Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

125 ҖЫР «Шәфкатьлеләр бәхетле»!

Юмарт булу чын бәхет китерә

Юмарт булу чын бәхет китерә

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (РӘС. 20:35).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Юмарт булыр өчен күп мөмкинлекләр бар. Юмарт булсак, бу безгә бәхет китерер.

1, 2. Ни өчен Йәһвә безгә юмарт булудан шатлык сизү сәләтен биргән?

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк дип әйтелә (Рәс. 20:35). Бу сүзләр башкалардан нәрсәдер алу шатлык китерми дигәнне аңлатамы? Юк, әлбәттә. Башкалар безгә бүләк биргәндә, бу безгә зур шатлык китерә. Ләкин без үзебез башкаларга нәрсәдер биргәндә я аларга сүз я эш белән ярдәм күрсәткәндә, бу тагы да күбрәк шатлык китерә. Юмарт булудан шатлык сизү сәләтен биреп, Йәһвә безгә зур ярату күрсәткән. Ни өчен алай дип әйтеп була?

2 Безне шундый итеп барлыкка китереп, Йәһвә бәхеттән «пультны» безнең кулыбызга биргән, ягъни, юмарт булып, без бәхетебезне арттыра алабыз. Ризалашырсыздыр, бу чыннан да гаҗәеп (Зәб. 139:14).

3. Ни өчен Йәһвә «бәхетле Аллаһы» дип атала?

3 Шулай итеп, Изге Язмаларда юмарт булу бәхет китерә дип әйтелә. Шуңа күрә Йәһвәнең «бәхетле Аллаһы» булуына гаҗәпләнәсе дә юк (1 Тим. 1:11). Ул бит иң беренче булып юмартлык сыйфатын күрсәткән. Аңардан юмартрак шәхес юк. Рәсүл Паул язганча, «аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәс. 17:28). «Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» — Йәһвәдән (Ягък. 1:17).

4. Тагын да бәхетлерәк булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

4 Барыбыз да юмарт булырга һәм тагын да бәхетлерәк булырга тели. Моның өчен безгә юмарт Аллаһыбыздан үрнәк алырга кирәк (Эфес. 5:1). Ә башкалар юмарт булуыбызны кадерләмәсә, шатлыгыбызны ничек югалтмаска? Бу мәкаләдә шушы сорау каралачак. Бу безгә юмарт булудан алга таба да шатлык табарга ярдәм итәр.

ЮМАРТ АЛЛАҺЫБЫЗДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

5. Йәһвә безгә материаль яктан нәрсә бирә?

5 Йәһвә безгә карата юмартлыгын ничек күрсәтә? Берничә мисалга игътибар итик. Йәһвә безнең турында материаль яктан кайгырта. Әлбәттә, без купшы тормыш алып бармыйбыздыр да, ләкин күбебезнең җитәрлек ризыгы, киеме һәм яшәү урыны бар (Зәб. 4:8; Мат. 6:31—33; 1 Тим. 6:6—8). Ни өчен Йәһвә безнең материаль ихтыяҗларыбызны кайгырта? Бурыч хисеннән генәме? Һич тә юк! Алайса, аны безнең турында кайгыртырга нәрсә дәртләндерә?

6. Маттай 6:25, 26 дан без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Гади генә әйткәндә, безнең турында кайгыртырга Йәһвәне ярату дәртләндерә. Гайсәнең Маттай 6:25, 26 да язылган сүзләренә игътибар итик. (Укы.) Гайсә кошлар турында болай дигән: «Алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра». Аннан соң Гайсә болай дип сораган: «Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» Әйе, кошларга һәм хайваннарга караганда, кешеләр Йәһвә өчен күпкә кадерлерәк. Ул алар турында кайгырта икән, безнең турында да, һичшиксез, кайгыртачак. Әти кеше үз гаиләсен тәэмин иткән кебек, назлы Аллаһыбыз Йәһвә дә үз гаиләсен калдырмый (Зәб. 145:16; Мат. 6:32).

