Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен»

«Минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен»

«Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен» (МАТ. 11:28).

17 ҖЫР «Телим!»

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Маттай 11:28—30 буенча, Гайсә халыкка нинди чакыру белән мөрәҗәгать иткән?

ГАЙСӘ үзен тыңлаган кешеләргә бик дәртләндергеч сүзләр әйткән: «Минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен». (Маттай 11:28—30 укы.) Бу буш сүзләр генә булмаган, һәм җитди авырудан интеккән бер хатын-кызның очрагы моны дәлилли.

2. Гайсә кан китүдән җәфаланган хатын-кыз өчен нәрсә эшләгән?

2 Бу хатын-кыз ярдәмгә мохтаҗ булган. Ул төрле табибларга мөрәҗәгать иткән һәм алар аңа булышыр дип өметләнгән. Әмма табиблар аңа булыша алмаган. Бу хатын-кызның газаплары 12 ел дәвам иткән, һәм бу еллар дәвамында ул Канун буенча нәҗес дип саналган (Лев. 15:25). Ахыр чиктә ул Гайсә турында ишеткән, аның кешеләрне савыктыра алуы турында белеп алган. Шуңа күрә бу җәфа чиккән хатын-кыз Гайсәне эзләргә киткән. Аны тапкач, ул Гайсә киеменең чугына кагылган һәм шунда ук савыккан! Әмма Гайсә шул хатын-кызны физик яктан савыктыру белән генә чикләнеп калмаган — ул аны юаткан да. Гайсә бу хатын-кызны «кызым» дип атаган. Җылылык һәм хөрмәт тулы бу сүз белән дәшеп, Гайсә бу хатын-кызның җанын яңарткан! (Лүк 8:43—48)

3. Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

3 Шунысы мөһим: бу хатын-кыз Гайсә янына үзе килгән. Ул үзе беренче адым ясаган. Бездән дә, Гайсә янына килер өчен, билгеле бер тырышлыклар таләп ителә. Бүген Гайсә Мәсих үзе янына килүчеләрне букваль мәгънәдә савыктырмый. Шулай да аның «җаннарыгызны яңартып җибәрермен» дигән сүзләре безгә дә кагыла. Бу мәкаләдә без мондый биш сорауга җавап табарбыз: без Гайсә янына ничек килә алабыз? Гайсәнең «камытымны киегез» дигән сүзләре нәрсә аңлата? Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Ни өчен ул безгә биргән эш җаныбызны яңарта дип әйтеп була? Гайсәнең камыты алга таба да җаныбызны яңартып торсын өчен, нәрсә эшләргә?

«МИНЕМ ЯНГА КИЛЕГЕЗ»

4, 5. Без Гайсә янына ничек килә алабыз?

4 Гайсә әйткән һәм эшләгән нәрсәләр турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышканда, без аның янына киләбез дип әйтеп була (Лүк 1:1—4). Беркем дә безнең өчен бу адымны ясый алмый. Без үзебез Гайсә тормышы турында күбрәк белем алырга тырышырга тиеш. Өстәвенә, Гайсә янына килер өчен, суга чумдырылу һәм аның шәкерте булып китү зарур.

5 Кирәк чакта җыелыш өлкәннәреннән ярдәм сораганда да, без Гайсә янына киләбез дип әйтеп була. Гайсә, үз сарыкларын кайгыртыр өчен, «бүләк итеп» бирелгән бу кешеләрне куллана (Эфес. 4:7, 8, 11; Яхъя 21:16; 1 Пет. 5:1—3). Өлкәннәр безгә ярдәм итсен өчен, без үзебез адымнар ясарга тиеш. Өлкәннәр бит йөрәгебездә ни булганын күрә алмый һәм нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белмәскә дә мөмкин. Джулиан исемле абый-кардәшнең сүзләренә игътибар итегез: «Сәламәтлек белән бәйле авырлыклар аркасында, миңа Бәйтел хезмәтен калдырырга туры килде. Бер дустым миңа өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, алар синең яныңа килеп китеп, сине дәртләндерер диде. Башта мин моңа мохтаҗ түгелмен дип уйлап куйдым, әмма соңрак өлкәннәрне чакырырга булдым. Аларның килеп китүләре иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе булды». Өлкәннәр Джулианга ярдәм иткән кебек, алар сезгә дә «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булырга булыша ала (1 Көр. 2:16; 1 Пет. 2:21). Бу чыннан да кадерле бүләк!

