Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Яшьләр, киләчәгегез нинди булыр?

Яшьләр, киләчәгегез нинди булыр?

«Үткен акыл сине яклап торыр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 2:11).

135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Йәһуәш, Узия һәм Йошия нинди авырлыкка очраган?

 КҮЗ алдыңа китер: син бала я яшүсмер чагыңда Аллаһы халкының патшасы булып киттең, ди. Син үз хакимлегеңне ничек кулланыр идең? Изге Язмаларда бик яшь чакта тәхеткә утырган берничә Яһүд патшасы турында әйтелә. Мәсәлән, Йәһуәш 7 яшендә, Узия 16 яшендә, ә Йошия 8 яшендә патша булып киткән. Аларга бер дә җиңел булмагандыр! Әмма Йәһвәнең һәм башкаларның ярдәме белән алар үз авырлыкларын җиңгән һәм күп яхшы эшләр кыла алган.

2. Ни өчен безгә Йәһуәш, Узия һәм Йошия турында күбрәк белергә кирәк?

2 Без патшалар я патшабикәләр булмасак та, бу өч патшадан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Алар акыллы карарлар да, акылсыз карарлар да кабул иткән. Аларның мисаллары безгә дусларны акыллы сайлау, басынкы булып калу һәм алга таба да Йәһвәгә таяну никадәр мөһим икәнен күрергә булышыр.

ЯХШЫ ДУСЛАР САЙЛА

Яхшы дусларның киңәшләренә колак салсак, Йәһуәшнең үрнәгенә иярербез (3, 7 нче абзацны кара.) c

3. Баш рухани Йодай Йәһуәш патшага акыллы карарлар кабул итәргә ничек булышкан?

3 Йәһуәшнең яхшы карарларыннан өйрән. Яшь чагында Йәһуәш патша акыллы эш иткән. Йәһуәш атасыз үскәнгә, аны баш рухани Йодай үз улыдай тәрбияләгән һәм Йәһуәш аның киңәшләренә колак салган. Нәтиҗәдә, Йәһуәш, хак гыйбадәтне сайлап, Йәһвәгә хезмәт итәргә булган. Ул хәтта гыйбадәтханәне торгызу эшләрен оештырган (2 Елъ. 24:1, 2, 4, 13, 14).

4. Йәһвәнең күрсәтмәләрен тыңлау нинди файда китерә? (Гыйбрәтле сүзләр 2:1, 10—12)

4 Сине әти-әниең я башка якын кешең Йәһвәне яратырга һәм аның нормалары буенча яшәргә өйрәтсә, моны кыйммәтле бүләк итеп күр. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1, 10—12 укы.) Әти-әниләр үз балаларын төрле ысуллар ярдәмендә өйрәтергә мөмкин. Мәсәлән, Катя исемле апа-кардәшнең әтисе, иртән аны мәктәпкә озатканда, аның белән көндәлек шигырь турында фикер алышкан. Катя болай ди: «Андый фикер алышулар миңа көн дәвамында туган авырлыкларны кичереп чыгарга булышты». Әгәр дә син әти-әниеңнең Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелеген чик итеп күрсәң, нәрсә эшләргә? Аларның җитәкчелегенә буйсынырга сиңа нәрсә булышыр? Анастасия исемле апа-кардәшнең сүзләре буенча, аның әти-әнисе аңа ни өчен билгеле бер чикләрне куйганын аңлаткан. Ул болай ди: «Бу миңа шул кагыйдәләрне чик итеп түгел, ә ярату тулы яклау итеп күрергә булышты».

5. Синең карарларың әти-әниеңә һәм Йәһвәгә ничек тәэсир итәчәк? (Гыйбрәтле сүзләр 22:6; 23:15, 24, 25)

5 Син, әти-әниеңнең Язмаларга нигезләнгән киңәшен тотканда, аларны шатландырырсың, ә иң мөһиме, Йәһвәне сөендерерсең һәм аның белән дуслыгыңны ныгытырсың. (Гыйбрәтле сүзләр 22:6; 23:15, 24, 25 укы.) Әллә бу, яшь Йәһуәшнең үрнәгенә иярер өчен, җитди сәбәпләр түгелме?

