Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә тугры булыгыз

Йәһвәгә тугры булыгыз

«Йәһвә синең белән минем арада һәм синең токымнарың белән минем токымнарым арасында мәңге шаһит булсын» (1 ИШ. 20:42).

ҖЫРЛАР: 43, 31

1, 2. Ни өчен Йонафанның Давыт белән дуслыгы тугрылыкның искиткеч үрнәге булып тора?

ЙОНАФАН яшь Давытның әзмәвер Голиатка каршы чыкканына бик гаҗәпләнгән булгандыр. Давыт әзмәверне үтереп, хәзер Йонафанның атасы Шаул патша алдында тора иде, аның «кулында филистиленең башы иде» (1 Иш. 17:57). Йонафан, күрәсең, Давытның кыюлыгына таң калган. Аллаһының Давыт белән булуы ап-ачык күренгән, һәм «Йонафан Давытның җан дусты» булып киткән. Ул «Давытны үз җанын яраткандай яратканга күрә, алар бер-берсе белән дуслык килешүе төзегәннәр» (1 Иш. 18:1—3). Үзенең калган гомере буе ул Давытның тугры дусты булып калган.

2 Аллаһы Йонафанны түгел, ә Давытны Исраилнең киләсе патшасы итеп сайласа да, ул Давытка карата үзенең дуслык мөнәсәбәтен үзгәртмәгән. Шаул Давытны үтерергә ниятләгәндә, Йонафан Давыт өчен борчылган. Дустының рухын күтәрер өчен, Йонафан Давыт сыенган урынга, Яһүд чүлендәге Хорешка барган. Йонафан «аның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан». Ул Давытка: «Курыкма... Син Исраилдә патша булырсың, ә мин синнән соң икенче булырмын»,— дигән (1 Иш. 23:16, 17).

3. Йонафан өчен Давытка тугры булудан да мөһимрәк нәрсә булган, һәм без моны кайдан беләбез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Тугрылык бөтен җирдә диярлек кешеләрдә соклану хисе уята. Әмма Йонафанның Аллаһыга карата булган тугрылыгын исәпкә алмыйча Давытка карата булган тугрылыгына гына соклансак, без бер мөһим нәрсәне күздән ычкындырыр идек. Ни өчен Йонафан Давытны үз көндәше итеп түгел, ә дусты итеп санаган? Һичшиксез, Йонафанга үзенең дәрәҗәсе түгел, ә башка нәрсә мөһимрәк булган. Югарыда әйтелгәнчә, ул Давытның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан. Аллаһыга тугрылык Йонафанның күңелендә төп урынны биләп торганы ап-ачык. Аның Йәһвәгә карата тугрылыгы Давытка карата тугрылыгының нигезе булып торган. Алар икесе дә үз анты буенча яшәгән: «Йәһвә синең белән минем арада һәм синең токымнарың белән минем токымнарым арасында мәңге шаһит булсын» (1 Иш. 20:42).

4. а) Безгә нәрсә чын шатлык һәм канәгатьлек китерә? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Мәсихчеләр буларак, без башкаларның тугрылыгына сокланып кына калмыйбыз, без тугрылыкны гаилә әгъзаларына, дусларга һәм кардәшләргә күрсәтәбез (1 Тис. 2:10, 11). Әмма күңелебездә кемгә карата тугрылык төп урынны алып торырга тиеш? Һичшиксез, безгә тормыш биргән Шәхескә карата! (Ачыл. 4:11) Аңа карата тугрылыгыбыз безгә чын шатлык һәм канәгатьлек китерә. Әмма без хәтта авыр вакытларда да Аллаһыга тугрылык сакларга тиеш. Бу мәкаләдә без Йонафанның үрнәге безгә Йәһвәгә тугрылыкны дүрт очракта ничек сакларга булыша алганын карап чыгарбыз: 1) хакимлеккә ия кеше хөрмәткә лаек түгел кебек тоелганда, 2) кемгә тугры булырга сайлаганда, 3) башкалар безнең турында ялгыш фикердә булганда я безнең белән гаделсез мөгамәлә иткәндә һәм 4) тугрылык белән шәхси мәнфәгатьләр кара-каршы килгәндә.

ХАКИМЛЕККӘ ИЯ КЕШЕ ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК ТҮГЕЛ КЕБЕК ТОЕЛГАНДА

5. Ни өчен Шаулның хакимлеге вакытында Аллаһыга карата тугры булу җиңел булмаган?

