44 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Өметегезне нык килеш саклагыз
«Өметеңне Йәһвәгә багла» (ЗӘБ. 27:14).
144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Йәһвә безгә нинди өмет биргән?
ЙӘҺВӘ безгә мәңге яшәү өмете биргән! Кайберәүләр күктә рухи затлар буларак мәңге яшәргә өметләнә (1 Көр. 15:50, 53). Күпчелегебез исә камил сәламәтлеккә ия булып, шатланып, мәңге җирдә яшәргә өметләнә (Ачыл. 21:3, 4). Күктә яшәргә өметләнәбезме я җирдәме, өметебез безнең өчен бик кадерле.
2. Өметебез нәрсәгә нигезләнгән һәм ни өчен без шулай дип әйтә алабыз?
2 Изге Язмалар буенча, «өмет» дигән төшенчә «киләчәктә яхшы нәрсәләр булачак дип көтүне» аңлата. Киләчәккә өметебез, һичшиксез, акланачак, чөнки аны Йәһвә бирә (Рим. 15:13). Без ул биргән вәгъдәләрне дә, аның һәрчак үз сүзен тотканын да беләбез (Сан. 23:19). Йәһвәнең үз вәгъдәләрен үтәргә теләге дә, көче дә бар. Без моңа бер дә шикләнмибез! Өметебез хыяллар белән теләкләргә түгел, ә дәлилләргә нигезләнгән.
3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак? (Зәбур 27:14)
3 Күктәге Атабыз безне ярата һәм үзенә таянуыбызны тели. (Зәбур 27:14 укы.) Йәһвәгә өметебез нык булса, без сынауларны кичереп чыгарбыз һәм киләчәккә курыкмыйча шатлык белән карарбыз. Әйдәгез, өметнең безне ничек яклаганын карап чыгыйк. Моның өчен өмет кайсы яктан якорьга һәм тимер башлыкка охшаш булганын белик. Аннары өметебезне ничек ныгытып булганы турында фикер алышырбыз.
ӨМЕТЕБЕЗ ЯКОРЬ СЫМАН
4. Өметебез кайсы яктан якорьга охшаш? (Еврейләргә 6:19)
4 Рәсүл Паул еврейләргә хатын язганда өметне якорь белән чагыштырган. (Еврейләргә 6:19 укы.) Диңгездә еш сәяхәт иткәнгә, Паул якорьның корабны үз урынында тотып калыр өчен кулланылганын белгән. Бер тапкыр ул сәяхәт иткәндә, көчле давыл купкан. Шунда давыл корабны кыяларга китереп ташламасын өчен матрослар якорьлар төшергән (Рәс. 27:29, 39—41). Якорь давыл вакытында корабны үз урынында тотып торган кебек, өметебез дә тормыш давыллары вакытында безгә Йәһвәдән читләшмәскә булыша. Нык өметебез ярдәмендә без сынауларны кичереп чыгарга сәләтле, чөнки тыныч вакытлар тиздән киләчәген беләбез. Гайсә эзәрлекләүләр булачак дип кисәткән (Яхъя 15:20). Шуңа күрә киләчәк әҗеребез турында уйланыйк, бу безгә мәсихче юлда калырга булышыр.
5. Үтереләчәген белсә дә, өмет Гайсәгә ничек көч өстәп торган?
5 Гайсәнең үрнәгенә игътибар итик. Үзен коточкыч үлем көтсә дә, Гайсә нык булып калган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә рәсүл Петер Зәбур китабыннан бер пәйгамбәрлекне телгә алган. Анда Гайсәнең тыныч калып Аллаһыга ышаныч баглаганы шигъри тел белән сурәтләнә: «Хәтта тәнем дә өмет баглап яшәр, чөнки син җанымны Кабердә калдырмассың, үз тугрыңа черергә бирмәссең. [...] Син барында, күңелем шатлык белән тулыр» (Рәс. 2:25—28; Зәб. 16:8—11). Үзен үлем көткәнен белсә дә, Гайсәнең өмете нык булган. Ул Аллаһының үзен терелтәчәгенә һәм аның белән кабат күрешәчәгенә ышанган (Евр. 12:2, 3).
