Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә хезмәтемне уңышлы итте

Йәһвә хезмәтемне уңышлы итте

Мин офицерга сугышта катнашудан баш тартканым өчен төрмәдә инде утырып чыкканым турында әйттем. Мин аңардан: «Әллә сез мине тагын утыртырга телисезме?» — дип сорадым. Бу минем Кушма Штатлар армиясенә инде икенче тапкыр чакырылуым иде.

МИН 1926 елда Круксвиллда (Огайо штаты, АКШ) тудым. Әти-әнием дини кешеләр түгел иде, шулай да алар безгә, сигез балага, чиркәүгә йөрергә куша иде. Мин методистлар чиркәвенә йөрдем. 14 яшемдә рухани миңа ел дәвамында якшәмбе көнне үткән дини хезмәтләрне калдырмаганым өчен бүләк бирде.

Маргарет Уокер (сулдан икенчесе) миңа хакыйкатьне белергә булышты

Шул вакыттарак Йәһвә Шаһите булган Маргарет Уокер исемле күрше хатын әнием янына кереп, Изге Язмалар турында сөйли башлады. Бер көнне мин дә аларга кушылырга булдым. Әнием мин аларның өйрәнүләренә комачаулармын дип уйлап, миңа тышка чыгып китәргә кушты. Әмма мин аларның өйрәнүләрен тыңлап торырга тырыша идем. Берничә очрашудан соң Маргарет миннән: «Син Аллаһы исемен беләсеңме?» — дип сорады. Мин: «Һәркем аның исеме Аллаһы икәнен белә»,— дип җавап бирдем. Ул: «Изге Язмаларыңны алып кил әле һәм Зәбур 83:18 не ачып укы»,— диде. Мин шулай эшләдем дә һәм Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белдем. Мин дусларыма чабып, аларга: «Бүген кич өйгә кайткач, Изге Язмаларда Зәбур 83:18 не ачыгыз да Аллаһының исемен белерсез»,— дип әйттем. Шулай итеп, мин шунда ук вәгазьли башладым дип әйтеп була.

Мин Изге Язмаларны өйрәнә башладым һәм 1941 елда суга чумдырылу үттем. Күп тә үтмәстән мине җыелышның китап өйрәнүен үткәрергә билгеләделәр. Мин әниемне һәм энеләрем белән апа-сеңелләремне очрашуларга йөрергә өндәдем, һәм алар барысы да минем китап өйрәнүемә йөри башлады. Әтиемә исә моның барысы кызык түгел иде.

ӨЙДӘГЕ КАРШЫЛЫКЛАР

Миңа җыелышта күбрәк вазифалар ышанып тапшырылды, һәм мин үземдә теократик китапханә җыйдым. Бер көнне әтием китапларыма күрсәтеп: «Менә бу чүп-чарны күрәсеңме? Берсе дә калмасын. Өйдән китсәң кайгырмам»,— диде. Мин өйдән китеп, якында гына урнашкан Зе́йнсвилл шәһәренә (Огайо штаты) күчендем. Шулай да гаиләмне дәртләндерер өчен өйгә кайтып йөрдем.

Әтием әниемә җыелыш очрашуларына йөрергә комачауларга тырышты. Кайвакыт әнием чыгып киткәндә, ул аны куып җитеп, кире өйгә кайтара иде. Әмма әнием икенче ишектән тиз генә чыгып китеп, җыелышка барыбер килә иде. Мин аңа: «Әнием, борчылма. Килер бер көн, ул синең артыңнан чабып йөрүдән туктар»,— дип әйттем. Вакыт узгач, әтием әниемә аяк чалудан туктады, һәм ул тыныч кына җыелыш очрашуларына йөри башлады.

1943 елда җыелышыбызда Теократик хезмәт мәктәбе үткәрелә башлады, һәм мин өйрәнү йөкләмәләре белән чыгыш ясый башладым. Чыгышларымнан соң бирелгән киңәшләр миңа ораторлык сәләтемне үстерергә ярдәм итте.

