Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

40 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Петер кебек, бирешмәгез!

Петер кебек, бирешмәгез!

«Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше» (ЛҮК 5:8).

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Могҗизалы рәвештә күп балык тоткач, Петер нәрсә әйткән?

 ПЕТЕР башка балыкчылар белән төне буе балык тоткан, әмма һичнәрсә тота алмаган. Моңа карамастан, Гайсә аларга: «Тирәнрәк бер җиргә кереп, ятьмәләрегезне салыгыз»,— дигән (Лүк 5:4). Петер, уңышка ышанмаса да, Гайсә әйткәнчә эшләгән. Һәм ятьмәләренә шулкадәр күп балык эләккән ки, алар хәтта ертыла башлаган. Могҗиза күргәннәрен аңлап, Петер һәм «көймәдәгеләрнең барысы да шаккаткан». Шунда Петер Гайсәгә: «Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше»,— дип әйтеп куйган (Лүк 5:6—9).

2. Ни өчен безгә Петернең үрнәген карап чыгу файдалы булыр?

2 Петер, «мин бит гөнаһлы кеше» дип әйткәндә, хаклы булган. Изге Язмалардан күренгәнчә, ул кайчак берәр нәрсә әйткәне я эшләгәне аркасында үкенгән. Ә сезгә Петернең хисләре танышмы? Бәлки, сез берәр кимчелегегез я гөнаһлы теләгегез белән көрәшәсездер? Шулай икән, Петернең мисалы сезгә булыша ала. Йәһвә Петернең хаталарын Изге Язмаларга юкка гына кертмәгән бит (2 Тим. 3:16, 17). Кимчелекләре һәм куркулары булган бу кеше турында күбрәк белү безгә Йәһвәнең үзебездән камиллекне көтмәгәнен күрергә булышыр. Әйе, күктәге Атабыз безнең, кимчелекләребезгә карамастан, бирешмәвебезне тели.

3. Ни өчен безгә бирешмәскә кирәк?

3 Ни өчен безгә бирешмәскә кирәк? Халыкта мондый әйтем бар: тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бер мисал карап китик. Яхшы музыкант булыр өчен, кеше осталыгын еллар буе үстерә. Шул вакыт дәвамында ул күп хаталар эшли, әмма тырышлыклар куюын дәвам итсә, ул остарачак. Яхшы музыкант булып киткәч тә, ул барыбер кайчак ялгышачак. Шулай да ул кулын салындырмый һәм осталыгын яхшырта бара. Шул ук рәвешчә, без берәр гадәтебезне җиңдек дип уйласак та, ул үзен кабат белдерергә мөмкин. Әмма без алга таба максатыбызга омтылабыз. Безнең барыбыз да берәр нәрсә әйтә я эшләп куя, ә аннары үкенә. Шулай да бирешмәсәк, Йәһвә безгә яхшырырга булышачак (1 Пет. 5:10). Әйдәгез, Петер мисалын карап чыгыйк. Аның хаталарына карамастан, Гайсә аңа карата шәфкатьле булган. Моны белү безгә алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә булышыр.

ПЕТЕРНЕҢ КАЙГЫ-ШАТЛЫКЛАРЫ

Сез Петер урынында булсагыз, нәрсә хис итәр идегез? (4 нче абзацны кара.)

4. Лүк 5:5—10 буенча, Петер үзен ничек атаган һәм Гайсә аны ничек ныгыткан?

4 Изге Язмаларда ни өчен Петер «мин бит гөнаһлы кеше» дип әйткәне һәм нинди гөнаһларны күздә тотканы турында әйтелми. (Лүк 5:5—10 укы.) Бәлки, ул җитди хаталар кылган булгандыр. Үз-үзен түбән бәяләгәнгә, Петер куркуга бирелгән һәм Гайсә моны күрми калмаган. Әмма ул Петернең тугры булып кала алуын да белгән. Шуңа күрә Петергә «курыкма» дип әйткән. Гайсәнең ышанычы Петергә бик нык тәэсир иткән. Нәтиҗәдә, Петер бертуганы Әндри белән, балык тоту эшләрен калдырып, Мәсихкә ияреп киткән һәм күп фатихалар урган (Марк 1:16—18).

5. Үз куркуларын җиңеп һәм Гайсәнең чакыруын кабул итеп, Петер нинди фатихалар урган?

