Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

«Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла»

«Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла»

«Тимути, үзеңә ышанып тапшырылганны сакла» (1 ТИМ. 6:20).

29 ҖЫР Исемеңә лаек булып яшибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1, 2. 1 Тимутигә 6:20 дән күренгәнчә, Тимутигә нәрсә ышанып тапшырылган булган?

БАШКАЛАРГА кыйммәтле нәрсәләрне ышанып тапшыру нәрсә икәне безгә бик яхшы билгеле. Без еш кына кыйммәтле нәрсәләребезне башкаларга ышанып тапшырабыз. Мәсәлән, без акчабызны банкка салабыз һәм аны беркем дә урламас дип өметләнәбез.

2 1 Тимутигә 6:20 укы. Рәсүл Паул Тимутигә кыйммәтле нәрсә ышанып тапшырылган булганын исенә төшергән: Тимути Аллаһының кешелеккә карата ниятен белгән һәм «сүзне вәгазьләргә», ягъни «яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкарырга», тиеш булган (2 Тим. 4:2, 5). Паул Тимутине бу бүләкне кадерләргә дәртләндергән. Тимути кебек, без дә кыйммәтле нәрсәләргә ия. Нәрсә турында сүз бара? Һәм ни өчен без бу кыйммәтләрне югары бәяләргә тиеш?

КАДЕРЛЕ ХАКЫЙКАТЬКӘ ИЯ

3, 4. Ни өчен Изге Язмалардагы хакыйкатьләр кыйммәтле?

3 Үз Сүзе аша Йәһвә безгә кыйммәтле хакыйкатьләр ачкан. Бу хакыйкатьләр кыйммәтле, чөнки алар безгә Йәһвә белән дуслык үстерергә һәм бәхетле тормыш ачкычын табарга булыша. Хакыйкатьне белгәнгә, без әхлакый яктан саф тормыш алып барабыз һәм ялган тәгълиматлар коллыгыннан азат (1 Көр. 6:9—11).

4 Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр башка бер сәбәп аркасында да кадерле: Йәһвә аларны «кабул итәргә әзер» булган басынкы кешеләргә генә ача (Рәс. 13:48). Андый кешеләр рухи ризыкның ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша бирелгәнен аңлый (Мат. 11:25; 24:45). Өстәвенә, алар, башкалар ярдәм итмәсә, бу хакыйкатьләрне аңлый алмаганнарын таный. Бу дөньяда бернәрсә дә шул хакыйкатьләрдән кыйммәтлерәк була алмый (Гыйб. сүз. 3:13, 15).

5. Йәһвә безгә нинди вазифа ышанып тапшырган?

5 Моннан тыш, безнең Аллаһыдан бирелгән хөрмәтле вазифабыз бар: без кешеләргә Аллаһы һәм аның ниятләре турында сөйләргә тиеш (Мат. 24:14). Бу хәбәр бәясез, чөнки ул кешеләргә Йәһвәнең гаиләсенә кушылырга һәм мәңге яшәргә мөмкинлек бирә (1 Тим. 4:16). Хезмәткә керткән өлешебез нинди генә булмасын, без шуны төгәл әйтә алабыз: бүген бу эштән мөһимрәк эш юк (1 Тим. 2:3, 4). Аллаһының хезмәтчесе булу шундый зур хөрмәт! (1 Көр. 3:9)

ҮЗЕГЕЗГӘ БИРЕЛГӘННЕ САКЛАГЫЗ

Кайберәүләр хакыйкатьне калдырса да, Тимути нык торган (6 нчы абзацны кара.)

6. Беренче гасырда уяулыгын югалткан кайбер мәсихчеләр белән нәрсә булган?

