Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Миңа Йәһвә турында белем алу һәм аның турында өйрәтү ошый

Миңа Йәһвә турында белем алу һәм аның турында өйрәтү ошый

Миңа Йәһвә турында белем алу һәм аның турында өйрәтү ошый. Мин Кушма Штатларда Пенсильвания штатында, Истон шәһәрендә үстем. Мин университетта укырга омтылдым һәм күренекле кеше булып китәргә теләдем. Миңа белем алу ошый иде һәм математика белән табигый фәннәр яхшы бирелә иде. 1956 елда хокукларны яклау буенча бер оешма миңа 25 доллар бирде, чөнки мин кара тәнле укучылар арасында иң яхшы укучы идем. Әмма соңрак минем максатларым үзгәрде.

ЙӘҺВӘ ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛАМ

1940 елларның башында әти-әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Әмма бу өйрәнү дәвам ителмәде. Шулай да әнием «Күзәтү Манарасы» һәм «Уяныгыз» журналларын алып торды. 1950 елда Нью-Йорк шәһәрендә халыкара конгресс үтте һәм без гаиләбез белән анда бардык.

Күп тә үтмәстән, безгә Лоренс Джеффрис абый-кардәш кергәли башлады. Ул миндә хакыйкатькә кызыксыну уятырга тырышты. Башта миңа Йәһвә Шаһитләренең сәясәттә һәм сугышларда катнашмавы ошамый иде. Мин аның белән бәхәсләштем: «Американың бер кешесе дә сугышка бармаса, дошманнарыбыз безгә һөҗүм итәчәк һәм илебезне басып алачак бит». Джеффрис кардәш бик сабыр булды. «Америкадагы һәр кеше Аллаһыга хезмәт итсә һәм дошманнар аларга һөҗүм итсә, Йәһвә Аллаһы нәрсә эшләр?» — дип сорады ул миннән. Аның бу һәм башка сорауларга җавабы миңа үземнең хаклы булмаганымны аңларга булышты. Шулай итеп минем кызыксынуым үсә барды.

Суга чумдырылам

Мин иске «Күзәтү Манарасы» һәм «Уяныгыз» журналларын сәгатьләр буе укый идем. Аларны әнием кайчандыр подвалга төшереп куйган булган. Вакыт узу белән мин хакыйкатьне тапканымны аңладым. Шуңа күрә Джеффрис кардәш белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Шулай ук җыелыш очрашуларына да даими йөри башладым. Хакыйкать минем йөрәгемә үтеп керде һәм мин вәгазьче булдым. «Йәһвәнең бөек көне якын» булуын аңлагач, минем максатларым үзгәрде (Зәк. 1:14). Мин инде университетта уку турында бүтән хыялланмадым, мин башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтергә теләдем.

1956 елның 13 июнендә мин мәктәпне тәмамладым һәм өч көн үткәннән соң район конгрессында суга чумдырылдым. Мин тормышымны Йәһвә турында белем алуга һәм башкаларны аның турында өйрәтүгә багышладым. Ул чакта мин үземне никадәр күп фатихалар көткәнен хәтта күз алдыма да китерә алмый идем.

ПИОНЕР БУЛАРАК ӨЙРӘНӘМ ҺӘМ ӨЙРӘТӘМ

Суга чумдырылганнан соң алты ай үткәч, мин гомуми пионер хезмәтен башладым. «Изге хезмәтебез»нең 1956 елның декабрь чыгарылышында «Син зур ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итә аласыңмы?» дигән мәкалә булды. Бу мәкаләдә яңгыраган чакыруны мин кабул иттем. Минем вәгазьчеләр әз булган җирдә хезмәт итәсем килә иде (Мат. 24:14).

Мин Көньяк Каролинадагы Эджфилд шәһәрчегенә күчендем. Андагы җыелышта нибары дүрт вәгазьче генә бар иде. Мин килгәч, бу сан бишкә кадәр артты. Безнең очрашуларыбыз бер абый-кардәшнең йортында үтә иде. Мин һәр ай 100 сәгать вәгазьләдем. Мин хезмәттә һәм очрашуларда актив катнаштым. Шунысы кызык: җыелышта күбрәкне эшләгән саен Йәһвә турында белемнәрем арта барды.