6. Йәһуәш кемнең киңәшләренә колак сала башлаган һәм бу нәрсәгә китергән? (2 Елъязма 24:17, 18)

6 Йәһуәшнең акылсыз карарларыннан гыйбрәт ал. Йодай үлеп киткәч, Йәһуәш начар кешеләр белән аралаша башлаган. (2 Елъязма 24:17, 18 укы.) Ул Йәһвәне яратмаган Яһүд түрәләренең сүзләренә колак салган. Ризалашырсыңдыр, Йәһуәшкә бу кешеләрдән уттан качкандай качарга кирәк булган (Гыйб. сүз. 1:10). Әмма моның урынына ул аларны дуслар итеп күргән. Нәтиҗәдә, ул хәтта үзен төзәтергә теләгән туганы Зәкәрияне үтерткән (2 Елъ. 24:20, 21; Мат. 23:35). Нинди кансыз һәм мәрхәмәтсез булып киткән Йәһуәш! Ул тормышын яхшы башласа да, нәтиҗәдә, мөртәт һәм кеше үтерүче булып киткән. Ахыр чиктә, ул үз хезмәтчеләре кулыннан үлгән (2 Елъ. 24:22—25). Йәһуәш Йәһвәне һәм Аны яраткан кешеләрне тыңлаган булса, аның тормышы гел башкача булыр иде. Йәһуәш мисалыннан нинди сабак алып була?

7. Яхшы дусларны ничек сайларга? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Сабакларның берсе: безгә үзебезгә яхшы яктан тәэсир иткән дусларны сайларга кирәк. Ә аларны ничек билгеләргә соң? Алар Йәһвәне яратырга һәм аны сөендерергә тели. Үз яшьтәшләрең белән генә чикләнмә. Йодай да бит Йәһуәштән күпкә олырак булган. Мондый сораулар турында уйланып кара: «Алар Йәһвәгә иманымны ныгытырга булышамы? Алар мине Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә дәртләндерәме? Аларга Йәһвә һәм хакыйкать турында сөйләшергә ошыймы? Дусларым Йәһвәнең нормаларын хөрмәт итәме? Алар мин ишетергә теләгәнне генә сөйлиме я, кирәк булганда, кыюлык күрсәтеп, мине төзәтә дә алырмы?» (Гыйб. сүз. 27:5, 6, 17). Көн кебек ачык: Йәһвәне яратмаган дуслар сиңа юлдаш түгел. Ә Йәһвәне яраткан кешеләргә ике куллап тотын, аларны җибәрмә. Алар чын дуслар (Гыйб. сүз. 13:20).

8. Социаль челтәрләрне куллансаң, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

8 Социаль челтәрләр безгә туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән элемтәдә калырга булыша. Әмма күп кенә кешеләр, сатып алган әйберләрен я эшләгән эшләрен күрсәтүче фотоларны һәм видеоларны куеп, башкаларны шаккаттырырга тырыша. Син дә социаль челтәрләрне куллансаң, үзеңә мондый сораулар биреп кара: «Мин алай-болай башкаларны гаҗәпләндерергә теләмимме? Мин ныгытучы нәрсәләр белән уртаклашаммы я мактанырга телимме? Мин социаль челтәрләрне кулланган кешеләргә үз фикер йөртү рәвешемне, сөйләмемне һәм эш итү рәвешемне бозарга юл куймыйммы?» Җитәкче советта хезмәт иткән Нейтан Норр кардәш мондый киңәш биргән: «Кешеләргә ярарга тырышсаң, беркемгә дә ярый алмассың. Ә менә Йәһвәгә ярарга тырышсаң, аны яраткан бар кешеләргә ярарсың».

БАСЫНКЫ БУЛЫП КАЛ

9. Йәһвәнең ярдәме белән Узия патша нәрсәгә ирешкән? (2 Елъязма 26:1—5)

9 Узиянең яхшы карарларыннан өйрән. Яшь чагында Узия патша басынкы булган. Ул «Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәргә» өйрәнгән. Узия барлыгы 68 ел яшәгән һәм гомеренең шактый өлешен Йәһвә фатихалап торган. (2 Елъязма 26:1—5 укы.) Узия Исраил халкының күп дошманнарын җиңгән һәм, Иерусалимны яклар өчен, күп чаралар күргән (2 Елъ. 26:6—15). Узия, Йәһвә ярдәме белән кылган эшләре турында уйланганда, зур шатлык кичергән булса кирәк (Вәг. 3:12, 13).

10. Узия патша белән нәрсә булган?

10 Узиянең акылсыз карарларыннан гыйбрәт ал. Узия патша башкаларга боерыклар бирергә күнеккән булган. Бәлки, шул сәбәпле ул нәрсә тели, шуны эшли ала дип уйлый башлагандыр. Беркөнне Узия фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен гыйбадәтханәгә кергән, ә патшаларның андый хокуклары булмаган (2 Елъ. 26:16—18). Баш рухани Азария аңа каршы төшкән, ә Узиянең моңа ачуы кабарган. Шунда Йәһвә аны махау чире белән җәзалаган. Кызганыч, бу адымы белән Узия бар тугры хезмәт елларын сызып ташлаган (2 Елъ. 26:19—21). Узия басынкы булып калса, андый аяныч хәлгә калмас иде!