5 Петер, Гайсәгә ияргәнгә, бик күп могҗизалар күргән. Ул Гайсәнең авырганнарны терелткәнен, кешеләрдән җеннәрне чыгарганын һәм хәтта үлгәннәрне тормышка кайтарганын күргән b (Мат. 8:14—17; Марк 5:37, 41, 42). Ул шулай ук Гайсәне Патшалыктагы данында күргән һәм бу күренеш Петернең бөтен тормышына эз калдырган (Марк 9:1—8; 2 Пет. 1:16—18). Петер, Гайсәгә иярмәгән булса, андый могҗизаларны беркайчан да күрмәс иде. Ул куркуларына үзен андый фатихалардан мәхрүм итәргә ирек бирмәгәненә бик шат булган.

6. Петер үз кимчелекләреннән тиз арынганмы? Аңлатыгыз.

6 Күп могҗизалар күреп, Петер зур шатлык кичерсә дә, кимчелекләре аркасында аның тормышы ал да гөл булмаган. Мәсәлән, Гайсә, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне үтәп, җәфа чигәргә һәм үләргә тиеш дип әйткәч, Петер аны шелтәләгән (Марк 8:31—33). Шулай ук ул һәм башка рәсүлләр кем бөегрәк дип кат-кат бәхәсләшкән булган (Марк 9:33, 34). Гайсәнең үлеме алдындагы төнне Петер, хисләргә бирелеп, бер кешенең колагын чабып ташлаган (Яхъя 18:10). Шул ук төнне Петер кешеләрдән курыкканы аркасында үз дусты Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән (Марк 14:66—72). Аннары ул кайгыдан елап җибәргән (Мат. 26:75).

7. Терелтелгәннән соң, Гайсә Петергә нинди мөмкинлек биргән?

7 Гайсә үз рәсүлен кире какмаган. Үледән терелтелгәннән соң, ул Петергә үзен яратканын расларга мөмкинлек биргән һәм үз сарыкларын көтәргә кушкан (Яхъя 21:15—17). Петер бу йөкләмәне кабул иткән. Иерусалимда Илленче көн бәйрәме үткәрелгәндә, Петер беренче итеп изге рух белән майланган мәсихчеләр арасында булган.

8. Антиохта Петер нинди җитди хата кылган?

8 Хәтта майланган мәсихче булып киткәч тә, Петернең кимчелекләре беркая да китмәгән. Б. э. 36 елында Петер башка халыктан булган Көрнилинең изге рух белән майлануына шаһит булган. Шул вакыттан бирле башка халык кешеләре мәсихче җыелышның өлеше булып киткән. Бу «Аллаһының кешеләрне аермаганын» ап-ачык дәлилләгән (Рәс. 10:34, 44, 45). Элек Петер башка халык кешеләре белән бер табын артында утырмаса да, хәзер алар белән бергә ашый башлаган. Әмма кайбер яһүд мәсихчеләре яһүдләр һәм башка халык кешеләре бергә ашарга тиеш түгел дип санаган. Аларның кайберләре Антиохка килгәч, Петер, аларны рәнҗетмәс өчен, башка халык кардәшләре белән бергә ашамый башлаган (Гәл. 2:12). Паул, бу икейөзлелекне күреп, Петерне бар кеше алдында шелтәләгән (Гәл. 2:13, 14). Әмма бу хатасына карамастан, Петер бирешмәгән. Аңа нәрсә ярдәм иткән?

ПЕТЕРГӘ БИРЕШМӘСКӘ НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТКӘН?

9. Яхъя 6:68, 69 дагы сүзләр Петернең тугры булуын ничек раслый?

9 Петер тугры булган, ул бернигә дә карамастан, Гайсәгә иярүеннән туктамаган. Бер очрак моны раслый: Гайсә үз шәкертләре аңламаган фикер әйткән. (Яхъя 6:68, 69 укы.) Күп кенә шәкертләре, Гайсәнең аңлатма бирүен көтмичә, аны калдырып киткән. Әмма алардан аермалы буларак, Петер «мәңгелек тормыш сүзләре» Гайсәдә генә икәнен таныган һәм аңа иярүеннән туктамаган.

Гайсә Петергә ышанган. Ни өчен бу фикер сезне рухландыра? (10 нчы абзацны кара.)