Мин бер хатын-кыз белән Изге Язмаларны өйрәнә идем. Аның Эджфилдтан берничә километр ераклыкта урнашкан Джонстон дигән шәһәрчектә ритуаль хезмәт күрсәтү бюросы бар иде. Миңа ул чакта эш бик кирәк булды һәм ул миңа үзендә атнасына берничә көн эшләргә тәкъдим итте. Шулай ук ул безгә очрашуларыбызны үткәрер өчен үзенең бер кечкенә бинасын бирде.

Бруклиннан безгә Джолли Джеффрис исемле кардәш күченде. Ул минем белән Изге Язмаларны өйрәнгән абый-кардәшнең улы иде. Без аның белән бергә пионерлар булып хезмәттәшлек итә башладык. Без кечкенә трейлерда яшәдек, аны безгә бер абый-кардәш кулланырга рөхсәт итте.

Көньякта эш хакы бик түбән булды. Безгә бер көнлек эш өчен ике-өч доллар гына түли иделәр. Бер көнне соңгы акчама ризык сатып алып кибеттән чыгып барганда, яныма бер ир кеше килеп болай диде: «Сиңа эш кирәкме? Мин сиңа сәгатенә бер доллар түләр идем». Ул миңа өч көнлек эш бирде. Мин төзелештән калган чүпләрне җыештырдым. Мин Йәһвәнең үземә Эджфилдта калырга ярдәм иткәнен ачык күрдем. Акчам аз булса да, мин 1958 елда Нью-Йорк шәһәрендә үткән халыкара конгресска киттем.

Туй көнебез

Конгрессның икенче көнендә тормышымда мөһим вакыйга булды. Мин Руби исемле апа-кардәшне очраттым, ул Теннесси штатында Галлатин шәһәрендә гомуми пионер булып хезмәт итә иде. Икебез дә миссионер булып хезмәт итәргә теләгәнгә, без Гилад мәктәбендә укырга теләүчеләр өчен очрашуга бардык. Без хат алыша башладык. Соңрак мине Галлатинда ачык нотык сөйләргә чакырдылар. Бу мөмкинлекне кулланып, мин аңа тормыш иптәшем булырга тәкъдим иттем. Мин Рубиның җыелышына күчтем һәм 1959 елда без өйләнештек.

ҖЫЕЛЫШТА ӨЙРӘНӘМ ҺӘМ ӨЙРӘТӘМ

23 яшемдә мине Галлатинда җыелыш хезмәтчесе итеп билгеләделәр (хәзер өлкәннәр советы координаторы дип атала). Ул вакытларда Чарлз Томпсон кардәш район күзәтчесе итеп билгеләнгән иде һәм безнең җыелыш ул килеп киткән беренче җыелыш булды. Ул тәҗрибәле булса да, миннән кардәшләр нәрсәгә мохтаҗ булганын һәм башка район күзәтчеләренең җыелышларны ничек кайгыртканын сорашты. Мин исә аңардан карарлар кабул итәр алдыннан сораулар бирергә һәм бар фактларны җыярга кирәклегенә өйрәндем.

1964 елның маенда мине Саут-Лансингта үткән бер айлык Изге хезмәт мәктәбендә укырга чакырдылар. Ул мәктәп миңа тагы да күбрәк белем алырга һәм алга таба да рухи яктан үсәргә көчле теләк уятты.

РАЙОН ҺӘМ ӨЛКӘ КҮЗӘТЧЕСЕ БУЛАРАК ӨЙРӘНӘМ ҺӘМ ӨЙРӘТӘМ

1965 елның гыйнварында без Руби белән район хезмәтен башладык. Безгә зур территория бирелде: Теннесси штатының Ноксвилл шәһәреннән алып Виргиния штатының Ричмонд шәһәренә кадәр диярлек. Безнең районыбызга Төньяк Каролина, Кентукки һәм Көнбатыш Виргиния штатларының җыелышлары керде. Мин кара тәнле кардәшләрдән торган җыелышларга гына килеп китә идем, чөнки Кушма Штатларның көньягында сегрегация законы гамәлдә иде һәм кара тәнле кешеләр ак тәнле кешеләр белән бергә җыела алмый иде. Кардәшләр бик ярлы яшәде һәм без мохтаҗларга булышырга өйрәндек. Бер тәҗрибәле район күзәтчесе миңа мөһим киңәш бирде, ул: «Җыелышка начальник кебек түгел, ә кардәш буларак кил. Шулай гына син кардәшләргә булыша алырсың»,— дип әйтте.

