Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Мәсихче апа-кардәшләрне кадерләгез

Мәсихче апа-кардәшләрне кадерләгез

«Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп» (ЗӘБ. 68:11).

137 ҖЫР Тугры хатын-кызлар

БУ МӘКАЛӘДӘ *

Ашкынучан апа-кардәшләребез очрашуларда катнаша, актив вәгазьли, Патшалык Залын кайгыртуда булыша һәм кардәшләр белән эчкерсез кызыксына (1 нче абзацны кара.)

1. Апа-кардәшләр оешмада нинди эшләр башкара һәм алар нинди авырлыкларга очрый? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

ҖЫЕЛЫШТА күп тырыш апа-кардәшләрнең булуына без шундый шат! Алар җыелыш очрашуларында катнаша, актив вәгазьли, башка кардәшләр белән эчкерсез кызыксына һәм аларга булыша. Кайберләре Патшалык Залларын кайгыртуда катнаша. Әлбәттә, аларның авырлыклары да бар. Кемгәдер олы яшьтәге әти-әниләрен карарга туры килә. Башкалары гаилә әгъзалары ягыннан каршылыкларга очрый. Ә кайберләре балаларын ялгыз үстерә һәм, гаиләсен тәэмин итәр өчен, күп эшләргә мәҗбүр.

2. Ни өчен без апа-кардәшләрне кадерләргә тиеш?

2 Ни өчен без апа-кардәшләргә булышырга һәм аларны кадерләргә тиеш? Чөнки, хатын-кызлар хөрмәткә лаек булса да, еш кына бу дөньяда аларга тиешле хөрмәт күрсәтелми. Моннан тыш, хатын-кызларны хөрмәт итәргә безне Изге Язмалар өйрәтә. Мәсәлән, рәсүл Паул Римдагы кардәшләрне Фаибәне кабул итәргә һәм, «аңа берәр төрле ярдәм кирәк булса, ярдәм күрсәтергә» дәртләндергән (Рим. 16:1, 2). Мәсихче булып киткәнче, Паул, мөгаен, башка фарисейлар кебек, хатын-кызларны ким күргән һәм алар белән начар мөгамәлә иткән. Әмма, мәсихче булып киткәч, Паул, Гайсәдән үрнәк алып, хатын-кызлар белән үзен игелекле тота башлаган (1 Көр. 11:1).

3. Гайсә хатын-кызларга ничек караган? Аллаһы ихтыярын үтәгән хатын-кызларга аның карашы нинди булган?

3 Гайсә бар хатын-кызларны да ихтирам иткән (Яхъя 4:27). Гайсәнең хатын-кызларга карашы дин җитәкчеләренең карашыннан бик аерылып торган. Бер Изге Язмалар белешмәлегендә болай дип әйтелә: «Гайсәнең әйткән бер сүзе дә хатын-кызларны хурламаган да, кимсетмәгән дә». Үз Атасының ихтыярын үтәгән хатын-кызларны Гайсә аеруча кадерләгән. Шунысы игътибарга лаек: Гайсә ир-атларны гына түгел, ә хатын-кызларны да үз гаиләсе дип санаган (Мат. 12:50).

4. Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

4 Гайсә рухи апа-сеңелләренә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булган. Ул аларны кадерләгән һәм яклаган. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз һәм апа-кардәшләребезгә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз? Әйдәгез, бу мәкаләдә шушы сорауларны карап китик.

КАДЕРЛЕ АПА-КАРДӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ

5. Ни өчен кайбер апа-кардәшләр үзләрен ялгыз хис итә?

5 Абый-кардәшләргә дә, апа-кардәшләргә дә аралашу кирәк. Әмма кайвакыт апа-кардәшләргә бу яктан авыррак. Ни өчен? Аларның сүзләренә игътибар итегез. Джордан * исемле апа-кардәш болай ди: «Иптәшем булмаганга, мин үземне җыелышта еш кына ялгыз хис итәм, үземне кирәкле кеше дип санамыйм». Пионер булып хезмәт иткән Кристен исемле апа-кардәш, хезмәтен киңәйтер өчен, башка территориягә күченгән. Ул үз хисләрен болай дип сурәтли: «Яңа җыелышка күчкәч, үзеңне ялгызың калгандай хис итәсең». Кайбер апа-кардәшләр дини яктан бүленгән гаиләдә яши, һәм аларның үз гаилә әгъзалары белән җылы мөнәсәбәтләре юк, җыелышта да алар үзләрен ялгыз хис итә. Чир аркасында өйләреннән чыга алмаган кардәшләр һәм якын туганын караган кардәшләр дә ялгызлык хисе кичерергә мөмкин. Аннетт исемле апа-кардәш болай ди: «Әнием турында кайгырту иң беренче чиратта минем җилкәмә төште, шуңа күрә мин дуслык очрашуларына еш кына бара алмый идем».

