Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Юашлык күрсәтеп, көчле булыгыз

Юашлык күрсәтеп, көчле булыгыз

«Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын» (2 ТИМ. 2:24).

120 ҖЫР Мәсих кебек юаш булыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Эштә я мәктәптә безгә нинди сорау бирергә мөмкиннәр?

 БЕРГӘ эшләгән кешеләр я сыйныфташлар сездән ышануларыгыз турында сораганда, сез үзегезне ничек хис итәсез? Дулкынланасызмы? Күбебез әйе дияр. Әмма андый сораулар кешенең нәрсә уйлаганын һәм нәрсәгә ышанганын ачыклый, ә бу безгә яхшы хәбәр белән бүлешергә мөмкинлек бирә. Ләкин кайчак кеше андый сорауларны безнең белән риза булмаганга я бәхәсләшергә теләгәнгә бирергә мөмкин. Һәм бу безне бер дә гаҗәпләндерми, чөнки кайберәүләр безнең турындагы ялганга ышана (Рәс. 28:22). Өстәвенә, без «соңгы көннәрдә» яшәгәнгә, күпләр «килешмәүчән» һәм хәтта «рәхимсез» (2 Тим. 3:1, 3).

2. Ни өчен без юаш булырга телибез?

2 Сезнең сорау туадыр: «Берәрсе Изге Язмаларга нигезләнгән ышануларымны шик астына алса, ничек йомшак итеп җавап кайтарырга?» Бу яктан сезгә нәрсә булыша алыр? Бер сүз белән әйткәндә — юашлык. Юаш кеше, берәрсе үзенең ачуын чыгарырга тырышканда я ничек җавап бирергә икәнен белмәгәндә, тыныч кала (Гыйб. сүз. 16:32). Әйе, әйтүе җиңел. Алайса юашлыкны ничек үстерергә? Берәрсе ышануларыгызны шик астына алса, ничек аңа юаш җавап кайтарырга? Ә сез әти-әни булсагыз, балаларыгызга юашлык белән ышануларын якларга ничек булышырга? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

ЮАШЛЫКНЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

3. Ни өчен юаш кешене көчсез түгел, ә көчле дип атап була? (2 Тимутигә 2:24, 25)

3 Юаш кеше чынлыкта көчсез түгел, ә көчле шәхес. Чөнки киеренке хәлләрдә тыныч булып калыр өчен көч таләп ителә. Юашлык — «рух җимешенең» бер өлеше (Гәл. 5:22, 23). «Юашлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең бер формасы буйсындырылган кыргый атны сурәтләр өчен кулланыла. Андый ат, кулга ияләштерелгән булса да, барыбер көчле булып кала. Без дә юаш һәм шул ук вакыт көчле була алабыз. Әмма бу үзебезнең хәлебездән генә килми. Моның өчен Аллаһыдан бу күркәм сыйфатны үстерергә булышсын дип изге рухын сорарга кирәк. Төрле очраклар күрсәткәнчә, бу мөмкин. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре, каршы килүчеләр белән сөйләшкәндә, юаш җавап биреп, башкаларда яхшы тәэсир калдыра. (2 Тимутигә 2:24, 25 укы.) Юашлык көчле ягыбыз булсын өчен нәрсә эшләргә?

4. Исхак мисалыннан юашлык турында нәрсәгә өйрәнеп була?

4 Изге Язмаларда юашлыкның мөһимлеген күрсәтүче күп очраклар бар. Исхак мисалына игътибар итик. Ул филистилеләр җиренә Герарга килеп, анда урнашкач, аның көнчел күршеләре атасының хезмәтчеләре казыган коеларны күмеп куйган. Хокуклары өчен көрәшер урынына Исхак өйдәгеләре белән бүтән җиргә күченгән һәм шунда башка коелар казыган (Ярат. 26:12—18). Әмма филистилеләр шул коелар өчен дә бәхәсләшкән. Шулай да Исхак алар белән тынычлык сакларга тырышкан (Ярат. 26:19—25). Башкалар Исхакның ачуын чыгарырга тырышканда, аңа юаш булып калырга нәрсә булышкан? Әти-әнисенең үрнәге. Әтисе Ибраһим тыныч холыклы кеше булган, ә әнисе Сара «тыныч һәм юаш рухы» белән билгеле булган (1 Пет. 3:4—6; Ярат. 21:22—34).

