Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Армагеддон күп фатихалар китерәчәк!

Армагеддон күп фатихалар китерәчәк!

«Патшаларны... Армагеддон дип аталган урынга җыйдылар» (АЧЫЛ. 16:16).

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. а) Ни өчен Армагеддонны яхшы вакыйга дип әйтеп була? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

КАЙВАКЫТ кешеләр, «Армагеддон» дигәндә, атом сугышын яки экологик катастрофаны күздә тота. Әмма Изге Язмалар буенча, Армагеддон — шатлыклы, яхшы вакыйга ул (Ачыл. 1:3). Армагеддонда кешелек юк ителмәячәк. Киресенчә, бу вакыйга кешелек гаиләсен коткарачак! Ничек итеп?

2 Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, Армагеддон вакытында кешеләрнең идарәсе юк ителәчәк. Өстәвенә, явызлар юкка чыгачак, ә тәкъва кешеләр исән калачак. Шулай ук Армагеддон вакытында планетабызны харап итүче кешеләр юк булачак (Ачыл. 11:18). Бу фикерләрне яхшырак аңлар өчен, әйдәгез, мондый дүрт сорау карап чыгыйк: Армагеддон нәрсә ул? Аның алдыннан нинди вакыйгалар булачак? Без Армагеддонда ничек котыла алабыз? Бу вакытны көткән арада тугры булып калырга безгә нәрсә булышыр?

АРМАГЕДДОН НӘРСӘ УЛ?

3. а) «Армагеддон» сүзе нәрсә аңлата? ә) Армагеддон букваль урын түгел икәнлеге Ачылыш 16:14, 16 дан ничек күренә?

3 Ачылыш 16:14, 16 укы. «Армагеддон» сүзе Изге Язмаларда бер тапкыр гына очрый. Бу сүз «Мегиддо тавы» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән (Ачыл. 16:16; иск.). Борынгы Исраилдә Мегиддо дигән бер шәһәр булган (Йош. 17:11). Әмма Армагеддон җирдәге берәр букваль урынны аңлатмый. Бик төгәл итеп әйткәндә, Армагеддон «бөтен җир патшаларының» Аллаһыга каршы җыелуын аңлата (Ачыл. 16:14). Әмма бу мәкаләдә без «Армагеддон» сүзен җир патшалары җыелганнан соң булачак сугышка карата да кулланырбыз. Армагеддонның символик урын булуы безгә кайдан билгеле? Беренчедән, дөньяда Мегиддо дигән тау юк. Икенчедән, Мегиддо шәһәре тирәсендәге территориягә патшалар һәм аларның гаскәрләре белән хәрби кораллары сыя алмый. Өченчедән, Армагеддон сугышы җирдәге «патшаларның» Аллаһы халкына һөҗүм итүеннән башланыр, ә Аллаһының халкы бер урында яшәми, ә бөтен җир йөзе буйлап таралган.

4. Ни өчен Аллаһы үзенең бөек сугышын Мегиддо белән бәйләгән?

4 Ни өчен Йәһвә соңгы бөек сугышын Мегиддо белән бәйләгән? Борынгы вакытта Мегиддода һәм якындагы Йәзриил үзәнендә күп кенә сугышлар үткән. Кайвакыт Йәһвә, сугышта үзе катнашып, халкына ярдәм иткән. Мәсәлән, «Мегиддо сулары янында» Аллаһы хаким Баракка кәнганлыларны һәм аларның башлыгы Сисарны җиңәргә ярдәм иткән. Могҗизалы рәвештә үзләрен коткарганы өчен Барак һәм пәйгамбәр хатын-кыз Дибра Йәһвәгә бик рәхмәтле булган. Алар болай дип җырлаган: «Күктән йолдызлар сугышты. ...Сисарга каршы сугышты. Кишон ташкыны аларны агызып алып китте» (Хак. 5:19—21).

5. Армагеддон сугышы Барак вакытындагы сугыштан нәрсә белән аерылып торыр?

5 Барак белән Дибра үз җырларын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «И Йәһвә, бөтен дошманнарың юкка чыксын, ә сине яратучылар балкып күтәрелүче кояштай булсын» (Хак. 5:31). Армагеддон вакытында да Аллаһының дошманнары юк ителәчәк, ә Аллаһыны яратучылар котылу алачак. Әмма Армагеддон сугышы Барак вакытындагы сугыштан аерылып тора: бу сугышта Аллаһының хезмәтчеләре катнашмаячак. Аларның хәрби кораллары да булмаячак! «Тыныч калу» һәм Йәһвә белән аның күктәге гаскәрләренә таяну аларның кораллары булачак (Ишаг. 30:15; Ачыл. 19:11—15).

