Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

Тынычлык вакытын дөрес кулланыгыз

Тынычлык вакытын дөрес кулланыгыз

«Илдә тынычлык хөкем сөрде... Шул елларда беркем дә аңа каршы сугыш ачмады, чөнки Йәһвә аңа бар дошманнарыннан тынычлык бирде» (2 ЕЛЪ. 14:6).

60 ҖЫР Яхшы хәбәр тормыш бирә

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвәгә кайчан хезмәт итү авыррак була ала?

СЕЗНЕҢЧӘ, Йәһвәгә кайчан хезмәт итәргә авыррак: авырлыклар булгандамы яисә барысы да тыныч булгандамы? Тормыш давыллары булганда, без Йәһвәгә күбрәк таянабыз. Ә тормышыбыз чагыштырмача җиңел булганда, нишлибез? Изге хезмәтебез икенче планга күчмиме? Йәһвә исраиллеләрне нәкъ моның турында кисәткән дә (Кан. 6:10—12).

Потларга табыну белән көрәшкәндә, Аса тәвәккәл эш иткән (2 нче абзацны кара.) *

2. Аса патша нинди үрнәк калдырган?

2 Аса патша гаҗәеп үрнәк калдырган. Ул Йәһвәгә авыр вакытларда гына түгел, ә шулай ук тыныч вакытларда да таянган. «Асаның йөрәге гомере буе тулысынча Йәһвәгә тугры» булган (1 Пат. 15:14). Мәсәлән, ул Яһүд җирендә потка табынуны юк иткән. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул чит-ят илаһларның мәзбәхләрен, биеклекләрне юк итте, изге таш баганаларны җимерде һәм изге агач баганаларны кисеп ташлады» (2 Елъ. 14:3, 5). Аса хәтта әбисе Магаханы югары дәрәҗәсеннән мәхрүм иткән, чөнки әбисе халыкны потларга табынырга котырткан (1 Пат. 15:11—13).

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Аса ялган табынуны юк итү белән генә чикләнмәгән, ул шулай ук хак гыйбадәт кылуны да торгызган. Ул Яһүд патшалыгында яшәүчеләргә Йәһвәгә кайтырга булышкан. Йәһвә Аса белән халыкны фатихалаган, һәм, нәтиҗәдә, аның идарәсе вакытында илдә 10 ел тынычлык * хөкем сөргән. «Шул елларда беркем дә аңа каршы сугыш ачмаган» (2 Елъ. 14:1, 4, 6). Аса тынычлык вакытын ничек кулланган? Беренче гасырдагы мәсихчеләр тыныч вакытларны ничек кулланган? Ә без, дин иреге булган илдә яшәсәк, уңай вакытны ничек куллана алабыз? Бу мәкаләдә шушы сораулар каралачак.

АСА ТЫНЫЧЛЫК ВАКЫТЫННАН ФАЙДАЛАНА

4. 2 Елъязма 14:2, 6, 7 буенча, Аса уңай вакытны ничек кулланган?

4 2 Елъязма 14:2, 6, 7 укы. Аса халыкка мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «[Йәһвә] безгә тирә-ягыбыздагы бар дошманнардан тынычлык бирде». Аса бу вакытны дөрес кулланган, ул кул кушырып утырмаган. Ул яңа шәһәрләр, диварлар, манаралар төзегән һәм капкаларны ныгыткан. Аса халыкка: «Җир әле дә безнеке»,— дигән. Аның шуны әйтәсе килгән: халык Аллаһы биргән җирдә иркен йөри ала, аларга дошманнар янамый һәм исраиллеләр төзү эшләрен алып бара. Ул халыкны бу вакыттан файдаланырга дәртләндергән.

5. Ни өчен Аса үз армиясен ныгыткан?

5 Аса шулай ук үз армиясен ныгыткан һәм коралландырган (2 Елъ. 14:8). Бу Асаның Йәһвәгә таянмаганын аңлатканмы? Юк. Халыкны киләчәктәге авырлыкларга әзерләү Асаның патша вазифаларының берсе булган. Аса тынычлыкның мәңге булмаячагын аңлаган, һәм шулай булып чыккан да.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДАГЫ МӘСИХЧЕЛӘР ТЫНЫЧЛЫК ВАКЫТЫН НИЧЕК КУЛЛАНГАН?

