Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Кулыңа ял бирмә»

«Кулыңа ял бирмә»

«Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә» (ВӘГ. 11:6).

68 ҖЫР Патшалык орлыкларын чәчәбез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. Вәгазьче 11:6 дагы сүзләр вәгазь эше белән ничек бәйле?

КАЙБЕР илләрдә кешеләр яхшы хәбәрне зур теләк белән кабул итә. Алар хакыйкатькә сусаган! Башка илләрдә исә кешеләр Аллаһы һәм Изге Язмалар белән әллә ни кызыксынмый. Ә сез яшәгән җирдә кешеләр хакыйкатькә ничек карый? Ничек кенә булмасын, Йәһвә без бу эштә ахыргача катнашырбыз дип көтә.

2 Йәһвә билгеләгән вакытта вәгазь эше тәмамланыр һәм «ахыр килер» (Мат. 24:14, 36). Бу вакытны көткән арада без «кулыңа ял бирмә» * дигән күрсәтмә буенча ничек эш итә алабыз? (Вәгазьче 11:6 укы.)

3. Без бу мәкаләдә нәрсә карап китәрбез?

3 Үткән мәкаләдә без уңышлы «кеше тотучылар» булырга ярдәм итүче дүрт сыйфатка игътибар иттек (Мат. 4:19). Бу мәкаләдә без бернигә карамастан вәгазьдә актив катнашырга булышкан өч якка игътибар итәрбез. Без ни өчен 1) игътибарыбызны хезмәткә туплау, 2) түземле булу һәм 3) нык иман үстерү мөһим икәнлеген белербез.

ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ ВӘГАЗЬГӘ ТУПЛАГЫЗ

4. Ни өчен безгә игътибарыбызны Йәһвә биргән эшкә тупларга кирәк?

4 Гайсә соңгы көннәрдә нинди вакыйгалар һәм нинди шартлар булачагын пәйгамбәрлек иткән. Ул үз шәкертләренә игътибарларын вәгазь эшенә туплау авыр булачагын белгән һәм аларга «уяу торырга» кушкан (Мат. 24:42). Нух көннәрендә төрле эшләр кешеләрнең игътибарын читкә юнәлткән, шуңа күрә алар Нух хәбәренә колак салмаган. Бүген дә игътибарыбызны читкә юнәлтә алган күп нәрсә бар (Мат. 24:37—39; 2 Пет. 2:5). Менә ни өчен безгә игътибарыбызны Йәһвә эшенә тупларга кирәк.

5. Рәсүлләр 1:6—8 буенча, вәгазь эше никадәр киң таралырга тиеш булган?

5 Игътибарыбызны вәгазь эшенә туплау чыннан да бик мөһим. Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, аның үлеменнән соң вәгазь эше тукталмаган, ә хәтта киңрәк колач җәйгән (Яхъя 14:12). Гайсә үлеменнән соң кайбер шәкертләре кире балык тоту эшенә кайткан. Соңрак терелтелгән Гайсә могҗизалы рәвештә аларга күп балык тотарга булышкан. Бу очракта Гайсә аларга шуны күрсәтергә теләгән: кешеләр тоту эше, балык тоту эшенә караганда, күпкә мөһимрәк (Яхъя 21:15—17). Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә вәгазь эше Исраилдә генә түгел, ә бөтен җиһанда башкарылачак дигән. (Рәсүлләр 1:6—8 укы.) Еллар узгач, Гайсә рәсүл Яхъяга күренеш биргән һәм «Хуҗабыз көнендә» * нәрсә булачагын күрсәткән. Яхъя күргән нәрсәләр аңарда курку-хөрмәт уяткан. Мәсәлән, ул бер фәрештәнең «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» «мәңгелек яхшы хәбәрне» җиткергәнен күргән (Ачыл. 1:10; 14:6). Йәһвәнең безгә карата ихтыяры ап-ачык: ул безнең вәгазь эшендә ахыргача катнашуыбызны тели.

6. Игътибарыбызны вәгазь эшенә тупларга безне нәрсә дәртләндерә?

6 Йәһвәнең безнең өчен никадәр күп башкарганы турында уйлану безгә игътибарыбызны вәгазь эшенә тупларга ярдәм итә. Мәсәлән, Йәһвә безгә мул итеп рухи ризык бирә. Без аны бастырылган һәм электрон форматта, аудио- һәм видеоязмалар рәвешендә һәм интернет-телевидениебез аша алабыз. Уйлап кына карагыз: рәсми сайтыбызда мәгълүматны 1 000 нән артык телдә табып була! (Мат. 24:45—47) Дөнья сәяси, дини һәм икътисади сәбәпләр аркасында бүленгән булса да, сигез миллионнан артык Аллаһы хезмәтчесе бердәм гаилә буларак хезмәт итә. Мәсәлән, 2019 елның 19 апрелендә, җомга көнне, җирнең һәр почмагында Йәһвә Шаһитләре көндәлек шигырь каралган видеоны караган. Шул ук көнне, кич белән, 20 919 041 кеше Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә җыелган. Моңа шаһит булу — чын могҗиза һәм зур хөрмәт! Ризалашырсыз, бу безне вәгазь эшенә бөтен көчебезне тупларга дәртләндерә.

