41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Петернең ике хатыннан сабаклар алыгыз
«Болар турында хәтерегезгә һәрвакыт төшереп торачакмын» (2 ПЕТ. 1:12).
127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Петернең үлеменә күп калмаганда, ул нәрсә эшләргә рухландырылган булган?
РӘСҮЛ Петер тормышының тиздән тәмамланачагын белгән. Дистәләгән еллар дәвамында хезмәт итеп, ул Гайсә белән йөргән, башка халыклардан булган кешеләргә вәгазьли башлаган һәм Җитәкче совет әгъзасы булып хезмәт иткән. Әмма эш әле күп булган. Якынча б. э. 62—64 елларында, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, ул ике хат язган. Алар Петернең беренче һәм икенче хатлары буларак билгеле. Ул бу хатлар мәсихчеләргә үз үлеменнән соң да ярдәм итеп торачак дип әйткән (2 Пет. 1:12—15).
2. Ни өчен Петернең хатлары нәкъ кирәкле вакытта язылган булган?
2 Петер үз хатларын имандашларының «төрле сынаулардан интеккәнен» белгәнгә язган (1 Пет. 1:6). Явыз кешеләр җыелышта ялган тәгълиматлар һәм бозык тәртип таратырга тырышкан (2 Пет. 2:1, 2, 14). Иерусалимда яшәгән мәсихчеләр «һәр нәрсәнең ахырын» көткән, чөнки Рим армиясе тиздән шәһәрне һәм гыйбадәтханәне җимерергә тиеш булган (1 Пет. 4:7). Петернең хатлары, һичшиксез, мәсихчеләргә шул көннәрдәге һәм киләчәктәге сынауларны кичереп чыгарга булышкан b.
3. Ни өчен Петернең хатларын карап чыгу файдалы?
3 Петернең хатлары беренче гасырдагы мәсихчеләргә язылган булса да, Йәһвә аларны үз Сүзенә керткән. Шуңа күрә алар безгә дә файда китерә ала (Рим. 15:4). Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, без дә нәҗес тәртип киң таралган вакытта яшибез. Сынауларыбыз да җитәрлек. Шуңа күрә Йәһвәгә хезмәт итү бер дә җиңел түгел. Өстәвенә, яһүдләр Иерусалимның җимерелүе алдында яшәгән булса, без бу дөнья ахырының бусагасында басып торабыз. Бу мәкаләдә без Петернең ике хатын карап чыгарбыз. Бу безгә Йәһвәнең көнен көтәргә, кешеләрдән куркуны җиңәргә һәм бер-беребезгә карата нык ярату үстерергә булышыр. Шулай ук бу искә төшерүләр өлкәннәргә көтүне кайгыртырга ярдәм итәр.
ЙӘҺВӘ КӨНЕН КӨТЕГЕЗ
4. 2 Петер 3:3, 4 тән күренгәнчә, иманыбызны нәрсә какшата ала?
4 Без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанмаган кешеләр арасында яшибез. Каршы килүчеләр, без Йәһвә көнен инде күп еллар дәвамында көткәнгә, бездән мыскыллап көләргә мөмкин. Аларның кайберләре ахыр беркайчан да килмәячәк дип әйтә. (2 Петер 3:3, 4 укы.) Вәгазьдә, эштә һәм хәтта өйдә андый сүзләрне ишеткәнебез аркасында иманыбыз какшый ала. Петер ничек моны булдырмаска икәнен аңлаткан.
5. Бу дөньяның ахырын сабырлык белән көтәргә, безгә нәрсә булыша ала? (2 Петер 3:8, 9)
5 Кайберәүләр ни өчен Йәһвә бу явыз дөньяны һаман да юк итми дип уйлана. Ләкин Петернең сүзләре безгә дөрес караш сакларга булыша. Йәһвәнең вакытка карашы безнекеннән бик нык аерылып тора. (2 Петер 3:8, 9 укы.) Аның өчен мең ел бер көн сыман. Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми. Шуңа күрә сабырлык күрсәтә. Әмма билгеләнгән вакыт килеп җиткәч, бу явыз дөнья юк ителәчәк. Ә әлегә, шул көнне көткән арада, бөтен халык кешеләренә шаһитлек бирик.