7. Без, Йәһвә кебек, ничек юмарт була алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Йәһвә кебек, башкаларга ничек ярату күрсәтеп һәм аларга материаль яктан ярдәм итеп була? Җыелышыгызда ризыкка я киемгә мохтаҗ кардәшләрне белсәгез, аларга ярдәм итегез. Шулай итеп сез Йәһвәгә үзегезне кулланырга мөмкинлек бирерсез. Афәтләр ябырылганда да, Йәһвәнең хезмәтчеләре үз имандашларына ярдәм итә. Мәсәлән, COVID-19 пандемиясе башлангач, кардәшләр үз имандашлары белән ризык, кием һәм башка кирәк-яраклар белән бүлешкән. Һәм күпләр бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр биргән. Бу иганәләр афәтләрдән зыян күргәннәргә булышу өчен кулланылган булган. Шулай итеп, ярдәм күрсәткән кардәшләр Еврейләргә 13:16 дагы сүзләр буенча эш иткән. Анда болай диелә: «Игелек кылыгыз, үзегездә булганны башкалар белән бүлешегез. Боларны эшләргә онытмагыз, чөнки андый корбаннар Аллаһыны сөендерә».

Барыбыз да юмарт Аллаһыбыздан үрнәк ала ала (7 нче абзацны кара.)


8. Йәһвәнең безгә көч бирүе безгә ничек ярдәм итә? (Филипиялеләргә 2:13)

8 Йәһвә безгә көч бирә. Йәһвә үзенең чиксез кодрәтен хезмәтчеләренә бирергә бик шат. (Филипиялеләргә 2:13 укы.) Сезнең вәсвәсәгә каршы торыр өчен я каты сынауны кичереп чыгар өчен, Йәһвәдән көч сораганыгыз булдымы? Ә бәлки, алҗыганга, сез, тагын бер көн яшәп чыгар өчен, Йәһвәдән кодрәт бирүен үтенгәнсездер. Үз догаларыгызга җавап алып, сез рәсүл Паулның мондый сүзләрен исегезгә төшергәнсездер: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Флп. 4:13).

9. Йәһвәдән үрнәк алып, без көчебезне ничек куллана алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Әлбәттә, Чиксез Кодрәт Иясеннән аермалы буларак, безнең көчебез чикле һәм без букваль мәгънәдә үз көчебезне башкаларга бирә алмыйбыз. Ләкин аларга булышу кулыбыздан килә. Мәсәлән, без олы яшьтәге я авырган кардәшләрнең берәр йомышын үти яисә өй эшләре буенча ярдәм итә алабыз. Өстәвенә, без Патшалык Залын җыештыруга һәм кайгыртуга үз өлешебезне кертә алабыз. Көчебезне шулай итеп кулланып, без кардәшләргә күп игелек кылырбыз һәм Йәһвәдән үрнәк алган булырбыз.

Без үз көчебезне башкаларга ярдәм итәр өчен куллана алабыз (9 нчы абзацны кара.)


10. Без кардәшләргә сүзләребез белән ничек көч өсти алабыз?

10 Сүзләребез дә зур көчкә ия. Сез мактауга яки юатуга мохтаҗ кардәшләрне беләсезме? Сез килеп китеп, шалтыратып, открытка җибәреп я мессенджерга язып аларны ныгыта аласызмы? Моның өчен әллә ни оста телле буласы юк. Кешене тугры булып калырга дәртләндерер өчен һәм юатыр өчен, хәтта гади генә сүзләр дә җитәрлек. Иң мөһиме, алар эчкерсез булсын (Гыйб. сүз. 12:25; Эфес. 4:29).

11. Йәһвә үз зирәклеге белән ничек бүлешә?

11 Йәһвә үз зирәклеге белән бүлешә. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын» (Ягък. 1:5). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Йәһвә саран түгел һәм үз зирәклеге белән бүлешергә шат. Ул моны шелтәләмичә эшли, ягъни бездә гаеп хисе уятмый һәм безне кимсетми. Алай гына да түгел, ул безне үзеннән зирәклек сорарга чакыра (Гыйб. сүз. 2:1—6).

12. Без зирәклегебез белән ничек бүлешә алабыз?

12 Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә хезмәтчеләренең, үз белемнәре һәм зирәклекләре белән бүлешер өчен, күп мөмкинлекләре бар (Зәб. 32:8). Мәсәлән, без яңаларга хезмәт итү осталыкларын үстерергә ярдәм итә алабыз. Өлкәннәр хезмәттәш ярдәмчеләрне һәм суга чумдырылган абый-кардәшләрне үз вазифаларын үтәргә өйрәтә ала. Ә теократик биналарны төзү һәм кайгыртуда тәҗрибәләре булган кардәшләр үз күнекмәләрен башка кардәшләргә тапшыра ала.