Гайсә хакыйкать турында шаһитлек бирергә комачаулаган бар нәрсәне кире каккан (7 нче абзацны кара.)

7. Гайсәнең мисалы вәгазь эшенең мөһимлеген онытмаска ничек булыша?

7 Вәгазь эшенең мөһимлеген истә тотарга Гайсәнең мисалы да булыша. Ул хакыйкать турында шаһитлек бирергә комачаулаган бар нәрсәне кире каккан (Яхъя 18:37). Шайтан аңа «дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен» тәкъдим иткәч, Гайсә бу вәсвәсәгә бирелмәгән. Халык аны патша итеп куярга теләгәч, Гайсә бу очракта да баш тарткан (Мат. 4:8, 9; Яхъя 6:15). Байлык та, каршы килүләр дә аны хезмәттән читкә алып китә алмаган (Лүк 9:58; Яхъя 8:59). Рәсүл Паул үз имандашларын Мәсих үрнәгенә иярергә дәртләндергән; бу аларга «арымаска һәм күңелләрен төшермәскә» ярдәм итә алган (Евр. 12:3). Иман сынауларына очраганда, без дә рәсүл Паулның киңәшен истә тотыйк. Бу безгә иң мөһим нәрсәләрне күздән ычкындырмаска булышыр.

ТҮЗЕМЛЕ БУЛЫГЫЗ

8. Сабыр кешегә нәрсә хас һәм ни өчен бу сыйфат аеруча мөһим?

8 Сабыр кеше хәлнең үзгәрүен тынычлык саклап көтәргә сәләтле. Проблеманың чишелүен я берәр теләгебезнең чынга ашуын көткәндә, безгә сабырлык сыйфаты кирәк. Мәсәлән, Хабакук пәйгамбәр Яһүд җирендә явызлыкның юк ителүен зарыгып көткән (Хаб. 1:2). Гайсәнең шәкертләре Аллаһы Патшалыгы «шунда ук күренергә» һәм аларны Рим җәберләвеннән шунда ук азат итәргә тиеш дип өметләнгән (Лүк 19:11). Без дә Аллаһы Патшалыгының явызлыкны юк итүен һәм яңа дөньяны урнаштыруын көтәбез (2 Пет. 3:13). Әмма безгә сабыр булырга һәм Йәһвә билгеләгән вакытны көтәргә кирәк. Йәһвә безне ничек түземле булырга өйрәтә?

9. Нинди очракларда Йәһвә түземлек күрсәткән?

9 Йәһвә түземле булуда камил үрнәк күрсәтә. Ул Нухка көймәне төзү өчен һәм кешеләргә кисәтү хәбәрен игълан итү өчен җитәрлек вакыт биргән (1 Пет. 3:20; 2 Пет. 2:5). Йәһвә Сәдүм белән Гамураны юк итәргә карар иткәч, Ибраһим бу карарга кагылышлы күп кенә сораулар биргән, әмма Йәһвә түземлелек белән аның сорауларына җавап биргән (Ярат. 18:20—33). Гасырлар дәвамында Аллаһы фетнәчел Исраил халкына бик түземле булган (Ник. 9:30, 31). Бүген дә Аллаһы сабырлык күрсәтә: эчкерсез кешеләргә тәүбәгә килер өчен вакыт бирә (2 Пет. 3:9; Яхъя 6:44; 1 Тим. 2:3, 4). Әгәр Йәһвә сабырлык күрсәтә икән, бигрәк тә без вәгазь эшендә сабыр булырга тиеш. Моны Изге Язмалардагы бер мисал ассызыклый.

Без, тырыш, әмма шул ук вакыт сабыр игенче кебек, тырышлыкларыбызның нәтиҗәләрен көтәргә әзер (10, 11 нче абзацларны кара.)

10. Ягъкуб 5:7, 8 дә китерелгән игенче турындагы мисал безне нәрсәгә өйрәтә?