5 Аллаһы Йонафанның атасы Шаулны патша итеп майлаган булган. Әмма соңрак Шаул тыңламаучан булып киткән, һәм Йәһвә аны кире каккан (1 Иш. 15:17—23). Аллаһы Шаулны шунда ук тәхеттән төшермәгән. Нәтиҗәдә, Шаулның дөрес булмаган эшләре халыкның һәм аңа якын булган кешеләрнең тугрылыкларын сынаган. «Йәһвәнең тәхетендә» башбаштаклык белән эш иткән патша утырган вакыт дәверендә аларга Аллаһыга тугрылык сакларга кирәк булган (1 Елъ. 29:23).

6. Йонафанның Йәһвәгә тугры булып калганы нәрсәдән күренә?

6 Шаулда беренче тапкыр тыңламаучанлык рухы чагылгач, аның улы Йонафан Йәһвәгә тугры булып калган (1 Иш. 13:13, 14). Ишмуил пәйгамбәр халыкка болай дигән: «Йәһвә үзенең бөек исеме хакына үз халкын калдырмаячак» (1 Иш. 12:22). Исраилгә филистилеләрнең 30 000 сугыш арбалы гаять зур гаскәре янаганда, Йонафан бу сүзләргә үз ышанычын күрсәткән. Шаулның нибары 600 кешесе генә булган, һәм кораллар аның үзендә һәм Йонафанда гына булган! Шулай да Йонафан коралын йөртүче хезмәтчесе белән бергә филистилеләрнең каравыл отряды урнашкан якка чыгарга булган. Йонафан: «Йәһвә бит күпләр аша да, азлар аша да коткара ала, аңа һичнәрсә комачаулый алмый»,— дигән. Нәтиҗәдә, алар икәүләшеп якынча 20 кешене кырып салган. Аннары аяк асты тетри башлаган, «моның барысы да Аллаһыдан иде». Курку-аптырашка төшеп, филистилеләр бер-берсен үтереп бетергән. Шулай итеп, Йонафанның Аллаһыга иманы исраиллеләргә җиңү китергән (1 Иш. 13:5, 15, 22; 14:1, 2, 6, 14,15, 20).

7. Йонафан үз атасы белән нинди мөгамәләдә булган?

7 Шаулның Аллаһы белән мөнәсәбәтләре бозылса да, Йонафан, мөмкин булганча, үз атасына хезмәттәшлек күрсәткән. Мәсәлән, алар Аллаһы халкын яклап бергә сугышкан (1 Иш. 31:1, 2).

8, 9. Хакимлеккә ия кешеләрне хөрмәт итү Аллаһыга тугрылыгыбыз белән ничек бәйле?

8 Йонафан кебек, без хакимлеккә ия булган кешеләргә чагыштырмача дәрәҗәдә буйсынып, алар хәтта моңа лаек түгел кебек күренсә дә, Йәһвәгә тугрылыгыбызны күрсәтәбез. Хакимлеккә ия кешеләр гаделсез булырга мөмкин, шулай да без Аллаһы кушуы буенча «өстен торучы хакимлеккә» чагыштырмача дәрәҗәдә буйсынып, аларның дәрәҗәсен хөрмәт итәбез. (Римлыларга 13:1, 2 укы.) Безнең һәрберебез шулай ук Йәһвә тарафыннан хакимлек бирелгән кешеләрне дә хөрмәт итеп, аңа тугры булуыбызны күрсәтәбез (1 Көр. 11:3; Евр. 13:17).

Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган тормыш иптәшенә карата хөрмәт күрсәтү — Йәһвәгә тугрылык күрсәтер өчен бер мөмкинлек (9 нчы абзацны кара.)

9 Көньяк Америкадан булган Ольга [1] исемле апа-кардәш хәтта авыр шартларда да үзенең ирен ихтирам итеп, Аллаһыга үз тугрылыгын күрсәткән. Еллар дәвамында ул аңа Йәһвә Шаһите булганы өчен үз канәгатьсезлеген белдергән. Ул аны нахакка тиргәгән, мыскыл иткән, аның белән сөйләшмәгән. Алай гына да түгел, ул балаларны тартып алып, сине ташлап китәм дип янаган. Әмма Ольга яманлыкка яманлык белән җавап бирмәгән. Иренә ризык әзерләп, киемнәрен юып һәм балалары белән аның туганнары турында кайгыртып, ул яхшы хатын булырга тырышкан (Рим. 12:17). Туганнары я хезмәттәшләре белән очрашуларга, Ольга кайчакларны аның белән бара торган булган. Ире үз әтисен күмәр өчен башка шәһәргә барырга җыенганда, ул балаларны һәм бар кирәклесен юлга җыйган. Чиркәүдә күмү йоласы тәмамланганчы, ул үз ирен тышта көтеп торган. Еллар узгач, Ольганың күрсәтә килгән сабырлыгы һәм хөрмәте иренең үзенә карата мөнәсәбәтен үзгәртә башлаган. Хәзер ул аны Патшалык Залына китерә, хәтта очрашуларга йөрергә дәртләндерә, ә кайвакыт аның белән үзе дә килә (1 Пет. 3:1).

