Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Йәһвәгә теләп буйсыныгыз

Йәһвәгә теләп буйсыныгыз

«Без... Атабызга тагы да теләбрәк буйсынырга тиеш түгелме?» (ЕВР. 12:9)

9 ҖЫР Йәһвә — безнең Патшабыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен без Йәһвәгә буйсынабыз?

БЕЗ Йәһвәгә буйсынырга * тиеш, чөнки ул Барлыкка китерүчебез. Шул сәбәпле ул яхшылык һәм яманлык нормаларын урнаштырырга хокуклы (Ачыл. 4:11). Әмма безнең Йәһвәгә буйсыныр өчен тагын бер сәбәп бар: без аның идарә итү рәвеше иң яхшы икәнен таныйбыз. Тарих дәвамында күп кенә кеше идарәче я хаким булган. Алар белән чагыштырганда, Йәһвә иң зирәк, назлы, шәфкатьле һәм кызганучан Идарәче (Чыг. 34:6; Рим. 16:27; 1 Яхъя 4:8).

2. Еврейләргә 12:9—11 дә Йәһвәгә буйсыныр өчен нинди сәбәпләр китерелә?

2 Йәһвә үзеннән курыкканга гына буйсынуыбызны теләми. Ул үзенә яратудан чыгып буйсынырбыз дип көтә, аны назлы Ата буларак яратканга тыңларбыз дип өметләнә. Без Атабызга теләп буйсынырга тиеш, чөнки бу безгә файда китерә, һәм еврейләргә язган хатында Паул моны аңлаткан да. (Еврейләргә 12:9—11 укы.)

3. а) Йәһвәгә буйсынуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? ә) Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

3 Бар нәрсәдә Йәһвәгә тыңлаучан булырга омтылганда һәм үзебезнең аңлау сәләтенә таянмаска тырышканда, без Аллаһыга буйсынуыбызны күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 3:5). Йәһвәнең бар эшләрендә аның матур сыйфатлары чагыла (Зәб. 145:9). Бу гаҗәеп сыйфатларны яхшырак белсәк, Аллаһыга буйсыну җиңелрәк булыр. Ни өчен? Чөнки Йәһвә турында күбрәк белгән саен, аңа карата яратуыбыз үсә. Йәһвәне яратсак, безгә нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә икәнен күрсәтүче озын исемлек кирәк булмас. Без Йәһвә кебек фикер йөртербез һәм явызлыкны нәфрәт итәргә өйрәнербез (Зәб. 97:10). Әмма ни өчен соң Йәһвәгә буйсыну кайвакыт җиңел түгел? Өлкәннәр идарәче Никамидән нәрсәгә өйрәнә ала? Давыт патша аталарга нинди үрнәк калдырган? Аналар ничек Мәрьям кебек эш итә ала? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘГӘ БУЙСЫНУ КАЙВАКЫТ АВЫР?

4, 5. Римлыларга 7:21—23 буенча, ни өчен кайвакыт Йәһвәгә тыңлаучан булу авыр?

4 Беренче сәбәп — камилсезлегебез. Без бит мирас итеп гөнаһ алдык. Шуңа күрә йөрәгебезгә фетнәчел рух хас. Аллаһыга каршы күтәрелеп һәм тыелган җимешне ашап, Адәм белән Хаува үз нормаларын урнаштыра башлаган (Ярат. 3:22). Бүген күпчелек кеше, Йәһвә законнарына игътибар итмичә, нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзләре сайларга тели.

5 Йәһвәне белгән һәм яраткан кешеләргә дә кайбер очракларда буйсынучан булу авыр. Рәсүл Паулга бу таныш булган. (Римлыларга 7:21—23 укы.) Паул кебек, без Йәһвә күзендә дөрес булганны эшләргә телибез. Шул ук вакыт безгә начар теләкләр белән көрәшергә туры килә.

6, 7. Йәһвәгә буйсынырга безгә тагын нәрсә комачаулый ала? Мисал китерегез.

6 Ни өчен буйсынырга авыр икәнен аңлатучы икенче сәбәп — культурабыз. Кешеләрнең күп кенә гореф-гадәтләре һәм карашлары Йәһвә ихтыярына каршы килә. Шуңа күрә безгә дөньяның фикер йөртү рәвешен үзләштермәс өчен, күп тырышлыклар куярга туры килә. Бер мисалга игътибар итик.