10 Ягъкуб 5:7, 8 укы. Игенче эше турында уйланыйк. Әлбәттә, кайбер үсемлекләр бик тиз үсә. Әмма үсемлекләрнең күбесе, аеруча җимеш китерүче үсемлекләр, акрын үсә. Мәсәлән, Исраилдә кыр эшләре алты ай дәвам иткән. Игенче беренче көзге яңгырлардан соң орлык чәчкән һәм уңышны соңгы язгы яңгырлардан соң гына урган (Марк 4:28). Без дә, игенче кебек, шундый ук сабырлык күрсәтергә тиеш. Әмма бу кайвакыт җиңел түгел.

11. Сабырлык безгә хезмәттә ничек булыша?

11 Камилсез кешеләр үз эшләренең нәтиҗәсен шунда ук күрергә тели. Бакчабызның җимешләр китерүен теләсәк, без җирне сукаларга, орлык чәчәргә, чүп утарга һәм су сибәргә тиеш. Шәкертләр булдыру эше дә өзлексез тырышлыклар таләп итә. Өйрәнүчеләребезгә тискәре карашларыннан һәм ваемсызлыктан арынырга булышыр өчен, вакыт кирәк. Хезмәттә кешеләр безне тыңламаса, сабырлык безгә күңелсезләнмәскә булышыр. Әмма кешеләр хәбәребезне кабул иткәндә дә, безгә сабыр булып калырга кирәк, чөнки без аларны рухи яктан тизрәк үсәргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Кайвакыт хәтта Гайсәнең шәкертләре дә аның өйрәткәннәрен шунда ук аңлап бетермәгән (Яхъя 14:9). Әйе, без утыртабыз, су сибәбез, әмма үстерүен Аллаһы үстерә. Моны беркайчан да онытмыйк (1 Көр. 3:6).

12. Иман итмәгән туганнарыбызга шаһитлек биргәндә, без ничек түземле була алабыз?

12 Иман итмәгән туганнарыбызга шаһитлек биргәндә дә, без түземле булырга тиеш. Безгә Вәгазьче 3:7 дә язылган «Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» дигән принцип булыша ала. Туганнарыбызга тәртибебез белән шаһитлек бирсәк тә, без хакыйкать турында сөйләргә дә әзер булырга тиеш (1 Пет. 3:1, 2). Ашкынучан вәгазьчеләр булсак та, кешеләргә, шул исәптән туганнарыбызга, вәгазьләгәндә, без сабырлык турында да онытмаска тиеш.

13, 14. Сабырлык турында әйткәндә, без кемнән үрнәк ала алабыз?

13 Борынгы хезмәтчеләр дә, бүгенге вакытта яшәүче хезмәтчеләр дә безне сабырлык турында күп нәрсәгә өйрәтә ала. Мәсәлән, Хабакук явызлыкның бетүен зарыгып көткән, әмма аңа сабырлык белән көтәргә туры килгән. Ул болай дигән: «Мин үземә билгеләнгән урында сакта торырмын» (Хаб. 2:1). Рәсүл Паул тормыш «юлын тәмамларга» һәм күктәге әҗерен алырга бик теләгән. Әмма ул, «яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен» дәвам итеп, түземлек белән көтәргә әзер булган (Рәс. 20:24).

14 Гилад мәктәбен тәмамлаган бер ирле-хатынлы парның мисалына игътибар итик. Алар билгеләнгән илдә күпчелек кеше христиан динен тотмаган. Бик аз кеше Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Ә Гиладтагы классташларыннан алар өйрәнүчеләренең күбесе рухи адымнар ясаганнары турында хәбәр алган. Аларга үз хезмәтләре уңышсыз булып тоелса да, бу пар бирешмәгән һәм хезмәтен сабырлык белән дәвам иткән. Нәтиҗәдә, шушы территориядә сигез ел хезмәт иткәннән соң, аларның бер өйрәнүчеләре суга чумдырылган. Бу борынгы һәм заманча очракларның нинди уртак яклары бар? Бу тугры хезмәтчеләр ялкауланмаган һәм кулларына ял бирмәгән. Йәһвә аларның сабыр булуларын фатихалаган. Әйдәгез, «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярик» (Евр. 6:10—12).

НЫК ИМАН ҮСТЕРЕГЕЗ

15. Нык иман яхшы хәбәрне вәгазьләргә ничек дәртләндерә?

15 Үзебез вәгазьләгән хәбәрнең дөреслегенә инанган булганга, без бу хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә телибез. Без Изге Язмаларда язылган вәгъдәләрнең ышанычлы булуына тамчы да шикләнмибез (Зәб. 119:42; Ишаг. 40:8). Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең бүгенге көннәрдә үтәлә баруы безнең өчен ап-ачык. Моннан тыш, без Аллаһы Сүзендәге принципларны куллана башлаган кешеләрнең тормышлары никадәр үзгәргәнен күрәбез. Нәтиҗәдә, без Патшалык хәбәрен һәрбер кеше ишетергә тиеш икәнлегенә тагы да ныграк инанабыз.