6. Без Йәһвә көнен ничек «һәрвакыт хәтеребездә саклый» алабыз? (2 Петер 3:11, 12)
6 Петер безне Йәһвә көнен «һәрвакыт хәтеребездә сакларга» дәртләндерә. (2 Петер 3:11, 12 укы.) Моны ничек эшләргә? Әйдәгез, һәр көн яңа дөньяның фатихалары турында уйланыйк. Күз алдына китерегез, сез саф һава сулыйсыз, файдалы ризык ашыйсыз, терелтелгән якыннарыгызны каршы аласыз һәм гасырлар элек яшәгән кешеләргә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен аңлатасыз. Андый уйланулар сезгә Йәһвә көнен көтәргә һәм соңгы көннәрдә яшәгәнегезгә инанган булырга булышыр. Киләчәгебез «турында алдан белгәнгә», ахырның якын булуына ышанмаган кешеләр безне «читкә алып китмәс» (2 Пет. 3:17).
КЕШЕЛӘРДӘН КУРКУНЫ ҖИҢЕГЕЗ
7. Кешеләрдән курку безгә ничек тәэсир итә ала?
7 Йәһвә көне якынлашканга, без кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә телибез. Әмма кайбер шартларда безгә шаһитлек бирү авырдыр. Сәбәбе кыска вакытка кешеләрдән куркуга бирелү була ала. Петер белән дә андый хәл булган. Гайсә үлеме алдындагы төнне, Петер кат-кат үзен аның шәкерте түгел дип һәм аны белми дип әйткән (Мат. 26:69—75). Әмма соңрак ул болай дигән: «Кешеләр курыккан нәрсәләрдән курыкмагыз һәм борчылмагыз» (1 Пет. 3:14). Петернең сүзләре безне кешеләрдән куркуны җиңә алганыбызга ышандыра.
8. Кешеләрдән куркуны җиңәргә безгә нәрсә булыша ала? (1 Петер 3:15)
8 Кешеләрдән куркуны җиңәргә нәрсә булыша ала? Петер болай дигән: «Үз күңелләрегездә Мәсихне Хуҗа һәм изге дип таныгыз». (1 Петер 3:15 укы.) Бу Хуҗабыз һәм Патшабыз Гайсә Мәсихнең хәзерге дәрәҗәсе һәм көче турында уйлануны үз эченә ала. Очрак туганда шаһитлек бирергә куркып торасыз икән, Патшабызны исегезгә төшерегез. Аның күктә тәхеттә утырганын һәм аның тирәли миллионлаган фәрештәләрнең булганын күз алдына китерегез. Аңа «күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек» бирелгәнен һәм аның «дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булачагын» искә төшерегез (Мат. 28:18—20). Петер «өметебезне якларга һәрвакыт әзер булырга» дәртләндерә. Сезнең берәрсенә эштә, мәктәптә я башка җирдә шаһитлек бирәсегез киләме? Моны кайчанрак эшләп булганы һәм сөйләшүне ничегрәк башлап булганы турында уйланыгыз. Кыюлык турында дога кылыгыз һәм бер дә шикләнмәгез, Йәһвә сезгә кешеләрдән куркуны җиңәргә булыша ала (Рәс. 4:29).
«БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ НЫК ЯРАТЫГЫЗ»
9. Бер очракта Петер кардәшләргә яратуын ничек күрсәтмәгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
9 Петер мәхәббәт күрсәтергә өйрәнгән. Гайсә үз шәкертләренә «сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз» дип әйткәндә, Петер дә анда булган (Яхъя 13:34). Шулай да соңрак Петер, басымга бирелеп, башка халыклардан булган имандашлары белән бергә ашаудан баш тарткан. Рәсүл Паул аның кыланышын «икейөзлелек» дип атаган (Гәл. 2:11—14). Петер бу төзәтүне кабул иткән һәм сабак алган. Үзенең ике хатында да ул кардәшләргә карата ярату тою гына җитәрлек түгел, яратуны күрсәтергә кирәк дип язган.
