Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Шимшон кебек, Йәһвәгә таяныгыз

Шимшон кебек, Йәһвәгә таяныгыз

«Аллаһы Тәгалә Йәһвә, мине исеңә төшерче һәм... мине ныгытчы» (ХАК. 16:28).

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Ни өчен Шимшон турындагы хәбәрне карап чыгу файдалы?

 ШИМШОН исемен ишеткәндә, сезнең нинди образ туа? Бәлки, сез бик көчле кешене күз алдыгызга китерәсездер. Һәм бу дөрес тә. Әмма Шимшон бер акылсыз карар кабул иткән һәм ачы җимешләрен татыган. Шулай да Йәһвә аның тугры хезмәтен кадерләгән һәм аның мисалын Изге Язмаларга керткән.

2 Йәһвә, үз халкына ярдәм итәр өчен, Шимшонны гаҗәеп рәвештә кулланган. Шимшонның үлеменнән соң гасырлар үткәч, Йәһвә рәсүл Паулны нык иман күрсәткән кешеләр исемлегенә аны да кертергә дәртләндергән (Евр. 11:32—34). Шимшонның үрнәге безне рухландыра ала, чөнки хәтта авыр чакларда да ул Йәһвәгә таянган. Бу мәкаләдә без Шимшонның тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгарбыз.

ШИМШОН ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНГАН

3. Йәһвә Шимшонга нинди йөкләмә биргән?

3 Шимшон туганда, Исраил халкы өстеннән филистилеләр идарә иткән һәм аларны кысрыклаган (Хак. 13:1). Моның аркасында исраиллеләр зур газап кичергән. Йәһвә Шимшонны «Исраилне филистилеләр кулыннан коткарыр» өчен сайлаган (Хак. 13:5). Ризалашырсыз, бу авыр йөкләмәне үтәр өчен, Шимшонга Йәһвәгә таянырга кирәк булган.

Шимшон Йәһвәгә таянган һәм яңа шартларга җайлаша алган. Ул Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен кул астында булган нәрсәләрне кулланган (4, 5 нче абзацны кара.)

4. Йәһвә Шимшонга филистилеләр кулыннан котылырга ничек булышкан? (Хакимнәр 15:14—16)

4 Шимшонның Йәһвәнең ярдәменә таянганын күрсәтүче бер очракка игътибар итик. Берчак филистилеләрнең гаскәре, Шимшонны кулга алыр өчен, Ләһигә килгән. Ул, күрәсең, Яһүд җирендә урнашкан булган. Яһүд кешеләре филистилеләрдән бик курыккан. Шуңа күрә Шимшонны аларга бирергә булган. Алар Шимшонны ике яңа бау белән яхшылап бәйләгән һәм филистилеләр кулына тапшырган (Хак. 15:9—13). Әмма Шимшонга «Йәһвәнең рухы иңгән» һәм ул баулардан арынган. Аннары нәрсә булганы Изге Язмаларда болай дип сурәтләнә: «Ул күптән түгел генә үлгән ишәкнең казналык сөяген тапты һәм кулын сузып аны алды да аның белән 1000 кешене үтерде». (Хакимнәр 15:14—16 укы.)

5. Шимшон Йәһвәгә таянганын ничек күрсәткән?

5 Ни өчен Шимшон ишәкнең казналык сөяген кулланган? Бу бит сугыш коралы булмаган. Шимшон бу эштә коралына таяныр урынына Йәһвәгә таянган. Әйе, бу тугры ир-ат, Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен, кул астында булган нәрсәне кулланган. Нәтиҗәдә, Йәһвә, Шимшонга җиңү биреп, аны фатихалаган.

6. Йөкләмәләребезне үтәү турында әйткәндә, Шимшоннан нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Йәһвә безгә дә, хәтта бик авыр булып тоелган йөкләмәләребезне башкарыр өчен, көч бирә ала. Аллаһының моны ничек эшләгәне безне гаҗәпләндерергә мөмкин. Йәһвәнең ярдәменә таянсагыз, ул сезгә үз ихтыярын үтәргә булышыр (Гыйб. сүз. 16:3).

7. Ни өчен Йәһвәнең җитәкчелеген эзләү үтә мөһим? Мисал китерегез.