Бер кечкенә җыелышка килеп киткәндә, Руби бер яшь хатын белән өйрәнү башлады, аның бер яшьлек кызы бар иде. Беркем дә аның белән өйрәнүне дәвам итә алмаганга, Руби аның белән хатлар язышып өйрәнде. Без анда киләсе тапкыр килеп киткәндә, ул бер очрашуны да калдырмады. Шул җыелышка ике апа-кардәш махсус пионер булып билгеләнгәч, алар ул өйрәнүне дәвам итте һәм ул хатын тиздән суга чумдырылды. Якынча 30 ел үткәч, 1995 елда Паттерсондагы Бәйтелдә Руби янына бер яшь апа-кардәш килде. Ул теге хатынның кызы булып чыкты. Алар ире белән Гилад мәктәбенең 100 сыйныфында укый иделәр.

Безнең икенче районыбыз Флорида штатының үзәгендә булды. Ул чакларда безгә машина кирәк иде һәм без арзан бәягә бер машина сатып алдык. Кызганычка каршы, бер атна үткәч, машинабызның су насосы ватылды һәм безнең аны төзәтергә акчабыз юк иде. Мин үзебезгә ярдәм итә алган бер кардәшкә мөрәҗәгать иттем һәм аның бер эшчесе машинабызны ремонтлап бирде. Ул кардәш бездән бер тиен дә алмады, нибары: «Борчылма, барысы да әйбәт»,— дип әйтеп куйды. Алай гына да түгел, ул безгә бераз акча да бирде. Бу очрак Йәһвәнең үз хезмәтчеләре турында кайгыртканын бик яхшы күрсәтте һәм юмарт булырга кирәклеген исебезгә төшерде.

Җыелышларга килеп киткәндә без кардәшләрнең өйләрендә туктала идек. Нәтиҗәдә без күп яңа дуслар таптык. Бер көнне мин җыелыш отчетын яртылаш язылган килеш бастыру машинасында калдырган идем. Кич белән кайткач, мин без тукталган гаиләдәге өч яшьлек малайның үземә отчетны тәмамларга «булышканын» белдем. Мин шаяртып, аңа бу очракны әле күп еллар исенә төшереп тордым.

1971 елда мине Нью-Йорк шәһәренә өлкә күзәтчесе итеп билгеләделәр. Без моңа шаккаттык. Анда килгәндә миңа нибары 34 яшь кенә иде. Шулай да абый-кардәшләр мине, үзләренең беренче кара тәнле өлкә күзәтчесен, җылы кабул иттеләр.

Мин һәр атна, өлкә күзәтчесе буларак, район конгрессларында Йәһвә турында өйрәтергә бик шат идем. Күп кенә район күзәтчеләре миңа караганда шактый тәҗрибәлерәк булды. Мәсәлән, аларның берсе суга чумдырылуым алдыннан нотык сөйләгән иде. Башка кардәш, Теодор Ярач, соңрак Җитәкче Совет әгъзасы булып китте. Мин хезмәт иткән өлкәдә шулай ук Бруклин Бәйтелендә хезмәт иткән күп кенә тәҗрибәле абый-кардәшләр бар иде. Мин район күзәтчеләренә һәм бәйтелчеләргә бик рәхмәтле, чөнки алар белән хезмәттәшлек итү бик җиңел булды. Мин аларның кайгыртучы көтүчеләр булганын, Аллаһы Сүзенә таянганын һәм оешмага тугры булганын күрдем. Алар басынкы булганга күрә, миңа өлкә күзәтчесе булып хезмәт итү бик җиңел булды.