10. «Риясыз, туганнарча ярату» күрсәтергә безгә нәрсә булышыр? Аңлатыгыз. (1 Петер 1:22)
10 Петер без имандашларыбызны «риясыз, туганнарча яратырга» тиеш дип әйтә. (1 Петер 1:22 укы.) Андый ярату — «хакыйкатькә күндәм булуның» нәтиҗәсе. Бу хакыйкать «Аллаһы кешеләрне аермый» дигән тәгълиматны үз эченә ала (Рәс. 10:34, 35). Без җыелыштагы кайберәүләрне генә яратсак, Гайсәнең ярату турындагы әмеренә буйсына алмабыз. Әлбәттә, Гайсә кебек, без берәрсен башкаларга караганда якынрак күрергә мөмкин (Яхъя 13:23; 20:2). Ләкин Петер без бар кардәшләргә «туганнарча ярату» күрсәтергә тырышырга тиеш дип язган. Шулчак һәркем үзен гаиләдә кебек хис итәчәк (1 Пет. 2:17).
11. Кардәшләргә «ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтү» үз эченә нәрсә ала?
11 Петер безне «бер-беребезгә ихлас күңелдән тирән мәхәббәт күрсәтергә» дәртләндерә. Бу контекстта «тирән» мәхәббәт яратырга авыр булган кешене ярату дигәнне аңлата. Мәсәлән, берәр кардәш безне рәнҗеткәндә, безнең аны яратырга түгел, ә аңардан үч алырга теләгебез туадыр. Шулай да Петер Гайсәдән андый тәртип Аллаһыга яраклы түгел икәненә өйрәнгән (Яхъя 18:10, 11). Петер болай дип язган: «Явызлыкка явызлык белән я хурлауга хурлау белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатихалагыз» (1 Пет. 3:9). Тирән мәхәббәт сезне хәтта рәнҗетүчегә карата да игелекле һәм игътибарлы булырга дәртләндерсен.
12. а) Нык ярату безне тагын нәрсәгә дәртләндерәчәк? ә) «Кыйммәтле бердәмлекне саклыйбыз» дигән видеодан сез нәрсәне кулланырга теләр идегез?
12 Беренче хатында Петер «нык ярату» дигән охшаш төшенчә кулланган. Андый ярату бер гөнаһны гына түгел, ә «күп гөнаһларны каплый» (1 Пет. 4:8). Күрәсең, бу сүзләрне язганда Петер Гайсәнең еллар элек үзенә биргән бер сабакны исенә төшергәндер. Ул чакта Петер, кардәшен «җиде тапкыр» кичерсә, юмарт булыр дип уйлаган. Әмма, Гайсә аны, шул исәптән безне дә, «җитмеш җиде тапкыр», асылда, бертуктамый кичерергә өндәгән (Мат. 18:21, 22). Әгәр дә сезгә бу киңәшне куллану авыр икән, боекмагыз. Йәһвәнең бар камилсез хезмәтчеләренә кичерү кайчак авыр бирелә. Шулай да, кардәшне кичерер өчен һәм аның белән татулашыр өчен, тырышлыклар кую үтә мөһим c.
ӨЛКӘННӘР, ҖЫЕЛЫШНЫ КАЙГЫРТЫГЫЗ
13. Ни өчен өлкәннәргә кардәшләрен кайгырту авыр булырга мөмкин?
13 Петер, һичшиксез, Гайсәнең терелтелгәннән соң: «Бәрәннәремне көт»,— дигән сүзләрен беркайчан да онытмаган (Яхъя 21:16). Әгәр сез өлкән булсагыз, бу күрсәтмәнең үзегезгә дә кагылганын аңлыйсыз. Әмма кайбер өлкәннәргә бу йөкләмәне үтәү авыр булырга мөмкин. Чөнки аларга, беренче чиратта, үз гаиләләрен физик, эмоциональ һәм рухи яктан кайгыртырга кирәк. Өлкәннәр шулай ук вәгазь эшендә үз өсләренә җитәкчелек ала һәм очрашулар белән конгрессларга нотыклар әзерли. Кайберәүләр Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт итә я Филиалның төзү-проектлаштыру бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Өлкәннәр, сезнең чыннан да эшләрегез бик күп!