5. Мәсихче ата-аналар балаларын юашлыкка өйрәтә алганын нинди мисал күрсәтә?

5 Әти-әниләр, сез дә балаларыгызны юашлыкка өйрәтә аласыз. 17 яшьлек Макса́нс кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аңа мәктәптә һәм хезмәттә ачулы кешеләр белән очрашырга туры килгән. Әти-әнисе түземлелек белән аңа юашлык сыйфатын үстерергә булышкан. Алар болай ди: «Берәрсе ачуыбызны чыгарганда, ташка таш ату җиңел, ә менә үзеңне кулда тотып калыр өчен көч кирәк. Без бу фикерне улыбызның йөрәгенә салырга тырыштык». Бәхеткә каршы, Максанс юашлык сыйфатын үстерә алган.

6. Юашлык сыйфатын үстерер өчен дога ничек булыша ала?

6 Киеренке хәлдә, мәсәлән берәрсе Аллаһы исемен хурлаганда я Изге Язмаларны тәнкыйтьләгәндә, үзебезне ничек тотарга? Юаш җавап кайтарыр өчен, безгә Йәһвәдән изге рух белән зирәклек сорарга кирәк. Әмма соңрак, сөйләшүдән соң, йомшаграк җавап биреп булганын аңласак, нәрсә эшләргә? Кабат дога кылыйк һәм киләсе тапкыр ничек яхшырак җавап кайтарып булганы турында уйланыйк. Йәһвә исә үзебезне контрольда тотар өчен һәм юаш булыр өчен изге рухын бирәчәк.

7. Билгеле бер шигырьләрне ятлау киеренке очракларда ничек булыша ала? (Гыйбрәтле сүзләр 15:1, 18)

7 Изге Язмалардагы кайбер шигырьләр безгә телебезне тезгендә тотарга булыша ала. Аллаһының изге рухы шул шигырьләрне, кирәк булганда, исебезгә төшерер (Яхъя 14:26). Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр китабындагы принциплар безгә юаш булырга ярдәм итә ала. (Гыйбрәтле сүзләр 15:1, 18 укы.) Шулай ук бу китапта киеренке хәлләрдә тыныч калуның файдасы күрсәтелә (Гыйб. сүз. 10:19; 17:27; 21:23; 25:15).

ЮАШ БУЛЫР ӨЧЕН, ТӨШЕНӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК

8. Кешенең ни өчен безгә сорау биргәнен аңлау мөһимме? Аңлатыгыз.

8 Төшенә белү дә безгә ярдәм итә ала (Гыйб. сүз. 19:11). Төшенә белгән кеше, ышанулары шик астына алынганда, тыныч кала. Кайбер сораулар айсбергларга тиң, аларның очы гына күренә. Мәсәлән, кешене берәр сорау бирергә яшерен ниятләре я борчулары этәрергә мөмкин. Шуңа күрә, җавап биргәндә, моны исәпкә алырга кирәк (Гыйб. сүз. 16:23).

9. Гидеон ифраимлылар белән сөйләшкәндә, аның төшенә белүе һәм юашлыгы ничек күренгән?

9 Әйдәгез, Гидеонның ифраимлыларга ничек җавап биргәнен карап чыгыйк. Бервакыт алар аны үзләрен дошманнар белән сугышырга чакырмаганы аркасында гаепләгән. Ни сәбәпле алар шундый ачулы булган? Бу аларның горурлыгына тигәнме? Ничек кенә булмасын, Гидеон, зирәклек күрсәтеп, аларның хисләрен хөрмәт иткән һәм юаш җавап кайтарган. Нәтиҗәдә, «алар тынычланган» (Хак. 8:1—3).

10. Ышануларыбыз турында сорау биргән кешегә юашлык белән җавап бирергә нәрсә булышыр? (1 Петер 3:15)

10 Бергә эшләгән кеше я сыйныфташыбыз мәсихче нормаларыбызны шик астына куйганда, ышануларыбызны ничек якларга? Андый очракларда аларның карашларын исәпкә алыйк. (1 Петер 3:15 укы.) Кешенең соравына һөҗүмгә кебек түгел, ә аны нәрсә борчыганын белү мөмкинлегенә кебек карагыз. Сорауның сәбәбе нинди генә булмасын, йомшак һәм игелекле итеп җавап бирү яхшы булыр иде. Җавабыбыз кешене үз карашларын үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин. Хәтта кеше тупас сөйләшсә я безне мыскылласа да, һәрчак тыныч булып калырга тырышыйк (Рим. 12:17).