7 Теократик төзелешләрдә катнашкан күп кенә кардәшләр Йәһвәгә таянганнарын күрсәтә. Элек кардәшләр, гадәттә, Патшалык Залларын һәм башка биналарны үзләре проектлаштырган һәм төзегән. Әмма Йәһвә оешмасының үсә баруы үзгәрешләр таләп иткән. Җаваплы кардәшләр Йәһвәдән җитәкчелек сораган һәм яңа ысуллар кулланып караган. Мәсәлән, алар биналар сатып алган һәм анда ремонт ясаган. Ро́берт исемле кардәш соңгы еллар дәвамында бөтендөнья буйлап күп кенә теократик проектларда катнашкан. Ул болай ди: «Башта кайберәүләребезгә бу үзгәрешкә ияләшү авыр булды. Бу элек ничек эш иткәнебездән бик нык аерылып торды бит. Әмма кардәшләр җайлаша алды. Йәһвәнең шушы үзгәрешне фатихалаганы ап-ачык күренде». Әйе, Йәһвә үз халкы белән җитәкчелек итә һәм бу бер генә мисал. Вакыт-вакыт барыбызга да үз-үзебезгә мондый сорау бирергә кирәк: «Мин Йәһвәнең җитәкчелеген эзлимме һәм, уңышлы хезмәт итәр өчен, үзгәрешләргә ияләшәмме?»

ШИМШОН ЙӘҺВӘДӘН ЯРДӘМ КАБУЛ ИТКӘН

8. Шимшон, бик сусагач, нәрсә эшләгән?

8 Сез Шимшонның башка гаҗәеп эшләрен дә исегезгә төшергәнсездер. Бер очракта ул буш кул белән арысланны ботарлап ташлаган, ә соңрак Ашкелон шәһәрендә 30 филистилене үтергән (Хак. 14:5, 6, 19). Шимшон бу эшләрне Йәһвәнең ярдәме булмый торып башкара алмаганын бик яхшы белгән. Безгә бу кайдан билгеле? 1000 филистилене тар-мар иткәннән соң, ул бик сусаган, әмма су эзләп йөрер урынына, ул Йәһвәдән ярдәм сораган (Хак. 15:18).

9. Йәһвә Шимшонның ялваруына ничек җавап биргән? (Хакимнәр 15:19)

9 Йәһвә, Шимшонның ялваруына җавап итеп, могҗизалы рәвештә су чыганагы булдырган. Аннан су эчкәч, «аның көче кайткан, һәм аңа хәл кергән». (Хакимнәр 15:19 укы.) Еллар узгач, Ишмуил, Хакимнәр китабын язганда, шул чишмә, күрәсең, әле дә булган. Бу чишмә исраиллеләрнең исләренә шуны төшергән: Йәһвә үзеннән ярдәм сораган тугры хезмәтчеләреннән йөзен беркайчан да бормый.

Йәһвә биргән суны эчкәч, Шимшонга көч кергән. Без дә Йәһвә үзебезгә биргән нәрсәләрдән файдалансак, рухи яктан көчле булырбыз (10 нчы абзацны кара.)

10. Йәһвәнең ярдәмен алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Безнең ниндидер талантларыбыз һәм сәләтләребез булырга мөмкин, без шулай ук хезмәттә нәрсәгәдер ирешкәнбездер. Алай да безгә һәрчак Йәһвәдән ярдәм эзләргә кирәк. Без басынкылык белән шуны танырга тиеш: Йәһвәгә таянсак кына, чын уңышка ирешербез. Шимшон Йәһвә биргән суны эчкәч, аңа көч кергән. Безгә дә, рухи яктан нык булып калыр өчен, Йәһвә биргән бар нәрсәдән файдаланырга кирәк (Мат. 11:28).

11. Йәһвәнең ярдәменә таянганыбызны ничек күрсәтергә? Мисал китерегез.