Без дә, Гайсә кебек, апа-кардәшләр турында кайгырта алабыз (6—9 нчы абзацларны кара.) *

6. Лүк 10:38—42 дән күренгәнчә, Гайсә Марта белән Мәрьямгә ничек ярдәм иткән?

6 Гайсә апа-кардәшләр белән вакыт үткәргән һәм аларга чын дус булган. Мәсәлән, аның Марта һәм Мәрьям белән ничек итеп аралашканы турында уйланыйк. (Лүк 10:38—42 укы.) Гайсә бу хатын-кызларга һәм аларның бертуганы Лазарга вакыт-вакыт кунакка килеп китүе белән аларга карата яратуын күрсәткән (Яхъя 12:1—3). Күрәсең, бу хатын-кызлар кияүдә булмаган. Гайсә игелекле булганга, аларга аның белән аралашу ошаган. Мәсәлән, бер очракта Мәрьям, Гайсәнең аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлаган *; ул моны эшләргә курыкмаган. Ә Марта, сеңелесенең ярдәм итмичә утырганына ачуланып, Гайсәгә читенсенмичә үз хисләрен белдергән. Гайсә, бу очракны кулланып, икесен дә рухи яктан ныгыткан. Лазар җитди авырып киткәч, Марта белән Мәрьям Гайсәгә кыенсынмыйча мөрәҗәгать иткән (Яхъя 11:3, 5).

7. Без апа-кардәшләребезне ничек дәртләндерә алабыз?

7 Кайбер апа-кардәшләребез, җыелыш очрашуларыннан башка, үз имандашлары белән сирәк күрешә ала. Шуңа күрә, алар җыелышка килгәндә, безгә аларны җылы каршы алырга, аралашырга һәм яратуыбызда ышандырырга кирәк. Өстә искә алынган Джордан кардәшебез болай ди: «Башкалар мине комментарийларым өчен мактаганда, вәгазьгә чакырганда яисә башкача игътибар күрсәткәндә, мин канатланып китәм». Апа-кардәшләрне кадерләгәнебезне сүзләребез һәм эшләребез белән күрсәтик. Киа исемле башка бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин җыелышка килми калган чакта берәрсе, СМС язып булса да, хәлләремне белешә. Мин кардәшләрнең яратуларын тоям».

8. Без Гайсәдән тагын ничек үрнәк ала алабыз?

8 Без дә, Гайсә кебек, апа-кардәшләр белән вакыт үткәрә алабыз. Аларны, мәсәлән, аралашырга я бергә ашап алырга чакырып була. Сөйләшүләребез уңай нәрсәләр тирәли әйләнсен (Рим. 1:11, 12). Гайсә, кайберәүләргә никахка кермичә яшәү авыр булачагын белсә дә, шуны аңлаган: бәхет ачкычы никахта булуда да, балага ия булуда да түгел (Лүк 11:27, 28). Ә менә Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга кую безгә чын бәхет китерәчәк (Мат. 19:12). Аеруча өлкәннәр Гайсә кебек фикер йөртергә тиеш.

9. Өлкәннәр, апа-кардәшләргә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшли ала?

9 Өлкәннәргә хатын-кызларга әниләренә һәм апа-сеңелләренә кебек карау бик мөһим (1 Тим. 5:1, 2). Өлкәннәр апа-кардәшләр белән җыелышка хәтле я җыелыштан соң аралашсалар, яхшы булыр. Кристен исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Эшләгәнгә дә, пионер булып хезмәт иткәнгә дә, графигым бик тыгыз. Бер өлкән ничек мин барысына да җитешәм дип эчкерсез кызыксынды. Бу мине бик рухландырды». Регуляр рәвештә апа-кардәшләр белән аралашып, өлкәннәр алар турында кайгыртканнарын күрсәтәләр *. Өстәрәк искә алынган Аннетт болай ди: «Өлкәннәр белән аралашканда, мин — алар белән, ә алар минем белән яхшырак таныша. Нәтиҗәдә, ниндидер авырлыкка эләксәм, аларга мөрәҗәгать итү җиңелрәк».

