Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

45 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендә табыну мөмкинлеген кадерләгез

Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендә табыну мөмкинлеген кадерләгез

«Күкне, җирне... Булдыручыга табыныгыз» (АЧЫЛ. 14:7).

93 ҖЫР Очрашуларыбызны фатихалачы

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Бер фәрештә нәрсә ди һәм бу безнең өчен нәрсә аңлата?

 БЕРӘР фәрештә сезгә нәрсәдер әйтергә булса, сез аны, һичшиксез, тыңлар идегез. Шулай бит? Чынлыкта хәзер бер фәрештә «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» дәшә. Ул болай ди: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз... Күкне, җирне... Булдыручыга табыныгыз» (Ачыл. 14:6, 7). Әйе, Йәһвә — бердәнбер хак Аллаһы, барысы да аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш. Без Йәһвәгә үзенең бөек гыйбадәтханәсендә табынырга мөмкинлек биргәне өчен бик рәхмәтле!

2. Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсе нәрсә ул? ( «Ул нәрсәне аңлатмый?» дигән рамканы кара.)

2 Рухи гыйбадәтханә нәрсә ул? Аның турында мәгълүматны кайдан табып була? Рухи гыйбадәтханә ниндидер бина түгел. Ул — Гайсәнең йолым корбанына нигезләнгән, Йәһвәнең саф гыйбадәт өчен күргән чарасы. Рәсүл Паул моның турында Яһүдиядә яшәгән еврей мәсихчеләренә юнәлгән хатында язган булган b.

3, 4. Ни өчен Паул Яһүдиядә яшәүче еврей мәсихчеләре турында борчылган һәм ул аларга ничек булышкан?

3 Ни өчен Паул Яһүдиядә яшәгән еврей мәсихчеләренә хат язган? Моңа, ким дигәндә, ике сәбәп булган. Беренчедән, ул аларны дәртләндерергә теләгән. Аларның күбесе яһүд динендә тәрбияләнгән. Яһүд дине җитәкчеләре аларны мәсихчеләр булып киткәне аркасында, күрәсең, мыскыллагандыр. Ни өчен? Чөнки мәсихчеләрнең гыйбадәт кылыр өчен зур гыйбадәтханәләре, Аллаһыга корбаннар китерер өчен мәзбәхләре һәм руханилары булмаган. Моның аркасында мәсихчеләр боега һәм иманнарын югалта алган (Евр. 2:1; 3:12, 14). Аларның кайберләре хәтта кире яһүд диненә кайту турында уйлый башлый алган.

4 Икенчедән, Паул еврей мәсихчеләренә «каты азыкны», ягъни Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне, аңлар өчен тырышлыклар куймаганнары турында әйткән (Евр. 5:11—14). Күрәсең, аларның кайберләре һаман да Муса кануны буенча яшәгән. Паул канунның гөнаһларны тулысынча капламаганын аңлаткан. Шуңа күрә канун «үз көчен югалткан» булган. Аннары Паул үз хатында тирән хакыйкатьләрне ачыклаган. Ул имандашларына «яхшырак өмет» турында исләренә төшергән. Гайсәнең корбанына нигезләнгән шул өмет аларга «Аллаһыга якынлашырга» булышкан (Евр. 7:18, 19).

5. Безгә Паулның еврейләргә язган хатыннан нәрсәне аңларга кирәк һәм ни өчен?

5 Паул еврей кардәшләренә мәсихче диненең элекке гыйбадәт кылуларыннан күпкә өстенрәк булганын аңлаткан. Яһүдләрнең гыйбадәт кылуы «киләчәкнең күләгәсе, ә чынбарлык — Мәсихтә» булган (Көл. 2:17). Берәр кешенең күләгәсе аның нинди булганы турында күпмедер дәрәҗәдә генә мәгълүмат бирә. Шул ук рәвешчә, борынгы яһүдләрнең табыну рәвеше өстенрәк гыйбадәт кылуның, ягъни рухи гыйбадәтханәнең, күләгәсе генә булган. Бу гыйбадәтханәне Йәһвә, гөнаһларыбыз кичерелсен һәм без аңа яраклы итеп гыйбадәт кыла алсын өчен, урнаштырган. Шуңа күрә безгә бу гыйбадәт кылу тәртибен яхшылап аңларга кирәк. Әйдәгез, Еврейләргә язылган хат нигезендә «күләгәне» (борынгы яһүдләрнең табынуын) «чынбарлык» (мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы) белән чагыштырыйк. Шулай эшләп, без рухи гыйбадәтханәне һәм андагы ролебезне яхшырак аңларбыз.