КИРЕ РАЙОН ХЕЗМӘТЕНӘ КАЙТАБЫЗ

1974 елда Җитәкче Совет өлкә күзәтчеләре итеп башка район күзәтчеләрен билгеләгәч, без кире район хезмәтенә кайттык. Бу юлы безнең районыбыз Көньяк Каролина иде. Бәхеткә каршы, ул вакытта җыелышлар һәм районнар берләштерелгән иде. Кара тәнле һәм ак тәнле кардәшләр моңа бик шат булды.

1976 елның ахырында безне Джорджия штатына билгеләделәр. Безнең районыбыз Атланта белән Колумбус арасында иде. Бер очракта биш кара тәнле бала һәлак булгач, җирләү нотыгын сөйләгәнем әле дә хәтеремдә. Җинаятьчеләр аларның йортларына ут төрткән булган. Аларның әнисе каты җәрәхәтләр белән больниска эләкте. Шул балаларның ата-анасын юатыр өчен, Йәһвә Шаһитләре, кара тәнлеләре дә, ак тәнлеләре дә, һәрдаим больниска агылып торды. Мин кардәшләрнең нык яратуларын күрдем, андый теләктәшлек Аллаһы хезмәтчеләренә иң каты сынауларны да кичереп чыгарга булыша ала.

БӘЙТЕЛДӘ ӨЙРӘНӘМ ҺӘМ ӨЙРӘТӘМ

1977 елда безне бер проектта ярдәм итәр өчен берничә айга Бруклиндагы Бәйтелгә чакырдылар. Бу вакыт тәмамлана барганда, Җитәкче Советның ике әгъзасы минем белән очрашып, безгә Бәйтелдә даими хезмәт итәргә тәкъдим итте. Без бу тәкъдимне кабул иттек.

Мин 24 ел хезмәт бүлегендә эшләдем. Андагы кардәшләргә еш кына четерекле һәм катлаулы сорауларны хәл итәргә туры килә. Еллар дәвамында Җитәкче Совет Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән җитәкчелек биреп торды. Андый җитәкчелек сорауларга җавап бирергә, шулай ук район күзәтчеләрен, өлкәннәрне һәм пионерларны өйрәтергә ярдәм итә. Бу өйрәтү күпләргә рухи яктан үсәргә булыша, ә бу үз чиратында Йәһвә оешмасын ныгыта.

1995 елдан алып 2018 елга кадәр мин төп идарә вәкиле буларак, төрле филиалларга килеп киттем (элек зональ күзәтче дип атала иде). Мин филиал комитетлары, бәйтелчеләр һәм миссионерлар белән очраштым: аларны дәртләндердем һәм авырлыкларын чишәргә булыштым. Икенче яктан, аларның очракларын ишетү безне һәрвакыт ныгытты. Мәсәлән, 2000 нче елда без Руандага килеп киттек. Кардәшләрнең һәм Бәйтел гаиләсенең 1994 елгы геноцид вакытында нәрсә кичергәннәрен ишетү безне бик дулкынландырды. Кызганычка каршы, күпләр үз якыннарын югалткан. Андый авырлыкларга карамастан, аларның иманнары, өметләре нык һәм алар шатлыклы булып кала.

Өйләнешкәнебезгә 50 ел

Без инде 80 нән уздык. Соңгы 20 ел мин Кушма Штатларның филиал комитетында хезмәт итәм. Мин беркайчан да университетта укымадым, әмма мин Йәһвә һәм аның оешмасыннан иң югары белем алдым. Бу мине башкаларны Изге Язмалардагы мәңгелек файда китерүче хакыйкатькә өйрәтергә сәләтле итте (2 Көр. 3:5; 2 Тим. 2:2). Мин Изге Язмалардагы хәбәрнең кешеләргә ничек булышканын күрдем: аларның тормышлары яхшырды һәм Барлыкка Китерүчеләре белән мөнәсәбәтләре ныгыды (Ягък. 4:8). Без Руби белән башкаларны Йәһвә турында белем алырга һәм Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтү хөрмәтен кадерләргә дәртләндереп торабыз. Бу бит Йәһвә хезмәтчесе ия була алган иң зур хөрмәт!