6. Беренче мәсихчеләр тынычлык вакытын ничек кулланган?

6 Беренче мәсихчеләр сынауларга дучар булсалар да, аларның тыныч чаклары да булган. Алар бу вакытта нәрсә эшләгән? Бу тугры мәсихчеләр яхшы хәбәрне өзлексез вәгазьләгән. Рәсүлләр китабында әйтелгәнчә, «шәкертләр Йәһвәдән куркып» яшәгән. Әйе, алар ашкынып Патшалык хәбәрен тараткан, һәм, нәтиҗәдә, «аларның саны үсә барган». Йәһвә бу тырыш кардәшләрнең тыныч вакытлардагы хезмәтләрен фатихалаган (Рәс. 9:26—31).

7, 8. Паул белән башка мәсихчеләр, туган мөмкинлекне кулланып, нәрсә эшләгән? Аңлатыгыз.

7 Беренче гасырдагы мәсихчеләр, Аллаһы сүзен сөйләр өчен, һәр мөмкинлекне кулланган. Мәсәлән, Эфестә Паул алдында хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачылган, һәм ул шәкертләр булдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган (1 Көр. 16:8, 9).

8 Б. э. 49 елында Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр сөннәткә утырту белән бәйле сорауны хәл иткән. Бу Паулга һәм башка мәсихчеләргә күп кенә кешеләргә вәгазьләр өчен тагын бер мөмкинлек ачкан (Рәс. 15:23—29). Бу карар җыелышларга тапшырылгач, кардәшләр тагы да ашкыныбрак «яхшы хәбәрне — Йәһвә сүзен игълан иткәннәр» (Рәс. 15:30—35). Нәтиҗәдә, «җыелышлар иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган» (Рәс. 16:4, 5).

ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР БУЛМАГАН ВАКЫТНЫ ДӨРЕС КУЛЛАНЫГЫЗ

9. Вәгазь эшенә килгәндә, күп кенә илләрдә хәл нинди һәм без нәрсә турында уйланырга тиеш?

9 Бу соңгы көннәрдә Йәһвә оешмасы зур эш белән мәшгуль: бүген иң зур вәгазьләү һәм өйрәтү кампаниясе үткәрелә (Марк 13:10). Безнең хезмәттә катнашыр өчен күп мөмкинлекләребез бар. Күп кенә илләрдә без һич каршылыксыз вәгазьли алабыз. Ә сезнең илегез турында нәрсә әйтеп була? Сездә андый азатлык булса, уйланыгыз: «Мин бу тыныч вакытларны ничек кулланам?»

Күп кенә кардәшләр башка илгә вәгазьләр өчен күченә яки чит телне өйрәнә, һәм бу аларга күп фатихалар китерә (10—12 нче абзацларны кара.) *

10. 2 Тимутигә 4:2 безне нәрсәгә дәртләндерә?

10 Тынычлык вакытларын ничек дөрес кулланырга? (2 Тимутигә 4:2 укы.) Хәл-шартларыгызны тикшерегез, бәлки, сез я берәр гаилә әгъзагыз хезмәтегезне киңәйтә алырсыз я хәтта пионер булып хезмәт итә алырсыз. Хәзер акча һәм мал-мөлкәт җыю вакыты түгел — бөек афәт вакытында алар һич файдасыз булыр (Гыйб. сүз. 11:4; Мат. 6:31—33; 1 Яхъя 2:15—17).

11. Яхшы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә ишетергә булышыр өчен, күп кенә кардәшләр нәрсә эшли?

11 Күп кенә кардәшләр, яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, чит телне өйрәнгән. Аллаһы оешмасы, үз чиратында, күп телләрдә төрле материал чыгара бара. Мәсәлән, 2010 елда безнең басмаларыбыз якынча 500 телдә чыгарыла иде. Бүген исә бу телләр саны 1 000 нән артты!