ИЗГЕ ЧАТЫР

6. Изге чатыр нәрсә өчен кулланылган булган?

6 Борынгы яһүдләрнең табынуы. Паул рухи гыйбадәтханә турында язганда, Муса б. э. к. 1512 елда корган изге чатырга ишарә ясаган («Борынгы яһүдләрнең табынуы. Мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы» дигән схеманы карагыз). Исраиллеләр, күчеп йөргәндә, изге чатырны үзләре белән йөрткән. Алар аны якынча 500 ел кулланган. Аннары Иерусалимда гыйбадәтханә төзелгән булган (Чыг. 25:8, 9; Сан. 9:22). «Очрашу чатыры» ярдәмендә исраиллеләр Аллаһыга якынлашкан, аңа корбаннар китергән һәм гыйбадәт кылган (Чыг. 29:43—46). Әмма бу чатыр өстенрәк нәрсәгә күрсәткән.

7. Рухи гыйбадәтханә кайчан барлыкка килгән?

7 Мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы. Изге чатыр күктәгеләрнең күләгәсе булган һәм Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсен аңлаткан. Паул «шул чатыр безнең өчен мисал булып тора» дигән (Евр. 8:5; 9:9). Ул Еврейләргә хатын язганда, рухи гыйбадәтханә инде булган. Ул б. э. 29 елында барлыкка килгән. Шул елны Гайсә суга чумдырылган, изге рух белән майланган һәм рухи гыйбадәтханәдә Йәһвәнең «баш рухание» булып хезмәт итә башлаган c (Евр. 4:14; Рәс. 10:37, 38).

БАШ РУХАНИ

8, 9. Еврейләргә 7:23—27 дән күренгәнчә, Исраил баш рухание һәм бөек баш рухани Гайсә Мәсих арасында нинди аерма бар?

8 Борынгы яһүдләрнең табынуы. Баш рухани Аллаһы алдында халык өчен хезмәт иткән. Исраилнең беренче рухание Һарунны Йәһвә изге чатыр кулланыла башлаган көнне билгеләгән булган. Әмма, Паул аңлатканча, «руханилар, үлеп, үз хезмәтләрен дәвам итә алмаганга, аларны башкалар алмаштырып рухани хезмәтен дәвам иткән» d (Еврейләргә 7:23—27 укы.) Камилсез булганга, руханилар үз гөнаһлары өчен корбаннар китерергә тиеш булган. Исраилнең баш руханилары һәм баш рухани Гайсә арасында зур аерма бар.

9 Мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы. Баш руханиебыз Гайсә Мәсих — «чын чатырның хезмәтчесе. Шул чатырны кеше түгел, ә Йәһвә корган» (Евр. 8:1, 2). Паул аңлатканча, «Гайсә мәңге яши, шул сәбәпле аны башка рухани алмаштырмый». Аның сүзләре буенча, Гайсә «гөнаһ кылучылардан тулысынча аерылып тора». Һәм ул, бүтән баш руханилар сыман, «көн саен үз гөнаһлары өчен... корбан китерергә» тиеш түгел. Әйдәгез, хәзер борынгы мәзбәхләрнең һәм корбаннарның рухи гыйбадәтханәдә нәрсә аңлатканын карап чыгыйк.

МӘЗБӘХЛӘР ҺӘМ КОРБАННАР

10. Бакыр мәзбәхтә китерелгән корбаннар нәрсәгә күрсәткән?

10 Борынгы яһүдләрнең табынуы. Изге чатырның ишегалдында бакыр мәзбәх торган. Аңарда Йәһвәгә хайваннарны корбан итеп китергәннәр (Чыг. 27:1, 2; 40:29). Әмма шул корбаннар кешеләрне гөнаһларыннан тулысынча азат итә алмаган (Евр. 10:1—4). Изге чатырда даими рәвештә китерелгән корбаннар кешелекне тулысынча йолып алачак корбанга ишарә ясаган.

11. Нинди мәзбәхтә Гайсә үзен корбан итеп китергән? (Еврейләргә 10:5—7, 10)

11 Мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы. Йәһвә Гайсәне җиргә, үз тормышын кешелек хакына корбан итеп китерсен өчен, җибәргән (Мат. 20:28). Суга чумдырылгач, Гайсә үзен Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен багышлаган (Яхъя 6:38; Гәл. 1:4). Гайсә үзен образлы мәзбәхтә корбан итеп китергән. Бу мәзбәх Аллаһының үз Улына карата «ихтыярын» аңлата. Аллаһының ихтыяры буенча, Гайсә үзенең камил кеше тәнен корбан итеп китерергә тиеш булган. Гайсә үз тормышын «бер тапкыр һәм гомергә», үзенә иман итүче кешеләрнең гөнаһлары тулысынча кичерелсен өчен, корбан иткән. (Еврейләргә 10:5—7, 10 укы.) Ә хәзер, әйдәгез, изге чатырның эчке өлешенә күз салыйк.