НЕЙТРАЛИТЕТ САКЛЫЙМ

Ул вакытта Икенче бөтендөнья сугышы бара иде. 1944 елда мин хәрби хезмәткә чакырылдым. Мин Колумбустагы (Огайо штаты) «Форт Хейз» дигән җыелу пунктына килдем, медосмотр үттем һәм кирәкле кәгазьләрне тутырдым. Мин шулай ук хакимият кешеләренә сугышта катнашмаячагым турында әйттем. Алар мине җибәрде. Берничә көн үткәч, өйгә бер полиция офицеры килеп, миңа: «Корвин Робисон, минем сине кулга алыр өчен ордер бар»,— диде.

Ике атна узгач, суд барышында судья миңа болай диде: «Мин сине гомерлеккә төрмәгә утыртыр идем. Әйтәсе сүзең бармы?» Мин болай дип әйттем: «Хөрмәтле судья, мин дин хезмәтчесе итеп исәпләнәм. Һәр кеше йортының ишек бусагасы — минем мөнбәрем һәм мин Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне күпләргә вәгазьлим». Судья присяжныйларга: «Сезгә бу егетнең дин хезмәтчесеме, юкмы икәнлеген түгел, ә ул хәрби хезмәттән баш тартамы, юкмы икәнлеген хәл итәргә кирәк». Ярты сәгать вакыт та үтмәде присяжныйлар «гаепле» дигән карар чыгарды. Судья чыгарган хөкем буенча, мине Ашлендтагы (Кентукки штаты) федераль төрмәгә биш елга утырттылар.

ТӨРМӘДӘ ЙӘҺВӘ ЯКЛАВЫ АСТЫНДА

Беренче ике атнаны мин Колумбустагы (Огайо штаты) төрмәдә үткәрдем. Беренче көнне мине камерамнан беркая да чыгармадылар. Мин Йәһвәгә: «Мин камерада биш ел буе утыра алмыйм. Мин нәрсә эшләргә белмим»,— дип дога кылдым.

Икенче көнне сакчылар мине камерадан чыгарды. Мин озын буйлы, киң җилкәле бер тоткын янына килдем, һәм без бергә тәрәзәдән карап тордык. Ул миннән:

— Нәрсә өчен утырттылар?

— Мин Йәһвә Шаһите.

— Чыннандамы? Алайса, ни өчен син монда?

— Йәһвә Шаһитләре сугышларда катнашмый һәм кеше үтерми.

— Син кеше үтерергә теләмәгәнең өчен, башкалар кеше үтергәне өчен утыра. Бу акылга сыярлыкмы соң?

— Юк шул,— дип әйттем мин.

Мин Ашлендта нейтралитет саклаганнары өчен утырган Йәһвә Шаһитләренең берсе идем

Аннары ул: «Моңарчы мин 15 ел бүтән бер төрмәдә утырган идем. Анда мин сезнең әдәбиятыгызны укыдым»,— диде. Шунда мин: «Йәһвә, бу кеше минем яклы булсын иде»,— дип дога кылдым. Шул ук мизгелдә Пол (бу аның исеме иде): «Боларның берәрсе сиңа тисә, кычкыр гына. Мин аларның кирәген бирермен»,— дип әйтте. Шуңа күрә минем белән бергә бер блокта утырган 50 кеше белән проблемаларым булмады.