13. Башкаларны өйрәткәндә, без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

13 Йәһвә зирәклеге белән юмарт бүлешкән кебек, без дә башкаларны өйрәткәндә шулай ук эш итәргә телибез. Башкалар безнең урыныбызны алыр дип куркып, без алардан белемнәребезне яшермибез. Шулай ук без: «Мине берсе дә өйрәтмәде. Ул да үзе өйрәнсен!» — дип уйламыйбыз. Аллаһы халкы арасында андый фикер йөртү өчен урын юк. Без башкаларга белемнәребезне генә түгел, ә «хәтта үз җаннарыбызны тапшырырга» әзер (1 Тис. 2:8). Алар да, үз чиратында, башкаларны «өйрәтергә яраклы булыр» дип өметләнәбез (2 Тим. 2:1, 2). Шулай итеп, зирәклегебез белән юмарт бүлешсәк, бу үзебезне дә, башкаларны да зирәгрәк һәм бәхетлерәк итәр.

БАШКАЛАР ЮМАРТЛЫГЫБЫЗНЫ КАДЕРЛӘМИ КЕБЕК ТОЕЛГАНДА

14. Күпләр юмартлыгыбызга нинди җавап кайтара?

14 Башкаларга, аеруча кардәшләребезгә, игелек эшләгәндә, алар, гадәттә, безгә рәхмәт сүзләрен яза я рәхмәтле булганнарын башкача белдерә (Көл. 3:15). Бу, һичшиксез, күңелебезне җылыта.

15. Берәрсе безгә рәхмәтен белдермәсә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Шулай да кайчак без рәхмәт сүзләрен ишетмәскә дә мөмкин. Әйтик, без, берәрсенә ярдәм итәр өчен, вакытыбызны, көчебезне я материаль нәрсәләребезне сарыф иттек, ди, ә ул моның турында уйлап та бирми кебек тоела. Андый чакта, шатлыгыбызны югалтмыйча, ничек күңелсезләнмәскә? Безгә бу мәкаләнең төп шигырен — Рәсүлләр 20:35 не исебездә тотарга кирәк. Бәхетле булуыбыз кешеләрнең рәхмәтле булу-булмавына бәйле булырга тиеш түгел. Әйдәгез, кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.

16. Башкаларга нәрсәдер биргәндә, шатлыгыбызны югалтмаска безгә нәрсә булышыр?

16 Йәһвәнең үрнәген истә тотыгыз. Кешеләр рәхмәтлеме, юкмы, Йәһвә аларга игелек эшләвеннән туктамый (Мат. 5:43—48). Ул шулай ук без бернәрсә дә «кире алырга өметләнмичә» игелек кылсак, «әҗеребез зур булыр» дип вәгъдә итә (Лүк 6:35). Рәхмәтләрен белдермәгән кешеләргә игелек кылсак, Йәһвә безне мул итеп фатихалаячак һәм безгә юмарт булуыбыз өчен үзе кайтарачак (Гыйб. сүз. 19:17; 2 Көр. 9:7).

17. Игелекле булыр өчен, төп сәбәп нинди? (Лүк 14:12—14)

17 Лүк 14:12—14 тә бик мөһим принцип язылган. (Укы.) Әлбәттә, игелегебезне кайтара алган кешеләрне кунакка чакыруның бер начары да юк. Шулай да үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин кешеләргә игелекне риясыз кыламмы яисә алар игелегемне кайтарыр дип өметләнәмме?» Әгәр әҗер көтәбез икән, ни өчен Гайсәнең киңәшен кулланып карамаска? Ул ярлы кешеләрне кунакка чакырырга дәртләндергән, чөнки алар кайтара алмаган. Шулай эшләсәк, без, Йәһвәдән үрнәк алганыбызны белеп, бәхетле булырбыз һәм, кешеләр рәхмәтле булуларын белдермәсә дә, шатлыгыбызны югалтмабыз.

18. Безгә нәрсә эшләмәскә кирәк?