«МИНЕМ КАМЫТЫМНЫ КИЕГЕЗ»

6. «Минем камытымны киегез» дип әйткәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?

6 «Минем камытымны киегез» дип әйткәндә, Гайсәнең, бәлки, шуны әйтәсе килгән: «Миңа буйсыныгыз». Икенче яктан, аның сүзләрен болай дип тә аңлап була: «Мин кигән камытны киегез, һәм без Йәһвә эшен бергә башкарырбыз». Ничек кенә булмасын, без бу эшне тырышып башкарырга тиеш.

7. Маттай 28:18—20 буенча, безгә нинди эш бирелгән һәм нәрсәдә шикләнмәскә була?

7 Йәһвәгә тормышыбызны багышлап һәм суга чумдырылып, без Гайсәнең чакыруын кабул иткәнебезне күрсәтәбез. Бу чакыру бар кешегә кагыла. Эчкерсез йөрәк белән Аллаһыга тартылган кешеләрне Гайсә беркайчан да кире какмый (Яхъя 6:37, 38). Йәһвә Гайсә Мәсихкә вәгазь эшен башкарырга кушкан, һәм һәрбер мәсихченең бу эштә катнашу хөрмәте бар. Гайсә һәрвакыт безнең белән булачак һәм безгә бу эштә булышачак. (Маттай 28:18—20 укы.)

«МИННӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ»

Гайсә кебек, башкаларның җаннарын яңартырга тырышыгыз (8—11 нче абзацларны кара.) *

8, 9. Ни өчен басынкы кешеләр Гайсәгә тартылган һәм без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

8 Басынкы кешеләр Гайсәгә тартылган (Мат. 19:13, 14; Лүк 7:37, 38). Ни өчен? Чөнки ул фарисейлардан бик аерылып торган. Бу дин җитәкчеләре кырыс һәм тәкәббер булган (Мат. 12:9—14). Гайсә исә шәфкатьлелек һәм басынкылык күрсәткән. Фарисейлар дан яраткан һәм югары дәрәҗәләре белән горурланган. Гайсә исә үз шәкертләрен башкаларга теләп хезмәт итәргә һәм үзләрен иң кечесе итеп тотарга өйрәткән (Мат. 23:2, 6—11). Фарисейлар, халыкны куркыткан һәм буйсындырырга тырышкан (Яхъя 9:13, 22). Хуҗабыз Гайсә исә назлы эшләре һәм сүзләре белән кешеләрнең җаннарын яңарткан.

9 Сез Гайсә кебек эш итәргә тырышасызмы? Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин юаш һәм басынкы кеше буларак билгелеме? Мин башкаларга хезмәт итәргә һәм әһәмиятсез эшләр башкарырга әзерме? Мин башкаларга җылы мөнәсәбәт күрсәтәмме?»

10. Гайсә белән хезмәттәшлек иткән кешеләр үзләрен ничек хис иткән?

10 Гайсә янында кешеләр үзләрен тыныч, иркен хис иткән. Ул үз хезмәттәшләрен шатлык белән өйрәткән, аларны сораулар бирергә дәртләндергән һәм үз фикерләрен әйтергә чакырган (Мат. 16:13—16; Лүк 10:1, 19—21). Шәкертләр оранжереядә үскән үсемлекләр кебек чәчәк аткан. Алар Гайсәнең өйрәтүләрен үзләштергән һәм җимешләр китергән, ягъни яхшы эшләр кылган.