12. Кешеләр Изге Язмалардагы хәбәрне туган телләрендә ишеткәндә, бу аларга ничек тәэсир итә? Мисал китерегез.

12 Кешеләр Изге Язмалардагы хәбәрне туган телләрендә ишеткәндә, бу аларга ничек тәэсир итә? АКШтагы Мемфис шәһәрендә киньяруанда телендә конгресс үткән. (Бу телдә башлыча Руанда, Конго һәм Уганда илләрендә сөйләшәләр.) Бу телдә сөйләшүче бер апа-кардәшебез бу конгресс турында болай дигән: «Мин Кушма Штатларда 17 ел яшәсәм дә, беренче тапкыр конгресс программасын тулысынча аңладым». Әйе, туган телендәге конгресс программасы аның йөрәк түренә кереп урнашкан. Мөмкинлегегез булса, ник чит телне өйрәнеп карамаска? Сезнең территориягездә туган телендә теләбрәк сөйләшкән кешеләр өчен бу зур ярдәм булмасмы? Бәхәссез, яңа тел өйрәнер өчен куйган тырышлыкларыгыз заяга булмас.

13. Россиядәге кардәшләр тынычлык вакытын ничек кулланган?

13 Кайбер илләрдә кардәшләребез иркен вәгазьли алмый. Хөкүмәт аларның азатлыкларын чикләгән. Мәсәлән, Россиядәге кардәшләр турында уйланыйк. Дистәләгән еллар буе эзәрлекләнгәннән соң, 1991 елның мартында Йәһвә Шаһитләре рәсмиләштерелгән булган. Ул вакытны Россиядә якынча 16 000 вәгазьче булган. 20 елдан соң аларның саны 160 000 нән артты! Билгеле, кардәшләр тынычлык вакытларын акыллы кулланды. Бу уңай вакыт тәмамланды, ләкин кардәшләребез әле дә ашкынучан булып кала. Алар бар булган мөмкинлекләрен кулланып Йәһвәгә хезмәт итә.

ТЫНЫЧ ВАКЫТЛАР МӘҢГЕ БУЛМАС

Аса кайнар дога кылганнан соң, Йәһвә аңа зур гаскәрне җиңәргә булышкан (14, 15 нче абзацларны кара.)

14, 15. Йәһвә Асаны ничек коткарган?

14 Аса көннәрендәге тынычлык ахыр чиктә тәмамланган. Аңа каршы үзенең бер миллионлык гаскәре белән хәбәш Зирәх чыккан. Ул яһүдләрне җиңәчәгендә бер дә шикләнмәгән. Әмма Аса патша өчен Зирәх гаскәренең күпсанлы булу-булмавы мөһим булмаган, чөнки ул Аллаһысы Йәһвәгә таянган. Аса болай дип дога кылган: «И Аллаһыбыз Йәһвә, безгә ярдәм ит, без бит сиңа таянабыз! Без шушы гаять зур гаскәргә каршы синең исемең белән чыктык» (2 Елъ. 14:11).

15 Хәбәшстан гаскәре, Асаныкына караганда, икеләтә зуррак булса да, Аса Йәһвәнең үз халкын яклый алуында шикләнмәгән. Йәһвә Асаны калдырмаган: Зирәх армиясе җиңелгән (2 Елъ. 14:8—13).

16. Тынычлык вакытлары иртәме-соңмы тәмамланачагын без кайдан беләбез?

16 Үзебезне нәрсә көткәнен белмәсәк тә, төгәл шуны әйтә алабыз: Аллаһы халкының тынычлык вакытлары мәңге булмас. Гайсә, соңгы көннәр турында кисәтеп, үз шәкертләренә болай дигән: «Бар халыклар сезне нәфрәт итәр» (Мат. 24:9). Рәсүл Паул да: «Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк»,— дигән (2 Тим. 3:12). Шайтан Аллаһы хезмәтчеләрен «көчле ярсу белән» эзәрлекли, шуңа күрә ул безгә бернинди зыян китермәс дип үз-үзебезне алдамыйк (Ачыл. 12:12).