11 Россиядә каты эзәрлекләүләргә очраган Алексей мисалына игътибар итик. Аңа бик авыр шартларда нык булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Алар хатыны белән яхшы рухи гадәтләр үстергән. Алексей болай ди: «Мин даими рәвештә шәхси өйрәнү үткәрәм һәм һәр көн Изге Язмаларны укыйм. Һәр иртә без хатыным белән көндәлек шигырьне укыйбыз һәм дога кылабыз». Безнең өчен сабак нинди? Әйдәгез, үзебезгә түгел, ә Йәһвәгә таяныйк. Моның өчен нык иман кирәк. Аны ничек үстерергә? Безгә регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнергә һәм теократик эшләрдә катнашырга кирәк. Йәһвә, үз чиратында, безнең тырышлыкларыбызны фатихалар. Шимшонны ныгыткан кебек, ул безне дә ныгытыр.

ШИМШОН БИРЕШМӘГӘН

12. Шимшон нинди хата кылган һәм бу очрак башкаларыннан нәрсә белән аерылып тора?

12 Шимшон безнең кебек камилсез кеше булган һәм кайчак хаталар кылган. Мәсәлән, бер акылсыз карары аяныч нәтиҗәләргә китергән. Күпмедер вакыт хаким булып хезмәт иткәннән соң, «ул Сөрек үзәнендә яшәгән Дәлилә исемле бер хатынга гашыйк булган» (Хак. 16:4). Моңа кадәр Шимшон бер филистиле хатынга өйләнергә булган, әмма бу «Йәһвәдән булган». Ә Ул филистилеләргә «каршы эш итәр өчен мөмкинлек эзләгән». Соңрак Шимшон Газа шәһәрендә бер филистиле фахишә йортында тукталган. Йәһвә аңа шул шәһәрнең капкаларын алып китәргә көч биргән. Шулай итеп, шәһәр яклаусыз калган (Хак. 14:1—4; 16:1—3). Дәлилә исә, күрәсең, исраилле булган һәм аның белән мөнәсәбәтләр Шимшонга филистилеләр белән көрәшергә ярдәм итмәгән.

13. Дәлилә Шимшонга нинди кабахәтлек кылган?

13 Дәлилә зур акча өчен Шимшонны филистилеләргә сатарга ризалашкан. Шимшон Дәлиләне бик нык яратканга, аның нәрсә эшләргә җыенганын, күрәсең, аңламаган. Дәлилә аның көче кайдан килгәнен сорый-сорый, аны интектереп, йончытып бетергән һәм ахыр чиктә Шимшон бирешкән. Кызганычка каршы, акылсыз карары аркасында Шимшон вакытлыча көчен һәм Йәһвәнең хуплавын югалткан (Хак. 16:16—20).

14. Шимшонның Дәлиләгә таянуы нәрсәгә китергән?

14 Йәһвәгә түгел, ә Дәлиләгә таянганга, Шимшон ачы нәтиҗәләр татыган. Филистилеләр аны кулга алган һәм күзләрен чыгарган. Алар, аны Газага илтеп, төрмәгә утырткан. Үз вакытында Шимшон нәкъ шул шәһәрнең капкаларын алып киткән булган. Шунда ул, кол кебек, ашлык тарткан. Берникадәр вакыттан соң филистилеләр үз илаһы Дагонга корбаннар китерер өчен бәйрәмгә җыелган, чөнки, алар уйлаганча, нәкъ Дагон Шимшонны кулларына тапшырган. Шимшонны мыскыллар өчен, алар аны, төрмәдән китерергә кушкан (Хак. 16:21—25).

Йәһвә филистилеләрне җәзалар өчен Шимшонга көч биргән (15 нче абзацны кара.)

15. Шимшон яңадан Йәһвәгә таяна башлаганын ничек күрсәткән? (Хакимнәр 16:28—30) (Тышлыктагы рәсемне кара.)

15 Шимшон, җитди хата кылса да, бирешмәгән. Ул, Аллаһы биргән йөкләмәсен үтәр өчен, мөмкинлекләр эзләгән. (Хакимнәр 16:28—30 укы.) Шимшон: «И Аллаһы, мин филистилеләрдән... үч алыйм әле»,— дип Йәһвәгә ялварган. Хак Аллаһы Шимшонны ишеткән һәм аңа могҗизалы көчен кайтарган. Нәтиҗәдә, бу юлы Шимшон, элеккеге очракларга караганда, күбрәк филистилене һәлак итә алган.