КЕМГӘ ТУГРЫ БУЛЫРГА САЙЛАГАНДА

10. Йонафан кемгә тугры булырга икәнлеген ничек хәл иткән?

10 Шаул Давытны үтерергә ниятләгәнгә, Йонафан бик авыр сайлау алдында торган: кемгә тугры булырга. Давыт белән килешү төзегән булса да, ул үз атасына да буйсынырга тиеш булган. Әмма Йонафан Аллаһының үз атасы белән түгел, ә Давыт белән булганын белгән. Шуңа күрә Йонафан Давытка карата тугрылыгын Шаулга тугрылыкка караганда өстен күргән. Ул Давытка качарга киңәш иткән һәм Шаулга аның турында яхшыны сөйләгән. (1 Ишмуил 19:1—6 укы.)

11, 12. Аллаһыга карата ярату безгә кемгә тугры булырга кирәк икәнлеген сайларга ничек булыша?

11 Аллаһыга карата ярату Австралиядән булган Э́лис исемле апа-кардәшкә башкаларга тугрылыкны нинди дәрәҗәдә күрсәтергә урынлы икәнлеген аңларга булышкан. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, ул үз гаиләсенә белгәннәрен сөйләгән. Соңрак Элис үз гаиләсенә Раштуа бәйрәмен бүтән үткәрмәячәге турында әйткән. Ул моның сәбәпләрен аңлаткан, әмма аларның борчулары әкренләп көчле ярсуга әйләнгән. Аларга Элис үзләреннән йөз чөерә дип тоелган. Элис болай ди: «Ахыр чиктә әнием миннән ваз кичте. Моны ишетү күңелемә авыр булды, чөнки мин үз гаиләмне бик нык ярата идем. Шулай да мин Йәһвә һәм аның Улы күңелемдә төп урынны алачак дигән ныклы карарга килдем һәм киләсе конгресста суга чумдырылу үттем» (Мат. 10:37).

12 Игътибарлы булмасак, безнең күңелебез милләткә, мәктәпкә я берәр спорт командасына ярату хисе белән сугарылачак, һәм бу ахыр чиктә безнең күңелебездән Аллаһыга карата тугрылыгыбызны кысрыклап чыгарырга мөмкин. Бер мисалга игътибар итик. Хе́нри шахмат уйнарга ярата. Аның мәктәбе еш кына шахмат ярышларында җиңүләр яулаган, һәм ул да җиңәр өчен бар тырышлыкларын куярга теләгән. Ул болай ди: «Мәктәпкә дан китерү теләгем әкрен-әкрен Аллаһыга карата тугрылыгымнан өстенлек алды. Ял көннәрендә үткән шахмат матчлары Аллаһыга хезмәт итүемә комачаулый башлады. Шуңа күрә мин шахмат командасыннан китәргә булдым» (Мат. 6:33).

13. Аллаһыга тугрылык саклау теләге безгә гаиләдәге авырлыкларны чишәргә ничек булыша ала?

13 Кайчакларда гаиләдә я туганнар арасында кемгә тугры булырга сайлау авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, Кен исемле абый-кардәш болай ди: «Мин олы яшьтәге әнием янына ешрак барырга һәм вакыт-вакыт аның үзебезгә кунакка килүен бик тели идем. Әмма әнием белән хатыным әллә ни тату түгел иде. Башта мин үземне ике ут арасында булгандай хис итә идем: икесенә дә ярыйсы килде. Аннары мин андый очракта хатынымның хисләрен өстенрәк кую мөһимрәк икәнен аңладым. Шуңа күрә мин хатынымның хисләрен исәпкә алып, компромисс табарга тырыштым». Аллаһыга тугрылык саклау теләге һәм аның Сүзендәге принциплар Кенга үз хатыны һәм әнисе белән сөйләшеп алырга кыюлык биргән. Ул үз хатынына ни өчен әнисе белән йомшак мөгамәлә итәргә кирәк икәнлеген, ә әнисенә ни өчен ул аның хатынын хөрмәт итәргә тиешлеген аңлаткан. (Яратылыш 2:24; 1 Көринтлеләргә 13:4, 5 укы.)

