Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

36 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан

«Сүзне үтәүчеләр булыгыз»

«Сүзне үтәүчеләр булыгыз»

«Сүзне үтәүчеләр булыгыз. ...Тыңлаучылар гына булмагыз» (ЯГЪК. 1:22).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Изге Язмаларны укып уйлану һәм укыганнарыбызны тормышта куллану бик мөһим.

1, 2. Аллаһы хезмәтчеләрен нәрсә бәхетле итә? (Ягъкуб 1:22—25)

 ЙӘҺВӘ дә, аның Улы да безнең бәхетле булуыбызны тели. Бәхет нәрсәгә бәйле соң? Зәбур 119:2 дә болай диелә: «Аның искә төшерүләрен үтәүчеләр, аны бөтен йөрәкләре белән эзләүчеләр бәхетле». Гайсә дә охшаш фикер әйткән: «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28)

2 Йәһвәнең хезмәтчеләре — бәхетле халык. Ни өчен? Моңа күп сәбәпләр бар. Аларның берсе — без Аллаһы Сүзен һәркөн укыйбыз һәм аны кулланырга тырышабыз. (Ягъкуб 1:22—25 укы.)

3. Аллаһы Сүзеннән укыганнарны тормышта куллану безгә нинди файда китерә?

3 Аллаһы Сүзен үтәүчеләр булу безгә күп яклардан файда китерә. Мәсәлән, Изге Язмаларда язылганнар буенча эш итеп, без Йәһвәне сөендерәбез һәм, нәтиҗәдә, үзебез дә бәхет сизәбез (Вәг. 12:13). Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне тоту безгә гаиләдәгеләр һәм кардәшләр белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга булыша. Сез моны үз тәҗрибәгездә күп тапкырлар татыгансыздыр. Өстәвенә, без Йәһвәгә тыңламаучанлык китергән җимешләр татымыйбыз. Давыт патша Йәһвәнең кануннары, боерыклары һәм хөкемнәре турында «алар буенча яшәү — олы әҗер» дип әйткән (Зәб. 19:7—11). Без аның белән тулысынча килешәбез.

4. Ни өчен Аллаһы Сүзен үтәүчеләр булу кайвакыт җиңел түгел?

4 Аллаһы Сүзен үтәүчеләр булу һәрчакта да җиңел түгел шул. Йәһвәнең ихтыярын белер өчен, безгә регуляр рәвештә Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә кирәк. Ә моның өчен вакыт табу авыр булырга мөмкин. Әйдәгез, Изге Язмаларны һәр көн укырга, уйланырга һәм укыганнарыбызны кулланырга ярдәм иткән киңәшләрне карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН УКЫР ӨЧЕН ВАКЫТ ТАБЫГЫЗ

5. Нинди вазифалар безнең вакытыбызны ала?

5 Безнең графикларыбыз бик тыгыз. Мөһим вазифаларыбыз күп. Күбебез үзебезне һәм гаиләбезне тәэмин итәр өчен эшли (1 Тим. 5:8). Күп кенә мәсихчеләр авырган я олы яшьтәге туганнарын карый. Шулай ук безгә барыбызга да үз сәламәтлегебезне кайгыртырга кирәк. Җыелышта да вазифаларыбыз юк түгел. Мәсәлән, без вәгазьләргә тиеш. Эшләребез болай да күп икән, Изге Язмаларны һәр көн укып уйланыр өчен вакытны кайдан табарга соң?

6. Изге Язмаларны уку гадәткә керсен өчен, нәрсә турында уйланырга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Бәхетле кеше турында беренче мәдхиядә болай диелә: «Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба һәм көне-төне аны акрын тавыш белән укый» (Зәб. 1:1, 2, иск.). Изге Язмаларны уку мөһим булганга, моны башка эшләрдән өстен күрергә кирәк (Флп. 1:10). Уку өчен нинди вакыт иң яхшы булыр? Һәрбер кеше төрлечә җавап бирер. Көннең кайсы вакытында укысак та, иң мөһиме — Изге Язмаларны һәр көн укырга. Виктор исемле кардәш болай ди: «Мин Изге Язмаларны иртән укыйм. Иртә торырга яратмасам да, иртәнге сәгатьләрдә миңа беркем дә комачауламый, башымда уйлар өере юк һәм мин игътибарымны укуга туплый алам». Бәлки, сезгә дә бу вакыт уңайлы булыр. Һәрхәлдә, үзегездән болай дип сорагыз: «Изге Язмаларны укыр өчен миңа кайсы вакыт яхшырак туры килә?»

