Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

35 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Йәһвә басынкы хезмәтчеләрен кадерли

Йәһвә басынкы хезмәтчеләрен кадерли

«Йәһвә... басынкыларны күрә» (ЗӘБ. 138:6).

48 ҖЫР Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә басынкы кешеләргә ничек карый? Аңлатыгыз.

ЙӘҺВӘ басынкы кешеләрне ярата. Басынкы кешеләр генә аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия була ала. Ә «тәкәбберләрне [Аллаһы] якын да китерми» (Зәб. 138:6). Барыбыз да Йәһвәне сөендерергә һәм яратуын сизәргә тели, шуңа күрә безнең басынкылык үстерер өчен җитди сәбәпләребез бар.

2. Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Бу мәкаләдә без мондый сорауларга игътибар итәрбез: 1) Басынкылык нәрсә ул? 2) Ни өчен без бу сыйфатны үстерергә тиеш? 3) Нинди очракларда басынкылыгыбыз сынала? Әйдәгез, басынкылык сыйфатының безгә Йәһвә йөрәген шатландырырга ничек ярдәм иткәнен һәм үзебезгә нинди зур файда китергәнен карап китик (Гыйб. сүз. 27:11; Ишаг. 48:17).

БАСЫНКЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

3. Басынкылык нәрсә ул?

3 Басынкы кеше үзе турында артыгын уйламый, горурлык һәм тәкәбберлек аңа хас түгел. Изге Язмалар күрсәткәнчә, басынкы кеше Йәһвә Аллаһы һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләренә дөрес карый. Басынкылык күрсәткән кеше һәрбер кешенең үзеннән ниндидер яктан яхшырак булуын таный (Флп. 2:3, 4).

4, 5. Ни өчен тышкы яктан басынкы булып күренгән кеше басынкы булмаска мөмкин?

4 Кайберәүләр басынкы булып күренә генә. Мәсәлән, кеше оялчан, тыныч булырга яисә, культурасы һәм алган тәрбиясе аркасында, бик итагатьле булырга мөмкин, ә йөрәктә ул горур була ала. Иртәме-соңмы аның йөрәк түрендәгесе ачылачак (Лүк 6:45).

5 Икенче яктан, кеше үз көченә ышанырга һәм туп-туры сөйләргә курыкмаска мөмкин, әмма бу горурлыкның билгесе түгел әле (Яхъя 1:46, 47). Шулай да тәвәккәл кешеләр, үз сәләтләренә чиктән тыш таяна башламас өчен, һәрвакыт сак булырга тиеш. Шунысы ап-ачык: тәвәккәл, кыю кеше дә, оялчан, тыныч кеше дә басынкылык үстерергә тиеш.

Рәсүл Паул үз-үзенә карата басынкы караш саклаган (6 нчы абзацны кара.) *

6. 1 Көринтлеләргә 15:10 нан күренгәнчә, без рәсүл Паулның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

6 Паул очрагын исебезгә төшерик. Йәһвә аны төрле шәһәрләрдә җыелышлар оештырыр өчен кулланган. Бәлки, ул хезмәттә, Гайсәнең башка рәсүлләренә караганда, хәтта күбрәкне башкаргандыр. Шулай да Паул үзен имандашларыннан өстен куймаган. Ул басынкылык белән болай дип язган: «Мин бит рәсүлләрнең иң кечесе һәм, Аллаһы җыелышын эзәрлекләгәнгә, рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен» (1 Көр. 15:9). Паул Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булса да, мин үзем моңа ирештем дип әйтмәгән, ә Аллаһының юмарт игелеге өчен рәхмәтләр укыган. (1 Көринтлеләргә 15:10 укы.) Әйе, Көринтлеләргә язылган хатта Паулның үрнәк алырлык басынкылыгы чагыла. Ул көннәрдә кайбер кардәшләрнең үзләрен Паулдан югарырак куйганнарын исәпкә алсак, Паулның үрнәге аеруча дәртләндергеч! (2 Көр. 10:10)

Басынкы Карл Клейн кардәш Җитәкче советта хезмәт иткән (7 нче абзацны кара.)