Төрмә җитәкчеләре мине Ашлендка күчергәч, миңа берничә җитлеккән абый-кардәшнең анда утырганы мәгълүм булды. Алар белән аралашу миңа һәм башкаларга рухи яктан нык булып калырга булышты. Атна саен алар безгә Изге Язмалардан берәр өзек әзерләргә бирә иде. Без бу абый-кардәшләр оештырган очрашуларда аның нигезендә фикер алышыр өчен сораулар һәм җаваплар әзерли идек. Анда шулай ук участоклар өчен җаваплы кардәш бар иде. Без стена буйлап ятаклар урнаштырылган зур гына бер уртак йокы бүлмәсендә тордык. Участоклар өчен җаваплы кардәш миңа: «Робисон, син менә шушы һәм менә бу ятак өчен җаваплы. Бу ятаклар синең участогың булыр. Аларда йоклаячак кешеләр киткәнче, аларга шаһитлек бирергә тырыш»,— диде. Менә шулай итеп безнең вәгазь эшебез оештырылган иде.

ТӨРМӘДӘН СОҢ МИНЕ КӨТКӘН ФАТИХАЛАР

1945 елда Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланды. Әмма мин һаман да төрмәдә кала бирдем. Мин гаиләм турында борчыла идем, чөнки әтием миңа: «Синнән арына алсам, калганын да хәл итәрмен»,— дигән иде. Иреккә чыгарылгач, мине күңелле сюрприз көтә иде. Әтиемнең каршылыкларына карамастан, гаиләмнән җиде кеше җыелыш очрашуларына йөри башлаган һәм бер сеңелем хәтта суга чумдырылу үткән иде.

Йәһвәгә 1913 елда хезмәт итә башлаган Димитрий Пападжордж исемле майланган абый-кардәш белән хезмәт итәм

1950 елда Кореядә сугыш башлангач, мине икенче тапкыр армиягә чакырдылар. Миңа «Форт Хейз»га килергә куштылар. Сәләтләрем тикшерелгәч, бер офицер миңа: «Син иң югары күрсәткечләре булган кешеләр исәбендә»,— диде. Мин: «Бик әйбәт, әмма мин армиягә бармыйм»,— дидем. Мин 2 Тимутигә 2:3 тә язылган сүзләрне китереп: «Мин инде Мәсихнең гаскәрие»,— дидем. Берникадәр дәшми торганнан соң ул мине җибәрде.

Бераз вакыт үткәч, мин Цинциннатида (Огайо штаты) үткән конгресста Вефильдә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен очрашуда булдым. Милтон Хеншель кардәш Вефильдә Патшалык хакына тырышып эшләргә теләгән абый-кардәшләр кирәк диде. Мин Вефиль хезмәтенә гариза тутыргач, 1954 елның август аенда мине Бруклинга чакырдылар. Минем моңарчы беркайчан да Вефильдә булганым юк иде.

Вефильдә һәрвакыт эш күп иде. Берничә ел мин типографиядә һәм офис биналарында бойлерлар операторы, механик булып хезмәт иттем һәм йозаклар ремонтладым. Мин шулай ук Нью-Йорк шәһәрендә Конгресслар Залында да хезмәт иттем.

Бруклиндагы Вефильдә офис биналарындагы бойлерларны карыйм

Миңа Вефильдәге рухи программа, шул исәптән иртәнге гыйбадәт кылу, Вефиль гаиләсе белән «Күзәтү манарасы»н өйрәнү, шулай ук җыелыш белән хезмәттә катнашу бик ошый. Уйлап карасаң, моның барысы Йәһвә Шаһитләренең һәр гаиләсендә булырга тиеш. Ата-аналар үз балалары белән көндәлек шигырьне бергә укыса, регуляр рәвештә гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрсә, җыелыш очрашуларында һәм яхшы хәбәрне вәгазьләүдә ашкынып катнашса, гаиләдәге һәркем рухи яктан сәламәт булачак.

Вефильдә һәм җыелышта мин күп дуслар таптым. Аларның кайберләре ахыр чиктә үзләренең күктәге әҗерләрен алган майланган мәсихчеләр иде. Әмма Йәһвәнең бөтен хезмәтчеләре дә, шул исәптән вефильчеләр дә камил түгел. Берәр кардәш белән аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, мин һәрвакыт тынычлыкка ирешергә тырышам. Мин Маттай 5:23, 24 тәге сүзләрне исемә төшереп, үзара туган киеренкелекне ничек бетерергә икәнлеге турында уйланам. Гафу үтенү җиңел түгел, әмма гафу үтенгәннән соң дуслар арасында туган киеренкелек гадәттә чишелми калмый.