Туган көнгә чакыруның сәбәбе турында уйлансак, яхшырак җавап бирә алырбыз (11, 12 нче абзацны кара.)

11, 12. а) Ышануларыбызга кагылышлы сорауларга җавап кайтарыр алдыннан нәрсә турында уйланып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Кешенең соравы яхшы сөйләшүгә китерә аламы? Аңлатыгыз.

11 Бергә эшләгән кеше, мәсәлән, бездән ни өчен туган көннәрне бәйрәм итмәгәнебезне сораса, шуның турында уйланыгыз: ул Йәһвә Шаһитләренә күңел ачарга гел дә ярамый дип уйлыймы? Я тотышыбыз коллективтагы дуслык мөнәсәбәтләрен җимерә дип борчыламы? Без аны, башкаларны кайгыртканы өчен, мактый алабыз һәм без дә эштә җылы атмосфера булдырырга теләгәнебез турында әйтә алабыз. Шуннан соң аның белән, бәлки, Изге Язмаларның туган көннәргә карашы турында дусларча сөйләшеп булыр.

12 Башка сораулар туганда да, шулай ук эш итеп була. Мәсәлән, сыйныфташыбыз Йәһвә Шаһитләре гомосексуализмга карашларын үзгәртергә тиеш дип әйтергә мөмкин. Бәлки, ул безнең карашларыбызны аңлап бетермидер яисә аның дусты я туганы гомосексуалисттыр, я ул без андый тормыш алып барган кешеләрне нәфрәт итәбез дип уйлыйдыр. Аны без бар кешеләрне яратабыз дип һәм аларның сайлау иреген хөрмәт итәбез дип ышандырыйк b (1 Пет. 2:17). Шуннан соң, бәлки, аңа Изге Язмалардагы нормаларның файдалы булуын күрсәтеп булыр.

13. Аллаһыга ышануыбыздан көлгән кешегә ничек ярдәм итеп була?

13 Берәрсе безгә катгый рәвештә каршы төшсә, аның нәрсәгә ышанганын беләбез дигән нәтиҗәгә килергә ашыкмыйк (Тит. 3:2). Мәсәлән, сыйныфташыбыз Аллаһыга ышануыбыздан көләргә мөмкин. Без ул эволюциягә ышана һәм бу теория турында күпне белә дип уйлыйбыздыр. Әмма чынлыкта ул ишеткәннәрен генә кабатларга мөмкин. Фән турында бәхәсләшер урынына, бәлки, аңа, уйлансын өчен, берәр сорау биреп я мәгълүмат калдырып булыр. Без сайтыбыздагы иҗади эшләр турындагы мәгълүматка игътибар итә алабыз. Ул соңрак, мөгаен, анда караган я укыган нәрсәләр турында сөйләшергә теләр. Әйе, хөрмәт белән җавап кайтарсак, бу аны үз карашларын үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин.

14. Нилл, үз сыйныфташына булышыр өчен, сайтны ничек кулланган?

14 Нилл исемле яшүсмер, Йәһвә Шаһитләре турындагы ялгыш карашларны җиңәр өчен, сайтыбызны куллана. Ул болай ди: «Бер сыйныфташым мин фәнгә һәм фактларга түгел, ә җыен әкиятләр язылган китапка ышанам дип әйтә иде». Ул Ниллга үз ышануларын аңлатыр өчен мөмкинлек бирмәгәнгә, кардәшебез аңа сайтыбыздагы «Фән һәм Изге Язмалар» дигән рубриканы күрсәткән. Соңрак сыйныфташы барлыкка китерү белән бәйле темаларга теләбрәк сөйләшә башлаган, күрәсең, ул сайтка кергән булган. Сезнең очракта да шундый ук хәл булырга мөмкин.

ГАИЛӘГЕЗ БЕЛӘН ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

15. Ата-аналар балаларына иманнарын юашлык белән якларга ничек булыша ала?