6. Йәһвә үз дошманнарына каршы нәрсә кулланырга мөмкин?

6 Армагеддонда Аллаһы үз дошманнарына каршы нәрсә кулланыр? Аллаһының күп кораллары бар. Мәсәлән, ул җир тетрәү, боз я яшен яшьнәвен куллана ала (Әюп 38:22, 23; Йәз. 38:19—22). Ул дошманнарны бер-берсе белән сугышырга этәрергә мөмкин (2 Елъ. 20:17, 22, 23). Моннан тыш, Аллаһы, явызларны юк итәр өчен, фәрештәләрен куллана ала (Ишаг. 37:36). Аллаһы нәрсә генә кулланмасын, ул, һичшиксез, җиңәчәк. Бар дошманнары юк ителәчәк, ә тәкъва кешеләр коткарылачак (Гыйб. сүз. 3:25, 26).

АРМАГЕДДОН АЛДЫННАН БУЛАЧАК ВАКЫЙГАЛАР

7, 8. а) 1 Тисалуникәлеләргә 5:1—6 буенча, сәясәтчеләр нәрсә игълан итәр? ә) Ни өчен сәясәтчеләрнең ялганы аеруча зыянлы булыр?

7 «Йәһвә көне» алдыннан «Тынычлык һәм иминлек!» дигән белдерү яңгырар. (1 Тисалуникәлеләргә 5:1—6 укы.) 1 Тисалуникәлеләргә 5:2 дә искә алынган «Йәһвә көне» «бөек афәтне» аңлата (Ачыл. 7:14). Бөек афәтнең башланырга торганын без ничек аңларбыз? Нинди билге безгә моны аңларга булышыр? Изге Язмалар буенча, башта гадәттән тыш бер белдерү ясалыр. Нәкъ ул бөек афәтнең тиздән башланачагын күрсәтер дә.

8 Сәяси җитәкчеләр: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итәчәк. Ни өчен алар андый белдерү ясаячак? Без төгәл белмибез. Ә дин җитәкчеләре катнашачакмы? Бәлки, катнашачак. Ничек кенә булмасын, бу җеннәр тараткан ялган сүзләрнең берсе булачак. Бу ялган аеруча зыянлы булачак, чөнки аның аркасында кешелек тарихындагы иң бөек афәт алдыннан кешеләрнең нигезсез тынычлык хисе туачак. Ләкин алар «һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр, һәм бу авырлы хатынның тулгак тоту газаплары көтмәгәндә башланган кебек булачак». Ә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар төгәл көнне һәм төгәл сәгатьне белмәгәнгә, бу көн алар өчен дә көтелмәгән булачак, ләкин алар бу көнгә әзер торачак.

9. Аллаһы Шайтан дөньясын нинди тәртиптә юк итәчәк?

9 Йәһвә Шайтан дөньясын Туфан вакытында кебек бер мизгелдә юк итмәячәк. Ул бу дөньяны ике этапта җимерәчәк. Беренчедән, ул Бөек Бабылны — бөтендөнья ялган дин империясен юк итәчәк. Аннан соң, инде Армагеддонда, ул Шайтан дөньясының калган өлешен — сәяси, хәрби системаны һәм коммерция системасын юк итәчәк. Әйдәгез, бу ике этап турында күбрәк сөйләшик.

10. Ачылыш 17:1, 6 һәм 18:24 буенча, ни өчен Йәһвә Бөек Бабылны юк итәчәк?

10 «Бөек фахишәгә чыгарылган хөкем карары». (Ачылыш 17:1, 6; 18:24 укы.) Бөек Бабыл Аллаһының исеменә тап төшерә. Ялган дин Аллаһы турында ялган тәгълиматлар тарата. Сәясәтчеләр белән килешүләр төзеп, Бөек Бабыл рухи фахишәлектә катнаша. Моннан тыш, ялган дин җитәкчеләре кешеләрдән файдалана һәм алардан акча суыра. Өстәвенә, бу фахишә күп кан койган, шул исәптән Аллаһы хезмәтчеләренең канын да (Ачыл. 19:2). Йәһвә Бөек Бабылны ничек җәзага тартачак?

11. «Җете кызыл төстәге ерткыч» кемне символлаштыра һәм ул Бөек Бабылга чыгарылган хөкемне ничек гамәлгә ашырыр?