АПА-КАРДӘШЛӘРНЕ КАДЕРЛӘГЕЗ

10. Апа-кардәшләргә нәрсә шатлык китерә ала?

10 Башкалар сәләтләребезне таныганда һәм башкарган эшебезне кадерләгәндә, бу барыбызны да сөендерә. Ә көчле якларыбызга беркем дә игътибар итмәсә я башкарган эшебез өчен рәхмәтле булмаса, бу безне күңелсезләндерә ала. Кияүгә чыкмаган Абигейл исемле пионер апа-кардәшкә кайвакыт үзен кадерләмиләр кебек тоела. Ул болай ди: «Алар миннән: „Син моның кызымы?“ я „Син теге кардәшнең сеңелесеме?“ — дип сорыйлар. Ә минем белән алар әллә ни кызыксынмыйлар бугай». Пэм исемле кияүгә чыкмаган апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Күп еллар ул миссионер булып хезмәт иткән. Аннан соң аңа, әти-әнисен карар өчен, туган иленә кайтырга туры килгән. Хәзер ул 70 тән узган, әмма әле дә пионер булып хезмәт итә. Пэм болай ди: «Башкалар хезмәтемне кадерләгәннәре турында әйткәндә, бу мине бик ныгыта».

11. Гайсәнең тугры хатын-кызларны кадерләгәне нәрсәдән күренгән?

11 Гайсә «үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт иткән» хатын-кызларны бик кадерләгән (Лүк 8:1—3). Ул аларның хезмәтләрен кабул итү белән генә чикләнмәгән, ә аларны тирән хакыйкатьләргә дә өйрәткән. Мәсәлән, ул аларга үләчәге һәм терелтеләчәге турында хәбәр иткән (Лүк 24:5—8). Үз рәсүлләрен киләчәктәге авырлыкларга әзерләгән кебек, ул бу хатын-кызларны да шуңа ук әзерләгән (Марк 9:30—32; 10:32—34). Шунысы да игътибарга лаек: Гайсә кулга алынгач, рәсүлләре аны калдырып качып киткән, әмма аңа хезмәт иткән хатын-кызларның кайберләре җәзалау баганасы янына килергә курыкмаган (Мат. 26:56; Марк 15:40, 41).

12. Гайсә хатын-кызларга нинди йөкләмәләр биргән булган?

12 Гайсә хатын-кызларга мөһим йөкләмәләр ышанып тапшырган. Мәсәлән, нәкъ хатын-кызлар Гайсәнең терелтелүен иң беренчеләрдән күргән. Ул аларга терелтелгәне турындагы хәбәрне рәсүлләренә сөйләргә кушкан (Мат. 28:5, 9, 10). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рух иңгән кешеләр арасында, мөгаен, хатын-кызлар да булган. Алай булса, хатын-кызлар да могҗизалы рәвештә төрле телләрдә сөйләшә башлаган һәм башкаларга «Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйләгән» (Рәс. 1:14; 2:2—4, 11).

13. Бүген апа-кардәшләр нинди ярдәм күрсәтә? Без аларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

13 Апа-кардәшләр башкарган хезмәтләре өчен эчкерсез мактауга лаек. Мәсәлән, алар теократик биналарны төзүдә я кайгыртуда катнаша, чит тел төркемнәренә күчә һәм Бәйтелгә ярдәм күрсәтә. Алар шулай ук табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итә, тәрҗемә итү эшендә катнаша һәм пионерлар яки миссионерлар булып хезмәт итә. Абый-кардәшләр кебек, апа-кардәшләр дә пионерлар мәктәбендә, Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә һәм Гилад мәктәбендә укый. Өстәвенә, хатыннар үз ирләренә җыелышта һәм оешмада җаваплылык йөген алып барырга булыша. «Бүләк итеп» бирелгән кешеләр, хатыннары аларга ярдәм итмәгән булса, шулкадәр күп теократик эшләрдә катнаша алмас иде (Эфес. 4:8). Уйланыгыз: сез апа-кардәшләргә ничек ярдәм итә аласыз?

14. Зәбур 68:11 дә язылганны исәпкә алып, акыллы өлкәннәр нәрсә эшли?