7 Кайбер җирләрдә яшьләрне үз тормышларын акча җыюга багышларга дәртләндерәләр, аларга хәтта басым ясыйлар. Мэри * исемле кардәш тә андый авырлыкка очраган. Хакыйкатькә килгәнгә кадәр ул иленең иң престижлы университетларның берсендә укыган. Мэриның гаиләсе аны акчалы эшкә урнашырга һәм, нәтиҗәдә, абруй казанырга дәртләндергән. Ул үзе дә моны теләгән. Ләкин, Йәһвә белән танышкач һәм аңа карата ярату үстергәч, ул үз максатларын үзгәрткән. Шулай да ул болай ди: «Кайвакыт миңа яхшы бизнес-тәкъдимнәр ясала. Аларга ризалашсам, күп акча эшли алыр идем, ләкин рухилыгыма зыян килер иде. Миңа бу тәкъдимнәрдән баш тарту җиңел түгел, шуңа күрә мин Йәһвәдән вәсвәсә белән көрәшергә һәм хезмәтемә комачаулый алган эштән баш тартырга көч бирсен дип сорыйм» (Мат. 6:24).

8. Без киләсе абзацларда нәрсә карап чыгарбыз?

8 Йәһвәгә буйсынучан булу үзебезгә зур файда китерә. Әмма билгеле бер хакимлеккә ия булган кешеләрнең Аллаһыга буйсыныр өчен тагын бер мөһим сәбәбе бар: алар башкалар өчен җаваплы. Мәсәлән, өлкәннәр — җыелыштагыларга, ә ата-аналар балаларына ярдәм итәргә тиеш. Әйдәгез, Изге Язмалардагы кайбер мисалларга игътибар итик һәм үз хакимлегебезне Йәһвәне сөендерер өчен ничек кулланырга икәнен карап чыгыйк.

НИКАМИ — ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН ҮРНӘК

Никами Иерусалим стеналарын төзекләндерүдә катнашкан кебек, өлкәннәр дә Патшалык Залын кайгыртуда катнаша (9—11 нче абзацларны кара.) *

9. Никами Иерусалимда нинди хәл күргән?

9 Йәһвә өлкәннәргә үз сарыклары турында кайгыртуны ышанып тапшырган (1 Пет. 5:2). Никаминың Йәһвә халкы белән ничек мөгамәлә итүеннән өлкәннәр күп нәрсәгә өйрәнә ала. Яһүдия идарәчесе буларак, Никами зур хакимлеккә ия булган (Ник. 1:11; 2:7, 8; 5:14). Никами халыкның гыйбадәтханәне нәҗесләгәнен һәм, Канунны бозып, левилеләрне матди яктан тәэмин итмәгәнен күргән. Моннан тыш, яһүдләр Шимбә көнен тотмаган һәм кайберләре мәҗүси хатын-кызларга өйләнгән. Идарәче Никами туган хәлне чишәргә тиеш булган (Ник. 13:4—30).

10. Никами исраиллеләргә ничек ярдәм иткән?

10 Никами үз хакимлеген дөрес кулланган, шуңа күрә Аллаһы халкына үз карашларын такмаган. Ул Йәһвәгә дога кылган һәм аңардан җитәкчелек сораган. Шулай ук ул исраиллеләрне Канунга өйрәткән (Ник. 1:4—10; 13:1—3). Никами хәтта, басынкылык күрсәтеп, үз кардәшләре белән бергә Иерусалим стеналарын торгызуда катнашкан (Ник. 4:15).

11. 1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 8 буенча, өлкәннәр җыелыштагылар белән үзләрен ничек тотарга тиеш?

11 Өлкәннәргә Никами чишкән проблемаларны чишәргә туры килмәстер дә, шулай да аның мисалы алар өчен күп яктан файдалы. Мәсәлән, алар кардәшләр хакына тырышып хезмәт итә һәм, хакимлекләре булса да, моның аркасында горурланып китми. Алар Аллаһы сарыкларын наз белән көтә. (1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 8 укы.) Аларның яратулары һәм басынкы булулары сүзләрендә чагыла. Эндрю исемле тәҗрибәле өлкән болай ди: «Өлкәннең җылы, йомшак булуы кардәшләрне җәлеп итә. Өлкәннәрнең андый сыйфатлары кардәшләрне алар белән хезмәттәшлек итәргә дәртләндерә». Тони исемле тәҗрибәле өлкән болай ди: «Мин, Филипиялеләргә 2:3 тә язылган киңәшне кулланып, башкаларны үземнән өстен күрергә тырышам. Бу миңа үземне диктатор кебек тотмаска булыша».

12. Ни өчен өлкәннәр басынкы булырга тиеш?

12 Өлкәннәр, Йәһвәдән үрнәк алып, басынкы булырга тиеш. Галәм Хуҗасы булса да, Аллаһы, «иелеп», «ярлыны көл өеменнән торгыза» (Зәб. 18:35; 113:6, 7). Тәкәббер, һавалы кешеләрдән исә Йәһвә җирәнә (Гыйб. сүз. 16:5).

13. Ни өчен өлкән телен тыя белергә тиеш?