Башкаларга ачык булыгыз

Актив һәм ашкынучан булыгыз

Басынкы һәм тырыш булыгыз *

11. Нинди сораулар турында уйлану файдалы булыр?

11 Сезгә билгеле бер хакимлек бирелгәнме? Ул чакта уйланыгыз: «Эштәгеләр һәм өйдәгеләр, минем белән аралашканда, үзләрен ничек хис итә? Мин тынычлык булдыручымы? Башкалар миңа сораулар бирергә кыенсынмыймы? Мин аларның фикерләрен тыңларга һәм кабул итәргә әзерме?» Фарисейлар үз сүзләрен я эшләрен шик астына куйган кешеләргә ярсыган һәм башка карашта торган кешеләрне эзәрлекләгән. Безнең фарисейлар кебек һич тә буласыбыз килми (Марк 3:1—6; Яхъя 9:29—34).

«СЕЗ ҖАННАРЫГЫЗНЫ ЯҢАРТЫРСЫЗ»

12—14. Ни сәбәпле Гайсә ышанып тапшырган эштә катнашу җаннарыбызны яңарта?

12 Ни өчен Гайсә безгә ышанып тапшырган эштә катнашу җаннарыбызны яңарта дип әйтеп була? Моңа күп төрле сәбәпләр бар. Әйдәгез, кайберләренә генә игътибар итик.

13 Безнең иң яхшы күзәтчеләребез бар. Бөек Күзәтчебез Йәһвә рәхмәтсез я кырыс хуҗа булып тормый һәм эшләребезне бик кадерли (Евр. 6:10). Без үз җаваплылык йөген күтәреп бара алсын өчен, Йәһвә безгә кирәкле көч бирә (2 Көр. 4:7; Гәл. 6:5). Ә Патшабыз Гайсә Мәсих безгә камил үрнәк күрсәтә (Яхъя 13:15). Җыелыштагы өлкәннәр, көтүне көткәндә, «сарыкларның бөек көтүчесеннән» — Гайсәдән үрнәк алырга тырыша (Евр. 13:20; 1 Пет. 5:2). Аллаһы сарыкларын өйрәткәндә һәм яклаганда, өлкәннәр игелекле, кыю булырга һәм җыелыштагыларны рухландырырга тырыша.

14 Безнең иң яхшы хезмәттәшләребез бар. Безнең иң мәгънәле эшебез һәм арабыздагы какшамас мәхәббәт бәйләнешләре бар. Бу дөньяда кем андый фатихага ия соң? Уйлап кына карагыз: без югары әхлакый нормалар буенча яшәгән һәм шул ук вакыт үзләрен башкалардан өстен куймаган кешеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Кардәшләребез бик сәләтле, әмма тыйнак һәм басынкы. Без хезмәттәшләр генә түгел, ә дуслар. Кардәшләрнең мәхәббәтләре шулкадәр нык ки, алар хәтта безнең өчен үз тормышларын бирергә әзер!

15. Ни өчен эшебез иң яхшы?

15 Безнең иң яхшы эшебез бар. Без кешеләрне Йәһвә турында хакыйкатькә өйрәтәбез һәм Шайтанның ялган идеяләрен фаш итәбез (Яхъя 8:44). Шайтан кешеләр җилкәләренә күтәреп булмаслык авыр йөк сала. Мәсәлән, ул безне Йәһвә гөнаһларыбызны кичермәс һәм без яратуга лаек түгел дип ышандырырга тели. Нинди чирканыч ялган! Мәсих янына килгәндә, гөнаһларыбыз кичерелә. Йәһвә безне бик ярата. Моңа беркайчан да шикләнмик (Рим. 8:32, 38, 39). Кешеләргә Йәһвәгә якынлашырга булышу һәм тормышларының яхшы якка үзгәргәннәрен күрү зур шатлык!

