитлеккән булып китәбез. Вакыт узу белән без бу принципларның үзебезгә авырлыклардан качарга һәм акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм иткәнен күрәбез. Безгә бу яктан алга китешебезне күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, Изге Язмаларны өйрәнсәк һәм очрашуларга йөрсәк, әмма әле Йәһвәгә багышланмасак һәм суга чумдырылмасак, бу максатларга ирешер өчен, нәрсә эшли алганыбыз турында уйланыйк. Ә инде суга чумдырылган булсак, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин вәгазьче һәм өйрәтүче буларак яхшыраммы? Минем карарларым Изге Язмалардагы принципларны кулланганымны күрсәтәме? Башкалар белән мөгамәлә иткәндә, мәсихче сыйфатларны чагылдыраммы?» Әгәр безгә берәр яктан яхшырырга кирәк икән, әйдәгез, Йәһвәнең «тәҗрибәсезне зирәк итүче» искә төшерүләренә игътибарлы булыйк (Зәб. 19:7).

9. «Мыскыллап көлүчеләрнең» зирәклекне кире какканнары нәрсәдән күренә?

9 Аллаһының зирәклеген санга сукмаган кешеләрнең икенче төркеме — «мыскыллап көлүчеләр». Кайчак без андый кешеләрне вәгазьдә очратабыз. Алар башкалардан мыскыллап көләргә ярата (Зәб. 123:4). Изге Язмаларда соңгы көннәрдә мыскыллап көлүчеләр күп булачак дип пәйгамбәрлек ителгән (2 Пет. 3:3, 4). Лутның кияүләре сыман, кайбер кешеләр бүген Аллаһының кисәтүләренә колак салмый (Ярат. 19:14). Күпләр Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәүчеләрдән көлә. Мыскыллап көлүчеләр «үзләренең бозык теләкләренә» ияреп йөри (Яһүд 7, 17, 18). Изге Язмалардагы мыскыллап көлүчеләрнең сурәтләнүе мөртәтләргә һәм Йәһвәне кире каккан башка кешеләргә бик яхшы туры килә.

10. Зәбур 1:1 дә язылганча, безгә мыскыллап көлүчеләр булып китмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?

10 Мыскыллап көлүчеләр үрнәгенә иярмәс өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Мәсәлән, безгә тискәре карашлы кешеләр белән аралашудан качарга кирәк. (Зәбур 1:1 укы.) Моның өчен без мөртәтләр белән аралашмыйбыз һәм алар тараткан мәгълүматны укымыйбыз. Сак булмасак, без Йәһвәгә һәм аның оешмасыннан килгән җитәкчелеккә шикләнеп карый башларга мөмкин. Шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирик: «Яңа җитәкчелек я аңлау килгәндә, минем зарлану гадәтем юкмы? Мин җитәкчелек алган кардәшләрнең кимчелекләрен эзләргә һәвәс түгелме?» Үзебездә андый тискәре якларны күреп алсак, безгә алардан шундук арынырга кирәк. Шулчак Йәһвә безне хуп күрер (Гыйб. сүз. 3:34, 35).

11. «Акылсызлар» Йәһвәнең әхлакый нормаларына ничек карый?

11 Зирәклекне кире каккан кешеләрнең өченче төркеме — «акылсызлар». Йәһвәнең әхлакый нормалары буенча яшәргә теләмәгәнгә, алар шулай дип атала. Алар үзләре дөрес дип тапканча эш итәләр (Гыйб. сүз. 12:15). Андый кешеләр Йәһвәне — зирәклек Чыганагын кире кага (Зәб. 53:1). Бу кешеләрне вәгазьдә очратканда, алар еш кына безне Изге Язмалар буенча яшәгәнебез өчен тәнкыйтьли. Әмма безгә яхшырак тормыш тәкъдим итә алмый. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Акылсыз өчен чын зирәклек ирешмәслек биек, шәһәр капкалары янында аның әйтер сүзе юк» (Гыйб. сүз. 24:7). Әйе, акылсызларның авызыннан бернинди яхшы киңәш чыкмый. Йәһвәнең «акылсыздан ерак тор» дип әйткәненә гаҗәпләнәсе юк (Гыйб. сүз. 14:7).