Сез нинди вакытта Изге Язмаларны регуляр рәвештә укый алырсыз? (6 нчы абзацны кара.)


УКЫГАННАРЫГЫЗ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

7, 8. Уку файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?

7 Кайвакыт кеше, берәр мәгълүматны укып, аның мәгънәсенә төшенми һәм инде берничә көннән соң нәрсә укыганын исенә төшерә алмый. Барыбызга да бу таныштыр. Кызганычка каршы, Изге Язмаларны уку белән дә шулай булырга мөмкин. Әйтик, без көненә берничә бүлек укырга максат куйдык, ди. Бу бик яхшы. Максатлар куярга һәм аларга омтылырга кирәк (1 Көр. 9:26). Ләкин Изге Язмаларны уку гына җитми — укыганнарыбыз турында уйланырга да кирәк. Шулчакта гына Аллаһы Сүзе безгә тулы файда китерер.

8 Мондый мисал турында уйланыйк. Су һәм яңгырлар үсемлекләр өчен бик мөһим. Яңгыр әкрен генә яуганда, җир суны сеңдерергә өлгерә. Ә менә яңгыр бик нык яуса, су җиргә сеңергә өлгермичә агып китә һәм үсемлекләргә файда китерми диярлек. Шул ук рәвешчә безгә Изге Язмаларны ашыкмыйча укырга кирәк. Шул чакта без аны «сеңдерергә», ягъни аңлап истә калдырырга, өлгерербез (Ягък. 1:24).

Яңгыр суын сеңдерер өчен, җиргә вакыт кирәк булган кебек, безгә дә Аллаһы Сүзе турында уйланыр һәм кулланыр өчен вакыт кирәк (8 нче абзацны кара.)


9. Изге Язмаларны бик тиз укыганыбызны абайласак, нәрсә эшләргә?

9 Аллаһы Сүзен бик тиз укыганыбызны абайласак, нәрсә эшләргә? Әкренрәк укыгыз һәм укыганнарыгыз турында уйланырга тырышыгыз. Бәлки, сез, уйланырга вакыт булсын өчен, күбрәк вакыт бүлеп куярсыз. Андый мөмкинлек булмаса, бәлки, сез азрак укырсыз һәм калган вакытны уйлануга багышларсыз. Виктор кардәш болай дип дәвам итә: «Изге Язмаларны иртән укыганга, мин укыганнарым турында көне буе уйлана алам». Күпме укырга икәнен сез үзегез сайлыйсыз, әмма иң мөһиме шул: уйлану өчен җитәрлек вакыт бүлеп куярга кирәк. (Зәб. 119:97;  «Уйланыр өчен сораулар» дигән рамканы кара.)

10. Сез өйрәнгәннәрегезне ничек куллана аласыз? (1 Тисалуникәлеләргә 5:17, 18)

10 Изге Язмаларны кайсы вакытта һәм күпме укысагыз да, белгәннәрегезне кулланырга тырышыгыз. Берәр өзек укыгач, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин хәзер я якын киләчәктә бу мәгълүматны ничек куллана алам?» Әйтик, сез 1 Тисалуникәлеләргә 5:17, 18 не укыдыгыз, ди. (Укы.) Бу шигырьләрне укыгач, сез никадәр еш һәм никадәр эчкерсез дога кылганыгыз турында уйлана аласыз. Шулай ук Йәһвәгә нәрсә өчен рәхмәтле булуыгыз турында да уйланып була. Бәлки, сез Йәһвәгә рәхмәтләр әйтер өчен өч сәбәп табарсыз. Күргәнебезчә, нибары берничә минут уйлану да безгә Аллаһы Сүзен үтәүчеләр булырга булыша ала. Ә көн саен шулай уйлансак, файда никадәр күп булачагын күз алдына китерә аласызмы? Әмма кайвакыт уку һәм уйлану нәтиҗәсендә без күп кенә үзгәртәсе якларыбызны күрә башлыйбыз. Андый очракларда боекмаска нәрсә булышыр?

ИРЕШӘ АЛЫРЛЫК МАКСАТЛАР КУЕГЫЗ

11. Ни өчен кайвакыт кулларыбыз салынып төшә ала? Мисал китерегез.