ГАЙСӘНЕҢ КАМЫТЫ ҖАНЫГЫЗНЫ АЛГА ТАБА ДА ЯҢАРТЫП ТОРСЫН

16. Гайсәнең йөге без йөртергә тиешле башка йөкләрдән нәрсә белән аерылып тора?

16 Гайсә тәкъдим иткән йөк без йөртергә тиешле башка йөкләрдән аерылып тора. Мәсәлән, эш көненең азагында күп кенә кеше үзләрен алҗыган итеп хис итә һәм канәгатьлек сизми. Әмма Йәһвә белән Мәсихкә хезмәт иткәндә, без чын канәгатьлек сизәбез. Кайвакыт, эштә нык арыганга, безгә үзебезне җыелыш очрашуына барырга мәҗбүр итәргә туры килә. Әмма өйгә без рухланып, көчебезне яңартып кайтабыз. Хезмәткә чыгу яки шәхси өйрәнү турында әйткәндә дә, хәл шул ук. Бу эшләр белән шөгыльләнер өчен тырышлыклар куйганда, без тагы да күбрәк көчкә ия булабыз.

17. Ни өчен безгә сак булырга кирәк?

17 Әлбәттә, көчебез чиксез түгел. Шуңа күрә, ниндидер эшкә тотыныр алдыннан, җиде кат үлчәү акыллы булыр иде. Мәсәлән, материаль нәрсәләр җыю күп көч ала. Бер бай егет Гайсәдән: «Мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Бу кеше Канунны үтәп яшәгән һәм, күрәсең, яхшы кеше булган, чөнки, Марк бәян иткән яхшы хәбәр буенча, «Гайсә аңа ярату тулы караш белән карап куйган». Гайсә аңа нәрсә дигән? Ул аны: «Бар, үзеңдә булганны сат... Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»,— дип чакырган. Күрәсең, бу кеше Гайсәгә иярергә теләгән, әмма «мал-мөлкәтен» калдыра алмаган (Марк 10:17—22). Нәтиҗәдә, ул Гайсәнең камытын кире каккан һәм «Байлыкның колы» булып калган (Мат. 6:24). Сез шушы бай кеше урынында булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

18. Кайвакыт без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

18 Вакыт-вакыт безгә үз приоритетларыбызны яңадан карап чыгарга кирәк. Ни өчен? Бу безгә үз көчебезне акыллы кулланырга булышыр. Марк исемле яшь кешенең сүзләренә игътибар итегез: «Күп еллар мин гади тормыш алып барам дип уйлый идем. Мин пионер булып хезмәт иттем, әмма һәрвакыт акча турында һәм тормышымны ничек яхшыртып булганы турында уйлый идем. Мин тормышымның ни өчен катлаулы булып киткәнен аңлап бетерә алмый идем. Аннан соң мин күбрәк үз мәнфәгатьләремне кайгыртып яшәгәнемә төшендем. Ә Йәһвәгә мин вакытымның һәм көчемнең калдыгын гына бирдем». Марк үзенең тормышында үзгәрешләр ясарга булган һәм Йәһвәгә күбрәк хезмәт итә башлаган. «Кайвакыт мин акча турында барыбер борчылам,— дип әйтә Марк,— ләкин Йәһвәнең һәм Гайсәнең ярдәме белән мин игътибарымны хезмәткә туплыйм».

19. Ни өчен дөрес караш саклау мөһим?