18 Башкаларны рәхмәтсез дип санарга ашыкмагыз (1 Көр. 13:7). Башкалар рәхмәтләрен белдермәсә, уйланыгыз: «Алар чыннан да рәхмәтсезме яисә рәхмәтләрен белдерергә оныткан гынамы?» Әлбәттә, башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Кайберәүләр бик рәхмәтле, әмма моны белдерү аларга авыр бирелә. Ә кемдер ярдәм алудан ояла (аеруча элек үзе башкаларга күп кенә ярдәм иткән булса), һәм бу хисләр аларга рәхмәтле булуларын белдерергә комачаулый. Ничек кенә булмасын, мәсихче ярату безне кардәшләргә карата игелекле булырга һәм юмартлык белән бирүдән шатлык табарга дәртләндерер (Эфес. 4:2).

19, 20. Юмарт булуда сабырлык нинди роль уйный? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

19 Сабыр булыгыз. Юмарт булу турында зирәк Сөләйман патша болай дип язган: «Икмәгеңне сулар буйлап җибәр, чөнки күп көннәр үткәч, аны кабат табарсың» (Вәг. 11:1). Бу сүзләрдән күренгәнчә, кайвакыт кешеләр «күп көннәр үткәч» кенә, ягъни күп вакыт үткәннән соң гына, игелегебез өчен рәхмәтләрен белдерергә мөмкин. Моны бер очрак раслый.

20 Күп еллар элек бер район күзәтчесенең хатыны яңа суга чумдырылган апа-кардәшкә открытка язган. Бу открыткада тугры булып калырга дәртләндергән сүзләр һәм Изге Язмалардан шигырь булган. Якынча сигез ел үткәч, бу апа-кардәш хатта рәхмәт сүзләрен язган. Ул болай дигән: «Бу хатны язмый булдыра алмыйм. Соңгы елларда никадәр ярдәм иткәнеңне син хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсың». Ул болай дип дәвам иткән: «Открыткадагы сүзләр бик дәртләндергеч булды, аеруча Изге Язмалардагы шигырь йөрәгемә үтеп керде. Аны мин һәрвакыт исемдә тоттым» a. Нинди авырлыкларга очрарга туры килгәнен язганнан соң, бу апа-кардәш болай дип аңлаткан: «Кайвакыт минем барысын ташлыйсы килә иде — хәтта хакыйкать белән вазифаларымны да. Ләкин Изге Язмалардагы шул шигырь миңа бирешмәскә булышты. Сигез ел дәвамында ул миңа бик нык ярдәм итеп торды». Район күзәтчесенең хатыны, «күп көннәр үткәч», рәхмәт сүзләрен укып никадәр сөенгәнен күз алдына гына китерегез! Безгә дә башкалар рәхмәт сүзләрен күп вакыт узгачтын гына белдерергә мөмкин.

Башкалар безгә рәхмәтле булуларын күп вакыт үткәннән соң гына белдерергә мөмкин (20 нче абзацны кара.) b


21. Ни өчен сез юмарт Аллаһыбыздан үрнәк алырга телисез?

21 Инде әйтелгәнчә, Йәһвә безне бер үзенчәлек белән барлыкка китергән: башкалардан нәрсәдер алу шатлык китерсә дә, аларга карата юмарт булу безне тагын да бәхетлерәк итә. Кардәшләребезгә ярдәм иткәндә, без шатлык кичерәбез. Аларның рәхмәт сүзләрен ишетү дә безне сөендерә. Ә рәхмәт сүзләрен ишетмәсәк, без барыбер шатланабыз, чөнки безнең өчен иң мөһиме — Йәһвәне сөендерү. Башкаларга күпме генә бирсәгез дә, истә тотыгыз: Йәһвә сезгә «күбрәкне бирә ала» (2 Елъ. 25:9). Йәһвә — иң юмарт шәхес. Ул безне юмарт булуыбыз өчен әҗерсез калдырмас. Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да юмарт күктәге Атабыздан үрнәк алыйк.

17 ҖЫР «Телим!»

a Открыткада 2 Яхъя 8 нче шигырь язылган булган. Анда болай диелә: «Хезмәтебез китергән җимешләрне югалтмас өчен һәм бүләкне тулысынча алыр өчен, үзегезне күзәтегез».

b ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Район күзәтчесенең хатыны яңа суга чумдырылган апа-кардәшне тугры булып калырга дәртләндерә. Еллар узгач, ул аңардан рәхмәт хаты ала. (Сәхнәләштерелгән.)