Тимути көннәрендә кайбер мәсихчеләр Аллаһы хезмәтчесе булу хөрмәтен кадерләми башлаган. Мәсәлән, Димас, бу дөнья төзелешен яратканга, Паулны калдырып киткән (2 Тим. 4:10). Ә Фигилус белән Һирмагин, күрәсең, эзәрлекләүләрдән курыккан, шуңа күрә хезмәтләрен калдырган; аларның, Паул кебек, газап чигәселәре килмәгән (2 Тим. 1:15). Һимәнәй, Искәндәр һәм Филит, хакыйкать юлыннан тайпылып, мөртәт булып киткән (1 Тим. 1:19, 20; 2 Тим. 2:16—18). Күрәсең, кайчандыр бар бу кешеләр рухи яктан нык булган, әмма хакыйкатьнең кадерле булуын оныткан.

7. Шайтан безгә каршы нинди алымнар куллана?

7 Без Йәһвә ышанып тапшырганны кадерләми башласын өчен, Шайтан нәрсә эшли? Аның кайбер алымнарын исебезгә төшерик. Йәһвә белән арабызга чөй кагар өчен һәм дөньяви карашлар белән фикер йөртү рәвешен йоктырыр өчен, Шайтан интернет, телевидение, журналлар һәм китаплар куллана. Яшьтәшләрнең басымы һәм эзәрлекләүләр ярдәмендә Шайтан вәгазь эшебезне туктатырга һәм безне куркытырга тырыша. Моннан тыш, Шайтан мөртәтләрне куллана, без, «ялган белемне» тыңлап, хакыйкатьтән китәрбез дип өметләнә (1 Тим. 6:20, 21).

8. Дэниел мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Сак булмасак, хакыйкатьтән сизмичә читләшүебез бар. Дэниел * мисалына игътибар итик. Ул видеоуеннар уйнарга яраткан. Ул болай дип сөйли: «Мин якынча 10 яшемдә видеоуеннар белән мавыгып киттем. Башта алар зыянсыз иде. Әмма соңрак мин җәбер-золым һәм сихерчелек белән бәйле уеннар уйный башладым». Нәтиҗәдә, ул көн дә унбишәр сәгать уйнаган. «Дөресен генә әйткәндә,— дип дәвам итә Дэниел,— уйнаган уеннарым һәм аларга күпме вакыт багышлаганым Йәһвә белән дуслыгымны җимерә башлаганын аңлый идем. Әмма вөҗданым шулкадәр тупасланды ки, мин хәтта Изге Язмалардагы принциплар миңа кагылмый дип саный башладым». Сак булмасак, күңел ачулар аркасында, без Йәһвә ышанып тапшырган хакыйкатьне кадерләми башларга мөмкин.

ХАКЫЙКАТЬНЕ КАДЕРЛӘРГӘ НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

9. 1 Тимутигә 1:18, 19 буенча, Паул Тимутине нәрсәгә дәртләндергән?

9 1 Тимутигә 1:18, 19 укы. Паул Тимутине «көрәшне яхшы сугышчы булып алып барырга» дәртләндергән. Бу көрәш букваль түгел, ә рухи. Кайсы яктан мәсихчеләр сугышчыга охшаш? Мәсих сугышчылары буларак, безгә нинди сыйфатлар үстерергә кирәк? Рәсүл Паул китергән мисал безне нәрсәгә өйрәтә? Әйдәгез, биш якка игътибар итик. Бу безгә хакыйкатьне кадерләргә булышыр.

10. Аллаһыга бирелгәнлек нәрсә ул һәм ни өчен ул мөһим?

10 Аллаһыга бирелгән булыгыз. Яхшы сугышчыга тугрылык хас. Яраткан кешеләрен я кадерле нәрсәләрен яклар өчен, ул җанын аямыйча көрәшә. Паул Тимутине Аллаһыга бирелеп яшәргә дәртләндергән (1 Тим. 4:7). Аллаһыга яратуыбыз һәм бирелгән булуыбыз үскән саен, без хакыйкатьне ныграк кадерли башлыйбыз (1 Тим. 4:8—10; 6:6).

Көн азагында арган булсак, үзебезне җыелышка барырга мәҗбүр итәргә туры килә. Ләкин, җыелышка килгәч, без канатланып китәбез! (11 нче абзацны кара.)

