Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

38 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

25 ҖЫР Йәһвәнең махсус милке

Гайсәнең кинаяле хикәяләреннән сабаклар

Гайсәнең кинаяле хикәяләреннән сабаклар

«Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр» (МАТ. 24:40).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Гайсәнең өч кинаяле хикәясе аның, кешеләрне хөкем иткәндә, нәрсәгә игътибар итәчәген ачыклый.

1. Тиздән Гайсә нәрсә эшләячәк?

 БЕЗ хәлиткеч вакытта яшибез. Тиздән Гайсә җирдә яшәүче һәркемне хөкем итәчәк. Гайсә үз шәкертләренә шул хөкемгә кадәр булачак вакыйгаларны сурәтләп биргән. Ул аларга үзенең «килү чорын» һәм «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтүче билге биргән (Мат. 24:3). Аның пәйгамбәрлеге Маттай 24 нче, 25 нче бүлекләрдә, Марк 13 нче бүлектә һәм Лүк китабының 21 нче бүлегендә сурәтләнә.

2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак һәм бу безгә кайсы яктан файдалы булачак?

2 Гайсә кисәтү буларак өч кинаяле хикәя сөйләгән. Бу — сарыклар һәм кәҗәләр, акыллы һәм акылсыз гыйффәтле кызлар һәм талантлар турындагы хикәяләр. Аларның һәрберсе Гайсәнең кешеләрне тәртипләре буенча хөкем итәчәген күрсәтә. Әйдәгез, бу хикәяләрдән нәрсәгә өйрәнеп булганын белик. Башта без сарыклар һәм кәҗәләр турындагы кинаяле хикәяне карап чыгарбыз.

САРЫКЛАР ҺӘМ КӘҖӘЛӘР

3. Гайсә кешеләрне кайчан хөкем итәчәк?

3 Сарыклар белән кәҗәләр турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә кешеләрне нәрсә нигезендә хөкем итәчәген сурәтли. Кеше яхшы хәбәрне кабул итсә һәм майланган мәсихчеләргә ярдәм күрсәтсә, сарыклар санына керәчәк; юк икән — кәҗәләр санына (Мат. 25:31—46). Бу хөкем «бөек афәт» вакытында, нәкъ Армагеддон алдыннан булачак (Мат. 24:21). Көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, Гайсә дә майланган мәсихчеләргә тугрылык белән ярдәм иткән кешеләрне ярдәм итмәгәннәреннән аерачак.

4. Ишагыя 11:3, 4 буенча, ни өчен Гайсәнең гадел хөкем итәчәгенә шикләнмәскә була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвәнең билгеләнгән Хөкемчесе Гайсә гадел хөкем итәчәк. (Ишагыя 11:3, 4 укы.) Ул кешеләрнең сөйләмен, уйларын һәм эшләрен, шул исәптән аларның майланган мәсихчеләргә мөнәсәбәтен күзәтә (Мат. 12:36, 37; 25:40). Шуңа күрә ул берәр кеше майланганнарга булышканмы, юкмы икәнен белеп торачак a. Мәсихнең кардәшләренә ярдәм итәр өчен төп мөмкинлек — вәгазь эшендә катнашу. Майланган мәсихчеләргә булышлык иткән кешеләр тәкъвалар дип танылачак һәм җирдә «мәңгелек тормыш алачак» (Мат. 25:46; Ачыл. 7:16, 17). Нинди гаҗәеп бүләк бу! Бөек афәттә һәм алга таба да тугры калсалар, аларның исемнәре тормыш китабында мәңгегә калачак (Ачыл. 20:15).

Тиздән Гайсә кешеләрне сарыклар белән кәҗәләргә бүләчәк (4 нче абзацны кара.)


5. Сарыклар белән кәҗәләр турындагы хикәядә нинди сабак бар һәм кемнәр өчен ул файдалы?