10. Гайсәнең Петергә ышанганы нәрсәдән күренгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Гайсә, җирдә яшәгән соңгы төнендә Петернең һәм башка рәсүлләрнең үзеннән ваз кичәчәген белсә дә, Петерне кире какмаган. Гайсә Петернең хезмәт итүен дәвам итәчәгенә һәм тугры булып калачагына ышанган (Лүк 22:31, 32). Ул «рух көчле, ә тән хәлсез» икәнен аңлаган (Марк 14:38). Шуңа күрә Петер Гайсәдән ваз кичсә дә, Гайсә аны кире какмаган. Терелтелгәч, күрәсең, Петер берүзе булганда, Гайсә аңа күренгән (Марк 16:7; Лүк 24:34; 1 Көр. 15:5). Бу кылган эшенә үкенгән рәсүлне бик ныгыткан булса кирәк!

11. Гайсә Петерне Йәһвәнең аны калдырмаячагына ничек ышандырган?

11 Терелтелгәч, Гайсә Петергә һәм башка рәсүлләргә могҗизалы рәвештә балык тотарга булышкан һәм, шулай итеп, Йәһвәнең Петерне калдырмаячагына ышандырган (Яхъя 21:4—6). Бу могҗиза Петерне Йәһвә аның материаль ихтыяҗлары турында кайгыртачагына ышандырган. Бәлки, шул чакта Петер Гайсәнең сүзләрен исенә төшергәндер. Гайсә Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгән хезмәтчеләрен Йәһвәнең кайгыртачагы турында әйткән булган (Мат. 6:33). Нәтиҗәдә, Петер тормышын балык тоту эшенә түгел, ә вәгазь эшенә багышлаган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә ул, кыюлык белән вәгазьләп, меңләгән кешегә яхшы хәбәрне кабул итәргә ярдәм иткән (Рәс. 2:14, 37—41). Ул шулай ук самариялеләргә һәм башка халык кешеләренә Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булышкан (Рәс. 8:14—17; 10:44—48). Әйе, Йәһвә җыелышка төрле-төрле кешеләрне китерер өчен Петерне кулланган.

БЕЗ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ?

12. Петернең үрнәге кимчелеге белән көрәшкән кардәшне ничек ныгыта ала?

12 Йәһвә безгә бирешмәскә ярдәм итә ала. Кайбер кимчелекләребез белән еллар буе көрәшкәнгә, безгә кайвакыт хәлебез Петернекеннән авыррак булып тоелырга мөмкин. Әмма Йәһвә безне көчле итә ала (Зәб. 94:17—19). Мәсәлән, бер абый-кардәшебез, хакыйкатькә килгәнче, күп еллар дәвамында гомосексуалист булган. Ул тормышын тамырдан үзгәрткән. Әмма шулай да кайвакыт аңа начар теләкләре белән көрәшергә туры килгән. Аңа бирешмәскә нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Йәһвә мине көчле итте. Аның рухы ярдәмендә мин әле дә хакыйкать юлыннан баруымны дәвам итәм. Бар кимчелекләремә карамастан, Йәһвә мине куллана һәм ныгытып тора».

Хорст Хеншель тулы вакытлы хезмәтен 1950 елның 1 гыйнварында башлаган. Ничек уйлыйсыз, ул гомере буе Йәһвәгә хезмәт иткәненә үкенгәнме? (13, 15 нче абзацны кара.) d

13. Рәсүлләр 4:13, 29, 31 дә рәсүл Петер безгә нинди үрнәк калдырган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Күргәнебезчә, Петер, кешеләрдән куркуга бирелеп, кайбер җитди хаталар кылган. Әмма Йәһвәдән көч сораганда, ул кыю эш итә алган. (Рәсүлләр 4:13, 29, 31 укы.) Без дә үз куркуларыбызны җиңә алабыз. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә яшәгән Хорст исемле яшь абый-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул мәктәптә басымга бирелеп, берничә тапкыр «Хайль, Гитлер!» дип әйткән. Әти-әнисе аны орышыр урынына, аның белән бергәләп, Йәһвәдән догада кыюлык сораган. Йәһвәгә таянганга һәм әти-әнисе ярдәм иткәнгә, Хорст кардәшебез ахыр чиктә нык булып калган. Соңрак ул болай дигән: «Йәһвә мине беркайчан да калдырмады» c.