12. Акылсызларның үрнәгенә иярмәскә безгә нәрсә булышыр?

12 Йәһвәнең киңәшләрен кире каккан кешеләрдән аермалы буларак, без Аллаһының юлларына, шул исәптән аның әхлакый нормаларына, ярату үстерәбез. Бу яратуны көчәйтер өчен, без тыңлаучан булу һәм тыңлаучан булмау нәрсәгә китергәнен чагыштыра алабыз. Йәһвәнең акыллы киңәшләрен кире какканга, кешеләрнең нинди авырлыклары туганын күрергә тырышыгыз. Аннары Аллаһыга тыңлаучан булганга, тормышыгыз аларныкыннан никадәр яхшырак булганына игътибар итегез (Зәб. 32:8, 10).

13. Йәһвә кешеләрне үзенең зирәк киңәшләрен тотарга мәҗбүр итәме?

13 Йәһвә бар кешеләр белән үз зирәклеген уртаклаша. Әмма ул беркемне дә аны кабул итәргә мәҗбүр итми. Шулай да ул зирәклеккә колак салмау нәрсәгә китергәнен аңлата (Гыйб. сүз. 1:29—32). Йәһвәгә буйсынырга теләмәгән кешеләр «юлларының җимешләрен татырлар». Алар тормыш рәвешләре аркасында кайгы, бәла һәм, ахыр чиктә, үлем урачак. Ә Йәһвәнең зирәк киңәшләренә колак салганнарга мондый вәгъдә бирелгән: «Мине тыңлаучы иминлектә яшәячәк һәм бәла-казадан курыкмаячак» (Гыйб. сүз. 1:33).

ЧЫН ЗИРӘКЛЕК ФАЙДА КИТЕРӘ

Очрашуларда комментарийлар бирү безне рухи яктан ныгыта (15 абзацны кара.)

14, 15. Гыйбрәтле сүзләр 4:23 тән без нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Аллаһыдан килгән зирәклекне куллану һәрчак файда китерә. Инде әйтеп кителгәнчә, Йәһвә бар кешеләр белән үз зирәклеген уртаклашырга әзер. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр китабында һичкайчан файдасын югалтмаячак киңәшләр бар. Аларны куллансак, тормышыбыз, һичшиксез, яхшырачак. Әйдәгез, бу киңәшләрнең дүртесен карап чыгыйк.

15 Символик йөрәгегезне саклагыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла, йөрәк — тормыш чыганагы бит» (Гыйб. сүз. 4:23). Без йөрәгебезне файдалы ризык ашап, күнегүләр ясап һәм начар гадәтләрдән тыелып яклыйбыз. Символик йөрәгебезне дә саклар өчен, без охшаш нәрсәләр эшлибез. Без һәр көн Аллаһы Сүзе белән тукланабыз. Өстәвенә, без мәсихче очрашуларга әзерләнәбез, аларга киләбез, аларда катнашабыз. Тырышлыклар куеп, без хезмәттә актив булып калабыз. Шулай ук без начар гадәтләрдән сакланабыз: акылыбызны зарарлый алган һәр нәрсәдән, мәсәлән әхлаксыз күңел ачулардан һәм начар аралашудан, читтә торабыз.

Акчага дөрес караш саклау булганына канәгать булырга ярдәм итә (16 абзацны кара.)

16. Ни өчен Гыйбрәтле сүзләр 23:4, 5 тәге киңәш бүген дә актуаль?