5 Тугры булыгыз. Сарыклар белән кәҗәләр турындагы кинаяле хикәя, иң беренче чиратта, җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләргә кагыла. Алар үз иманнарын Мәсихнең кардәшләренә вәгазь эшендә булышып, шулай ук ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә буйсынып күрсәтә (Мат. 24:45). Әмма бу хикәя күктә яшәргә өметләнгәннәр өчен дә файдалы, чөнки Гайсә аларның да сөйләмен, уйларын һәм тәртибен күзәтә. Бу кардәшләргә дә тугры булып калу үтә мөһим. Гайсәнең тагын ике кинаяле хикәясе майланган мәсихчеләргә кагыла. Аларны да без Маттай Инҗиленең 25 нче бүлегендә табабыз. Әйдәгез, башта акыллы һәм акылсыз гыйффәтле кызлар турындагысын карап чыгыйк.

АКЫЛЛЫ ҺӘМ АКЫЛСЫЗ ГЫЙФФӘТЛЕ КЫЗЛАР

6. Биш гыйффәтле кыз үзләренең акыллы булганын ничек раслаган? (Маттай 25:6—10)

6 Гыйффәтле кызлар турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә кияүне каршы алырга әзерләнгән ун кыз турында сөйли (Мат. 25:1—4). Аларның барысы кияү белән бергә туй мәҗлесенә барырга өметләнгән. Гайсә аларның бишесен акыллылар дип, ә калган бишесен акылсызлар дип атый. Акыллы кызлар кияүне күпме кирәк, шулкадәр көтәргә әзер булган, хәтта төнгә кадәр дә. Шуңа күрә алар үзләре белән яктырткычлар һәм хәтта өстәмә май алган. (Маттай 25:6—10 укы.) Кияү килгәч, алар аның белән туй мәҗлесенә кереп киткән. Шул ук рәвешчә, майланган мәсихчеләргә Мәсихнең килүенә әзер булырга һәм тугрылык сакларга кирәк. Шулай эшләсәләр, алар кияү Гайсәгә аның күктәге Патшалыгында кушыла алачак b (Ачыл. 7:1—3). Ә акылсыз гыйффәтле кызлар турында нәрсә әйтеп була?

7. Акылсыз гыйффәтле кызлар белән нәрсә булган һәм ни өчен?

7 Акыллы гыйффәтле кызлардан аермалы буларак, акылсызлары кияүнең килүенә әзер булмаган, аларның яктырткычлары сүнгән диярлек, ә өстәмә майлары булмаган. Кияүнең тиздән киләсен белгәч, алар май сатып алырга киткән һәм, ул килгәнче, кире кайтырга өлгермәгән. Кияү килгәч, «әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган» (Мат. 25:10). Әйләнеп кайткан акылсыз кызлар туй мәҗлесенә керергә теләгәч, кияү аларга: «Мин сезне белмим»,— дигән (Мат. 25:11, 12). Бу кызлар кияүне күпме кирәк, шулкадәр көтәргә әзер булмаган. Майланган мәсихчеләр өчен гыйбрәт нинди?

8, 9. Майланган мәсихчеләр гыйффәтле кызлар турындагы хикәядән нәрсәгә өйрәнә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Әзер торыгыз. Гыйффәтле кызлар турындагы хикәяне сөйләп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул майланган мәсихчеләрнең ике төркеме булачак һәм аларның берсе бу дөньяның ахырына әзер торачак, ә икенчесе әзер булмаячак дип әйтергә теләгәнме? Юк. Ул нибары ахырга кадәр тугрылыкларын сакламаган мәсихчеләр белән нәрсә булачагын күрсәткән: алар бүләкләрен алмаячак (Яхъя 14:3, 4). Бу бик җитди кисәтү! Майланганнар да, башка сарыклар да аңа колак салырга тиеш. Әйдәгез, әзер, уяу торырга һәм ахырга кадәр чыдам калырга тәвәккәл булыйк (Мат. 24:13).

9 Кабатлап әйтсәк, гыйффәтле кызлар турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә әзер булуның мөһимлеген ассызыклаган. Ә хәзер, әйдәгез, талантлар турындагы хикәягә күз салыйк. Аны сөйләп, Гайсә үз шәкертләрен тырыш булырга өйрәткән.

Гыйффәтле кызлар турындагы кинаяле хикәя безнең барыбызны да әзер булырга һәм ахырга кадәр чыдам калырга өйрәтә (8, 9 нчы абзацны кара.)