14. Өлкәннәр рухы сынык кардәшләрне ничек ныгыта ала?

14 Йәһвә белән Гайсә безне калдырмаячак. Гайсәдән ваз кичкәннән соң, Петер мөһим сайлау алдында торган: Мәсих эзеннән барыргамы я бирешергәме? Элегрәк Гайсә Йәһвәдән Петернең иманы кимемәсен дип сораган булган. Аннары ул Петергә аның хакында дога кылганы турында һәм Петернең киләчәктә кардәшләрен ныгытачагы турында әйткән (Лүк 22:31, 32). Гайсәнең сүзләрен исенә төшергән саен, Петер һичшиксез дәртләнеп киткән! Без мөһим сайлау алдында торсак, Йәһвә безгә кайгыртучан өлкәннәр аша тугры калырга булышыр (Эфес. 4:8, 11). Күп еллар өлкән булып хезмәт итүче Пол исемле кардәш рухы сынык кардәшләрен дәртләндерергә тырыша. Ул аларга Йәһвәнең үзләрен хакыйкатькә ничек җәлеп иткәнен исләренә төшерергә тәкъдим итә, аннары Йәһвәнең аларны яратканына һәм калдырмаячагына ышандыра. Пол болай ди: «Йәһвә күп кенә боеккан кардәшләрне канатландырып җибәрде».

15. Петернең һәм Хорст кардәшнең мисаллары Маттай 6:33 тәге сүзләрнең хаклыгын ничек раслый?

15 Йәһвә Петернең һәм башка рәсүлләрнең ихтыяҗлары турында кайгырткан. Без хезмәтне тормышыбызда беренче урынга куйсак, Йәһвә безне дә матди яктан кайгыртачак (Мат. 6:33). Икенче бөтендөнья сугышыннан соң өстәрәк искә алынган Хорст кардәш пионер хезмәтен башларга теләгән, әмма бик ярлы булганга, үз-үзен тәэмин итә алырмы дип борчылган. Ул нәрсә эшләгән? Хорст Йәһвәне сынарга булган һәм район күзәтчесе килеп киткәндә атна буе хезмәттә катнашкан. Ни гаҗәп, атна ахырында район күзәтчесе аңа конверт тапшырган. Ул үзен белдертергә теләмәгән бер кардәштән булган. Андагы акча Хорст кардәшкә берничә ай дәвамында пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек биргән. Бу бүләк кардәшебезне Йәһвәнең үзе турында кайгыртачагына ышандырган. Шул очрактан соң Хорст кардәш гомере буе Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгән (Мал. 3:10).

16. Ни өчен Петернең үрнәген һәм хатларын өйрәнү мөһим?

16 Кайчандыр Петер Гайсәдән үзен калдыруын үтенгән булса да, аның шулай эшләмәгәненә, һичшиксез, бик шат булган! Гайсә Петерне алга таба да өйрәткән. Нәтиҗәдә, Петер тугры рәсүл һәм бар мәсихчеләр өчен искиткеч үрнәк булып киткән. Гайсәнең Петерне ничек итеп өйрәтүе безнең өчен дә күп файда китерә ала. Петер үз хезмәтендә алган сабакларны һәм башка күп төрле яхшы нәрсәләрне беренче гасырдагы җыелышларга язган ике хатында табып була. Киләсе мәкаләдә без шул хатлардагы искә төшерүләрне карап китәрбез һәм аларны бүген ничек кулланып булганы турында уйланырбыз.

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул

a Бу мәкалә безгә шуны онытмаска булышыр: без кимчелекләр белән көрәшүдә җиңеп, Йәһвәгә тугры хезмәт итә алабыз.

b Бу мәкаләдә күп кенә шигырьләр Марк бәян иткән яхшы хәбәрдән алынган, ә Марк, күрәсең, моның барысын Петердән ишеткән, ә Петер, үз чиратында, барысына үзе шаһит булган.

c jw.org сайтында «Хорст Хеншель. Йәһвә минем нык манарам» дигән видеоны карагыз.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Сәхнәләштерелгән фотографиядә Хорст Хеншельнең әти-әнисе аның белән бергә дога кыла һәм Йәһвәдән үз улларына тугры булып калырга булышсын дип сорый.