БАШКАЛАР БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА ЯЛГЫШ ФИКЕРДӘ БУЛГАНДА

14. Шаул Йонафан белән ничек мөгамәлә иткән?

14 Хакимлеккә ия булган берәр кеше безнең турында ялгыш фикердә булса я безнең белән гаделсез мөгамәлә итсә, безнең Йәһвәгә тугрылыгыбыз сыналырга мөмкин. Йонафан, күрәсең, нәкъ шундый авырлыкка очраган. Аллаһы тарафыннан майланган Шаул патша үз улының Давыт белән дус булганын белгән, әмма ни өчен шулай булганын аңламаган. Ачудан ярсып, Шаул Йонафанны түбәнсеткән. Әмма Йонафан ташка таш белән атмаган. Ул Аллаһыга да, Исраилнең булачак патшасы Давытка да тугры булып калган (1 Иш. 20:30—41).

15. Берәр кардәш безнең белән гаделсез мөгамәлә итсә, без моңа ничек карарга тиеш?

15 Бүген Йәһвә халкының җыелышларында без гаделсез мөгамәләне күрмәбездер. Әмма җаваплы кардәшләр камил түгел һәм адымнарыбызны, эшләребезне дөрес бәяләмәскә мөмкин (1 Иш. 1:13—17). Шуңа күрә безнең турында берәрсе хаталы я ялгыш фикердә булса, Йәһвәгә тугры булып калыйк.

ТУГРЫЛЫК БЕЛӘН ШӘХСИ МӘНФӘГАТЬЛӘР КАРА-КАРШЫ КИЛГӘНДӘ

16. Нинди очракларда без Аллаһыга карата тугры булырга тиеш?

16 Шаул Йонафанны үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга өндәгән (1 Иш. 20:31). Әмма Аллаһыга карата тугрылыгы Йонафанны үз файдасын эзләп югарыга үрмәләргә түгел, ә Давытка булышлык күрсәтергә өндәгән. Йәһвәнең хуплавын алырга теләгән кеше хәтта үтәве авыр булса да, үз вәгъдәсен бозмый (Зәб. 14:4). Йонафанның фидакарьлеге бу яктан безнең өчен үрнәк булып тора. Ул Давытка биргән антын бозмаган, һәм без дә үз вәгъдәләребезне бозмаска тиеш. Мәсәлән, бизнес белән бәйле берәр килешүне үтәү бик авыр булып китсә, Аллаһыга тугрылыгыбыз һәм Изге Язмаларга карата хөрмәт безне үз сүзебезне тотарга дәртләндерергә тиеш. Ә никахта өметләребез акланмаса, нәрсә эшләргә? Аллаһыга карата ярату безне тормыш иптәшебезгә тугрылык сакларга дәртләндерәчәк. (Малахи 2:13—16 укы.)

Килешүне үтәүгә килгәндә, безнең Аллаһыга тугрылыгыбыз һәм Изге Язмаларга карата хөрмәтебез сыналырга мөмкин (16 нчы абзацны кара.)

17. Бу мәкаләдән сез үзегез өчен нинди файда таптыгыз?

17 Йонафанның Аллаһыга карата тугрылыгы турында уйлану безне аңардан үрнәк алырга әллә дәртләндермиме? Әйдәгез, үзебезнең шәхси мәнфәгатьләребез турында гына кайгыртмыйк, ә Йонафан кебек, Аллаһы халкына, берәрсе хәтта өметебезне акламаса да, тугрылык күрсәтеп, Йәһвәгә тугрылык саклыйк. Авыр хәлләргә очраганда Йәһвә Аллаһыга тугры булып калып, без аның йөрәген сөендерәбез, ә үзебез зур канәгатьлек кичерәбез (Гыйб. сүз. 27:11). Йәһвәгә тугрылык сакласак, без аның үзен яратучы кешеләр өчен иң яхшысын эшләячәген күрәчәкбез. Киләсе мәкаләдә безнең өчен гыйбрәт булып торган тугры һәм тугры булмаган Давыт замандашларының мисаллары турында сүз барачак.

^ [1] (9 нчы абзац) Кайбер исемнәр үзгәртелгән.