Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Тормышым рухи вакыйгаларга бай булды

Тормышым рухи вакыйгаларга бай булды

1951 елны мин Канададагы Квебе́к провинциясенең Руэ́н дигән кечкенә шәһәренә килдем. Бирелгән адрес буенча килеп, мин ишекне шакыдым. Марсе́ль Фильто́ a исемле абый-кардәш чыкты. 23 яшьлек озын буйлы бу кардәш, Гилад мәктәбен тәмамлап, шунда миссионер булып хезмәт итә иде. Миңа нибары 16 яшь кенә иде, һәм, аның белән чагыштырганда, мин күпкә тәбәнәгрәк идем. Мин аңа пионер булып хезмәт итәр өчен Руэн шәһәренә билгеләнүем турындагы хатны күрсәттем. Ул аны укыды да, миңа карап: «Әниең монда килүең турында беләме соң?» — дип сорады.

МИНЕМ БАЛАЧАГЫМ

Әти-әнием Швейцариядән Канададагы Ти́мминс дигән шахтерлар шәһәренә күчкән булган. 1934 елда мин дөньяга килгәнмен. Якынча 1939 елда әнием «Күзәтү манарасы» журналын укый һәм Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына йөри башлады. Соңрак ул Йәһвә Шаһите булып китте. Минем апам, абыем, ике сеңлем һәм ике энекәшем булды. Әниебез барыбызны да җыелыш очрашуларына йөртте.

Ул хакыйкатьне бик нык яратты һәм Йәһвәгә тугры булырга тәвәккәл иде. 1940 елларның башында Квебекта Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелгач та, аның ашкынуы сүрелмәде. Әтием исә әниемнең яңа дине белән әллә ни канәгать түгел иде һәм сүзләре белән аны рәнҗетә иде. Ләкин әнием аңа карата һәрвакыт игелекле һәм ихтирамлы булып кала иде. Бу безнең өчен яхшы үрнәк булды һәм безне дә хакыйкать юлына басарга дәртләндерде. Вакыт узу белән әтием дә йомшарды.

ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТНЕ БАШЛЫЙМ

1950 елның җәендә мин Нью-Йорк шәһәрендә үткән «Теократик үсеш» дип аталган конгресста булдым. Төрле илләрдән килгән кардәшләр белән аралашып һәм Гилад мәктәбен тәмамлаган кардәшләрнең интервьюларын тыңлап, мин тулы вакытлы хезмәтче булырга теләдем. Өемә кайткач, гомуми пионер хезмәтенә гариза тутырдым. Әмма Канада филиалы башта суга чумдырылырга кирәк дигән җавап кайтарды. 1950 елның 1 октябрендә мин шулай эшләдем дә. Бер айдан соң мин пионер хезмәтенә керештем. Беренче билгеләнүем йортымнан ерак урнашкан Капуске́йсинг шәһәрендә иде.

Квебекта хезмәт итәм

1951 елның язында филиал француз телендә сөйләшә белгән кардәшләрне Квебек провинциясенә күченергә дәртләндерде. Балачактан ук инглиз телен дә, француз телен дә белгәнгә, мин ихтыяҗ зуррак булган бу җиргә күченергә булдым. Мине Руэн шәһәренә билгеләделәр. Мәкалә башында әйтелгәнчә, анда танышларым юк иде. Миңа бер адрес кына бирделәр. Әмма барысы да яхшы булды. Без Марсель белән яхшы дуслар булып киттек. Мин Квебекта гомуми пионер булып хезмәт иттем. Соңрак мине махсус пионер итеп билгеләделәр. Гомумән алганда, мин Квебекта дүрт ел үткәрдем.