14 Ашкынучан апа-кардәшләр «зур гаскәрдәй күп», һәм алар яхшы хәбәрне җиткерүдә бик сәләтле. (Зәбур 68:11 укы.) Моны танып, акыллы өлкәннәр тәҗрибәле апа-кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнә ала. Өстә искә алынган Абигейл әйткәнчә, өлкәннәр аңардан нинди кереш сүзләр территориябездә аеруча эффектив дип сораганда, бу аны бик рухландыра. Ул болай ди: «Бу Йәһвә миңа үз оешмасында урын биргәнен күрергә булыша». Моннан тыш, өлкәннәр шуны да истә тота: олырак яшьтәге апа-кардәшләр яшьрәк апа-кардәшләргә үз авырлыклары белән көрәшергә оста итеп ярдәм итә ала (Тит. 2:3—5). Һичшиксез, апа-кардәшләр рәхмәтләребезгә һәм хөрмәтебезгә лаек!

АПА-КАРДӘШЛӘРНЕ ЯКЛАГЫЗ

15. Ни өчен кайвакыт апа-кардәшләр яклаучыга мохтаҗ була?

15 Кайвакыт апа-кардәшләр яклауга мохтаҗ була (Ишаг. 1:17). Мәсәлән, аерылышкан я тол хатын аның исеменнән сөйли алган кешегә мохтаҗ булырга мөмкин. Яисә аңа элек ире башкарган эшләрдә ярдәм кирәктер. Олы яшьтәге апа-кардәшкә табиблар белән сөйләшеп алыр өчен ярдәмче кирәк була ала. Кайвакыт пионер апа-кардәш, теократик проектларда катнашканга, азрак вәгазьли һәм башкалар аны тәнкыйтьли башлый, шуңа күрә ул яклаучыга мохтаҗ булырга мөмкин. Без андый апа-кардәшләргә ничек ярдәм кулы суза алабыз? Тагын бер тапкыр Гайсә мисалына кайтыйк.

16. Марк 14:3—9 дан күренгәнчә, Гайсә Мәрьямне ничек яклап чыккан?

16 Гайсә үзенең рухи апа-сеңелләрен якларга кыенсынмаган. Мәсәлән, Марта Мәрьямне тәнкыйтьли башлагач, Гайсә аны яклаган (Лүк 10:38—42). Башка бер очракта да, кешеләр Мәрьямне тәнкыйтьләгәндә, Гайсә аны яклап чыккан. (Марк 14:3—9 укы.) Гайсә аның яхшы мотивларын күргән, шуңа күрә, аны мактап, болай дигән: «Ул минем өчен игелекле эш эшләде... Ул хәленнән килгәнен эшләде». Гайсә хәтта: «Яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр»,— дип әйткән, һәм бу мәкалә моңа дәлил булып тора. Бу сүзләр Мәрьямне, һичшиксез, дәртләндергән! Яхшы хәбәр бөтен дөньяда вәгазьләнгәндә, Мәрьямнең фидакарь эше турында әйтелергә тиеш булган бит! Бу аның өчен зур хөрмәт булган.

17. Кайсы очракта апа-кардәшләребезне якларга кирәк була ала?

17 Ә сез апа-кардәшләрне якларга тырышасызмы? Мондый хәлне күз алдына китерегез. Ире Йәһвә Шаһите булмаган апа-кардәш җыелышларга еш кына соңга калып килә һәм җыелыш бетү белән шунда ук кайтып китәргә ашыга. Балаларын да ул очрашуларга сирәк йөртә. Моны күреп, кардәшләр аны тәнкыйтьли башлыйлар: имеш, аңа, ире белән сөйләшкәндә, катырак булырга кирәк. Чынлыкта исә бу апа-кардәш кулыннан килгәнен эшли. Ул графигын үзгәртә алмый. Балаларын җыелышка йөртергәме дигән сорауны да ул, иреннән башка, берүзе хәл итми. Башкаларның бу апа-кардәшне тәнкыйтьләвен ишетсәгез, сез ничек эш итәр идегез? Аны мактау һәм көчле якларына игътибар итү күпкә яхшырак булмас идеме? Бу тискәре сөйләшүләрне туктатырга булышыр.

18. Без апа-кардәшләргә тагын ничек ярдәм итә алабыз?