13 Йәһвәгә буйсынган өлкән үз телен тыя белә. Югыйсә ул үзен хөрмәтсез тоткан кешегә тупас җавап бирергә мөмкин (Ягък. 1:26; Гәл. 5:14, 15). Эндрю болай ди: «Кайвакыт минем үзен ихтирамсыз тоткан кардәшкә каты сүз әйтеп җавап кайтарырга теләк туа иде. Әмма мин Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең мисаллары турында уйлана идем һәм бу миңа басынкы һәм юаш булуның мөһимлеген онытмаска булышты». Җыелыштагылар белән һәм бер-берсе белән сөйләшкәндә, аларның хисләрен исәпкә алган һәм шәфкать күрсәткән өлкәннәр Йәһвәгә буйсынганнарын күрсәтә (Көл. 4:6).

АТАЛАР ДАВЫТ ПАТШАДАН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘ АЛА?

14. Йәһвә аталарга нинди роль биргән һәм ул алардан нәрсә көтә?

14 Йәһвә аталарны гаилә башлары итеп билгеләгән. Аллаһы аталар үз балаларын өйрәтер һәм тәрбияләр дип көтә (1 Көр. 11:3; Эфес. 6:4). Әмма ата кешенең хакимлеге чикләнгән, һәм ул гаилә төзелешен барлыкка китергән Йәһвә Аллаһы алдында җаваплы (Эфес. 3:14, 15). Үз хакимлеген дөрес кулланып, ата кеше Йәһвәгә буйсынганын күрсәтә. Әйдәгез, Давыт патшадан бу өлкәдә нәрсәгә өйрәнеп булганын күрик.

Мәсихче атаның догасыннан басынкы булуы күренергә тиеш (15, 16 нчы абзацларны кара.) *

15. Ни өчен Давыт патшаның мисалы игътибарга лаек?

15 Давыт бик зур хакимлеккә ия булган. Йәһвә аны үз гаиләсе өстеннән генә түгел, ә бөтен Исраил халкы өстеннән баш итеп билгеләгән. Кайвакыт Давыт үз хакимлеген дөрес кулланмаган һәм җитди хаталар кылган (2 Иш. 11:14, 15). Әмма ул Йәһвәнең төзәтүен кабул иткән һәм шулай итеп аңа буйсынганын күрсәткән. Ул үз йөрәген Йәһвәгә дога кылып бушаткан. Ул Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтләрен мөмкин кадәр төгәлрәк үтәргә тырышкан (Зәб. 51:1—4). Өстәвенә, Давыт, бик басынкы булганга, ир-атлардан гына түгел, ә хатын-кызлардан да киңәшләр кабул итәргә әзер булган (1 Иш. 19:11, 12; 25:32, 33). Давыт үз хаталарыннан сабак алган һәм тормышын Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаган.

16. Аталар Давыттан үрнәк алуларын ничек күрсәтә ала?

16 Аталар, сез Давыт патшадан ничек үрнәк ала аласыз? Йәһвә биргән хакимлекне дөрес кулланыгыз, хаталарыгызны таныгыз, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне кабул итегез. Шул чакта гаиләгез сезне басынкы булуыгыз өчен хөрмәт итәр. Гаиләгез белән бергә дога кылганда, Йәһвәгә йөрәгегезне бушатыгыз, гаиләдәгеләрегез Йәһвәгә таянуыгызны күрсен. Иң мөһиме, тормышыгыз Йәһвәгә хезмәт итү тирәли әйләнсен (Кан. 6:6—9). Яхшы үрнәгегез — гаиләгез өчен иң яхшы бүләк.

АНАЛАР МӘРЬЯМНӘН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘ АЛА?

17. Йәһвә аналарга нинди роль биргән?

17 Йәһвә аналарга гаиләдә бик хөрмәтле роль биргән. Әниләрнең үз балалары өстеннән билгеле бер хакимлеге бар (Гыйб. сүз. 6:20). Әнинең сүзләре һәм эшләре баланың бөтен тормышына тәэсир итә дип әйтеп була (Гыйб. сүз. 22:6). Әйдәгез, аналар Гайсәнең әнисе Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә алганнарына игътибар итик.

18, 19. Аналар Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә ала?

18 Мәрьям Изге Язмаларны бик яхшы белгән. Ул Йәһвәне тирән хөрмәт иткән һәм аның белән бик якын мөнәсәбәтләр үстергән. Мәрьям Йәһвәгә теләп буйсынган. Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итү Мәрьям тормышының үзгәрәчәген аңлатса да, Мәрьям Аллаһы ихтыярын үтәргә әзер булган (Лүк 1:35—38, 46—55).