ГИЛАД ҺӘМ ОЗАК ЧЫНГА АШМАГАН ӨМЕТЛӘР

Квебекта хезмәт иткәндә, мине Нью-Йорк штатындагы Са́ут-Ла́нсинг шәһәренә Гилад мәктәбенең 26 сыйныфына чакырдылар. 1956 елның 12 февралендә чыгарылыш булды, һәм мине көнбатыш Африкага, Га́на b иленә җибәрделәр. Ләкин башта миңа, Канадага кайтып, документлар әзер булганчы, берничә атна көтеп торырга кирәк булды.

Документларны көтү вакыты җиде айга сузылды. Бу вакытны мине Торо́нто шәһәрендә Криппс гаиләсе кунак итте. Аларда яшәп, мин кызлары Ше́йла белән таныштым. Без бер-беребезгә гашыйк булдык. Мин аның кулын сорарга җыенган арада виза килде. Без, Шейла белән дога кылып, миңа Гана иленә китәргә кирәк дигән карарга килдек. Ләкин без мөнәсәбәтләребезне өзмәскә, ә хат алышырга булдык. Бу карарны кабул итәргә авыр иде, ләкин, вакыт күрсәткәнчә, бу адым бик акыллы булды.

Мин Гана иленең башкаласы А́ккра шәһәренә поездта, йөк корабында һәм самолетта бер ай дәвамында юл тоттым. Анда мине өлкә күзәтчесе итеп билгеләделәр. Минем территория Гана иле һәм күрше Кот-д’Ивуа́р белән То́го илләре дә булды. Күпчелек вакыт мин берүзем филиал биргән джип машинасында йөрдем. Кардәшләр янына килеп китү миңа зур шатлык китерә иде.

Ял көннәрендә мин район конгрессларында чыгышлар ясый идем. Конгресслар заллары булмаганга, кардәшләр, кояшта янмас өчен, бамбук белән пальма ботакларыннан ышыклану урыннарын ясады. Ә суыткычлар булмаганга, кардәшләр, төшке аш вакытында ризык пешерер өчен, якында гына суеласы мал тотты.

Кайвакыт кызык очраклар булгалады. Мәсәлән, бер конгресста, миссионер булып хезмәт иткән Херб Дже́ннингс c кардәш нотык белән чыгыш ясаганда, сәхнә һәм аудитория арасына яшь үгез сикереп чыкты. Херб кардәш нотык сөйләвеннән туктап калды, ә үгез нәрсә эшләргә дә белмичә басып торды. Шунда дүрт киң җилкәле абый-кардәш чыкты да үгезне ашханәгә алып китте. Делегатлар аларны кул чабып озатты.

Конгресслар арасында мин авылларда «Яңа дөнья җәмгыяте эшчәнлеге» дигән видеопостановканы күрсәтеп йөрдем. Моның өчен мин ике колга я ике агач арасына тукыма тарттырып куя идем дә проекторымны кабыза идем. Кайберәүләр өчен бу тормышларында күргән беренче фильм булды, һәм ул аларга бик ошады. Фильмда суга чумдырылган кешеләрне күргәндә, алар кул чапты. Бу фильм кешеләргә безнең бердәм халыкара оешма булуыбызны аңларга булышты.

Туй көне (1959 ел, Гана)

Шулай итеп Африкада ике ел узып китте. 1958 елны мин Нью-Йоркка халыкара конгресска бардым. Анда Квебектан Шейла да килде. Шул вакытта ул махсус пионер булып хезмәт итә иде. Ниһаять, без күрештек! Мин Шейлага өйләнешергә тәкъдим иттем, һәм ул ризалашты. Шунда мин, Норр d кардәшкә хат язып, Шейланы да, Гилад мәктәбенә чакырып, минем белән Африкага хезмәт итәргә җибәрә аласызмы, дип сорадым. Ул ризалыгын бирде. Ахыр чиктә Шейла Гана иленә килде һәм 1959 елның 3 октябрендә без Аккра шәһәрендә өйләнештек. Без Йәһвәне тормышыбызда һәрвакыт иң беренче урынга куйдык һәм ул моның өчен безне мул итеп фатихалады!