ТАЛАНТЛАР

10. Ике хезмәтче ышанычлы булуларын ничек раслаган? (Маттай 25:19—23)

10 Талантлар турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә үз хуҗаларына тугры булган ике хезмәтче һәм тугры булмаган бер хезмәтче турында сөйләгән (Мат. 25:14—18). Чит илгә китәр алдыннан хуҗалары аларга талантлар, ягъни күп акча, ышанып тапшырган. Ике ышанычлы хезмәтче тырыш булган һәм акчаны акыллы кулланган, нәтиҗәдә, хуҗаларының кайтуына бирелгән акчаны икеләтә арттырган. Хуҗалары, аларны мактап, һәрберсенә: «Үз хуҗаң белән шатлан»,— дип әйткән. (Маттай 25:19—23 укы.) Ә өченчесе турында нәрсә әйтеп була? Ул үзенә ышанып тапшырылган акча белән нәрсә эшләгән?

11. Ялкау хезмәтче белән нәрсә булган һәм ни өчен?

11 Бер талант бирелгән хезмәтче ялкау булган. Хуҗасы аның акчаны акыллы куллануын көткән. Әмма моның урынына хезмәтче акчаны күмеп куйган. Хуҗасы кайткач, ул шул бер талантны гына кайтара алган. Хуҗасының мөлкәтен арттырмаганы өчен гафу үтенер урынына, бу явыз хезмәтче аны «таләпчән кеше» дип атаган. Әлбәттә, хуҗасы аңардан канәгать булмаган. Ул талантын тартып алган һәм аны куып чыгарган (Мат. 25:24, 26—30).

12. Ике тырыш хезмәтче кемнәрне аңлата?

12 Ике тырыш хезмәтче — тугры майланган мәсихчеләрне, ә хуҗа Гайсәне аңлата. Гайсә майланганнарны үз хуҗалары белән шатланырга чакыра: аларга «беренче терелү», ягъни күктәге әҗер, бирелә (Ачыл. 20:5ә; Мат. 25:21, 23). Ә ялкау хезмәтче майланган мәсихчеләр өчен кисәтү булып тора.

13, 14. Талантлар турындагы хикәядән майланган мәсихчеләр нәрсәгә өйрәнә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Тырыш булыгыз. Талантлар турындагы кинаяле хикәядә Гайсә майланган мәсихчеләр ялкау булачак дип пәйгамбәрлек итмәгән. Аның нибары шуны күрсәтәсе килгән: ашкынуларын югалтсалар, алар бүтән «Аллаһының чакырылганнары һәм сайланганнары» инде булмас һәм аларга күктәге Патшалыкка керергә рөхсәт ителмәс (2 Пет. 1:10).

14 Шулай итеп, гыйффәтле кызлар һәм талантлар турындагы хикәяләрдә майланган мәсихчеләргә әзер һәм тырыш булырга кирәклеге турында әйтелә. Әмма Гайсә аларга башка кисәтү сүзләре дә әйткән? Без аларны Маттай 24:40, 41 дә таба алабыз.

Гайсә майланганнарның тырыш булуларын тели (13, 14 нче абзацны кара.) d


КЕМ АЛЫНЫР?

15, 16. Маттай 24:40, 41 дә майланганнарга уяу булырга кирәклеге ничек ассызыклана?

15 Бу өч хикәяне сөйләр алдыннан Гайсә кырда эшләүче ике ир-ат һәм кул тегермәнендә эшләүче ике хатын-кызны телгә алган. Һәр очракта алар бер үк эшне башкарган кебек тоелган. Әмма Гайсә аларның «берсе алыныр, икенчесе калдырылыр» дип әйткән. (Маттай 24:40, 41 укы.) Аннары ул үз шәкертләрен: «Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез»,— дип өндәгән (Мат. 24:42). Гыйффәтле кызлар турындагы кинаяле хикәясен сөйләгәннән соң да ул охшаш сүзләр әйткән (Мат. 25:13). Алар үзара бәйлеме? Күрәсең, бәйле һәм шуны аңлата: чын, тугры майланганнар гына соңгы мөһерләнү алачак һәм күктәге Патшалыкка алыначак (Яхъя 14:3).