7. Карл Клейн кардәш басынкы булуын ничек күрсәткән?

7 Күпләргә Карл Клейн кардәшнең эчкерсез тәрҗемәи хәле * бик ошый. Бу кардәш Җитәкче советның әгъзасы булган. Үзенең тәрҗемәи хәлендә Клейн кардәш үз җитешсезлекләре һәм авырлыклары белән ничек көрәшкәне турында сөйләгән. Мәсәлән, 1922 елда ул беренче тапкыр өйдән өйгә йөреп вәгазьли башлаган, әмма бу эш аңа шулкадәр авыр булып күренгән ки, ул хәтта якынча ике ел дәвамында бүтән өйдән өйгә йөреп хезмәт итмәгән. Соңрак, инде Бәйтелдә хезмәт иткәндә, ул бер кардәшнең киңәшенә үпкәләгән. Шулай ук бер очракта Клейн кардәшнең нервлары какшаган. Боларның барысына карамастан, Клейн кардәш күп гаҗәеп фатихалар һәм билгеләнүләр алган. Күпләргә билгеле булган бу кардәшкә, турыдан-туры үз кимчелекләре турында сөйләр өчен, нинди басынкылык кирәк булган!

НИ ӨЧЕН БЕЗ БАСЫНКЫЛЫК ҮСТЕРЕРГӘ ТИЕШ?

8. Йәһвәгә басынкылык ошаганы 1 Петер 5:6 дан ничек күренә?

8 Йәһвә йөрәген сөендерү — тормышыбызда иң мөһим нәрсә (Гыйб. сүз. 23:15). Без басынкылык үстергәндә, күктәге Атабыз бик сөенә. Шушы күркәм сыйфатны үстерер өчен бу иң мөһим сәбәп булып тора. Петер моны ап-ачык аңлаткан. (1 Петер 5:6 укы.) «Яныма кил дә шәкертем бул» (рус) дигән китапта Петернең сүзләренә мондый аңлатма бирелгән: «Тәкәбберлек агуга тиң. Аның җимешләре коточкыч. Бу начар сыйфат аркасында, хәтта иң талантлы кеше Аллаһы күзендә файдасыз булып китә ала. Басынкылык исә хәтта әһәмиятсез кешене Йәһвә өчен яраклы итә. [...] Йәһвә басынкы кешене фатихаларга бик шат» *.

9. Ни өчен басынкылык башкаларны җәлеп итә?

9 Йәһвәне сөендерүдән тыш, басынкылыгыбыз үзебезгә дә күп файда китерә. Басынкы булуыбыз кешеләрне безгә җәлеп итә. Моны аңлар өчен, үзегезне башкаларның урынына куегыз (Мат. 7:12). Берәр кеше, башкаларның тәкъдимнәренә игътибар итмичә, һәрвакыт үз дигәнендә генә торса, аның белән аралашу шатлык китерәме? Әлбәттә, юк. Ә башкаларның «хәленә кереп... [аларны] туганнарча яратып, кызганып, басынкы булып яшәгән» кеше белән аралашу безгә бик ошый (1 Пет. 3:8). Әгәр дә безне басынкы кешеләр җәлеп итә икән, үзебез дә басынкы булсак, башкалар безгә тартылыр.

10. Ни өчен басынкылык тормышыбызны җиңеләйтә дип әйтеп була?

10 Басынкылык тормышыбызны җиңеләйтә. Без моны телибезме, юкмы, кайвакыт нәрсәдер безгә дөрес түгел я гаделсез кебек тоела. Зирәк Сөләйман патша болай дигән: «Мин атларга атланган хезмәтчеләрне һәм, коллар кебек, җәяү йөргән түрәләрне күрдем» (Вәг. 10:7). Сәләтле кешеләр кайвакыт башкалар тарафыннан танылу алмый, ә әллә ни талантлы булмаган кешеләр хөрмәт казана. Шулай да, Сөләйман аңлатканча, тискәре фикерләргә бирелер урынына, чынбарлыкны ничек бар, шундый итеп кабул итү яхшырак (Вәг. 6:9). Тормышыбыздагы вакыйгалар я хәлләр без теләгәнчә бармаса да, басынкы булсак, бу безне какшатмас.