16. Зәбур 46:1—3 буенча, Йәһвә белән Гайсәгә иман итү безне вәгазьләргә ничек дәртләндерә?

16 Без яхшы хәбәрнең Чыганагына, Йәһвәгә, һәм ул билгеләп куйган Патшага, Гайсә Мәсихкә, иман итәбез (Яхъя 14:1). Тормышыбызда ниләр генә булмасын, без Йәһвә һәрвакыт безнең көчебез һәм ышык урыныбыз булачагына инанган. (Зәбур 46:1—3 укы.) Өстәвенә, без Гайсәнең үз Атасыннан көч һәм хакимлек алганына һәм вәгазь эше белән җитәкчелек итүенә ышанабыз (Мат. 28:18—20).

17. Ни өчен вәгазьләргә кирәк? Мисал китер.

17 Иман безгә Йәһвәнең тырышлыкларыбызны фатихалаячагына шикләнмәскә булыша. Ә Йәһвә безне кайвакыт без уйламаган юллар аша фатихалый (Вәг. 11:6). Мәсәлән, һәр көн меңләгән кеше күчмә стендларыбыз яныннан үтә. Бу вәгазь ысулы җимеш китерәме? Һичшиксез! «Изге хезмәтебез»нең 2014 ел, ноябрь чыгарылышында бер студент кыз турында очрак бастырылган иде. Ул Йәһвә Шаһитләре турында инша язарга булган. Бу кыз Патшалык Залын эзләп караган, әмма таба алмаган. Соңрак ул үзенең тулай торагы янында күчмә стенд белән торучы кардәшләрне күреп алган. Шулай итеп ул үзенең иншасы өчен мәгълүмат тапкан. Ахыр чиктә ул Йәһвә Шаһите булып киткән һәм хәзер гомуми пионер булып хезмәт итә. Моңа охшаш очраклар яхшы хәбәрне ишетергә теләгән кешеләр әле дә бар икәнлеген күрсәтә һәм безне алга таба да вәгазьләргә дәртләндерә.

КУЛЫГЫЗГА ЯЛ БИРМӘГЕЗ

18. Вәгазь эше Йәһвә билгеләгән вакытта тәмамланачагын без кайдан беләбез?

18 Без вәгазь эшенең нәкъ билгеләнгән вакытта тәмамланачагын беләбез. Нух көннәрен исебезгә төшерик. Йәһвә үзенең Вакыт Хуҗасы булуын күрсәткән — ул 120 елдан соң Туфан килер дип карар иткән. Берничә дистә елдан соң Аллаһы Нухка көймә төзергә кушкан. Якынча 40—50 ел Нух армый-талмый бу авыр эшне башкарган. Кешеләр тыңламаса да, Нух аларны Туфан турында кисәткән һәм моны Йәһвә хайваннарны көймәгә кертергә кушкан вакытка кадәр эшләгән. Аннан соң, нәкъ кирәкле вакытта, Йәһвә Нух артыннан «ишекне япкан» (Ярат. 6:3; 7:1, 2, 16).

19. Тырышып хезмәт итсәк, без нинди вакытны күрербез?

19 Тиздән яхшы хәбәрне тарату эше тәмамланыр. Йәһвә Шайтанның дөньясы алдыннан «ишекне» мәңгегә ябып куяр һәм яңа дөньяны булдырыр. Шул вакыт җиткәнче, Нух, Хабакук һәм башка хезмәтчеләр кебек, кулыбызга ял бирмик. Игътибарыбызны хезмәткә туплыйк, сабыр булыйк һәм Йәһвәнең вәгъдәләренә иман үстерик!

75 ҖЫР Мин әзер! Җибәр мине!

^ 5 абз. Үткән мәкалә рухи яктан үскән өйрәнүчеләрне, Гайсәнең чакыруын кабул итеп, кешеләр тотучы булырга дәртләндерде. Бу мәкаләдә без вәгазьләү теләген үстерергә булышучы өч якка игътибар итәрбез. Бу яңа вәгазьчеләргә дә, тәҗрибәле кардәшләргә дә, Йәһвә вәгазь эшен туктатканчы, бу эштә актив катнашырга булышыр.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: бу мәкаләдәге «кулыңа ял бирмә» дигән сүзтезмә без, Йәһвә вәгазь эшен туктатканчы, бу эштә катнашырга тиеш дигән фикерне белдерә.

^ 5 абз. «Хуҗабыз көне» 1914 елда — Гайсә тәхеткә утырган елда башланган һәм Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе ахырында тәмамланачак.