6. Бер абый-кардәш өмет турында нәрсә дигән?
6 Күп абый һәм апа-кардәшләргә өметләре сынауларда нык калырга булышкан. Англиядә яшәгән Ленард Чинн исемле кардәшебезнең мисалына игътибар итик. Бу тугры абый-кардәшне Беренче бөтендөнья сугышы вакытында армиягә бармаганы өчен төрмәгә утырталар. Ике ай бер кешелек камерада утырганнан соң, аны каторга эшләренә җибәрәләр. Соңрак ул болай дип язган: «Үз тәҗрибәмнән чыгып мин шуны әйтә алам: басым астында сынмас өчен безгә өмет кирәк. Безнең Гайсәнең, рәсүлләрнең һәм пәйгамбәрләрнең үрнәкләре бар. Шулай ук без Изге Язмалардагы гаҗәеп вәгъдәләргә ия. Боларның барысы безгә киләчәккә искиткеч өмет бирә һәм сынауларны кичереп чыгарга булыша». Өмет Ленард өчен якорь сыман булган. Безнең турында да шуны ук әйтеп була.
7. Сынауларда өметебез ничек ныгый? (Римлыларга 5:3—5; Ягъкуб 1:12)
7 Сынауларны кичереп чыккач, һәм Йәһвәнең ярдәмен, хуплавын күргәч, өметебез ныгый. (Римлыларга 5:3—5; Ягъкуб 1:12 укы.) Шулай итеп, без яхшы хәбәрне беренче тапкыр ишеткән вакыт белән чагыштырганда, ныклы өметкә ия булабыз. Шайтан безнең сынауларга бирешүебезне тели, әмма Йәһвә ярдәме белән без аларның һәммәсен дә җиңеп чыга алабыз.
ӨМЕТЕБЕЗ ТИМЕР БАШЛЫК СЫМАН
8. Ни өчен өметне тимер башлык белән чагыштырып була? (1 Тисалуникәлеләргә 5:8)
8 Изге Язмаларда өмет шулай ук тимер башлык белән чагыштырыла. (1 Тисалуникәлеләргә 5:8 укы.) Гаскәри сугышта башын яклар өчен башлык киеп йөри. Безгә дә рухи сугышта акылыбызны Шайтанның һөҗүмнәреннән якларга кирәк. Ул акылыбызга зыян китерер өчен төрле вәсвәсәләр һәм идеяләр яудыра. Башлык гаскәринең башын яклаган кебек өметебез безнең акылыбызны яклый. Нәтиҗәдә, без Йәһвәгә тугры булып кала алабыз.
9. Киләчәккә өметләре булмаган кешеләр нинди тормыш алып бара?
9 Мәңгелек тормышка өметебез безгә акыл белән эш итәргә булыша. Ә өметебез нык булмаса, без дөньяви карашларга бирелеп, мәңгелек тормышны күздән ычкындыра алабыз. Мәсәлән, борынгы Көринттә яшәгән кайбер мәсихчеләр Аллаһының төп вәгъдәсенә, терелтелүгә, өметләрен югалткан (1 Көр. 15:12). Паул терелтүгә иманнары булмаган кешеләр бер көн белән генә яши дип әйткән (1 Көр. 15:32). Бүген дә Аллаһының вәгъдәләренә өметләнмәгән күп кенә кеше үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яши. Без исә Аллаһы вәгъдә иткән киләчәккә ышанабыз. Өметебез, образлы башлыгыбыз, безнең акылыбызны саклый. Ул безгә үз теләкләребезне генә канәгатьләндереп яшәмәскә булыша. Андый тормыш рәвеше Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозар иде бит (1 Көр. 15:33, 34).
10. Өмет безне ялган фикер йөртүдән ничек саклый?