14. Өлкәннәргә көтүне көтәргә нәрсә булыша ала? (1 Петер 5:1—4)
14 Петер өлкәннәрне: «Аллаһы көтүен... көтегез»,— дип өндәгән. (1 Петер 5:1—4 укы.) Син өлкән булсаң, без синең кардәшләрне яратканыңны һәм аларны кайгыртырга теләгәнеңне беләбез. Әмма кайчак эшләрең я арыганлык аркасында сиңа бу йөкләмәңне үтәү авырдыр. Алай икән, нәрсә эшләп була? Күңелеңне Йәһвәгә бушат. Петер болай дип язган: «Берәү хезмәт итә икән, Аллаһы биргән көчкә таянып хезмәт итсен» (1 Пет. 4:11). Кардәшләрең бу дөньяда тулысынча хәл ителмәячәк авырлыкларга очрарга мөмкин. Әмма истә тот: «Баш көтүче» Гайсә Мәсих алар өчен синең кулыңнан килмәгәнне эшли ала. Ул моны бүген дә, яңа дөньяда да эшләячәк. Аллаһы синнән нибары кардәшләреңне яратырсың, кайгыртырсың һәм аларга «үрнәк бирерсең» дип көтә.
15. Бер өлкән кардәшләрен ничек кайгырта? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Күп еллар өлкән булып хезмәт иткән Уильям кардәшләрне кайгырту никадәр мөһим икәнен аңлаган. COVID-19 пандемиясе башлангач, ул һәм башка өлкәннәр атна саен үз вәгазь төркемнәрендәге һәр вәгазьче белән элемтәгә керергә тырышкан. Ул болай дип аңлата: «Күпләр өйләрендә ялгыз гына үз уйларына чумып утырды. Андый чакларда тискәре уйларга бирелү бик җиңел». Кардәшләр авырлыкларга очраганда, Уильям аларның ихтыяҗларын һәм борчуларын белер өчен аларны игътибар белән тыңлаган. Аннары сайтыбыздан аларга булыша алган мәкаләләр я видеолар тапкан. Ул болай ди: «Кардәшләрне кайгырту бүген аеруча мөһим. Без бит кешеләргә Йәһвә турында белем бирер өчен күп тырышлыклар куябыз. Ә Йәһвәнең сарыкларына хакыйкатьтә калырга ярдәм итәр өчен, бигрәк тә тырышлыклар куярга кирәк».
ЙӘҺВӘ СЕЗНЕ БАРЫСЫНА ҮЗЕ ӨЙРӘТСЕН
16. Петернең хатларыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?
16 Без Петернең хатларыннан кайбер сабакларны гына карап чыктык. Бәлки, сез яхшыртасы якларыгызны күргәнсездер. Мәсәлән, сез яңа дөньядагы фатихалар турында ешрак уйланырга теләр идегезме? Эштә, мәктәптә я башка җирдә хезмәт итүне максат итеп куйдыгызмы? Кардәшләрегезгә нык ярату күрсәтергә яңа мөмкинлекләр күрәсезме? Өлкәннәр, сез Йәһвәнең сарыкларын теләп көтәргә тәвәккәлме? Үз-үзегезне намуслы тикшереп, үзгәрешләр ясарга кирәклеген күрсәгез, боекмагыз. «Хуҗабыз игелекле» һәм сезгә яхшырырга ярдәм итәчәк (1 Пет. 2:3). Петер безне болай дип ышандыра: «Аллаһы... сезне барысына үзе өйрәтәчәк, ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак» (1 Пет. 5:10).
17. Бирешмәсәк һәм Йәһвәгә үзебезне өйрәтергә юл куйсак, нәтиҗәсе нинди булыр?
17 Петер кайчандыр үзен Аллаһы улы янында булырга лаексыз дип санаган (Лүк 5:8). Әмма Йәһвәнең һәм Гайсәнең ярдәме белән ул, бирешмичә, Мәсихнең эзләреннән баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ул «Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына керергә» лаеклы дип табылган (2 Пет. 1:11). Нинди зур хөрмәт! Сез дә, Петер кебек, бирешмәсәгез һәм Йәһвәгә үзегезне өйрәтергә юл куйсагыз, мәңгелек тормышка ия булырсыз. Әйе, сез «иманыгызның максатына — җаныгызның котылуына ирешерсез» (1 Пет. 1:9).
109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз
a Бу мәкаләдән без Петернең хатлары безгә сынауларыбызны ничек кичереп чыгарга, ә өлкәннәргә көтүче вазифаларын ничек яхшырак үтәргә булышканын белербез.
b Палестинада яшәгән мәсихчеләр, күрәсең, Петернең хатларын б. э. 66 елына кадәр алган. Шул елны Римлылар Иерусалимга һөҗүм иткән.
c jw.org сайтында «Кыйммәтле бердәмлекне саклыйбыз» дигән видеоны карагыз.