11. Ни өчен тотнаклылык сыйфаты кирәк?

11 Тотнаклылык үстерегез. Сугышка әзер булыр өчен, гаскәри дисциплиналы булырга тиеш. Тимути рухи сугышка әзер булган, чөнки ул, Паул киңәш иткәнчә, начар теләкләрдән качкан, яхшы сыйфатлар үстергән һәм кардәшләре белән аралашкан (2 Тим. 2:22). Бу аңардан шәхси дисциплина таләп иткән. Тән теләкләренә каршы сугышта җиңәр өчен, безгә дә үз-үзебезне тота белергә кирәк (Рим. 7:21—25). Начар сыйфатлардан арынуыбызны дәвам итәр өчен һәм алга таба да яңа шәхес булып киенер өчен, без тотнаклы булырга тиеш (Эфес. 4:22, 24). Мәсәлән, бу сыйфат безгә, көн азагында арган булсак та, җыелышка барырга ярдәм итәчәк (Евр. 10:24, 25).

12. Безгә Изге Язмаларны оста итеп кулланырга нәрсә булышыр?

12 Гаскәри, коралларын кулланып, күнегүләр ясарга тиеш. Оста булыр өчен, ул моны регуляр рәвештә эшли. Без дә Аллаһы Сүзен куллануда остарырга телибез (2 Тим. 2:15). Җыелыш очрашуларында без осталыгыбызны яхшыртабыз. Ләкин, кешеләрне хакыйкатьнең кыйммәтле булуында инандыра алыр өчен, регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрү зарур. Без Аллаһы Сүзе ярдәмендә иманыбызны ныгытырга тиеш. Моның өчен Изге Язмаларны уку гына җитми. Без укыганнар турында тирәнтен уйланырга һәм басмаларыбыз буенча тикшерүләр үткәрергә тиеш. Бу безгә Аллаһы Сүзен дөрес аңларга һәм дөрес аңлатырга булышачак (1 Тим. 4:13—15). Нәтиҗәдә, без башкаларны Аллаһы Сүзенә өйрәтергә сәләтле булырбыз. Кешегә Изге Язмалардагы шигырьләрне укып китү генә җитми — аларны аңлатып бирү һәм ничек кулланып булганын күрсәтү дә мөһим. Изге Язмаларны тырышып өйрәнсәк, оста өйрәтүчеләр була алырбыз (2 Тим. 3:16, 17).

13. Еврейләргә 5:14 буенча, ни өчен үтә күрүчән булырга кирәк?

13 Үтә күрүчән булыгыз. Гаскәри куркыныч ситуацияләрне абайлап алырга һәм аларга эләкмәскә тырыша. Безгә дә куркыныч ситуацияләрдән кача белергә кирәк. (Гыйб. сүз. 22:3; Еврейләргә 5:14 укы.) Мәсәлән, безгә күңел ачуларны һәм ял итү төрләрен акыллы сайларга кирәк. Телетапшыруларда һәм күп кенә фильмнарда әхлаксызлык күрсәтелә. Андый нәрсәләр белән шөгыльләнүчеләр үзләренә дә, башкаларга да зыян китерә. Йәһвә әхлаксызлыкны нәфрәт итә. Шуңа күрә, андый күңел ачуларны сайласак, бу Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне иртәме-соңмы җимерер (Эфес. 5:5, 6).

14. Хәлнең җитдилегенә төшенү Дэниелга ничек булышкан?

14 Өстә искә алынган Дэниел җәбер-золым һәм сихерчелек белән бәйле уеннарның күп зыян китергәненә төшенгән. Ул «Күзәтү манарасы китапханәсе»ндә үз проблемасына кагылышлы мәкаләләр тапкан. Бу өйрәнү аңа ничек булышкан? Ул начар уеннарын калдырган, онлайн-уеннарга подпискасын япкан һәм башка уенчылар белән мөнәсәбәтен өзгән. Дэниел болай дип сөйли: «Видеоуеннар уйнар урынына, мин күбрәк саф һавага чыга башладым һәм җыелыштагы дуслар белән күбрәк аралаша башладым». Бүген Дэниел пионер һәм өлкән булып хезмәт итә.