ИЗГЕ ҺӘМ ИҢ ИЗГЕ УРЫН

12. Изге чатырның бүлмәләренә кем керә алган?

12 Борынгы яһүдләрнең табынуы. Изге чатыр һәм соңрак Иерусалимда төзелгән гыйбадәтханәләрнең эчке төзелеше бик охшаш булган. Аларның эчендә «Изге урын» һәм «Иң изге дип аталган өлеш» булган. Аларны чаршау аерып торган (Евр. 9:2—5; Чыг. 26:31—33). Изге урын эчендә алтын шәмдәл, фимиам яндыру мәзбәхе һәм багышланган икмәкләр өчен өстәл булган. Изге урынга үз хезмәтләрен башкарыр өчен, «майланган руханилар» гына керә алган (Сан. 3:3, 7, 10). Иң изге урын эчендә алтын килешү сандыгы булган. Ул Йәһвәнең шунда булганын аңлаткан (Чыг. 25:21, 22). Чаршау аша үтеп, Иң изге урынга гөнаһ йолу көнендә баш рухани гына керә алган (Лев. 16:2, 17). Елдан ел ул шунда үзенең һәм халыкның гөнаһларын йолып алыр өчен хайваннар каны белән кергән. Ахыр чиктә, Йәһвә изге рухы ярдәмендә изге чатыр эчендә булган нәрсәләрнең мәгънәсен ачыклаган (Евр. 9:6—8) e.

13. Изге урын һәм Иң изге урын рухи гыйбадәтханәдә нәрсә аңлата?

13 Мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы. Мәсихчеләрнең чикләнгән саны изге рух белән майланган һәм Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләргә ия. Бу 144000 мәсихче Гайсә белән бергә күктә руханилар булып хезмәт итәчәк (Ачыл. 1:6; 14:1). Йәһвә аларны, алар әле җирдә яшәгәндә, изге рухы белән майлый һәм үз уллары итеп кабул итә. Изге урын шундый махсус мөнәсәбәтләрне аңлата (Рим. 8:15—17). Иң изге урын исә күкне аңлата, анда Йәһвә яши. Изге урынны Иң изге урыннан аерып торган «чаршау» Гайсәнең тәнен аңлата. Ул Гайсәгә рухи гыйбадәтханәнең баш рухание буларак, күккә керергә комачаулап торган. Тәнен кешелек өчен корбан буларак биреп, Гайсә бар майланган мәсихчеләргә күктәге тормышка юл ачкан. Аларга да күктәге әҗерләрен алыр өчен кеше тәннәрен калдырырга туры киләчәк (Евр. 10:19, 20; 1 Көр. 15:50). Терелтелгәч, Гайсә рухи гыйбадәтханәнең Иң изге урынына кергән. Ахыр чиктә, шунда бар майланган мәсихчеләр җыелачак.

14. Еврейләргә 9:12, 24—26 дан күренгәнчә, ни өчен Йәһвә бүген хуплаган гыйбадәт кылу элеккегесеннән яхшырак?

14 Йолым корбанына нигезләнгән һәм Гайсә Мәсих баш рухани булып хезмәт иткән рухи гыйбадәтханәнең өстенлеге ап-ачык. Исраилдә баш рухани кеше кулы белән төзелгән Иң изге урынга корбан ителгән хайваннар каны белән кергән. Ә Гайсә, Йәһвә алдына килеп басар өчен, «күкнең үзенә» — изге урыннарның иң изгесенә кергән. Шунда ул «үзен корбан итеп гөнаһны бетерер өчен» биргән камил кеше тәненең бәясен Аллаһыга тапшырган. (Еврейләргә 9:12, 24—26 укы.) Гайсәнең корбаны кешеләрнең гөнаһларын мәңгегә юк итә. Киләсе абзацлар күрсәткәнчә, без күктә я җирдә яшәргә өметләнәбезме, безнең барыбыз да рухи гыйбадәтханәдә Йәһвәгә табына ала.

ИШЕГАЛЛАРЫ

15. Изге чатырның ишегалдында кемнәр хезмәт иткән?