10 Өметебез безгә шулай ук Йәһвәгә ярап булмый дигән фикерне кире кагарга булыша. Мәсәлән, кемдер болай дип фикер йөртергә мөмкин: «Мин мәңгелек тормышка ирешә алмам. Мин моңа лаеклы түгел. Мин Йәһвә теләгәнчә беркайчан да яши алмам». Әюпне, имеш, юатырга килгән Илифазның сүзләрен исебезгә төшерик. Ул болай дигән: «Әллә үлемле кеше саф була аламы?» Җитмәсә, ул Аллаһы турында болай дигән: «Менә, ул үз изгеләренә ышанмый, хәтта күкләрне дә пакь дип санамый» (Әюп 15:14, 15). Нинди ялган сүзләр! Бу фикерләр Шайтаннан. Без андый фикерләргә бирелсәк, өметебезне югалтырга мөмкин. Андый ялганны кире кагыгыз! Игътибарыгызны Йәһвәнең вәгъдәләренә туплагыз. Бер дә шикләнмәгез, Аллаһы безнең мәңге яшәвебезне тели һәм бу максатка ирешергә булышачак (1 Тим. 2:3, 4).
ӨМЕТЕГЕЗНЕ НЫК КИЛЕШ САКЛАГЫЗ
11. Өметебезнең аклануын көткәндә ни өчен безгә сабыр булырга кирәк?
11 Өметебезне нык килеш саклау һәрчакта да җиңел түгел. Аллаһының эш итәчәген көткәндә, безнең түземлегебез бетә ала. Әмма Йәһвә мәңге яши һәм аның вакытка карашы безнекеннән аерылып тора (2 Пет. 3:8, 9). Ул үз ниятен иң яхшы вакытта үтәячәк, әмма бу без көткән вакытта булмаска да мөмкин. Йәһвәнең эш итүен көткәндә өметебезне нык килеш сакларга безгә нәрсә булышыр? (Ягък. 5:7, 8)
12. Еврейләргә 11:1, 6 буенча өмет белән иман ничек бәйле?
12 Өметебезне нык килеш саклар өчен безгә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк, чөнки ул өметләребезне аклаучы шәхес. Изге Язмалар буенча, өмет һәм Йәһвәнең барлыгына, шулай ук «аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә» ышану үзара бәйле. (Еврейләргә 11:1, 6 укы.) Йәһвә безнең өчен реаль шәхес булса, без аның үз вәгъдәләрен үтәячәгенә шикләнмәбез. Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытып, өметебезне нык килеш ничек сакларга? Әйдәгез моны карап чыгыйк.
13. Аллаһыга ничек якынлашырга?
13 Йәһвәгә дога кылыгыз һәм аның Сүзен укыгыз. Йәһвәне күрә алмасак та, без аңа якынлаша алабыз. Без аның белән дога аша сөйләшәбез һәм үзебезне тыңлаганына бер дә шикләнмибез (Ирм. 29:11, 12). Аллаһы Сүзен укып һәм укыганнар турында уйланып, без аны тыңлыйбыз. Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен ничек кайгыртканы турында укыганда безнең өметебез ныгый бара. Аллаһы Сүзендә язылганнарның барысы да «чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Рим. 15:4).
14. Ни өчен Йәһвәнең үз хезмәтчеләре хакына башкарган эшләре турында уйланырга кирәк?
14 Йәһвәнең үз вәгъдәләрен ничек үтәгәне турында уйланыгыз. Ибраһим белән Сара мисалына игътибар итик. Алар балалары була алмаган яшькә җиткән. Шулай да Йәһвә аларга «Сараның улы булыр» дип вәгъдә иткән (Ярат. 18:10). Ибраһим моңа ничек караган? «Ул күп халыкларның атасы» булачагына ышанган (Рим. 4:18). Кеше күзлегеннән аларның хәле өметсез булып күренә алса да, Ибраһим Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәгенә бер дә шикләнмәгән һәм белгәнебезчә, Аллаһы аның өметен аклаган (Рим. 4:19—21). Андый мисаллар Йәһвәгә таянып булганына өйрәтә, чөнки хәл өметсез булып күренсә дә, Йәһвә һәрчак вәгъдәләрен үти.