15. Ни өчен мөртәтләрнең ялган сүзләре куркыныч?

15 Тимути кебек, без дә мөртәтләр тараткан ялган мәгълүматның куркыныч булуын аңларга тиеш (1 Тим. 4:1, 7; 2 Тим. 2:16). Мөртәтләр кардәшләребез һәм оешмабыз турында ялган тарата. Андый ялган иманыбызны какшата ала. Безгә мөртәтләрнең пропагандасыннан сакланырга кирәк, чөнки мөртәтләр — «бозык акыллы һәм хакыйкатьне инде аңламый торган кешеләр», алар «бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс» (1 Тим. 6:4, 5). Алар яла ягуларына ышануыбызны һәм кардәшләргә шикләнеп каравыбызны тели.

16. Без игътибарыбызны нәрсәгә тупларга тиеш?

16 Игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. «Мәсих Гайсәнең яхшы гаскәрие» буларак, Тимути игътибарын материаль нәрсәләргә яки дөньяви максатларга түгел, ә хезмәтенә туплаган (2 Тим. 2:3, 4). Тимути кебек, без дә байлыкка омтылмаска тиеш. «Күпләрне алдаучы байлык» Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне, Изге Язмалар өчен рәхмәт хисебезне һәм хакыйкать белән уртаклашу теләгебезне киметә ала (Мат. 13:22). Шуңа күрә гади тормыш алып барыйк һәм көчебез белән вакытыбызны иң беренче чиратта Патшалык эшенә багышлыйк (Мат. 6:22—25, 33).

17, 18. Йәһвә белән дуслыгыбызны яклар өчен, нәрсә эшләү мөһим?

17 Тоткарланмыйча эш итәргә әзер булыгыз. Гаскәри, куркыныч янаганда, ничек эш итәчәген алдан уйлап куя. Без дә, Йәһвә ышанып тапшырган нәрсәләрне саклап калырга телибез икән, ничек эш итәчәгебез турында алдан уйланырга тиеш. Алай эшләсәк, куркыныч янаганда, без кичектермичә эш итә алырбыз.

18 Мондый мисал турында уйланыйк. Самолет күккә күтәрелер алдыннан, пассажирларга чыгу юлларының кайда урнашканын күрсәтәләр. Нинди максат белән? Авария була калса, пассажирлар шуннан чыгарга тиеш. Нәкъ шулай ук безгә дә «чыгу юлларын» алдан уйлап куярга кирәк. Мәсәлән, берәр фильмда, телетапшыруда яки интернетта әхлаксызлыкка, җәбер-золымга яисә мөртәтләргә юлыксак, нәрсә эшләрбез? Моның турында алдан уйланыйк. Ул чакта без тиз эш итә алырбыз һәм Йәһвә күзендә саф булып калырбыз (Зәб. 101:3; 1 Тим. 4:12).

19. Үзебезгә ышанып тапшырылганны сакласак, без нинди фатихалар татырбыз?

19 Йәһвә ышанып тапшырган кыйммәтле нәрсәләрне — Изге Язмалардагы хакыйкатьне һәм кешеләрне өйрәтү вазифасын кадерлик. Шулай эшләсәк, без саф вөҗданга ия булырбыз, мәгънәле тормыш алып барырбыз һәм, башкаларны Йәһвә белән таныштырганда, шатлык кичерербез. Һичшиксез, Йәһвәнең ярдәме белән без ул ышанып тапшырганны саклый алабыз! (1 Тим. 6:12, 19)

127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү

^ 5 абз. Хакыйкатьне белү һәм аны кешеләргә җиткерү мөмкинлеге — зур хөрмәт. Бу мәкалә безгә бу хөрмәтне югары бәяләргә булышыр.

^ 8 абз. Исем үзгәртелгән.