16 Булганына канәгать булып яшәгез. Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Байлыкка омтылып, үз-үзеңне бетермә... Аңа күз салырга өлгермәссең, ул инде юк булыр, чөнки канатлар булдырып, бөркеттәй очып китәр» (Гыйб. сүз. 23:4, 5). Материаль нәрсәләрне җиңел генә югалтып була. Шулай да бүгенге көннәрдә байлар да, ярлылар да акча артыннан куа. Моның аркасында алар үз абруйларына, башкалар белән мөнәсәбәтләренә һәм хәтта үз сәламәтлекләренә зыян китерә (Гыйб. сүз. 28:20; 1 Тим. 6:9, 10). Зирәклек исә безгә акчага дөрес караш сакларга булыша. Андый караш безне комсызлыктан яклый һәм, булганына канәгать булып, бәхетле тормыш алып барырга булыша (Вәг. 7:12).

Нәрсәдер әйтер алдыннан яхшылап уйласак, башкаларны рәнҗетмәбез (17 абзацны кара.)

17. Гыйбрәтле сүзләр 12:18 дә «зирәкнең теле» искә алына. Андый телгә ничек ия булырга?

17 Уйлап сөйләгез. Сак булмасак, без сүзләребез белән күп зыян китерә алабыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли, ә зирәкнең теле дәвалый» (Гыйб. сүз. 12:18). Башкалар турында гайбәт сатмасак, без алар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларбыз (Гыйб. сүз. 20:19). Сүзләребез зыян түгел, ә файда китерсен өчен, безгә күңелебезне Аллаһы Сүзендәге белемнәр белән тутырырга кирәк (Лүк 6:45). Изге Язмаларда язылганнар турында уйлансак, телебез «зирәклек чишмәсе» кебек булыр һәм башкаларны дәртләндерер (Гыйб. сүз. 18:4).

Оешма биргән җитәкчелеккә буйсыну хезмәтебезне яхшыртырга булышыр (18 абзацны кара.)

18. Гыйбрәтле сүзләр 24:6 дагы киңәшне куллану безгә хезмәттә уңышлы булырга ничек булыша?

18 Җитәкчелеккә буйсыныгыз. Изге Язмаларда мондый гамәли киңәш бирелә: «Сугыш алып барганда, акыллы җитәкчелеккә таян. Киңәшчеләрнең күп булуы уңышка китерә» (Гыйб. сүз. 24:6). Бу принципны куллану вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә уңышлы булырга ничек булыша? Хезмәтне үзебезчә башкарыр урынына, без оешма биргән күрсәтмәләрне тотарга тырышабыз. Мәсихче очрашуларда без тәҗрибәле кардәшләрнең нотыкларында һәм демонстрацияләрендә зирәк җитәкчелек ишетәбез. Өстәвенә, Йәһвә оешмасы кешеләргә Изге Язмаларны аңларга булышучы басмалар һәм видеолар чыгара. Сез аларны куллануда остарасызмы?

19. Сез Йәһвә биргән зирәклеккә ничек карыйсыз? (Гыйбрәтле сүзләр 3:13—18)

19 Гыйбрәтле сүзләр 3:13—18 укы. Без Йәһвәгә төпле киңәшләре өчен бик рәхмәтле! Алар булмаса, безнең белән нәрсә булып бетәр иде? Бу мәкаләдә без Гыйбрәтле сүзләр китабыннан берничә генә зирәк киңәш карап чыктык. Әлбәттә, Изге Язмаларның бөтен китаплары да Йәһвәнең зирәк сүзләренә бай. Әйдәгез, һәрчак Аллаһы биргән зирәклек буенча эш итәргә тәвәккәл булыйк. Безнең өчен дөньяның андый зирәклеккә карашы мөһим түгел. Без шуңа инанган: «зирәклеккә... нык тотынганнар бәхетле дип аталыр».

36 ҖЫР Йөрәгебезне саклыйбыз

a Йәһвәдән килгән зирәклек бу дөнья зирәклегеннән күпкә өстенрәк. Бу мәкаләдә без Гыйбрәтле сүзләр китабында китерелгән игътибарны җәлеп итә торган бер образга игътибар итәрбез. Анда «чын зирәклекнең авазы урамда яңгырый» дип әйтелә. Без шулай ук чын зирәклеккә ничек ия булырга икәнен, ни өчен кайберәүләрнең чын зирәклеккә колак салмаганын һәм аның авазына колак салу нинди файда китергәнен карап чыгарбыз.