Укучыларның сораулары
Исраиллеләр чүлдә, манна белән бытбылдыклардан тыш, тагын нәрсә белән тукланган?
Исраиллеләр чүлдә 40 ел дәвамында манна белән тукланган (Чыг. 16:35). Изге Язмаларда шулай ук Йәһвәнең аларны ике тапкыр бытбылдыклар белән ашатканы турында язылган (Чыг. 16:12, 13; Сан. 11:31). Әмма халык бу ризык белән генә тукланмаган.
Мәсәлән, кайвакыт Йәһвә исраиллеләрне алар су һәм ризык таба алган «тукталу урыннарына» китергән (Сан. 10:33). Шундый урыннарның берсе — Элим оазисы. Анда «12 су чыганагы һәм 70 финик пальмасы» булган (Чыг. 15:27). Бер китапта болай дип әйтелгән: «Финик пальмалары зур территорияне биләп тора... Ул чүлдә төп җимеш агачы һәм миллионлаган кеше өчен ризык, май һәм ышык урын булып тора» («Plants of the Bible»).
Исраиллеләр, бәлки, шулай ук, бүген Фаран a дип билгеле булган, зур оазиста тукталган булгандыр. Ул елга үзәнендә урнашкан. Бер чыганакта «аның озынлыгы 130 километрга җитә, ул Синай ярымутравында иң озын, матур һәм иң билгеле үзәннәрнең берсе» дип әйтелгән. Анда тагын болай диелгән: «Үзән тамагыннан якынча 45 километр ераклыкта, диңгез өсте тигезлегеннән 600 метрдан артык биеклектә күп пальмалар үскән Фаран оазисы урнашкан. Ул якынча 5 километрга җәелгән. Ул Синайда үзенә күрә бер Гадән бакчасы кебек. Бу җирдә меңләгән финик пальмалары үскәнгә, монда электән үк күп кеше агылган» («Discovering the World of the Bible»).
Мисырдан киткән вакытта исраиллеләр үзләре белән юлга камыр салынган күәсләрен һәм, бәлки, ашлык белән май алган. Әлбәттә, бу ризык озакка җитмәгән. Шулай ук алар үзләре белән «вак һәм эре терлек, гаять күп мал-туар» алып чыккан (Чыг. 12:34—39). Әмма чүлдәге кырыс шартлар аркасында бик күп мал-туар һәлак булгандыр. Моннан тыш, кайбер хайваннарны ризык итеп кулланганнар, ә кайберләрен корбан итеп китергәннәр, шул исәптән ялган илаһларга да b (Рәс. 7:39—43). Шуңа да карамастан, исраиллеләрнең чүлдә яшәгән вакыт дәвамында һәрвакыт мал-туарлары булган. Бу Йәһвәнең исраиллеләргә әйткән мондый сүзләреннән күренә: «Сезнең улларыгыз чүлдә 40 ел көтүчеләр булыр» (Сан. 14:33). Аларның маллары булганга, мөгаен, сөтләре дә, итләре дә булгандыр. Әмма, якынча 3 миллион кешене 40 ел дәвамында ашатыр өчен, бу гына җитәрлек булмагандыр c.
Исраиллеләр мал-туарлары өчен ризык һәм су кайдан алган? d Ул вакытларда чүлдә яңгырлар, бәлки, ешрак яугандыр һәм, нәтиҗәдә, үсемлекләр дә яхшырак үскәндер. «Изге Язмаларны аңлау» (рус) энциклопедиясенең «Аравия» дигән мәкаләсендә болай дип әйтелгән: «Ул вакытларда, якынча 3500 ел элек, Гарәбстанда, бүгенге көннәр белән чагыштырганда, сулар күпкә күбрәк булган. Хәзерге күпсанлы тирән коры үзәннәрнең булуы, элек монда җитәрлек күләмдә яңгырлар яуганга, аларның кайчандыр сулар белән тулганын раслый». Шулай да чүл яшәү өчен яраксыз һәм куркыныч урын булып калган (Кан. 8:14—16). Әгәр дә Йәһвә могҗизалы рәвештә исраиллеләрне су белән тәэмин итеп тормаган булса, кешеләр дә, хайваннар да исән кала алмас иде (Чыг. 15:22—25; 17:1—6; Сан. 20:2, 11).
Муса әйткәнчә, исраиллеләр «кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән дә яши» икәнен аңласыннар өчен, Аллаһы аларны манна белән тукландырган (Кан. 8:3).
a «Күзәтү манарасы» (рус) 1992 ел, 1 май, 24, 25 нче битләрне карагыз.
b Изге Язмаларда чүлдә булганда Йәһвәгә корбан китерелгән ике очрак искә алына. Беренчесе — Аллаһы Һарунны һәм аның улларын руханилар итеп билгеләгәч, ә икенчесе — Пасах вакытында. Бу вакыйгаларның икесе дә б. э. к. 1512 елда, исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соң, якынча бер ел үткәч булган (Лев. 8:14—9:24; Сан. 9:1—5).
c Исраиллеләрнең 40 еллык чүл буенча сәяхәтләре тәмамлана барганда, йөзләгән мең мал-туар табышы булган (Сан. 31:32—34). Шулай да алар, Вәгъдә ителгән җиргә кергәнчегә кадәр, манна белән тукланган (Йош. 5:10—12).
d Хайваннар да манна ашаган дип фаразлар өчен нигез юк. Чөнки Йәһвә һәрбер исраилле «үзенә ашарга күпме кирәк, шулкадәр җыйсын» дип әйткән (Чыг. 16:15, 16).