16 Уяу булыгыз. Майланган мәсихче, рухи яктан уяу калмаса, «сайланганнар» белән бергә күккә алынмаячак (Мат. 24:31). Гайсәнең кисәтүләре башка сарыкларга карата да кулланырлык. Өметебез нинди генә булмасын, безнең барыбызга уяу һәм тугры калырга кирәк.

17. Йәһвә берәрсен рух белән майларга булса, ни өчен борчыласы юк?

17 Йәһвәне яхшы белгәнгә, без аның карарларына ышанабыз. Шуңа күрә ул безнең көннәрдә берәр тугры мәсихчене майларга булса, без борчылмабыз c. Йөзем бакчасында бер сәгать кенә эшләгән кеше турында Гайсәнең нәрсә әйткәнен исебездә тотыйк (Мат. 20:1—16). Бакчада соңрак эшләргә чакырылган кешеләр иртән-иртүк эшли башлаганнары белән бер үк түләү алган. Шул ук рәвешчә, майланган мәсихчеләр, кайчан гына чакырылмасын, тугры дип табылса, күктәге әҗерләрен алачак.

КИСӘТҮЛӘРГӘ КОЛАК САЛЫГЫЗ

18, 19. Бу мәкаләдән без нинди сабаклар алдык?

18 Бу мәкаләдәге фикерләрне барлап чыгыйк. Без сарыклар белән кәҗәләр турындагы кинаяле хикәядән җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләрнең Йәһвәгә тугры калырга тиешлеген белдек. Моны хәзер дә һәм бөек афәт вакытында да эшләү мөһим. Киләчәктә Гайсә, бу тугры мәсихчеләрне хөкем итү нәтиҗәсендә, аларны «мәңгелек тормыш» алырга лаеклы дип табачак (Мат. 25:46).

19 Шулай ук без майланган мәсихчеләр өчен кисәтү булып торган ике кинаяле хикәяне карап чыктык. Гыйффәтле кызлар турындагы хикәядә аларның бишесе акыллы булуларын раслаган. Алар кияүне күпме кирәк, шулкадәр көтәргә әзер булган. Акылсызлары исә әзер булмаган. Шуңа күрә кияү аларны туй мәҗлесенә кертмәгән. Без дә, акыллы кызлар кебек, бу дөньяның ахырын күпме кирәк, шулкадәр көтәргә әзер булыйк. Шулай ук без талантлар турындагы хикәядән ике хезмәтченең тырыш булганын белдек. Алар үз хуҗалары өчен тырышып эшләгән һәм аның хуплавын алган, ә ялкау хезмәтчене хуҗасы кире каккан. Безнең өчен сабак нинди? Безгә дә, Йәһвәгә хезмәт иткәндә, ахырга кадәр тырыш булып калырга кирәк. Ахырда без майланган мәсихчеләргә, күктәге Патшалыкка алыныр өчен, уяу булырга кирәклеген карап чыктык. Бу тугры мәсихчеләр күктә Гайсә янына җыелачакларын түземсезлек белән көтә. Армагеддон сугышыннан соң алар, Бәрәннең кәләше буларак, туй мәҗлесендә катнашачак (2 Тис. 2:1; Ачыл. 19:9).

20. Кисәтүләргә колак салган мәсихчеләр өчен Йәһвә нәрсә эшләячәк?

20 Хөкем вакыты тиз якынлашып килсә дә, куркасы юк. Тугрылык сакласак, яратучы күктәге Атабыз, без «Адәм улы каршына килеп баса алсын өчен», безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирәчәк (Лүк 21:36; 2 Көр. 4:7). Өметебез нинди генә булмасын, Гайсәнең кинаяле хикәяләрендәге кисәтүләргә колак салсак, без күктәге Атабызны сөендерербез. Йәһвә, юмарт игелекле булганга, безнең исемнәребезне тормыш китабына язып куячак (Дан. 12:1; Ачыл. 3:5).

26 ҖЫР Сез моны миңа эшләдегез

a «Күзәтү манарасы» 2024 ел, май чыгарылышында «Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?» дигән мәкаләне карагыз.

b «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 15 март санында «Сез уяу булырсызмы?» дигән мәкаләне карагыз.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Майланган апа-кардәш вәгазьдә очраткан хатын-кыз белән Изге Язмаларны өйрәнә.