Казанышларыбыз белән мактаныр урынына, бөтен данны Йәһвәгә бирик (11 нче абзацны кара.) d

11. Сиңа басынкы булып калырга нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Узия, куәтле патша булып киткәч, үзенең кем ярдәмендә уңышлы булганын онытып җибәргән. Моннан сабак нинди? Без тормышыбызда һәм хезмәтебездә булган бар яхшы нәрсәләр Йәһвәдән килгәнен онытмаска тиеш. Казанышларыбыз белән мактаныр урынына, әйдәгез, бөтен данны Йәһвә Аллаһыга юнәлтик b (1 Көр. 4:7). Безгә басынкылык белән үзебезнең камилсез һәм төзәтүгә мохтаҗ булганыбызны танырга кирәк. 60 яшьләр тирәсендә булган абый-кардәш болай ди: «Башкалар минем хаталарыма игътибар иткәндә, мин үпкәләмәскә һәм боекмаска өйрәндем. Мине берәрсе төзәтсә, мин борын салындырып йөрмим, ә алга атларга тырышам». Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтеп, үзебезне басынкы тотсак, безнең барысы да яхшы булачак (Гыйб. сүз. 22:4).

АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘНЕ ЭЗЛӘ

12. Яшүсмер чагында Йошия Йәһвәне ничек эзләгән? (2 Елъязма 34:1—3)

12 Йошиянең яхшы карарларыннан өйрән. Әле яшүсмер чагында Йошия Йәһвәне эзли башлаган. Ул Йәһвә турында күбрәк белергә һәм аның ихтыярын үтәргә теләгән. Әмма яшь патшага бу җиңел бирелмәгән, чөнки күп кенә исраиллеләр ялган илаһларга табынган. Әмма Йошия кыюлык белән эш иткән! Ялган табыну белән көрәшә башлаганда, аңа әле 20 дә булмаган. (2 Елъязма 34:1—3 укы.)

13. Йәһвәгә багышлану синең өчен нәрсәне аңлата?

13 Син, хәтта бик яшь булсаң да, Йошиядән үрнәк алып, Йәһвә һәм аның сыйфатлары турында күбрәк белергә тырыш. Бу сиңа киләчәктә тормышыңны Йәһвәгә багышларга булышыр. Ә бу тормышыңны ничек үзгәртәчәк? 14 яшендә суга чумдырылган Лу́ка исемле абый-кардәш болай дигән: «Моннан ары мин Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярмын һәм аның йөрәген сөендереп яшәрмен» (Марк 12:30). Син дә шулай эшләргә тырышсаң, күп фатихалар урырсың!

14. Йошия патшадан үрнәк алган яшьләрнең мисалларын китерегез.

14 Яшь кардәшләребез нинди авырлыкларга дучар була? Мәсәлән, 12 яшендә суга чумдырылган Йо́ханны сыйныфташлары электрон тәмәке — вейпны тартырга кыстаган. Бу басымга каршы торыр өчен, Йохан андый тәмәке тартуның никадәр зыянлы булганы һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итәчәге турында уйланган. Ә 14 яшендә суга чумдырылган Ре́йчел үзенә мәктәптәге авырлыкларны хәл итәргә нәрсә булышканы турында болай ди: «Мин ишеткәннәремне рухи нәрсәләр белән бәйләргә тырыштым. Мәсәлән, тарих дәресендә мин Изге Язмалардагы хәбәрләрне һәм пәйгамбәрлекләрне исемә төшердем. Ә берәрсе белән сөйләшкәндә, мин аңа нинди шигырьне күрсәтеп булганы турында уйландым». Кадерле яшь кардәшләребез, сезнең авырлыкларыгыз Йошиянекеннән аерылып торырга мөмкин, әмма сез дә, аның кебек, зирәк һәм тугры эш итә аласыз. Шуны онытмагыз: авырлыклар белән көрәшү сезгә олы тормыш юлына аяк басарга булышыр.

15. Йошия патшага Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә нәрсә булышкан? (2 Елъязма 34:14, 18—21)

15 26 яшендә Йошия патша гыйбадәтханәне төзекләндерә башлаган. Бу эшләр барышында «Йәһвәнең Муса аша бирелгән Канун китабы» табылган. Укылганнарны ишеткәч, патша, язылганнар буенча эш итәр өчен, шунда ук чаралар күргән. (2 Елъязма 34:14, 18—21 укы.) Син дә Изге Язмаларны регуляр укыйсыңмы? Укысаң, файдасын күрәсеңме? Син үзеңә ярдәм итә алган шигырьләр исемлеге төзисеңме? Өстәрәк искә алынган Лука кызыклы булып күренгән урыннарны язып бара. Син дә Изге Язмалардагы шигырьләрне һәм сабакларны язып барсаң, бу, мөгаен, сиңа аларны истә калдырырга ярдәм итәр. Изге Язмаларны яхшы белсәң һәм яратсаң, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә теләрсең. Йошия патшаны кебек, сине дә Изге Язмалар эш итәргә дәртләндерер.

