Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Бихисап күп кеше» кемнәр алар?

«Бихисап күп кеше» кемнәр алар?

«Мин һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кеше күрдем. [Алар] ...тәхет белән Бәрән алдында басып тора иделәр» (АЧЫЛ. 7:9).

60 ҖЫР Яхшы хәбәр тормыш бирә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Рәсүл Яхъяның хәлен сурәтләп бирегез.

БЕРЕНЧЕ гасырның ахыры. Рәсүл Яхъя инде олы яшьтә, һәм, күрәсең, ул — җирдә яшәгән соңгы рәсүл. Бу тугры мәсихче Патмос утравында тоткынлыкта, аның хәле җиңелләрдән түгел (Ачыл. 1:9). Җитмәсә, җыелышта мөртәтләр барлыкка килгән, һәм алар җыелышта бүленешләр чыгара. Бу Яхъяны боектыра. Аңа хак мәсихчеләр озакламый калмас кебек тоеладыр (Яһүд 4; Ачыл. 2:15, 20; 3:1, 17).

Рәсүл Яхъя ак киемгә киенгән һәм кулларында пальма ботаклары тоткан «бихисап күп кеше күргән». (2 нче абзацны кара.)

2. Ачылыш 7:9—14 буенча, Яхъя нинди гаҗәеп күренеш алган? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

2 Бу авыр вакытта Яхъя пәйгамбәрлек күренеш ала. Ул бөек афәт җилләрен тотучы фәрештәләрне күрә. Алар Аллаһы хезмәтчеләренең маңгайларына мөһер сугылуын көтә (Ачыл. 7:1—3). Мөһер сугылырга тиешле хезмәтчеләрнең саны — 144 000, һәм алар Гайсә белән бергә күктә идарә итәчәк (Лүк 12:32; Ачыл. 7:4). Аннан соң Яхъя башка бер төркемне күрә. Яхъя болай ди: «Шуннан соң мин һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кеше күрдем. Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан бу кешеләр озын ак кием киеп һәм кулларына пальма ботаклары тотып, тәхет белән Бәрән алдында басып тора иделәр». (Ачылыш 7:9—14 укы.) Киләчәктә шулкадәр күп кешенең хак гыйбадәт кылуда катнашачаклары турында белү Яхъяны, һичшиксез, бик шатландыра һәм рухландыра!

3. а) Ни өчен Яхъяга бирелгән күренеш иманыбызны ныгыта? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Бу күренеш Яхъяның иманын, һичшиксез, ныгыткан. Ә безнең иманыбызны ул никадәр ныгыта! Без бит нәкъ бу күренеш үтәлгән вакытта яшибез! Без үз күзләребез белән миллионлаган кешенең җыелуын күрәбез. Алар бөек афәтне кичереп чыгарга һәм җирдә мәңге яшәргә өметләнә. Якынча 80 ел элек Йәһвә «бихисап күп кешенең» кемне символлаштырганын ачкан. Бу мәкаләдә без моның турында күбрәк белербез. Без шулай ук «бихисап күп кешенең» 1) никадәр зур һәм 2) никадәр төрле булуын карап чыгарбыз. Моны карап чыгу бөек афәтне кичереп чыгарга өметләнгән кешеләрнең иманнарын ныгытачак.

БИХИСАП КҮП КЕШЕ КАЙДА ЯШӘЯЧӘК?

4. Христиан дөньясы нинди хакыйкатьне аңламый? Изге Язмаларны Тикшерүчеләр турында нәрсә әйтеп була?

4 Изге Язмалар буенча, тыңлаучан кешеләр җирдә мәңге яшәячәк, әмма, гомумән алганда, христиан дөньясы моңа өйрәтми (2 Көр. 4:3, 4). Бүген күпчелек христиан дине яхшы кешеләр, үлгәч, күккә бара дип өйрәтә. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр исә моңа өйрәтмәгән. Инде «Күзәтү манарасы» чыга башлаган вакытта алар Аллаһының җирдә оҗмах торгызачагын һәм миллионлаган тыңлаучан кешенең күктә түгел, ә җирдә яшәячәкләрен аңлаган. Әмма нинди кешеләр җирдә яшәячәкләрен алар әле ачык аңламаган (Мат. 6:10).

5. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр 144 000 майланган мәсихче турында нәрсә аңлаган?

5 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кайбер кешеләрнең «җирдән сатып алыначагын» һәм Мәсих белән күктә идарә итәчәген аңлаган (Ачыл. 14:3). Аларга шул билгеле булган: бу төркемгә җирдә Аллаһыга ашкынып хезмәт иткән 144 000 тугры мәсихче керә. Ә бихисап күп кеше турында нәрсә әйтеп була?

6. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бихисап күп кеше турында нәрсә уйлаган?

Яхъя күргән төркем «тәхет белән Бәрән алдында басып торган» (Ачыл. 7:9). Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бу сүзләрдән мондый нәтиҗә ясаган: бихисап күп кеше, 144 000 майланган мәсихче кебек, күктә яшәячәк. Алайса, 144 000 кеше һәм бихисап күп кеше бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торган? Изге Язмаларны Тикшерүчеләр санаганча, бихисап күп кеше төркеменә мәсихчеләр керә, әмма бу мәсихчеләр, җирдә яшәгәндә, Аллаһыга тулысынча тыңлаучан булмаган. Мәсәлән, андый кешеләр арасында чагыштырмача саф тормыш алып барган, әмма христиан дөньясының берәр чиркәвендә калган христианнар була алган. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр санаганча, андый кешеләр ниндидер дәрәҗәдә ашкынучан булган, әмма Гайсә белән идарә итәр өчен тугрылыклары һәм ашкынулары җитәрлек булмаган. Аллаһыга карата яратулары нык булмаганга, бихисап күп кеше тәхеттә утырмаячак, алар тәхет алдында гына торачак, дип уйлаган алар.

7. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр уйлаганча, Меңъеллык идарә итү вакытында җирдә кем яшәргә һәм борынгы хезмәтчеләрнең киләчәге нинди булырга тиеш булган?

7 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр карашыннан, җирдә кем яшәргә тиеш булган? Алар болай дип уйлаган: бихисап күп кеше һәм 144 000 майланган мәсихче күккә киткәч, калган бар кешеләргә Мәсихнең Меңъеллык идарәсе фатихаларын татырга мөмкинлек биреләчәк; нәкъ бу кешеләр җирдә яшәячәк тә. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр уйлаганча, бу миллионлаган кеше Мәсихнең Меңъеллык идарә итүенә кадәр Аллаһыга хезмәт итмәячәк, ә Меңъеллык идарә вакытында гына Йәһвә юлларына өйрәнәчәк. Аннан соң Йәһвә нормаларын кабул иткән кешеләргә җирдә мәңге яшәргә мөмкинлек биреләчәк, ә Аллаһыга каршы фетнә күтәрүчеләр юк ителәчәк. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр шулай ук болай дип фараз иткән: җирдә «мирзалар» булып хезмәт итәчәк кешеләр, шул исәптән Мәсихкә кадәр яшәгән кайбер борынгы хезмәтчеләр, Меңъеллык идарә азагында күктәге тормышка ия булачак (Зәб. 45:16).

8. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр нинди өч төркемнең барлыгына ышанган?

8 Шулай итеп, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр өч төркемнең барлыгына ышанган: 1) Гайсә белән күктә идарә итәчәк 144 000 кеше; 2) ашкынулары 144 000 нән кимрәк булган бихисап күп христианнар (алар күктә Мәсих тәхете алдында торырга тиеш булган) һәм 3) Гайсәнең Меңъеллык идарәсе вакытында Йәһвә юлларына өйрәнәчәк миллионлаган кеше *. Әмма үз вакытында Йәһвә бу сорауга күбрәк яктылык сипкән (Гыйб. сүз. 4:18).

ХАКЫЙКАТЬ ЯКТЫРАК БАЛКЫЙ БАШЛЫЙ

1935 елда үткән конгресста җирдә яшәргә өметләнгән бик күп кеше суга чумдырылган (9 нчы абзацны кара.)

9. а) Бихисап күп кеше, җирдә яшәсә дә, нинди мәгънәдә «тәхет белән Бәрән алдында басып тора»? ә) Ни өчен Ачылыш 7:9 ны аңлавыбыз логикага туры килә дип әйтеп була?

9 1935 елда Йәһвә Шаһитләре Яхъя күренешендәге бихисап күп кешенең чынлыкта кем икәнен аңлаган. Алар аңлаганча, бихисап күп кеше букваль мәгънәдә күктәге «тәхет алдында» басып тормый. Алар анда символик мәгънәдә тора: Йәһвәнең хакимлеген таный һәм аңа буйсына (Ишаг. 66:1). Алар Гайсә Мәсихнең йолымына иман итә һәм шулай итеп «Бәрән алдында» басып тора. Маттай 25:31, 32 дә искә алынган «бар халыклар» да, шул исәптән явыз кешеләр, Гайсәнең шөһрәтле тәхете алдында җыела. Билгеле, бар бу халыклар күктә түгел, ә җирдә җыела. Бу яңа аңлау чыннан да логикага туры килә. Хәзер ни өчен Изге Язмаларда бихисап күп кешенең күккә күтәреләчәге турында бернәрсә дә әйтелмәгәне аңлашыла. Бер төркемгә генә күктәге мәңгелек тормыш вәгъдә ителә. Бу төркем — Гайсә белән бергә «җир өстеннән патшалык итәчәк» 144 000 майланган мәсихче (Ачыл. 5:10).