17. Киләчәктә нинди иман сынаулары булырга мөмкин?

17 Якын арада барыбызның да тугрылыгы сыналыр. Тиздән дөньяга бөек афәт киләчәк. «Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле» (Мат. 24:21). Ул вакытта гаилә әгъзалары безгә каршы чыгарга, ә хөкүмәт эшчәнлегебезне тыярга мөмкин (Мат. 10:35, 36). Без, Аса кебек, Йәһвәгә таянырбызмы? Ул безгә ярдәм итәр һәм безне яклар дип өметләнербезме?

18. Еврейләргә 10:38, 39 буенча, киләчәктәге авырлыкларга әзерләнергә безгә нәрсә булышыр?

18 Йәһвә безне киләчәктәге вакыйгаларга әзерли. Үзенең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесе» аша ул безгә «үз вакытында» рухи ризык бирә. Бу безгә рухи яктан көчле булырга булыша (Мат. 24:45). Әмма без дә үз ягыбыздан адымнар ясарга — Йәһвәгә иманыбызны ныгытырга тиеш. (Еврейләргә 10:38, 39 укы.)

19, 20. 1 Елъязма 28:9 да әйтелгәнне исәпкә алып, безгә нинди сораулар турында уйланырга кирәк һәм ни өчен?

19 Без дә, Аса кебек, Йәһвәне эзләргә тиеш (2 Елъ. 14:4; 15:1, 2). Йәһвә турында белем алып һәм суга чумдырылып, без аны эзли башладык. Без, Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне үстерер өчен, бар тырышлыкларыбызны куябыз. Үзегезне тикшерер өчен, мондый сорау турында уйланыгыз: «Мин җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөримме?» Йәһвә халкының очрашулары безне рухи яктан ныгыта, ә кардәшләр белән аралашу җаныбызны яңарта бит (Мат. 11:28). Мондый сорау турында да уйланыгыз: «Минем Изге Язмаларны өйрәнү гадәтем бармы?» Гаиләгез булса, сез гаилә өйрәнүен һәр атна үткәрәсезме? Берүзегез яшәсәгез, атна саен тирән тикшерү өчен вакыт бүлеп куясызмы? Вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә мөмкин кадәр активрак катнашырга тырышасызмы?

20 Ни өчен бу сораулар турында уйлану мөһим? Изге Язмаларда Йәһвә йөрәгебезне тикшерә һәм бөтен уй-теләкләребезне белеп ала дип әйтелә. Без дә, йөрәктәге теләкләребез һәм уйларыбыз Йәһвәгә хуш килсен өчен, үз-үзебезне тикшерергә тиеш. (1 Елъязма 28:9 укы.) Максатларыбызны яки фикер йөртүебезне үзгәртергә кирәклеген күрсәк, без Йәһвәдән ярдәм сорарга тиеш. Бүген киләчәктәге сынауларга әзерләнер өчен иң яхшы вакыт. Бер нәрсә дә безгә тынычлык вакытын акыллы кулланырга комачауламасын!

62 ҖЫР Яңа җыр

^ 5 абз. Сез яшәгән илдә Йәһвәгә гыйбадәт кылу рөхсәт ителгәнме? Сез бу азатлыкны кулланасызмы? Яһүд патшасы Аса һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр азатлыкларын дөрес кулланган. Бу мәкаләдә без аларның мисалларын карап чыгарбыз.

^ 3 абз. АҢЛАТМА: «тынычлык» дигән төшенчә сугыш булмаудан күбрәкне үз эченә ала. Тынычлык дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук яхшы сәламәтлекне, куркынычсызлыкны һәм имин яшәүне дә аңлата.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Аса әбисе Магаханы югары дәрәҗәсеннән мәхрүм иткән, чөнки әбисе халыкны потларга табынырга котырткан. Асаның тугры хезмәтчеләре потларны җимерә.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итә алыр өчен, ашкынучан ирле-хатынлы пар тормышларын гадиләштерә.