Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Вәгазьче 5:8 дә җирдәге идарәчеләр турында яисә Йәһвә турында сүз барамы?

▪ Бу шигырь болай дип яңгырый: «Төбәгеңдә ярлыны җәберләгәннәрен, гаделлек белән тәкъвалыкны бозганнарын күрсәң, гаҗәпләнмә. Чөнки түрәне аңардан өстен булган башка берәү күзәтеп тора, һәм алардан өстенрәк булганнар да бар» (Вәг. 5:8).

Кеше күзеннән карасак, бу шигырь хакимият кешеләренә яхшы туры килә кебек. Шул ук вакыт монда Йәһвә турында да сүз бара, һәм бу безнең өчен юаныч һәм өмет чыганагы була ала.

Вәгазьче 5:8 дә ярлыны җәберләгән һәм гаделлекне бозган идарәче турында әйтелә. Андый идарәче аның өстеннән югарырак кеше барлыгын һәм аны күзәткәнен истә тотарга тиеш. Ә югарырак торган кеше өстеннән тагы да югарырагы бар. Кызганычка каршы, җирдәге хөкүмәтләрнең идарәчеләре бар баскычларда да намуссыз булырга мөмкин, шуңа күрә гади кешеләр еш кына беркайда да гаделлек таба алмый.

Хәл өметсез булып тоелса да, безне мондый фикер тынычландыра ала: Йәһвә хәтта иң югары түрәне дә күзәтә. Без аңа мөрәҗәгать итә алабыз һәм аңа үз йөгебезне йөкли алабыз (Зәб. 55:22; Флп. 4:6, 7). «Йәһвә, үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтер өчен, бөтен җир йөзен күздән кичерә» бит (2 Елъ. 16:9).

Нәтиҗә ясыйк. Вәгазьче 5:8 дә бу дөньядагы хәл сурәтләнә: һәр идарәче өстеннән югарырак берәү тора. Әмма иң мөһиме, бу шигырь безгә Йәһвәнең иң югары дәрәҗәгә ия булуын исебезгә төшерә. Ул үзенең Улы Гайсә Мәсих аша идарә итә. Гайсә күктәге Патшалыкта Патша булып тора. Бөтен нәрсәне күздән кичергән Аллаһы һәм аның Улы гадел һәм намуслы.