10. Ни өчен бихисап күп кеше Меңъеллык идарә итү башланганчы Йәһвәгә хезмәт итәргә тиеш?

10 1935 елдан алып, Йәһвә Шаһитләре Яхъя күренешендәге бихисап күп кешенең җирдә мәңге яшәячәк тугры мәсихләр булганын аңлый башлаган. Бөек афәттә исән калыр өчен, бихисап күп кеше, әле Меңъеллык идарә итү башланганчы, Йәһвәгә якынлашырга һәм аңа хезмәт итәргә тиеш. «Булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен», аларга Мәсихнең идарәсе башланганчы нык иман күрсәтергә кирәк (Лүк 21:34—36).

11. Ни өчен кайбер Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, Меңъеллык идарә тәмамлангач, борынгы хезмәтчеләр күккә күтәрелергә тиеш дип санаган?

11 Мәсихнең Меңъеллык идарәсе тәмамлангач, кайбер тугры кешеләр күккә күтәреләчәк дигән фикер турында нәрсә әйтеп була? Андый фараз «Күзәтү манарасы»ның 1913 ел, 15 февраль чыгарылышында бастырылган булган. Кардәшләр болай фикер йөрткән: әгәр дә әллә ни ашкынучан булмаган христианнар күккә күтәрелә икән, алайса, борынгы тугры хезмәтчеләр бигрәк тә күккә барачак. Ни өчен соң алар бары тик җирдәге тормышны гына алырга тиеш? Андый фикер йөртү ике ялгыш фикергә нигезләнгән булган: 1) бихисап күп кеше күктә яшәр һәм 2) бихисап күп кешегә бигүк ашкынучан булмаган христианнар керә.

12, 13. Майланганнар да, бихисап күп кеше дә нәрсә таный?

12 1935 елда Йәһвә Шаһитләре бихисап күп кешеләр һәм Армагеддонны кичереп чыгачак кешеләр — бер үк төркем икәнен аңлаган. «Алар бөек афәтне кичереп киләләр» һәм «көчле тавыш белән: „Коткару тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!“ — дип әйтәләр» (Ачыл. 7:10, 14). Аллаһы Сүзе күрсәткәнчә, күктәге тормышка терелтеләчәк кешеләр, борынгы хезмәтчеләр белән чагыштырганда, «әйбәтрәк нәрсәгә» ия булачак (Евр. 11:40). Моның барысын аңлап, кардәшләребез кешеләргә җирдәге мәңгелек тормыш турында ашкынып вәгазьли башлаган.

13 Бихисап күп кеше үз өметен бик кадерле нәрсә дип саный. Кем күктә хезмәт итәчәк, ә кем җирдә яшәячәк — моны Йәһвә үзе хәл итә, һәм бихисап күп кеше моны таный. Майланганнар да, бихисап күп кеше дә үз әҗерләрен тәкъва булганнары аркасында түгел, ә йолым корбаны аша күрсәтелгән Йәһвәнең юмарт игелеге нигезендә алганнарын аңлый (Рим. 3:24).

ЗУР ХАЛЫК

14. 1935 елдан соң кайберәүләр нәрсәдә шикләнгән?

14 1935 елда аңлавыбыз үзгәргәч, кайберәүләр бихисап күп кеше чыннан да зур халык булырмы дип шикләнә башлаган. Бихисап күп кеше төркеменә кагылышлы яңа аңлау чыкканда, Рональд Паркин исемле кардәшкә 12 яшь булган. Ул болай ди: «Ул вакытта бөтен дөньяда якынча 56 000 вәгазьче бар иде, һәм күпләр, бәлки хәтта күпчелеге, майланганнар иде. Шуңа күрә бихисап күп кеше әллә ни зур халык булып күренми иде».

15. Бихисап күп кеше ничек җыела бара?

15 Киләсе дистәләгән елларда төрле илләргә миссионерлар җибәрелгән булган. Йәһвә Шаһитләренең саны тотрыклы рәвештә үсә барган. 1968 елда вәгазьдә «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китап кулланыла башлаган. Бу китапта хакыйкать гади тел белән аңлатылган. Нәтиҗәдә, бик күп юаш кеше Йәһвә халкына кушылган. Дүрт ел эчендә ярты миллионнан артык кеше суга чумдырылган. Латин Америкасында һәм башка илләрдә Католик чиркәве үз көчен югалта башлаган. Шул ук вакыт Көнчыгыш Европаның һәм Африканың кайбер илләрендә эшчәнлегебез рөхсәт ителгән булган. Нәтиҗәдә, суга чумдырылучыларның саны тагы да арткан (Ишаг. 60:22). Соңгы елларда да Йәһвә оешмасы, кешеләргә Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңларга булышыр өчен, яңа кораллар чыгарды. Йәһвә чыннан да бихисап күп кеше җыя һәм хәзер инде сигез миллионнан артык кеше Йәһвәгә гыйбадәт кыла!

ҺӘРТӨРЛЕ КЕШЕДӘН ҖЫЕЛГАН ХАЛЫК

16. Кем бихисап күп кеше төркемен тәшкил итә?

16 Бирелгән күренешендә Яхъя бихисап күп кешенең «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыкканын» күргән. Зәкәрия пәйгамбәр охшаш нәрсә турында пәйгамбәрлек язган: «Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган ун кеше бер яһүднең киеменә килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк» (Зәк. 8:23).

17. Төрле телләрдә сөйләшкән халыкларга булышыр өчен, нинди эш башкарыла?

17 Барлык телләрдән һәм халыклардан булган кеше җыела алсын өчен, яхшы хәбәр төрле телләрдә яңгырарга тиеш. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре өйрәнү өчен басмаларны инде 130 ел тәрҗемә итә. Әмма бүгенге көндә тәрҗемә эшебез тагы да зуррак масштаб алган: без йөзләгән телгә тәрҗемә итәбез. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән бер үк рухи ризык белән тукланганга, Аллаһының халкы бердәм булып кала. Йәһвә хезмәтчеләре ашкынып вәгазьләүләре һәм үзара яратулары белән билгеле (Мат. 24:14; Яхъя 13:35). Әйе, Йәһвә чын могҗиза кыла — төрле халыктан булган бихисап күп кеше җыя. Моны күрү иманыбызны ныгыта!

ЯХЪЯГА БИРЕЛГӘН КҮРЕНЕШ БЕЗГӘ НИЧЕК КАГЫЛА?

18. а) Ишагыя 46:10, 11 дән күренгәнчә, ни өчен Йәһвәнең үз пәйгамбәрлеген могҗизалы рәвештә башкарганы гаҗәп түгел? ә) Ни өчен җирдә яшәргә өметләнгәннәр үзләрен нәрсәдәндер мәхрүм ителгән дип хис итми?

18 Бихисап күп кеше турындагы пәйгамбәрлек безне рухландыра! Йәһвәнең бу пәйгамбәрлекне шундый могҗизалы рәвештә башкарганы бер дә гаҗәп түгел. (Ишагыя 46:10, 11 укы.) Бихисап күп кеше үзләренә бирелгән өмет өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле. Алар, майланган булмаса да һәм күктә Гайсә белән идарә итмәсә дә, үзләрен нәрсәдәндер мәхрүм ителгән кешеләр дип санамый. Изге Язмаларда изге рух җитәкчелеге буенча эш иткән күп кешеләр турында әйтелә, әмма алар 144 000 санына кермәгән. Алар арасында Чумдыручы Яхъя һәм Давыт булган (Мат. 11:11; Рәс. 2:34). Яхъя да, Давыт та, башка миллионлаган кеше дә җирдәге тормыш өчен терелтелгән булачак. Аларның барысы да бихисап күп кеше белән бергә Аллаһыга тугры булуларын күрсәтер һәм аның ягында торуларын раслар.

19. Яхъяга бирелгән күренеш безне нәрсәгә дәртләндерә?

19 Йәһвәнең төрле халыктан һәм милләттән миллионлаган кеше җыйганы юк иде әле. Без күктә яшәргә өметләнәбезме яисә җирдәге мәңгелек тормышны көтәбезме, без мөмкин кадәр күбрәк кешегә бихисап күп «башка сарыклар» санына керергә булышырга тиеш (Яхъя 10:16). Озакламый Йәһвә кешеләргә күп зыян китергән хакимлекләрне һәм ялган динне бөек афәттә юк итәчәк. Бихисап күп кеше исә Йәһвәгә җирдә мәңге хезмәт итәчәк. Нинди гаҗәеп вакыт безне көтә! (Ачыл. 7:14)

139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер

^ 5 абз. Аллаһыдан бирелгән пәйгамбәрлек күренештә Яхъя «бихисап күп кеше» күргән. Шушы күренешне бу мәкалә ярдәмендә карап чыгу җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрнең иманнарын ныгытачак.

^ 8 абз. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 159—163 битләрен кара.