16. Шимшонның хатасыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Шимшон, хатасының аяныч нәтиҗәләрен татыса да, барыбер Йәһвә ихтыярын үтәргә тырышкан. Без дә хата кылсак һәм безне төзәтсәләр, я вазифаларыбыздан мәхрүм итсәләр, әйдәгез, бирешмик. Йәһвә безне һәрчак кичерергә әзер (Зәб. 103:8—10). Үткән хаталарыбызга карамастан, Йәһвә, Шимшон очрагындагы кебек, безгә, үз ихтыярын үтәр өчен, көч бирә ала.

Шимшон хатасына ачы үкенгән, әмма бирешмәгән. Без дә бирешмик (17, 18 нче абзацны кара.)

17, 18. Майклның очрагы сезгә нәрсәсе белән ошады? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Майкл исемле яшь абый-кардәшнең очрагын карап чыгыйк. Ул теократик эшләрдә актив катнашкан, хезмәттәш ярдәмче булган һәм гомуми пионер булып хезмәт иткән. Әмма, кызганычка каршы, хатасы аркасында, җыелыштагы вазифаларын югалткан. Ул болай дип сөйли: «Моңа кадәр мин Йәһвә эшенең уртасында кайнадым, ләкин көймәм бер мизгелдә комга терәлгәндәй булды. Әлбәттә, мин беркайчан да Йәһвә үземне ташлады дип уйламадым. Шулай да кайбер шикләрем булды: Аллаһы белән мөнәсәбәтләрем элеккегечә җылы булырмы? Җыелышта элеккегечә хезмәт итә алырмынмы?»

18 Бәхеткә каршы, Майкл бирешмәгән. Ул болай дип дәвам итә: «Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне торгызыр өчен, мин догада аңа йөрәгемне бушаттым, Изге Язмаларны өйрәндем һәм уйландым». Вакыт узу белән Майклга җыелышта кабат вазифалар бирелә башлаган. Хәзер ул өлкән һәм гомуми пионер булып хезмәт итә. «Мин Йәһвәнең яратуын әле дә сизә идем, чөнки кардәшләр, аеруча өлкәннәр, миңа ярдәм кулы сузды һәм дәртләндереп торды. Хәзер мин җыелышта саф вөҗдан белән хезмәт итә алам. Булган хәлләр мине Йәһвәнең чыннан да тәүбә иткән кешеләрне кичерергә әзер икәненә өйрәтте»,— дип әйтә Майкл. Әгәр без дә хата кылган булсак, әмма үзгәрергә тырышсак һәм Йәһвәгә таянсак, ул, һичшиксез, безне хезмәттә кулланачак һәм фатихалаячак (Зәб. 86:5; Гыйб. сүз. 28:13).

19. Шимшонның мисалы сезне нәрсәгә өйрәтте?

19 Бу мәкаләдә без Шимшон тормышыннан берничә гаҗәеп вакыйга карап чыктык. Әйе, ул камил булмаган, шулай да хәтта җитди хата кылганнан соң да, Йәһвәгә хезмәт итүдә бирешмәгән. Йәһвә дә аңардан баш тартмаган. Аллаһы кабат Шимшонга җиңү биргән. Йәһвә аны Еврейләргә 11 нче бүлектә китерелгән тугры кешеләр исемлегенә керткән. Димәк, ул әле дә аны нык иманлы кеше дип күрә. Шундый яратучан күктәге Атабызга хезмәт итү нинди бәхет, ул бит, без көчсезләнгәндә, безгә ярдәмгә ашыга! Шуңа күрә, әйдәгез, Шимшон кебек, Йәһвәгә болай дип ялварыйк: «Мине исеңә төшерче һәм... мине ныгытчы» (Хак. 16:28).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

a Шимшон исемен күпләр белә, хәтта Изге Язмалар белән әллә ни таныш булмаган кешеләр дә. Аның турында спектакльләр куялар, җырлар язалар һәм фильмнар төшерәләр. Әмма Шимшон турындагы хәбәр Изге Язмаларда кызык өчен генә китерелми. Чынында без бу нык иманлы кешедән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз.