Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»

Ахырга кадәр нык калырга булыша торган хат

Ахырга кадәр нык калырга булыша торган хат

«Баштагы ышанычыбызны... ахырга кадәр саклыйк» (ЕВР. 3:14).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Еврейләргә язылган хаттагы киңәшләр безгә бу дөньяның ахырына кадәр нык калырга булышыр.

1, 2. а) Рәсүл Паул Еврейләргә хатын язганда, Яһүдиядә хәл нинди булган? ә) Ни өчен бу хат нәкъ үз вакытында язылган булган?

 ГАЙСӘНЕҢ үлеменнән соң Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән еврей мәсихчеләре күп авырлыклар кичергән. Мәсихче җыелыш оештырылганнан соң, каты эзәрлекләүләр башланган (Рәс. 8:1). Аннары, якынча 20 ел үткәч, алар, бәлки ачлык аркасында, матди авырлыкларга очраган (Рәс. 11:27—30). Шулай да якынча б. э. 61 елында, рәсүл Паул аларга үз хатын язган вакытта, мәсихчеләр чагыштырмача тыныч шартларда яшәгән. Бу хат нәкъ үз вакытында язылган булган.

2 Ни өчен шулай дип әйтеп була? Чөнки тынычлык заманы тәмамланырга тиеш булган. Гайсә Мәсих яһүд системасының ахыры турында пәйгамбәрлек әйткән (Лүк 21:20). Паул, шул мәсихчеләр бу афәтне кичереп чыга алсын өчен, үз хатында гамәли киңәшләр биргән. Әлбәттә, Паул да, шул мәсихчеләр дә Иерусалимның юк ителүе кайчан буласын төгәл белмәгән. Шулай да Яһүдиядәге мәсихчеләргә, калган вакытны акыллы кулланып, үз иманнарын һәм чыдамлыкларын ныгытырга кирәк булган (Евр. 10:25; 12:1, 2).

3. Ни өчен Еврейләргә хат безнең өчен дә файдалы?

3 Без бөек афәт бусагасында торабыз (Мат. 24:21; Ачыл. 16:14, 16). Шуңа күрә Йәһвәнең Яһүдиядә яшәгән мәсихчеләргә биргән киңәшләрен карап чыгу безгә дә файдалы булыр.

«ҖИТЛЕККӘНЛЕККӘ ОМТЫЛЫЙК»

4. Нәрсә аркасында еврей мәсихчеләренә үз карашларын үзгәртү авыр булган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Еврей мәсихчеләре бай тарихка ия булган. Кайчандыр яһүдләр Йәһвәнең сайланган халкы булган. Иерусалимда, Йәһвәнең вәкилләре буларак, Исраил патшалары идарә иткән һәм анда гыйбадәтханә торган. Бар тугры яһүдләр Муса канунын һәм дин җитәкчеләренең күрсәтмәләрен тотып яшәгән. Мәсәлән, алар кайбер ризыклардан тыелган, улларын сөннәтләгән һәм мәҗүсиләр белән якын аралашмаган. Әмма Гайсәнең үлеменнән соң Муса кануны гамәлдән чыккан һәм гыйбадәтханәдә инде корбаннар китерергә кирәк булмаган. Еврей мәсихчеләренә моны кабул итү бигүк җиңел булмаган (Евр. 10:1, 4, 10). Хәтта җитлеккән мәсихчеләргә дә, мәсәлән рәсүл Петергә, бу үзгәрешләргә җайлашу авыр булган (Рәс. 10:9—14; Гәл. 2:11—14). Өстәвенә, дини җитәкчеләр мәсихчеләрне яңа ышанулары аркасында нәфрәт иткән һәм эзәрлекләгән.

Мәсихчеләргә, дини җитәкчеләрнең ялган өйрәтүләрен кире кагып, хакыйкатькә нык тотынып торырга кирәк булган (4, 5 нче абзацны кара.)


5. Мәсихчеләргә кайсы яктан басым ясалган?

5 Еврей мәсихчеләренә ике яктан басым ясалган. Беренчедән, яһүдләрнең дини җитәкчеләре аларны, мөртәтләр дип санап, каты эзәрлекләгән. Икенчедән, кайбер еврей мәсихчеләре Муса канунын тотарга кирәк дип өйрәткән. Күрәсең, алар шулай эзәрлекләүләрдән качарга теләгән (Гәл. 6:12). Тугры мәсихчеләргә хакыйкатькә нык тотынып торырга нәрсә булышкан?

6. Паул имандашларын нәрсә эшләргә дәртләндергән? (Еврейләргә 5:14—6:1)

6 Еврейләргә язган хатында Паул имандашларын Аллаһы Сүзен тирәнтен өйрәнергә дәртләндергән. (Еврейләргә 5:14—6:1 укы.) Еврей Язмаларын кулланып, ул Йәһвәнең хәзер яһүдләрне түгел, ә мәсихчеләрне хуплаганын күрсәткән a. Паул шуны белгән: мәсихчеләр хакыйкатьне яхшы белсә һәм аңласа, аларга ялган тәгълиматларны билгеләү һәм кире кагу җиңелрәк булыр. Шулай итеп алар хакыйкать юлыннан тайпылмас.

7. Бүген безгә нинди басым ясала?

7 Бүген дә каршы килүчеләр, безне хак юлдан тайпылдырыр өчен, Йәһвәнең нормаларына карата шикләр уятырга тырыша. Мәсәлән, алар Изге Язмалардагы әхлакый нормалардан көлә. Дөнья начарланганнан-начарлана бара, һәм аның әхлаксыз һәм ялган карашлары көннән-көн тарала бара (Гыйб. сүз. 17:15). Шуңа күрә безгә аларны билгели белергә һәм кире кагарга кирәк (Евр. 13:9).

8. Алга таба да рухи яктан үсәр өчен, нәрсә эшләү мөһим?

8 Паулның «җитлеккәнлеккә омтылыйк» дигән киңәше безгә дә кагыла. Рухи яктан үсәр өчен, безгә белемнәребезне арттырырга һәм Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен үзләштерергә кирәк. Бу — даими процесс, һәм ул суга чумдырылгач та дәвам ителә. Хакыйкатьтә күпме генә булсак та, безнең барыбызга да һәр көн Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә кирәк (Зәб. 1:2). Бу безгә иманыбызны ныгытырга булышыр. Рәсүл Паул Еврейләргә язган хатында иман сыйфатын еш кына телгә алган. Әйдәгез, хәзер бу сыйфатка күбрәк игътибар итик (Евр. 11:1, 6).

«ҮЗ ҖАННАРЫН САКЛАР ӨЧЕН ИМАНГА ИЯ БУЛГАН КЕШЕЛӘР»

9. Ни өчен еврей мәсихчеләренә нык иман кирәк булган?

9 Гайсә Мәсих Иерусалим шәһәре юк ителгән булачак дип пәйгамбәрлек иткән һәм үз шәкертләренә тауларга качарга киңәш иткән. Аның киңәше шәһәрнең үзендә яшәгән мәсихчеләргә дә, шәһәр тирәсендә яшәгәннәренә дә кагылган (Лүк 21:20—24). Борынгы вакытта, дошман һөҗүм иткәндә, гадәттә, кешеләр, якланыр өчен, шәһәргә качкан, шуңа күрә тауларга качарга дигән киңәш акылсыз булып күренә алган. Әйе, мәсихчеләргә, Гайсәнең сүзләре буенча эш итәр өчен, нык иман кирәк булган (Евр. 10:37—39).

10. Нык иман мәсихчеләрне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш булган? (Еврейләргә 13:17)

10 Гайсә, мәсихчеләргә җитәкчелек тапшырыр өчен, өлкәннәрне кулланган. Нәкъ алар кайчан Иерусалимнан качарга һәм моны ничек эшләргә икәнен әйткән. (Еврейләргә 13:17 укы.) Аларга ышаныр өчен, җыелыштагыларга нык иман кирәк булган. Еврейләргә 13:17 дә «тыңлаучан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кешегә вәкаләте булганга түгел, ә аңа ышанганга буйсынуны аңлата. Еврей мәсихчеләре җыелыштагы җаваплы кардәшләргә афәт башланганчы ышаныч үстерергә тиеш булган. Тыныч вакытта тыңлаучан булырга өйрәнсәләр, алар афәт вакытында да тыңлаучан була алыр иде.

11. Ни өчен бүген мәсихчеләргә нык иман кирәк?

11 Изге Язмаларда тиздән бу явыз дөнья юк ителәчәк дип әйтелә. Әмма күпчелек кеше моңа ышанмый һәм хәтта моннан көлә (2 Пет. 3:3, 4). Өстәвенә, Изге Язмаларда бөек афәт турында билгеле бер нечкәлекләр булса да, кайбер нәрсәләр әле билгеле түгел. Шуңа күрә безгә дә, бу дөнья ахырының билгеләнгән вакытта килүенә һәм Йәһвәнең безнең турында кайгыртуына ышаныр өчен, нык иман кирәк (Хаб. 2:3).

12. Бөек афәт вакытында исән калырга безгә нәрсә булышыр?

12 Безгә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» ышанычыбызны ныгытырга кирәк, чөнки Йәһвә бүген бу каналны куллана (Мат. 24:45). Еврей мәсихчеләре тормышларын коткарган күрсәтмәләр алган кебек, без дә бөек афәт вакытында конкрет күрсәтмәләр алырбыз, мөгаен. Безгә оешмабыздагы җаваплы кардәшләргә карата ышанычыбызны инде бүгеннән үк ныгыта башларга һәм тыңлаучан булырга өйрәнергә кирәк. Бөек афәт вакытында андый ышаныч үзеннән-үзе барлыкка килмәс бит.

13. Ни өчен Еврейләргә 13:5 тәге киңәш бик урынлы булган?

13 Иерусалимнан качу вакыты җиткәнче, еврей мәсихчеләренә гади тормыш алып барырга һәм «байлык яратмыйча тормыш итәргә» кирәк булган. (Еврейләргә 13:5 укы.) Инде әйтелгәнчә, кайберләре ачлык күргән булган һәм яхшы хәбәр хакына авырлыклар кичергән (Евр. 10:32—34). Әмма вакыт узу белән аларның кайберләре, күрәсең, байлык җыя башлаган һәм киләчәктә ул үзләрен яклар дип өметләнгән. Ләкин чынлыкта римлыларның һөҗүме вакытында материаль нәрсәләр аларга берничек тә ярдәм итә алмаган (Ягък. 5:3). Материаль нәрсәләргә бәйләнгән булу милекләрен калдырырга комачаулаган гына.

14. Нык иманыбыз материаль нәрсәләр белән бәйле карарларыбызга ничек тәэсир итә?

14 Бу дөньяның ахыры якын икәненә нык ышаныч безне материаль нәрсәләргә омтылудан яклар. Киләчәктә кешеләр «көмешләрен урамнарга чыгарып ташлар», чөнки алар шуны аңлар: «Йәһвәнең ярсу көнендә көмешләре дә, алтыннары да аларны коткара алмас» (Йәз. 7:19). Байлык артыннан куар урынына, безгә гади тормыш алып барырга кирәк. Мәсәлән, без кирәкмәгән бурычларга кермәбез һәм материаль нәрсәләргә чиктән тыш күп вакытыбызны һәм көчебезне алырга рөхсәт итмәбез. Шулай ук без, күңелебез мал-мөлкәтебезгә ябышмасын өчен, сак булырбыз (Мат. 6:19, 24). Бөек афәттә исән калыр өчен, безгә материаль нәрсәләргә түгел, ә Йәһвәгә таянырга кирәк булыр.

«СЕЗГӘ ЧЫДАМЛЫК КИРӘК»

15. Ни өчен еврей мәсихчеләренә чыдамлык кирәк булган?

15 Яһүдиядә шартлар начарлана барганга, еврей мәсихчеләренә чыдамлылык кирәк булган (Евр. 10:36). Аларның кайберләре каты эзәрлекләүләр вакытында мәсихчеләр булып китсә, башкалары чагыштырмача тыныч вакытта Мәсих шәкерте булып киткән. Аларның үз авырлыклары булгандыр, әмма Паул аларга көчле эзәрлекләүләргә әзерләнергә һәм, Гайсә кебек, үлемгә кадәр тугрылык сакларга әзер булырга кирәклеген исләренә төшергән (Евр. 12:4). Мәсихчеләр дине таралганга, яһүдләр тагы да көчлерәк ярсыган. Еврейләргә хатын язганчы, берничә ел элегрәк, Паул Иерусалимда булганда, шәһәрдә шау-шу күтәрелгән. Бераз соңрак 40 тан артык яһүд «явыз ният корганнар һәм, Паулны үтермичә, ашамаска да, эчмәскә дә ант иткәннәр» (Рәс. 22:22; 23:12—14). Андый шартларга карамастан, шул мәсихчеләргә бергә гыйбадәт кылыр өчен җыелырга, яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм иманнарын ныгытырга кирәк булган.

16. Еврейләргә хат безгә эзәрлекләүләргә дөрес караш сакларга ничек булыша? (Еврейләргә 12:7)

16 Мәсихчеләргә эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга нәрсә булыша алган? Бу эзәрлекләүләргә дөрес караш саклау. Паул аңлатканча, Аллаһы, сынауларга юл куеп, безне нәрсәгәдер өйрәтергә мөмкин. (Еврейләргә 12:7 укы.) Мәсәлән, сынауларда мәсихче сыйфатларыбыз шомара. Сынауларның уңай нәтиҗәләре турында уйлану еврей мәсихчеләренә бирешмәскә ярдәм итә алган (Евр. 12:11).

17. Эзәрлекләүләр кичереп, Паул нәрсәгә өйрәнгән?

17 Рәсүл Паул элек үзе эзәрлекләүче булган. Ә мәсихче булып киткәч, ул эзәрлекләүләрне үз башыннан кичергән. Шуңа күрә ул эзәрлекләүләр нәрсә икәнен бик яхшы белгән һәм аның кардәшләрне нык калырга дәртләндерүе буш сүзләр генә булмаган (2 Көр. 11:23—25). Каршылыкларга очраганда, Паул үзенә түгел, ә Йәһвәгә өмет баглаган. Ул хәтта: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам»,— дип әйтә алган (Евр. 13:6). Кардәшләрен дә Паул нәкъ шулай эшләргә дәртләндергән.

18. Безне киләчәктә нәрсә көтә һәм инде бүген безгә нәрсә эшләргә кирәк?

18 Нәкъ менә шушы минутларда кайбер кардәшләребез эзәрлекләнә. Без алар турында дога кыла һәм гамәли ярдәм күрсәтә алабыз (Евр. 10:33). Изге Язмаларда: «Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк»,— дип әйтелә (2 Тим. 3:12). Шуңа күрә һәрберебезгә киләчәктәге вакыйгаларга әзерләнергә кирәк. Әйдәгез, тулысынча Йәһвәгә таяныйк һәм шуңа шикләнмик: ул безгә бар сынауларда да ярдәм итәчәк. Тиешле вакытта ул эзәрлекләүләрне бетеречәк (2 Тис. 1:7, 8).

19. Нинди киңәшләр безгә бөек афәткә әзерләнергә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

19 Паулның Еврейләргә хаты беренче гасырдагы мәсихчеләргә киләчәктәге афәткә әзерләнергә, һичшиксез, ярдәм иткән. Паул аларны Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнергә дәртләндергән. Бу аларга үз иманнарын какшата алган тәгълиматларны билгеләргә һәм кире кагарга булышыр иде. Шулай ук ул аларны иманнарын ныгытырга өндәгән. Шулай эшләп, алар Гайсәгә һәм җаваплы кардәшләргә теләбрәк буйсыныр иде. Өстәвенә, ул, алар чыдам булып калсын өчен, аларны сынауларга дөрес караш сакларга өндәгән. Яратучы күктәге Атабыз сынаулар аша аларны күп нәрсәгә өйрәтә алган бит. Бу киңәшләр безнең өчен дә бик файдалы. Алар безгә ахырга кадәр тугры булып калырга булышыр (Евр. 3:14).

Тугры мәсихчеләрнең чыдамлыклары фатихаланган булган. Яһүдиядән качып киткәннән соң, алар алга таба да җыелыш очрашуларын үткәргән. Без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (19 нчы абзацны кара.)

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул

a Мәсихчеләр диненең яһүдләрнекеннән өстен булуын күрсәтер өчен, рәсүл Паул нибары беренче бүлектә генә Еврей Язмаларыннан ким дигәндә җиде өзекне китерә (Евр. 1:5—13).