11 Йәһвә «бөек фахишәне» «җете кызыл төстәге ерткычның» «ун мөгезе» ярдәмендә юк итәчәк. Бу ерткыч — Берләшкән Милләтләр Оешмасын, ә ун мөгез бу оешмага булышлык иткән илләрне символлаштыра. Аллаһы билгеләгән вакытта сәяси көчләр Бөек Бабылны бәреп төшерәчәк. Алар «аны талап бетерәчәк һәм ялангач калдырачак» — аның байлыкларын тартып алачак һәм явызлыгын фаш итәчәк (Ачыл. 17:3, 16). Бу юк итү тиз үтәчәк, бер көндәй булачак. Ялган дин тарафдарлары өчен бу тетрәндергеч хәл булачак. Күп вакыт бит бу фахишә болай дип мактанган булган: «Патшабикәдәй утырам, мин тол хатын түгел, кайгы да беркайчан күрмәм» (Ачыл. 18:7, 8).

12. Йәһвә халыкларга нәрсә эшләргә рөхсәт итмәс һәм ни өчен?

12 Аллаһы милләтләргә үз халкын юк итәргә рөхсәт итмәс. Аллаһының хезмәтчеләре Йәһвә исемен горурлык белән йөртә һәм Бөек Бабылдан читтә торырга тырыша (Рәс. 15:16, 17; Ачыл. 18:4). Алар башкаларга да Бабылдан чыгарга ярдәм итә. Шуңа күрә Йәһвә халкы бөек фахишәнең «бәла-казаларына дучар булмас». Шулай да Йәһвә хезмәтчеләренә әле җитди сынаулар аша үтәсе бар.

Аллаһы хезмәтчеләре кайда гына яшәмәсен, Аллаһы аларны Гогның һөҗүменнән яклар (13 нче абзацны кара.) *

13. а) Гог кем ул? ә) Йәзәкил 38:2, 8, 9 буенча, ни өчен Гог символик урынга — Армагеддонга киләчәк?

13 Гогның һөҗүме. (Йәзәкил 38:2, 8, 9 укы.) Ялган дин оешмалары юк ителгәч, Аллаһы халкы давылдан соң калган бердәнбер агач кебек булыр. Әлбәттә, бу Шайтанны ярсытачак. Ул үз ачуын «иңдерелгән шакшы сүзләр» аша, ягъни җеннәрнең пропагандасы аша, чыгарачак һәм халыклар берләшмәсен Йәһвә хезмәтчеләренә каршы чыгарга дәртләндерәчәк (Ачыл. 16:13, 14). Бу берләшмә «Магог җиреннән Гог» дип атала. Халыклар, үз һөҗүмен башлап, символик урынга — Армагеддонга җыелачак (Ачыл. 16:16).

14. Гог нәрсәгә төшенер?

14 Гог «кеше кулына» — үзенең хәрби коралларына таяныр (2 Елъ. 32:8; иск.). Без исә Йәһвә Аллаһыбызга таянырбыз. Ялган илаһлар Бөек Бабыл империясен «ерткычтан» һәм аның «ун мөгезеннән» яклый алмаганга, халыкларга Йәһвәгә таянуыбыз акылсызлык булып күренер (Ачыл. 17:16). Шуңа күрә Гог Йәһвә халкын җиңел генә җиңәргә өметләнер. Ул аңа каршы «җирне каплаучы болытлар сыман чыгар» (Йәз. 38:16). Әмма Гогка тиздән тозакка эләккәнен танырга туры килер. Кызыл диңгездә котылгысыз хәлдә калган фиргавен кебек, Гог та Йәһвә белән көрәшкәненә төшенер (Чыг. 14:1—4; Йәз. 38:3, 4, 18, 21—23).

15. Армагеддон сугышында Гайсә нәрсә эшләр?

15 Мәсих һәм аның күктәге гаскәре Аллаһы халкын яклар һәм Гогның күпсанлы гаскәрләрен тар-мар итәр (Ачыл. 19:11, 14, 15). Ә Йәһвәнең төп дошманы Шайтан Иблис турында нәрсә әйтеп була? Ялган пропагандасы белән халыкларны Армагеддонга китергән Дошман белән нәрсә булыр? Гайсә аны һәм аның җеннәрен упкынга ыргытыр һәм мең елга бикләп куяр (Ачыл. 20:1—3).

АРМАГЕДДОНДА НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

16. а) Аллаһыны белгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз? ә) Армагеддон вакытында Йәһвәне белгән кешеләр белән нәрсә булачак?

