Тикшерүгә кагылышлы киңәшләр
Балалар өчен йөкләмәләр
Ата-аналарның зур җаваплылыгы бар. Алар балаларын Йәһвә турында өйрәтергә тиеш (Эфес. 6:4). Ата-аналарга ярдәм итәр өчен Йәһвә оешмасы күп мәкаләләр, видеолар һәм җырлар чыгара. Сез бу материалны балаларыгызны өйрәтер өчен ничек куллана аласыз?
Материалны табыгыз. Сайтыбызда сабыйлар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә күп материал, мәсәлән, видео һәм бастырып булган йөкләмәләр бар a. Бу материалны табар өчен эзләү юлына «сабыйлар» я «яшүсмерләр» дип җыегыз.
Туры килгән материал сайлагыз. Балагыз өчен төрле видеоларны, җырларны һәм башка материалны «Сабыйлар» дигән разделда табып була. Ә йөкләмәләрне табар өчен шул ук разделда «Гаилә белән гыйбадәт кылу. Йөкләмәләр» дигән рубриканы сайлагыз.
Үзегез дә катнашыгыз. Видеоларны һәм бастырып булган материалларны балагызның күңелен ачар өчен генә кулланмагыз. Балагыз белән бу материал нигезендә фикер алышыгыз һәм аңа Йәһвә белән дуслыгын ныгытырга булышыгыз.
a JW Library® кушымтасында яшьләр өчен чыгарылган бар видеоларны табып була, әмма бастырып булган йөкләмәләрнең саны чикле.