15. Ни өчен Аллаһының үзебез хакына башкарган эшләре турында уйланырга кирәк?
15 Йәһвәнең үзегез өчен башкарган эшләре турында уйланыгыз. Аллаһы Сүзендәге вәгъдәләрнең үтәлүе шәхсән сезгә нинди файда китерде? Мәсәлән, Гайсә, күктәге Атабыз безгә тормыш өчен бар кирәклесен бирәчәк дип вәгъдә иткән (Мат. 6:32, 33). Ул шулай ук, без изге рухны сорасак, Йәһвә аны бирәчәк дип ышандырган (Лүк 11:13). Чыннан да, Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәп килә. Мөгаен, сез аның үзегез өчен башкарган башка эшләрен дә исегезгә төшерә аласыздыр. Мәсәлән, Аллаһы сезне кичерергә, юатырга һәм рухи яктан тукландырырга вәгъдә итә (Мат. 6:14; 24:45; 2 Көр. 1:3). Аллаһының үзебез хакына башкарган эшләре турында уйлансак, аның киләчәктә дә үзебезне калдырмаячагына өметебез нык булыр.
ӨМЕТЕГЕЗГӘ ШАТЛАНЫП ЯШӘГЕЗ
16. Ни өчен өметне кыйммәтле бүләк дип атап була?
16 Мәңгелек тормышка өмет ул — Йәһвәнең кыйммәтле бүләге. Без бер дә шикләнмичә гаҗәеп киләчәкне көтәбез. Өметебез якорь сыман безгә эзәрлекләүләр белән сынауларны кичереп чыгарга булыша һәм хәтта үлем янаса да, тугры калырга ярдәм итә. Өметебез шулай ук тимер башлык сыман фикер йөртүебезне яклый. Шуңа күрә без яманлыкны кире кагып, яхшылык кыла алабыз. Изге Язмаларга нигезләнгән өметебез безне Йәһвәгә якынлаштыра һәм аның яратуы никадәр көчле икәнен күрсәтә. Әйе, өметебезне нык килеш саклау безгә зур файда китерә.
17. Ни өчен өметебез безгә шатлык китерә?
17 Рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләргә: «Өметегезгә шатланып яшәгез»,— дип язган (Рим. 12:12). Паул үзе дә шатланып яшәгән, чөнки тугрылыгын сакласа, күктә мәңге яшәячәгенә шикләнмәгән. Без дә өметебезгә шатлана алабыз, чөнки Йәһвә беркайчан да үз вәгъдәләрен бозмый. Мәдхия язучы да охшаш фикер белдергән: «Өмете үз Аллаһысы Йәһвәдә булган кеше бәхетле... Ул һәрчак тугрылык саклый» (Зәб. 146:5, 6).
139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер
a Йәһвә безгә киләчәккә искиткеч өмет биргән. Бу өмет безгә көч өсти һәм игътибарыбызны авырлыкларга тупламаска ярдәм итә. Ул, сынауларга карамастан, тугры булып калырга булыша. Өметебез шулай ук акылыбызны зыян китерә алган идеяләрдән саклый. Шуңа күрә өметебезне саклау бик мөһим. Әйдәгез, бу мәкаләдән моны ничек эшләп булганын карап чыгыйк.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Башлык гаскәринең башын яклаган кебек, ә якорь корабны үз урынында тотып торган кебек, өметебез фикер йөртүебезне саклый һәм сынаулар вакытында тыныч булып калырга булыша. Бер апа-кардәш җавап алуына шикләнмичә Йәһвәгә дога кыла. Абый-кардәш Ибраһимга бирелгән вәгъдәләрнең үтәлүе турында уйлана. Башка абый-кардәш үз фатихаларын исенә төшерә.