18 Апа-кардәшләргә гамәли яктан ярдәм иткәндә, без алар турында кайгыртканыбызны күрсәтәбез (1 Яхъя 3:18). Аннетт кардәшкә үзенең авырган әнисен карарга туры килгән. Ул болай ди: «Мин бераз ял итә алсын өчен, дусларым, килеп, әниемне карый иде. Яисә алар ризык алып килә иде. Мин үземне җыелыш өчен кадерле итеп сизә идем». Джордан исемле апа-кардәш тә ярдәм алган. Бер абый-кардәш аңа машинасына кагылышлы гамәли киңәшләр биргән. Джордан болай ди: «Кардәшләрнең минем турында һәм иминлегем турында кайгыртуларын күрү йөрәгемне җылыта».

19. Өлкәннәр апа-кардәшләргә ничек ярдәм итә ала?

19 Өлкәннәр дә апа-кардәшләрнең ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш. Моны алардан Йәһвә көтә (Ягък. 1:27). Алар, Гайсә кебек, аек фикерле булырга тырыша: артык кагыйдәләр урнаштырмыйча, шәфкатьле һәм юл бирүчән булырга омтыла (Мат. 15:22—28). Өлкәннәр, ярдәм итүдә инициатива күрсәткәндә, апа-кардәшләргә Йәһвәнең һәм оешманың кайгыртуын сизәргә булыша. Киа исемле апа-кардәшнең төркем күзәтчесе, аның башка йортка күченергә җыенганын белеп алгач, шунда ук ярдәм оештырган. Киа болай ди: «Стресс күпкә азрак булды. Өлкәннәрнең дәртләндергеч сүзләре һәм гамәли ярдәмнәре миңа җыелыш өчен кадерле икәнемне һәм авыр хәлдә ялгыз булмаганымны күрсәтте».

АПА-КАРДӘШЛӘРГӘ ҺӘРВАКЫТ ТЕРӘК БУЛЫГЫЗ

20, 21. Без апа-кардәшләребезгә ничек терәк була алабыз?

20 Йәһвә оешмасында бихисап күп тырыш апа-кардәшләр хезмәт итә. Аларга ярдәм итеп торыйк. Гайсә мисалыннан күренгәнчә, без апа-кардәшләр белән вакыт үткәрергә, аларны яхшырак белергә тырышырга, аларга башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә һәм аларны якларга тиеш.

21 Рәсүл Паул римлыларга юллаган хатының азагында тугыз апа-кардәшнең исемен телгә алган (Рим. 16:1, 3, 6, 12, 13, 15). Бу апа-кардәшләр, Паулның сәламләү һәм мактау сүзләрен ишеткәч, рухланып киткәндер. Әйдәгез, без дә җыелыштагы бар апа-кардәшләргә дә терәк булыйк. Шул чакта без аларга мәхәббәт күрсәтербез һәм алар үзләрен рухи гаиләбезнең мөһим өлеше итеп хис итәр.

136 ҖЫР Аллаһы үзеңә әҗер бирсен

^ 5 абз. Мәсихче апа-кардәшләребезнең авырлыклары аз түгел. Гайсә хатын-кызларны кадерләгән, яклаган һәм алар белән аралашкан. Без Гайсәдән үрнәк алырга тиеш. Бу мәкалә шушы темага багышланган.

^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 6 абз. Бер белешмәлектә болай диелә: «Шәкертләр, үз укытучыларының аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлаган һәм үзләре дә укытучылар булырга әзерләнгән. Хатын-кызлар укытучылар була алмаган. Шуңа күрә күп кенә яһүдләр Мәрьямнең үз Остазының аяк очына утырып зур игътибар белән тыңлаганын күрсә, бу аларны шаккатырыр иде»

^ 9 абз. Апа-кардәшләргә ярдәм иткәндә, өлкәннәр сак эш итә. Мәсәлән, өлкән берүзе генә апа-кардәш янына бармас.

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Гайсәдән үрнәк алып, абый-кардәшләр апа-кардәшләргә булыша: берсе апа-кардәшләргә машина тәгәрмәчен алыштырырга ярдәм итә, икенчесе олы яшьтәге апа-кардәшкә хәлләрен белешер өчен килгән, һәм өченчесе үз хатыны белән, аналы-кызлыга кунакка килеп, бергәләп гаилә өйрәнүен үткәрә.