Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өйрәнгәндә, яңа нәрсәләрне күрергә тырышыгыз

Өйрәнгәндә, яңа нәрсәләрне күрергә тырышыгыз

Өйрәнә башлаганчы, уйланыгыз: «Мин бу тема буенча нәрсә белергә телим?» Йәһвә сезгә укыганнарыгызга башка күзлектән карарга булыша ала, шуңа күрә яңа нәрсәләрне белергә әзер булыгыз. Бу яктан сезгә нәрсә булышыр?

Зирәклек сорап дога кылыгыз. Йәһвә сезне бүген нәрсәгә өйрәтергә тели? Моны аңлар өчен, аңардан ярдәм сорагыз (Ягък. 1:5). Тема таныш булса да, барысын болай да беләм дип уйламагыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

Изге Язмаларның көчен таныгыз. «Аллаһының сүзе тере» (Евр. 4:12). Һәр чакта да ул безгә төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Тик яңа мәгълүматны кабул итәргә әзер булыгыз.

Йәһвә өстәлендә булган бар ризыкны кадерләгез. Аллаһының рухи өстәле «затлы ашамлыклар» белән тулы (Ишаг. 25:6). Хәтта әллә ни тәмле булып күренмәгән «ризыкны» да тәмләп карагыз. Ул чакта Изге Язмаларны өйрәнү сезгә чын ләззәт китерер!