16. Ни өчен Йошия җитди хата кылган һәм безнең өчен гыйбрәт нинди?

16 Йошиянең акылсыз карарыннан гыйбрәт алыгыз. 39 яшендә Йошия җитди хатасы аркасында гомерен югалткан. Йәһвәдән җитәкчелек эзләр урынына, ул үз-үзенә таянган (2 Елъ. 35:20—25). Монда безнең өчен яхшы сабак бар. Яшебезгә һәм Изге Язмаларны күпме өйрәнүебезгә карамастан, алга таба да Йәһвәне эзлик. Моның өчен безгә регуляр рәвештә догада Йәһвәдән җитәкчелек сорарга, Изге Язмаларны өйрәнергә һәм җитлеккән кардәшләрнең киңәшләрен кабул итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, без, мөгаен, җитди хаталар кылмабыз һәм бәхетлерәк тормыш алып барырбыз (Ягък. 1:25).

ЯШЬЛӘР, БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШ САЙЛАГЫЗ

17. Йәһуәш, Узия һәм Йошия тормышларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

17 Яшьлек — яхшы мөмкинлекләр дәвере. Йәһуәш, Узия һәм Йошия мисалларыннан күренгәнчә, яшьләр, акыллы карарлар кабул итеп, Йәһвәнең йөрәген сөендереп яши ала. Әмма, кызганычка каршы, бу патшалар акылсыз карарлар да кабул иткән һәм бу, ахыр чиктә, ачы нәтиҗәләргә китергән. Әмма без аларның яхшы үрнәкләренә иярсәк, ә хаталарыннан гыйбрәт алсак, киләчәгебез якты булыр.

Яшь Давыт Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстергән, Аллаһының хуплавына ия булган һәм бәхетле тормыш алып барган (18 нче абзацны кара.)

18. Тормышыгызның яхшы була алганын Изге Язмалардагы нинди мисаллар раслый? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

18 Изге Язмаларда Йәһвәгә дус булган, аның хуплавын алган һәм бәхетле тормыш алып барган башка яшь кешеләрнең мисаллары да язылган. Давыт аларның берсе булган. Яшь чагында ул Йәһвә ягына баскан һәм соңрак тугры патша булып киткән. Әйе, ул да хаталар кылган, әмма, тулаем алганда, Йәһвә аны хуплаган (1 Пат. 3:6; 9:4, 5; 14:8). Давытның тормышы турында күбрәк белү сине Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә дәртләндерер. Шулай ук Марк һәм Тимути мисалларын өйрәнеп кара. Алар Йәһвәгә яшь чакларыннан хезмәт иткән, аның хуплавын алган һәм аларның карарлары күктәге Аталарын да, үзләрен дә бәхетле иткән.

19. Синең тормышың нинди була ала?

19 Кадерле яшь кардәшләребез, сезнең киләчәгегез бүгенге карарларыгызга бәйле. Сез үз-үзегезгә түгел, ә Йәһвәгә таянсагыз, ул сезнең адымнарыгызны юнәлтер (Гыйб. сүз. 20:24). Нәтиҗәдә, тормышыгыз бәхетле һәм мәгънәле булачак. Шуны онытмагыз: Йәһвә сезнең үзенә кылган игелекле эшләрегезне кадерли. Әллә яратучы күктәге Атабызга хезмәт итеп яшәүдән яхшырак тормыш була аламы соң?!

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

a Яшьләр, Йәһвә сезгә дөрес булганны эшләү һәм үзе белән якын дуслыкны саклап калу җиңел булмаганын белә. Сезгә күктәге Атагыз хуплаган акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә булышыр? Бу мәкаләдә без Яһүд патшалары булып киткән өч яшь кешенең мисалын карап китәрбез. Без аларның яхшы һәм акылсыз карарларыннан сабаклар алырга тырышырбыз.

b jw.org сайтыбызда «Онлайн популярлык никадәр мөһим?» дигән мәкаләдә «„Тыйнак“ мактанчык булма» дигән рамканы карагыз.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА : Җитлеккән апа-кардәш яшь апа-кардәшкә зирәк киңәш бирә.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Район конгрессында катнашкан яшь апа-кардәш Йәһвәгә таяна һәм бөтен данны аңа бирә.