ХЕЗМӘТЕМНЕҢ ҖИМЕШЛӘРЕ

Мин инде олы яшьтә, шуңа күрә миңа хәзер өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү авыр, әмма мин бирешергә уйламыйм да. Мин кытайларның мандарин сөйләшен аз-маз үзләштердем. Миңа урамда очраткан кытай кешеләре белән сөйләшергә ошый. Кайбер иртәләрен мин урамда 30 я 40 журнал таратам.

Бруклинда (Нью-Йорк штаты) кытайларга вәгазьлим

Мин хәтта кытай телендә кабат килеп китү ясадым! Бер көнне җиләк-җимеш ларегы янында реклама таратып йөргән сөйкемле генә бер кыз миңа елмаеп куйды. Мин дә аңа елмайдым һәм кытай телендә «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын тәкъдим иттем. Ул аларны алып, исемем Кейти дип әйтте. Шуннан соң ул мине күргән саен яныма килеп сөйләшә иде. Мин аны инглиз телендә төрле җиләк-җимешләрнең һәм төрле яшелчәләрнең исемнәрен өйрәттем, ә ул аларны артымнан кабатлап барды. Мин шулай ук аңа Изге Язмалардан кайбер шигырьләрне аңлаттым, һәм ул миннән «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны алды. Әмма берничә атна узгач, ул юкка чыкты.

Берничә ай үткәч, реклама таратып йөргән икенче бер кыз мин тәкъдим иткән журналларны алды. Киләсе атнаны ул миңа үзенең кесә телефонын сузып: «Сезгә Кытайдан шалтыраталар»,— диде. Мин аңа: «Кытайда минем танышларым юк»,— дидем. Әмма ул үз сүзендә нык торганга, мин телефонын алып: «Әйе, Робисон тыңлый»,— дидем. Телефонда: «Робби, бу Кейти. Мин Кытайга кайтып киттем»,— дигән тавыш яңгырады. Мин: «Кытайга?» — дип сорадым. Кейти: «Әйе. Робби, сезгә телефонны биргән кызны беләсезме? Ул минем сеңелем. Сез мине күп нәрсәгә өйрәттегез, аны да өйрәтегезче»,— дип әйтте. Мин: «Кейти, кулымнан килгәнне эшләрмен. Шалтыратып, кайда булганың турында әйткәнең өчен рәхмәт»,— дидем. Соңрак мин Кейтиның сеңелесе белән тагын бер тапкыр сөйләшкән идем. Бу ике кыз кайда гына булмасын, алар Йәһвә турында күбрәк беләчәк дип өметләнәм.

Мин Йәһвәгә 73 ел буе хезмәт итәм. Йәһвә миңа төрмәдә нейтралитет сакларга һәм тугры булып калырга ярдәм иткәненә мин шундый шат! Туган кан кардәшләремнең сүзләре буенча, әтиемнән күргән каршылыкларга карамастан нык булып калуым аларга кыюлык өстәп торган. Әнием һәм алты кан кардәшем ахыр чиктә суга чумдырылу үтте. Хәтта әтием йомшарды, һәм ул үзенең үлеменә кадәр берничә тапкыр җыелыш очрашуына килгән иде.

Аллаһы ихтыярында булса, үлгән гаиләдәгеләрем һәм дусларым яңа дөньяда кабат яшәячәк. Яраткан кешеләребез белән бергә Йәһвәгә мәңге гыйбадәт кылу нинди шатлыклы булачагын күз алдыгызга гына китерегез! *

^ 32 абз. Бу мәкалә нәшер ителүгә әзерләнгәндә, Йәһвәгә тугрылык саклаган Корвин Робисон кардәш вафат булды.