15 Борынгы яһүдләрнең табынуы. Изге чатырның пәрдәләр белән уратып алынган ишегалды булган. Анда руханилар үз хезмәтләрен башкарган. Ишегалдында корбан китерү мәзбәхе һәм бакыр чан торган. Руханилар, изге хезмәтләрен башкарыр алдыннан, шул чандагы су белән юынган (Чыг. 30:17—20; 40:6—8). Соңрак төзелгән гыйбадәтханәләрдә шулай ук тышкы ишегалды да булган. Анда рухани булмаган кешеләр Аллаһыга гыйбадәт кыла алган.

16. Рухи гыйбадәтханәнең ишегалларында кемнәр хезмәт итә?

16 Мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы. Күктә Гайсә белән бергә руханилар булып хезмәт итәчәк майланган мәсихчеләр җирдә рухи гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында хезмәт итә. Су белән тутырылган чан аларга һәм башка мәсихчеләргә әхлакый һәм рухи яктан саф булырга кирәклеген исләренә төшерә. Ә Мәсихнең майланган кардәшләренә тугры ярдәм иткән «бихисап күп кеше» турында нәрсә әйтеп була? Алар кайда гыйбадәт кыла? Рәсүл Яхъя аларның тәхет алдында, ягъни җирдәге тышкы ишегалдында, басып торуларын күргән. Алар «көне-төне [Аллаһыга] аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкара» (Ачыл. 7:9, 13—15). Йәһвәгә аның рухи гыйбадәтханәсендә хезмәт итә алуыбызга без шундый рәхмәтле!

ЙӘҺВӘГӘ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ЗУР ХӨРМӘТ

17. Без Йәһвәгә нинди корбаннар китерү хөрмәтенә ия?

17 Бүген без, мәсихчеләр буларак, Йәһвәгә корбаннар китерү хөрмәтенә ия. Без корбаннарыбызны Патшалык эшләре өчен вакытыбызны, көчебезне һәм материаль әйберләребезне сарыф итеп китерәбез. Рәсүл Паул еврей мәсихчеләренә «һәрвакыт... Аллаһыга мактау корбаны китерик, ягъни аның исемен башкаларга телебез белән игълан итик» дип язган (Евр. 13:15). Без Йәһвәгә гыйбадәт кылу мөмкинлеген кадерләгәнебезне иң яхшы корбаннар китереп күрсәтәбез.

18. Еврейләргә 10:22—25 тән күренгәнчә, без нәрсәне беркайчан да онытырга тиеш түгел?

18 Еврейләргә 10:22—25 укы. Еврейләргә язган хатының азагында Паул гыйбадәт кылганда, беркайчан да онытырга ярамаган нәрсәләрне санап киткән. Бу Йәһвәгә дога кылу, вәгазьләү, җыелыш очрашуларына йөрү һәм бер-беребезне дәртләндерү. «Моның барысын [Йәһвәнең] көне якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарырга» кирәк. Ачылыш китабының ахырында Йәһвәнең фәрештәсе ике тапкыр: «Аллаһыга сәҗдә кыл!» — дип әйткән (Ачыл. 19:10; 22:9). Әйдәгез, беркайчан да Йәһвәнең бөек гыйбадәтханәсе турындагы бу тирән хакыйкатьләрне онытмыйк һәм бөек Аллаһыбызга гыйбадәт кылу мөмкинлеген һәрчак кадерләп торыйк!

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

a Аллаһы Сүзендә язылган тирән хакыйкатьләрнең берсе бу — Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсе турындагы хакыйкать. Бу гыйбадәтханә үз эченә нәрсәне ала? Бу сорауга җавапны без Еврейләргә язылган хаттан табарбыз. Шушы өйрәнү сезне Йәһвәгә гыйбадәт кылу хөрмәтен тагы да күбрәк кадерләргә дәртләндерер дип өметләнеп калабыз.

b jw.org сайтында «Еврейләргә хатка кереш сүз» дигән видеоны карагыз.

c Мәсихче Грек Язмаларында Еврейләргә хатта гына Гайсә Баш рухани дип атала.

d Бер белешмәлек буенча, Иерусалим б. э. 70 елында җимерелгәнчегә кадәр, Исраилдә якынча 84 баш рухани алмашынган.

e Баш руханиның гөнаһ йолу көнендә башкарган эшләренең мәгънәсен белер өчен, jw.org сайтында «Чатыр» дигән видеоны карагыз.

g «Күзәтү манарасы» 2010 ел, 15 июль санының, 22 нче битендә «Рухи гыйбадәтханәнең мәгънәсен рух ничек ачкан?» дигән рамканы карагыз.