11 Изге Язмаларны укыганда, без, җитешсезлекләребезне ачык күреп, күңелсезләнергә мөмкин. Мәсәлән, бер көнне, Изге Язмаларны укыганда, без бар кешеләргә бертигез карарга кирәклеге турында укыйбыз һәм үзебезгә дә бу яктан үзгәрергә кирәклеген абайлыйбыз (Ягък. 2:1—8). Икенче көнне телне тыюның мөһимлеге турында укыйбыз һәм соңгы арада тискәре нәрсәләр турында сөйләшкәнебез исебезгә төшә (Ягък. 3:1—12). Өченче көнне дөньяга дус булмаска дигән киңәшне күрәбез һәм безгә дә күңел ачуларны акыллылык белән сайларга кирәклеген аңлыйбыз (Ягък. 4:4—12). Дүртенче көнне Изге Язмаларны укыганда тагын киңәшләр күреп, кулларыбыз тәмам салынып төшә.

12. Изге Язмаларны укыганда кимчелекләребезне күрсәк, ни өчен боегасы юк? (Искәрмәне дә кара.)

12 Изге Язмаларны укыганда күп яктан үзгәрергә кирәклеген күрсәгез дә, боекмагыз. Җитешсезлекләрегезне тануыгыз басынкы, намуслы кеше булуыгызны күрсәтә a. Шуны да онытмагыз: «яңа шәхес булып киенү» — даими процесс ул (Көл. 3:10). Бирешмәскә һәм алга таба да Аллаһы Сүзен үтәүчеләр булырга сезгә нәрсә булышыр?

13. Максатлар куйганда, ничек тыйнак булырга? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Бер үк вакытта бар максатларга омтылыр урынына, башта берничәсенә генә ирешергә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 11:2). Максатларның исемлеген төзегез һәм кайсыларына — иң беренче чиратта ирешергә, ә кайсыларына соңрак та ирешеп булганын билгеләгез. Ниндиләреннән башлап була?

Бер үк вакытта бар максатларга омтылыр урынына, башта берничәсенә генә ирешергә тырышыгыз (13, 14 нче абзацны кара.)


14. Нинди максаттан башларга?

14 Бәлки, сез ирешү иң җиңел максаттан башларсыз, ә бәлки, үзегезгә аеруча җитеп бетмәгән сыйфаттан башларга булырсыз. Максатыгызны билгеләгәч, басмаларыбыз буенча тикшерү үткәрегез. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) һәм «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» сезгә ярдәм итә ала. Шулай ук Йәһвәгә дога кылыгыз, ул «сездә теләк уятсын һәм көч бирсен» дип сорагыз (Флп. 2:13). Аннары өйрәнгәннәрегезне тормышта кулланыгыз. Берәр кимчелектән арынып яисә мәсихче сыйфатны үстереп, сезгә башка максатларга ирешү тагы да җиңелрәк булыр.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ СЕЗГӘ «ТӘЭСИР ИТЕП ТОРСЫН»

15. Аллаһы халкы Изге Язмаларны укыган башка кайбер кешеләрдән нәрсә белән аерылып тора? (1 Тисалуникәлеләргә 2:13)

15 Кайбер кешеләр: «Мин Изге Язмаларны инде күп тапкыр укыдым»,— дип әйтә. Әмма алар Изге Язмаларга чыннан да ышанамы? Андагы киңәшләрне тормышларында кулланамы? Кызганычка каршы, еш кына җавап «юк» була. Йәһвәнең хезмәтчеләре исә андый кешеләрдән бик нык аерылып тора. Беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, без Изге Язмаларны «Аллаһы сүзе итеп кабул итәбез», «ул чыннан да Аллаһы сүзе бит». Моннан тыш, без Изге Язмалар буенча яшәргә тырышабыз. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13 укы.)

16. Аллаһы Сүзен үтәүчеләр булырга безгә нәрсә булышыр?

16 Аллаһы Сүзен уку һәм куллану кайвакыт җиңел түгел. Безгә моның өчен вакыт табу авыр булырга мөмкин. Яисә без, бик тиз укып, аның асылына төшенергә өлгермәскә мөмкин. Я бәлки, без күп кенә үзгәртәсе якларыбызны күреп төшенкелеккә биреләбездер. Авырлык нинди генә булмасын, Йәһвә ярдәме белән сез аны җиңә аласыз. Әйдәгез, аның ярдәмен кабул итик һәм тыңлаучылар гына түгел, ә аның Сүзен үтәүчеләр дә булыйк. Беркайчан да шикләнмик: Аллаһы Сүзен уку һәм куллану безне бәхетлерәк итәр (Ягък. 1:25).

94 ҖЫР Без Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле

a jw.org сайтында «Яшьтәшләрең сөйли. Изге Язмаларны уку» дигән роликны карагыз.