16 Хакыйкатькә яңа гына килдекме без яисә күптәнме, Армагеддонда исән калыр өчен, без Аллаһыны белгәнебезне күрсәтергә һәм «Хуҗабыз Гайсә турындагы яхшы хәбәргә» буйсынырга тиеш (2 Тис. 1:7—9). Без Аллаһыны белгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? Без Аллаһының нормаларын һәм аңа нәрсә ошый-ошамаганын аңларга тырышабыз. Моннан тыш, без Аллаһыга ярату үстерәбез, аңа тыңлаучан булырга һәм аңа гына бирелеп хезмәт итәргә тырышабыз (1 Яхъя 2:3—5; 5:3). Аллаһыны белгән кеше зур хөрмәткә ия: Аллаһы да «аны белә», ягъни хуплый (1 Көр. 8:3). Йәһвә андый кешене Армагеддонда коткарачак!

17. «Хуҗабыз Гайсә турындагы яхшы хәбәргә» буйсынуыбыз нәрсәдән күренер?

17 «Хуҗабыз Гайсә турындагы яхшы хәбәргә» Гайсәнең бар өйрәтүләре керә. Без аларны Изге Язмаларда таба алабыз. Гайсәнең өйрәтүләре буенча эш итеп, без яхшы хәбәргә буйсынуыбызны раслыйбыз. Без, мәсәлән, Патшалык эшләрен беренче урынга куябыз, Аллаһының тәкъва нормаларын тотабыз һәм Патшалык хәбәрен игълан итәбез (Мат. 6:33; 24:14). Без шулай ук майланган мәсихчеләргә җитди йөкләмәләрен үтәргә ярдәм итәбез (Мат. 25:31—40).

18. Майланган мәсихчеләр «башка сарыкларга» ничек әҗер бирәчәк?

18 «Башка сарыклар» майланган мәсихчеләргә игелек кыла, һәм озакламый майланганнарның аларга моның өчен әҗер бирергә мөмкинлекләре булачак (Яхъя 10:16). Ничек итеп? Армагеддон сугышы башланыр алдыннан бар 144 000 майланган мәсихче инде күккә алынган булыр. Гогны тар-мар итүче күктәге гаскәрләр арасында бу үлемсез рухи затлар да булыр. Алар сарыкларга охшаш «бихисап күп кешене» яклар (Ачыл. 2:26, 27; 7:9, 10). «Бихисап күп кеше» Йәһвәнең майланган хезмәтчеләренә булышлык күрсәткәннәренә бик шат булыр!

АРМАГЕДДОННЫ КӨТКӘН АРАДА НИЧЕК ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫРГА?

19, 20. Армагеддонга кадәр тугры булып калырга безгә нәрсә булышыр?

19 Бу авыр соңгы көннәрдә Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләре төрле авырлыклар кичереп яши. Шулай да бөтен авырлыкларны кичереп чыгу һәм шатлык саклау мөмкин (Ягък. 1:2—4). Дога кылу безгә бу яктан бик зур ярдәм булып тора (Лүк 21:36). Догаларыбыз буенча эш итү дә үтә мөһим. Шулай ук безгә Аллаһы Сүзен көн саен өйрәнергә һәм укыганнар турында уйланырга кирәк — мәсәлән, якын киләчәккә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне тикшереп була (Зәб. 77:12). Андый өйрәнү һәм хезмәттә актив катнашу ярдәмендә иманыбыз ныгыр, ә өметебез тере булып калыр!

20 Бөек Бабыл юк ителгәч һәм Армагеддон сугышы үткәч, шатлыгыбызның никадәр зур булачагын күз алдына гына китерегез! Тагы да мөһимрәге, яңа дөньяда Аллаһының исеме һәм хакимлеге изге ителәчәк. Бәхетебезнең чиге булмаячак! (Йәз. 38:23) Әйе, Аллаһыны белгән, аның Улына буйсынган һәм ахырга кадәр нык булып калган кешеләргә Армагеддон күп фатихалар китерәчәк! (Мат. 24:13)

143 ҖЫР Көт Йәһвәне һәм тугры кал

^ 5 абз. Йәһвә халкы Армагеддонны күптәннән көтә. Армагеддон нәрсә ул? Нинди вакыйгалар Армагеддонга китерәчәк? Аны көткән арада тугры булып калырга безгә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап бирелә.

^ 71 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: киләчәктә булачак вакыйгалар сурәтләнгән. Без 1) хезмәттә мөмкин булган вакытка кадәр катнашырбыз, 2) шәхси өйрәнү һәм гаилә өйрәнүен үткәрербез һәм 3) Йәһвәнең яклавына таянырбыз.

^ 85 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: полиция бер мәсихче гаиләнең йортына бәреп керергә җыена. Моны Гайсә һәм аның фәрештәләре күрми калмый. Бу гаилә аларның ярдәменә өметләнә.