Бик арыганда я кәеф кырылганда, назлы булу күп тырышлыклар таләп итә (19 нчы абзацны кара.) *

19 Аналар, сез Мәрьямнән күп нәрсәгә өйрәнә аласыз. Беренчедән, Йәһвә белән дуслыгыгызны шәхси өйрәнү һәм дога аша ныгытыгыз. Икенчедән, Йәһвәне шатландырыр өчен, үзгәрергә әзер булыгыз. Мәсәлән, кайбер хатын-кызларның ата-аналары, аларны тәрбияләгәндә, кызып китүчән һәм кырыс булган. Шуңа күрә хәзер бу хатын-кызлар үзләрен балалары белән шул рәвешчә тота. Йәһвә нормалары белән танышкач та, кайберләренә тыныч, сабыр булып калу авыр бирелә — аеруча әни кеше бик арган булса һәм балалары тыңламаучан булса (Эфес. 4:31). Андый очракларда әни кешегә Йәһвәдән ярдәм сорау үтә мөһим. Лидия исемле әни кеше болай ди: «Кайвакыт, улым мине тыңламаганда, аңа кычкырмас өчен, миңа кайнар дога кылырга кирәк иде. Мин, нәрсәдер әйтә башлап, җөмлә уртасында туктый идем дә эчтән генә Йәһвәгә дога кыла идем, тыныч булырга булышсын дип сорый идем. Дога миңа сабырлыгымны югалтмаска булышты» (Зәб. 37:5).

20. Кайбер әни кешеләр нәрсә белән көрәшә һәм бу проблеманы ничек чишеп була?

20 Кайбер әни кешеләр башка проблема белән көрәшә: аларга үз балаларына карата наз күрсәтү авыр (Тит. 2:3, 4). Кайбер хатын-кызлар үз әниләре белән җылы мөнәсәбәтләргә ия булмаган. Сез дә андый атмосферада үскәнсез икән, шуны истә тотыгыз: сез балаларыгызны әти-әниегезнең хатасын кабатламыйча тәрбияли аласыз. Йәһвәгә буйсынучы ана үз балаларына мәхәббәт белдерергә өйрәнергә тырышыр. Аңа үз фикер йөртү һәм эш итү рәвешен үзгәртергә җиңел булмаска мөмкин. Әмма ахыр чиктә андый әни кеше уңышка ирешер, һәм бу аның үзенә дә, гаиләсенә дә зур файда китерер.

АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘГӘ БУЙСЫНЫГЫЗ

21, 22. Ишагыя 65:13, 14 буенча, Йәһвәгә буйсыну нинди яктан файдалы?

21 Давыт Патша Йәһвәгә буйсыну никадәр файдалы икәнен яхшы аңлаган. Ул болай дип язган: «Йәһвәнең боерыклары гадел — йөрәкне шатландыра. Йәһвәнең әмере саф — күзләрне яктырта. Алар синең хезмәтчеңне кисәтә, алар буенча яшәү — олы әҗер» (Зәб. 19:8, 11). Бүген Йәһвәгә буйсынучы кешеләр һәм аның киңәшен кабул итмәүче кешеләр арасында аерма ап-ачык күренә. Йәһвәгә теләп буйсынучылар «йөрәкләре шатлык белән тулганга кычкыра». (Ишагыя 65:13, 14 укы.)

22 Өлкәннәр, аталар һәм аналар Йәһвәгә буйсынганда, бу аларның үзләренә, гаиләләренә һәм бөтен җыелышка яхшы тәэсир итә. Иң мөһиме, алар Йәһвә йөрәген сөендерә (Гыйб. сүз. 27:11). Зуррак әҗер була аламы соң?

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

^ 5 абз. Ни өчен без Йәһвәгә буйсынырга тиеш? Билгеле бер хакимлеккә ия булган кешеләр, мәсәлән өлкәннәр һәм ата-аналар, идарәче Никамидән, Давыт патшадан һәм Мәсихнең анасы Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнә ала? Бу мәкаләдә без шуны карап чыгарбыз.

^ 1 абз. АҢЛАТМА: буйсыну дигән сүз буйсынырга мәҗбүр булган кеше өчен тискәре мәгънәгә ия. Әмма Аллаһының хезмәтчеләре өчен буйсыну — уңай нәрсә, чөнки алар үзләре Аллаһыга буйсынырга карар иткән.

^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Никами Иерусалим стеналарын төзекләндерүдә катнашкан кебек, өлкән үз улы белән Патшалык Залын ремонтлый.

^ 64 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: әти кеше гаиләсе белән Аллаһыга кайнар догада мөрәҗәгать итә.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: малай күп сәгать видеоуеннар уйнаган һәм үз вазифаларын үтәмәгән яисә өй эшен эшләмәгән. Эштән кайткан һәм бик арыган әнисе, сабырлык күрсәтеп, аны тыныч кына үгетли.