НИНДИ ОЧРАКЛАРДА БАСЫНКЫЛЫГЫБЫЗ СЫНАЛА?

Нинди очракларда басынкылыгыбыз сынала? (11, 12 нче абзацларны кара.) *

11. Киңәш алганда, ничек эш итәргә?

11 Басынкылык күрсәтер өчен мөмкинлекләр һәр көн туып тора. Мисал буларак, киләсе ситуацияләрне карап чыгыйк. Безгә киңәш бирелгәндә. Берәрсе безне төзәтер өчен вакытын бүлеп куйса, күрәсең, хәл инде җитди. Бәлки, башта киңәшне кире кагасы киләдер. Без кешене яисә аның ничек итеп киңәш бирүен тәнкыйтьли башларга мөмкин. Әмма басынкылык безгә киңәшне кабул итәргә ярдәм итәр.

12. Гыйбрәтле сүзләр 27:5, 6 буенча, ни өчен без киңәшне кадерләргә тиеш? Мисал китерегез.

12 Басынкы кеше киңәшне кадерли. Әйтик, сез җыелыш очрашуына килдегез, ди. Берничә кардәш белән аралашканнан соң, бер кардәш сезне читкәрәк алып китә дә тешегез арасында ризык калган дип әйтә. Әлбәттә, сезгә бик уңайсыз булып киткәндер. Әмма сез бу кардәшкә рәхмәтле булмас идегезмени? Бәлки, башкаларның үзегезгә моның турында иң баштан ук әйтүләрен теләр идегез! Нәкъ шулай ук, берәр кардәш безгә киңәш биргәндә, без аны басынкылык белән кабул итәргә тиеш. Аңа бит моның өчен батырчылык кирәк булган. Без бу кардәшкә дошманыбызга кебек түгел, ә дустыбызга кебек карарага тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 27:5, 6 укы; Гәл. 4:16.)

Ни өчен, башкалар яңа билгеләнүләр алганда, безгә басынкылык күрсәтергә кирәк? (13, 14 нче абзацларны кара.) *

13. Башкаларга хөрмәтле вазифалар бирелгәндә, без басынкы булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

13 Башкаларга хөрмәтле вазифалар бирелгәндә. «Кардәшләрнең хөрмәтле вазифалар алганнарын күргәндә, мин: „Ә ни өчен мине сайламадылар?“ — дип кайвакыт уйлап куям»,— дип әйтә Джейсон исемле өлкән. Кайчан да булса сездә андый хисләр туганы бармы? Хезмәт белән бәйле вазифаларга «омтылу» начар түгел (1 Тим. 3:1). Шулай да безгә сак булырга кирәк. Югыйсә йөрәгебездә горурлык шытып чыгар. Мәсәлән, абый-кардәш билгеле бер йөкләмәне, башкаларга караганда, яхшырак үтәрмен дип уйлый башларга мөмкин. Яисә абый-кардәшнең хатыны болай дип фикер йөртергә мөмкин: «Ирем, теге кардәшкә караганда, бу вазифаны яхшырак үтәр иде!» Басынкылык безне андый горур рухтан саклар.

14. Муса башкаларның хөрмәтле вазифалар алуларына ничек караган һәм безнең өчен нинди үрнәк калдырган?

14 Басынкылык күрсәтүдә Муса безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Муса Исраил халкының җитәкчесе булган һәм бу җитди вазифаны бик кадерләгән. Йәһвә башка ир-атларны Мусага ярдәм итәргә билгеләгәч, Муса моңа ничек караган? Ул көнләшмәгән (Сан. 11:24—29). Ул басынкы булган һәм башка ир-атларга үзенә ярдәм итәргә рөхсәт иткән (Чыг. 18:13—24). Хөкемчеләрнең саны күбрәк булганга, бу исраиллеләргә дә файда китергән: аларга судны озак көтәргә туры килмәгән. Әйе, Муса күбрәк үз вазифалары турында түгел, ә башкаларга ничек булышып булганы турында уйлаган. Безнең өчен нинди яхшы үрнәк! Йәһвә кулында яхшы корал булырга теләсәк, басынкы булу үтә мөһим. Бу хәтта сәләтләребезгә караганда да мөһимрәк, чөнки «Йәһвә, югары булса да, басынкыларны күрә» (Зәб. 138:6).

15. Күп кенә кардәшләргә нинди үзгәреш кичерергә туры килде?

15 Үзгәрешләр булганда. Дистәләгән еллар хезмәт иткән күп кенә кардәшнең билгеләнүләре соңгы елларда үзгәрде. Мәсәлән, 2014 елда өлкә күзәтчеләрен хатыннары белән бергә тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләренә билгеләделәр. Шул ук елда район күзәтчеләренең хезмәтләрендә дә үзгәреш булды: алар хәзер, 70 яшь тулгач, үз хезмәтләрен тәмамлый. Җыелышлар турында әйткәндә, 80 яшьтән узган өлкәннәр бүтән өлкәннәр советының координаторлары булып хезмәт итми. Өстәвенә, соңгы вакытта күп кенә бәйтелчеләр кырга билгеләнде. Ә кемдер тулы вакытлы махсус хезмәтен гаилә вазифалары, сәламәтлек белән бәйле авырлыклар я шәхси сәбәпләр аркасында калдырды.

16. Яңа билгеләнүләргә ияләшкәндә, кардәшләр ничек басынкылык күрсәтте?

16 Дөресен генә әйткәндә, күп кенә кардәшләргә андый үзгәрешкә ияләшергә бик авыр булды. Кайберләре үз билгеләнүләрендә күп еллар үткәрде бит. Бу хезмәтләре алар өчен бик кадерле булып китте. Шуңа күрә хезмәтләрен калдыру аларны кайгыга төшерде. Үз хисләрен кичереп чыгар өчен аларга берникадәр вакыт кирәк булды. Әмма алар, Йәһвәне бик нык яратканга, яңа тормышка ияләшә алды. Алар берәр эшкә, билгеләнүгә я хөрмәтле дәрәҗәгә түгел, ә Йәһвәгә багышланганнарын истән чыгармады (Көл. 3:23). Алар алга таба да Йәһвәгә теләсә кайсы билгеләнүдә хезмәт итәргә әзер. Бу тугры кардәшләр «бар мәшәкатьләрен» Йәһвәгә йөкли, чөнки Аллаһыбызның үзләре турында кайгыртканын белә (1 Пет. 5:6, 7).

17. Ни өчен без Аллаһы Сүзендәге басынкылык үстерергә дигән киңәш өчен бик рәхмәтле?

17 Аллаһыга үз Сүзе аша сезне басынкылык үстерергә дәртләндергәне өчен әллә сез рәхмәтле түгелме? Бу гаҗәеп сыйфатны чагылдырганда, без үзебезгә дә, башкаларга да файда китерәбез, тормыштагы үзгәрешләргә җиңелрәк ияләшәбез, ә иң мөһиме, күктәге Атабызга якынлашабыз. Йәһвәнең, «Югары һәм Мәһабәт Аллаһы» булуына карамастан, үзенең басынкы хезмәтчеләрен яратканын белү шундый сөендерә! (Ишаг. 57:15)

45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым

^ 5 абз. Без үстерергә тиешле иң мөһим сыйфатларның берсе — басынкылык. Басынкылык нәрсә ул? Ни өчен без бу сыйфатны үстерергә тиеш? Тормыштагы үзгәрешләр басынкылыгыбызны ничек сыный ала? Бу мәкаләдә шушы сораулар каралачак.

^ 7 абз. «Күзәтү манарасы» (ингл.), 1984 ел, 1 октябрь, 21—28 битләрне карагыз.

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: рәсүл Паул бер кардәшнең йортында басынкылык күрсәтеп кардәшләр белән, шул исәптән балалар белән, аралаша.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: олы яшьтәге кардәш яшьрәк кардәштән Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш кабул итә.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: олы яшьтәге абый-кардәш яшьрәк абый-кардәшнең җыелыштагы вазифаларыннан көнләшми.