КАМЕРУНДА ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

Камерундагы филиалда

1961 елны безне Камеру́н иленә билгеләделәр һәм анда филиал ачарга куштылар, шуңа күрә эшләрем бик күп иде. Яңа билгеләнгән филиал күзәтчесе буларак, миңа әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар иде. Шунда тормышымда зур борылыш булды: 1965 елны без Шейланың авырга узганын белдек. Дөресен генә әйткәндә, әти-әни булачагыбызга ияләшер өчен, вакыт кирәк булды. Ләкин соңрак бу фикер безгә шатлык китерә башлады, һәм без Канадага кайтуны планлаштыра башладык.

Әмма көтмәгәндә без тетрәндергеч хәбәр алдык: Шейланың баласы төште. Табибның сүзләре буенча, безнең улыбыз туарга тиеш иде. Бу вакыйга якынча 50 ел элек булса да, әле дә хәтеремдә. Балабызны югалту зур кайгы булды, әмма без, чит илдә калып, яраткан хезмәтебезне дәвам итә алдык.

Шейла белән Камерунда (1965 ел)

Камерундагы кардәшләр нейтралитет позициясе өчен эзәрлекләүләргә дучар булды. Президентны сайлау вакытында хәл аеруча киеренке булып китте. Нәтиҗәдә, 1970 елның 13 маенда Йәһвә Шаһитләре рәсми рәвештә тыелды. Нибары биш ай кулланылган филиалыбыз конфискацияләнде. Бер атна эчендә бар миссионерларга, шул исәптән Шейла белән безгә дә, китәргә куштылар. Яраткан кардәшләребезне калдырып китү җиңел булмады. Без алар турында бик борчылдык.

Киләсе ярты ел без Франция филиалында хезмәт иттек. Анда эшләп, мин Камерундагы кардәшләр турында кайгыртуымны дәвам иттем. Шул ук елның декабрендә безне Нигерия филиалына күчерделәр, чөнки Камерун өчен бу филиал җаваплы булып китте. Нигериядәге кардәшләр безне җылы кабул итте. Бу илдә берничә ел хезмәт итү безгә күп шатлык китерде.

АВЫР КАРАР

1973 елны безгә авыр карар кабул итәргә туры килде. Нью-Йоркта конгресста булганда, Шейла елап җибәрде һәм: «Түзәргә көчем калмады. Мин алҗып беттем һәм еш кына үземне начар хис итәм»,— диде. Шейла минем белән көньяк Африкада 14 елдан артык вакыт хезмәт итте. Мин аның белән горурлана идем, ләкин, аның сәламәтлеге какшаганга, үзгәрешләр өчен вакыт килеп җиткән иде. Киңәшләшкәч һәм күп дога кылгач, без Канадага кайтырга һәм дәваланырга карар кабул иттек. Миссионер хезмәтен һәм тулы вакытлы хезмәтне калдыру тормышыбыздагы иң авыр карар булды.

Канадага кайткач, мин Торонтода машиналар сату белән шөгыльләнгән күптәнге дустыма эшкә урнаштым. Без Шейла белән арендага фатир алдык һәм кулдан йорт җиһазлары сатып алдык. Шулай итеп без, бурычларга кермичә, яңа тормыш башладык. Без, гади тормыш алып барып, беркөн тулы вакытлы хезмәткә кире кайтырга өметләнә идек. Һәм беләсезме, безнең теләгебез без уйлаганнан тизрәк чынга ашты.

Һәр шимбә мин Но́рвал шәһәрендәге Конгресслар залын төзүдә булыша идем. Соңрак мине шушы Залда күзәтче булырга сорадылар. Шейланың да сәламәтлеге яхшыра килде. Шуңа күрә без бу йөкләмәне кабул иттек. Шулай итеп, 1974 елның июнендә без Конгресслар залына күчендек. Белсәгез иде, тулы вакытлы хезмәткә кайтканыбызга без никадәр шат идек!