15 Ата-аналар, балаларыгызны иманнарын юашлык белән якларга өйрәтегез (Ягък. 3:13). Кайбер ата-аналар гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында андый сөйләшүләрне сәхнәләштерергә булган. Алар балалары белән мәктәптә күтәрелә алган темаларны карап чыга, ничек җавап биреп булганы турында фикер алыша һәм репетиция ясый. Шулай ук балаларын юаш җавап кайтарырга өйрәтә. ( «Сәхнәләштерү өчен темалар» дигән рамканы карагыз.)

16, 17. Сәхнәләштерүләр яшь кардәшләребезгә ничек булыша ала?

16 Сәхнәләштерүләр яшь кардәшләребезгә үз иманнарын ныгытырга булыша һәм ышанычлы дәлилләр китерергә өйрәтә. Сайтыбызда «Яшьләрнең сораулары» дигән интернет мәкаләләр һәм яшүсмерләр өчен йөкләмәләр бар. Бу мәгълүмат яшьләргә ышануларына инанган булырга һәм үз сүзләре белән җавап кайтарырга булыша. Гаиләбез белән бергә шул мәкаләләрне карап чыгу безнең барыбызга ышануларыбызны юашлык белән якларга ярдәм итә.

17 Мэ́тью исемле яшь кардәшебезнең мисалына игътибар итик. Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында ул әти-әнисе белән бергә еш кына мәктәптә туа алган темалар буенча тикшерүләр үткәрә. Ул болай ди: «Без була алган очраклар турында уйланабыз, тикшерүләр үткәрәбез һәм ничек җавап биреп булганын сәхнәләштерәбез. Ышануларымның нәрсәгә нигезләнгәнен аңлаганда, мин үземне тыныч хис итәм һәм миңа юаш җавап кайтару җиңелрәк була».

18. Көләсәйлеләргә 4:6 да нинди киңәш бирелә?

18 Берәр кемне инандырыр өчен ышаныч белән сөйләү генә җитәрлек түгел. Безгә юаш һәм әдәпле дә булырга кирәк. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.) Ышануларыбызны уртаклашу тупны атуга охшаш. Без тупны ипләп я бар көчебездән ата алабыз. Ипләп ыргытсак, башкалар аны тота алыр һәм уен алга таба барыр. Шул ук рәвешчә, әдәпле һәм юаш булсак, кешеләр безне теләбрәк тыңлар һәм сөйләшү дәвам ителер. Әлбәттә, безнең белән бәхәсләшергә я бездән көләргә теләгән кешеләр дә бар. Без алар белән сөйләшүне дәвам итәргә бурычлы түгел (Гыйб. сүз. 26:4). Әмма андый кешеләр әллә ни күп булмастыр. Ә менә тыңлаучылар күбрәк булыр.

19. Ни өчен безгә, иманыбызны яклаганда, юаш булырга кирәк?

19 Шунысы ап-ачык, юашлык үстерү күп файда китерә. Сезгә мәкерле сорау бирсәләр я сезне гаделсез тәнкыйтьләсәләр, юаш булып калыр өчен, Йәһвәдән көч сорагыз. Истә тотыгыз, юаш булуыгыз фикер каршылыкларына, бәхәскә әйләнмәскә булышыр. Һәм юаш, хөрмәт тулы җавабыгыз башкаларны сезнең һәм Изге Язмалардагы хакыйкать турындагы карашларын үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин. Ышануларыгызны «якларга һәрвакыт әзер булыгыз. Ләкин моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез» (1 Пет. 3:15). Юашлык күрсәтеп, көчле булыгыз.

88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт

a Башкалар безнең ачуыбызны чыгарырга тырышканда я ышануларыбызны шик астына алганда, иманыбызны юашлык белән ничек якларга? Бу мәкаләдә шушы сорауга җавап бирелер.

b Күбрәк мәгълүмат табар өчен, «Уяныгыз!» журналының 2016 елның 4 нче чыгарылышында «Аллаһы Сүзендә гомосексуализм турында ни әйтелә?» дигән мәкаләне карагыз.

c Файдалы киңәшләрне табар өчен, сайтыбызда «Яшьләрнең сораулары» һәм «Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар» дигән интернет мәкаләләрне карагыз.