19 Гайсәнең камыты алга таба да җаныбызны яңартып торсын өчен, нәрсә эшләп була? Киләсе өч киңәшкә игътибар итегез. Беренчедән, дөрес караш саклагыз. Без Йәһвә эшен башкарабыз, шуңа күрә бу эшне Йәһвә теләгәнчә эшләргә кирәк. Без — эшчеләр, ә Йәһвә — Хуҗабыз (Лүк 17:10). Аллаһы эшен үзебезчә башкара башласак, Гайсәнең камыты безнең өчен уңайсыз булып китәр. Хәтта иң көчле үгез, үзе сайлаган якка барырга маташса һәм хуҗасына буйсынмаса, алҗып бетәр һәм үзен яралар. Икенче яктан, Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итсәк, без бөек эшләр башкара алырбыз һәм теләсә кайсы авырлыкны җиңәрбез. Аллаһыны бит үз ихтыярын үтәүдән беркем дә туктата алмый! (Рим. 8:31; 1 Яхъя 4:4)

20. Мотивларыбыз нинди булырга тиеш?

20 Икенчедән, мотивларыгыз дөрес булсын. Максатыбыз — күктәге Атабыз Йәһвәне данлау. Беренче гасырда яшәгән комсыз һәм үзләренә файда гына алырга теләгән кешеләр бәхетсез булган һәм Гайсәнең камытын тиз калдырган (Яхъя 6:25—27, 51, 60, 66; Флп. 3:18, 19). Ә Аллаһыга һәм кешеләргә карата фидакарь ярату күрсәткән кешеләр гомер буе Гайсә камытын киеп йөргән һәм Мәсих белән күктә идарә итәргә өметләрен югалтмаган. Мотивларыбыз дөрес булса, без, беренче гасырдагы тугры мәсихчеләр кебек, Мәсих камытын шатлык белән киеп йөрербез.

21. Маттай 6:31—33 буенча, без Йәһвәдән нәрсә көтә алабыз?

21 Өченчедән, Йәһвәнең үзегезгә ярдәм итәчәгенә ышаныгыз. Без фидакарь тормыш алып барырга һәм тырышып хезмәт итәргә карар иттек. Гайсә безне эзәрлекләячәкләр дип кисәткән. Әмма без Йәһвәнең сынаулар вакытында безгә көч бирәчәгенә ышана алабыз. Сынауларда нык калсак, без тагы да көчлерәк булырбыз (Ягък. 1:2—4). Без шулай ук Йәһвәнең безне бар нәрсә белән тәэмин итәчәгенә, Гайсәнең безнең көтүчебез булачагына һәм кардәшләрнең үзебезне дәртләндереп торачакларына ышана алабыз. (Маттай 6:31—33 укы; Яхъя 10:14; 1 Тис. 5:11.) Тагын берәр нәрсә кирәкме соң?

22. Без нәрсә өчен рәхмәтле?

22 Гайсә савыктырган хатын-кызның җаны шул ук көнне яңартылган булган. Әмма Мәсихнең тугры шәкерте булып китсә генә, аның бәхете өзлексез була алган. Сезнеңчә, ул Мәсих шәкерте булып киткәнме? Гайсәнең камытын кигән булса, ул хәзер зур әҗергә ия: күктә Гайсә белән идарә итә! Мәсих шәкерте юлындагы бар авырлыкларына карамастан, шул хатын-кызның фатихасы күпкә зуррак. Гайсәгә ияргәнгә, безнең дә өметебез бар. Кайберләребез — күктә, ә кайберләребез җирдә мәңге яшәячәк. Чыннан да, без Гайсәнең «Минем яныма кил!» дигән чакыруы өчен бик рәхмәтле. Әйдәгез, алга таба да бу чакыру буенча эш итик!

13 ҖЫР Мәсих — безнең үрнәгебез

^ 5 абз. Гайсә безне үзе янына килергә чакыра. Аның чакыруын кабул итүебез нәрсәдән күренер? Бу мәкаләдә без шул сорауга җавап алырбыз. Без шулай ук Мәсих белән хезмәттәшлек итү җаныбызны ничек яңартып җибәрә алганын белербез.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсә башкаларның җаннарын яңартыр өчен, төрле мөмкинлекләр кулланган.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш тә, Гайсәдән үрнәк алып, башкаларны төрле юллар белән рухландыра.