Бәхеткә, Шейланың сәламәтлеге яхшырганнан-яхшыра барды. Ике елдан соң безне район хезмәтенә билгеләделәр. Безнең районыбыз Манито́ба провинциясендә булды. Анда бик салкын булса да, кардәшләрнең мәхәббәте безне җылытып торды. Без шуны яхшы аңладык: кайда хезмәт итү — мөһим түгел, иң мөһиме — Йәһвәгә тугры булып калу.

САБАК АЛАМ

Берничә ел район күзәтчесе булып хезмәт иткәннән соң, безне 1978 елда Канададагы Бәйтелгә чакырдылар. Берникадәр вакыттан соң мине Монреальда́ махсус очрашуда бер ярым сәгатьлек нотык сөйләргә сорадылар. Кызганычка каршы, мин нотыгымны әллә ни кызыклы сөйләмәгәнгә, тыңлаучыларым йокымсырап утырды. Шуңа күрә хезмәт бүлегеннән бер абый-кардәш миңа өйрәтү осталыгына кагылышлы киңәшләр бирде. Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да сәләтле нотыкчы булмадым, ләкин, кызганычка каршы, ул вакытны бу кардәшнең киңәшен кабул итмәдем, ачуым гына чыкты. Мин кардәшне чиктән тыш тәнкыйтьчел дип уйладым һәм миңа бер мактау сүзе дә әйтмәгәне өчен үпкәләдем. Киңәшнең асылына түгел, ә аның ничек бирелүенә чиктән тыш игътибар итеп, мин хата кылдым.

Француз телендә шушы нотык сөйләгәннән соң, миңа киңәш бирделәр

Берничә көннән соң минем белән бу мәсьәлә турында филиал комитетының бер әгъзасы сөйләште. Мин үземне дөрес тотмаганымны таныдым һәм үкенгәнемне әйттем. Аннан соң киңәш биргән кардәш белән дә сөйләшеп алырга булдым. Ул игелек белән мине тыңлады һәм кичерде. Бу очрак минем өчен яхшы сабак булды, һәм мин басынкылыкның мөһимлеген тагы да яхшырак аңладым (Гыйб. сүз. 16:18). Бу хәл турында мин Йәһвәгә күп тапкырлар дога кылдым һәм киңәшне беркайчан да кире какмаска карар иттем.

1985 елда мине филиал комитетына билгеләделәр. Инде 40 елдан артык вакыт мин Канада Бәйтелендә хезмәт итәм. 2021 елның февралендә яраткан хатыным Шейланың гомер кылы өзелеп китте. Бу минем өчен зур югалту булды. Мин яшәрмим, сәламәтлегем дә начарлана, ләкин, Йәһвәгә хезмәт итүдә актив булганга, мин «гомернең тиз узып барган көннәрен» сизмим дә (Вәг. 5:20). Тормышымда күп авырлыклар булды. Ләкин аларга караганда фатихаларым күпкә күбрәк. Йәһвәне тормышымда иң беренче урынга куеп һәм тулы вакытлы хезмәттә 70 ел үткәреп, мин чын бәхет һәм канәгатьлек сизәм! Яшьләр дә Йәһвәне беренче урынга куйсыннар дип дога кылам, чөнки бу тормыш юлы чын бәхет китерә.

a Марсель Фильто кардәшнең тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2000 ел, 1 февраль санында, «Иегова мне прибежище и сила» дигән мәкаләдә табып була.

b 1957 елга кадәр бу ил Британиянең колониясе булган һәм Алтын Яр дип аталган.

c Херберт Дженнингс кардәшнең тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2000 ел, 1 декабрь санында, «Вы не знаете, что будет с вашей жизнью завтра» дигән мәкаләдә табып була.

d Нейтан Норр ул вакытларда бөтендөнья эшчәнлегебез белән җитәкчелек иткән.